Читать книгу Китаб-әт-тәрбия / Книга о воспитании - Каюм Насыри - Страница 15
Китаб-әт-тәрбия
Унбишенче тәрбия
ОглавлениеЮнан вилаятендә бер кәрванны талап, хисапсыз малларны алып киттеләр. Сәүдәгәрләр бик егълаштылар, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм теләделәр. Ни файда? Ул кәрван эчендә Локман хәким бар иде. Берәү әйтте: «Йә хәким, ул угрыларга берничә хикмәт кәлимәләре әйтче, таки малларымызны кайтарып бирсеннәр», – диделәр. Локман әйтте: «Аларга хикмәтнең тәэсире тимәс», – диде. Ягъни, кара күңелгә хикмәт вә вәгазь әсәр итеп, ташка кадак кагып булмайдыр, диде…