Читать книгу Китаб-әт-тәрбия / Книга о воспитании - Каюм Насыри - Страница 32

Китаб-әт-тәрбия
Утыз өченче тәрбия

Оглавление

Бер падишаһ үзенең углын остазга гыйлем укымага бирде. Остаз күп иҗтиһад белән падишаһның углына тәгълим бирде, вә яман нәрсәләрдән тыйды, вә кайчак кыйнады. Бу бала тәкатьсезлегеннән атасына кайтып шикаять кыйлды, тәнен ачып күрсәтте. Атасы, моңар хафаланып, остазны чакыртты, әйтте: «Әй остаз, гавам балаларын бу кадәр җәфа кыйлмайсаң икән, безнең баламызга бу кадәр җәфа вә җәбер күрсәтәсән, ни сәбәптер?» – диде. Остаз әйтте: «Әй падишаһ, аның өчен ки, гавам балаларына игътибар юктыр; әмма падишаһ балалары җәфа ни-нәрсә, җәбер ни-нәрсә икәнен белеп үссеннәр. Таки падишаһ булганнан соң, җәбер вә золым ни икәнен белеп саклансын. Әгәр падишаһтан вә падишаһ балаларыннан җәбер вә золым башланса, илдән илгә йөртерләр».

Вә олуг кешеләрнең вә байларның балаларын, тәрбия вә дә ки тәртип бирүдә гавам балаларыннан артыграк карарга тиеш, ягъни узындырмаенча, тыгызрак тотып тәрбия кыйлырга тиеш, бай дип, иркенлек кыйлырга ярамый.

Китаб-әт-тәрбия / Книга о воспитании

Подняться наверх