Читать книгу Гасыр белән гасыр арасында / Между веками - Клара Булатова - Страница 25

Үткән гомер белән калган хәтер
«Таң алдыннан шундый сәер, шомлы төш күрдем…»

Оглавление

Таң алдыннан шундый сәер, шомлы төш күрдем:

Әллә нинди чытырманлык – урманда йөрдем.

Җил идерә, бөгелдерә агач башларын,

Мин йөгерәм, тик өемә сукмак тапмадым.

Урман арты тау астында – болганчык инеш,

Шул инештә коенучы – әнкәем, имеш.

Таң алдыннан күргән төшем… нигә юрарга?

Яннарына бара алмыйм, әллә шуңарга?

Газиз әнкәм рәнҗи микән, онытты диеп,

Кичерсәң иде лә, әнкәй, кичерсәң икән!..


1991

Гасыр белән гасыр арасында / Между веками

Подняться наверх