Читать книгу Гасыр белән гасыр арасында / Между веками - Клара Булатова - Страница 31

Үткән гомер белән калган хәтер
«Үкенмә син мине сөюеңә…»

Оглавление

Үкенмә син мине сөюеңә,

Мин яратканга да үкенмә.

Тәүге сөю мәңгелеккә килми

Һәм яңадан кайтмый беркемгә.


«Мәңгелеккә» диеп ант эчкәннәр

Алдашалар алар барсы да!

Ялганчылар алар ил алдында

Һәм гөнаһлы Алла каршында.


Хак Тәгалә үзе тараткан да

Үзе кушкан икән бу көндә.

Үкенмә син мине яратканга,

Минем сөюгә дә үкенмә.


1991

Гасыр белән гасыр арасында / Между веками

Подняться наверх