Читать книгу Гасыр белән гасыр арасында / Между веками - Клара Булатова - Страница 44

Үткән гомер белән калган хәтер
Әти, тагын сиңа килдем әле…

Оглавление

Әти!

Тагын сиңа килдем әле.

Син басынкы, сабыр, акыллы.

Ни хәл итим? Бер киңәш бир әле.

Ал күзлегем төшеп ватылды.


Аның аша карап йөргән чакта

Бәйрәм иде кич тә, иртә дә…

Дөм караңгы хәзер тирә-якта,

Кай тарафка белмим китәргә.


Чын пыяла инде юк дөньяда,

Чын үлчәү юк, төгәл бизмән юк.

Кара күзлек тәкъдим итәләр дә —

Минем әле аны кигән юк.


Гел каралык сарган бу мохиттә

Кара күзлек нәрсә күрсәтсен?

Шуңамы соң һаман рухы тота

Мәйдандагы ташсын иптәшнең?


Кай тарафка әйдәп китсен күңел?

Кайдан килсен ныклык йөрәккә?

Әтекәем! Ташсыннарга түгел,


Гасыр белән гасыр арасында / Между веками

Подняться наверх