Читать книгу Гасыр белән гасыр арасында / Между веками - Клара Булатова - Страница 42

Үткән гомер белән калган хәтер
«Ел фасылы дүрт өлештән тора…»

Оглавление

Ел фасылы дүрт өлештән тора:

Кыштан, яздан, җәйдән һәм көздән.

Элек бездә яздан ел башланган,

Ел башланган яздан – Нәүрүздән.


Яңартканда гореф-гадәтләрен,

Йолаларын ата-бабаның,

Ничек Нәүрүз илгә кайтмый калсын,

Кайтмый калсын көче язларның?


Яшәешнең, җирнең, табигатьнең

Бәйләнеше сезгә хәзер дә

Газиз булса әгәр күңелләргә,

Бәйрәм итик бергә Нәүрүздә!


Мөбәрәкбад Нәүрүз! Котлы булсын

Яз бәйрәме илдә-бөстанда!

Мал-мөлкәтле, иркен һәм ирекле

Үз дәүләтле Татарстанда!


1992

Гасыр белән гасыр арасында / Между веками

Подняться наверх