Читать книгу Гасыр белән гасыр арасында / Между веками - Клара Булатова - Страница 43

Үткән гомер белән калган хәтер
«Ә вакыт һаман үзенчә, төнне көнгә алмаша…»

Оглавление

Ә вакыт һаман үзенчә, төнне көнгә алмаша…

Нәрсә ул туасы таңнар, җанда өмет калмаса?


Таңнар тагын туасы да, кояш тагын чыгасы…

Нәрсә ул күктәге кояш, сүнсә өмет кояшы?


Ул әнә сүнеп бара бит даими кыен-зардан…

Туктыйклар сана, җәмәгать, дөньяны кыерлаудан?


Ә вакыт һаман үзенчә, юк аңа тоткарлылык…

Кайда сез асыл, бүз ирләр, афәттән коткарырлык?


1992

Гасыр белән гасыр арасында / Между веками

Подняться наверх