Читать книгу Китаб-әт-тәрбия / Книга о воспитании - Каюм Насыри - Страница 19

Китаб-әт-тәрбия
Унтугызынчы тәрбия

Оглавление

Бик озак заманнар бер урманда үлән вә яфрак белән тәрбияләнеп тереклек кыйлгучы бер дәрвиш бар иде. Бер падишаһ ул дәрвишкә хәлен белергә барды. Әйтте: «Йә шәех, әгәр мәслихәт күрсәң, шәһәрдә тор, сәнең өчен урын хәзерләем, тыныч вә рәхәт гыйбадәт кыйлып ятар идең, – диде. – Дәхи дә сәнең бәрәкәтле нәфесең белән файдаланыр идек. Вә һәм сәнең изге гамәлләреңә безләр дә иярер идек», – диде. Дәрвиш кабул итмәде. Дәүләтнең зур кешеләре падишаһка әйттеләр: «Мәслихәт шулдыр ки, берничә көннәргә ул дәрвишне шәһәргә китереп, бераз кунак итеп караек, кәефенә хуш килеп, бәлки, торырга да разый булыр», – диделәр. Бәс, теге дәрвишне шәһәргә чакырып китерделәр, бер сарайда үзенә хас бер урын хәзерләделәр. Анда шундый гүзәл вә хозур ки, әгәр мәет керсә дә – хәят табар. Падишаһ ул дәрвишнең хезмәтенә бер чибәр йөзле кәнизәк йибәрде, янә гүзәл сыйфат бер егет йибәрде. Аннан соң ул дәрвиш ләззәтле ризыкларны татып карый башлады. Ләтыйф вә йомшак киемнәрне кия башлады. Вә татлы эчемлекләр белән, вә хуш исле җимешләр белән тәрбияләнә башлады. Вә кәнизәкнең гүзәллегенә тамаша кыйлып күз сала башлады. Бервакытны падишаһ ул дәрвишне күрмәгә карар кыйлды. Килеп күрде ки, дәрвишемез элгәреге дәрвишлек сыйфатыннан чыкмыш: куллары агармыш, йөзләре кызармыш, үзе вә нәфесе симермеш – җефәк мендәрләргә таянмыш, ай йөзле бер кәнизәк хезмәтенә тормыш, тависдай бер егет баш очында җилпәзә тотмыш. Падишаһ хәйран булды. Әйтте: «Бу ике таифәне, ягъни голяманы вә дәрвишләрне мин дуст тотадыр идем», – диде. Бер вәзир әйтте: «Әй падишаһым, голямага алтын бир – таки гайреләр һәм галим булырга җөрьәт итсеннәр. Дәрвишләргә шундаен нәрсә бир ки – урыннарында дәрвиш булып калсыннар», – диде, ягъни, ләззәти дөньядан алар юнәлеш алмасыннар, димәктер.

Китаб-әт-тәрбия / Книга о воспитании

Подняться наверх