Читать книгу Гасыр белән гасыр арасында / Между веками - Клара Булатова - Страница 28

Үткән гомер белән калган хәтер
«Күз алдыма китерәм…»

Оглавление

Күз алдыма китерәм:

Кем өчендер яңа бу көн,

Кем өчендер – искергән.


Үзгәрешләр дөньяда:

Кем өчендер иске бу көн,

Кем өчендер – өр-яңа.


Яңа тормыш сулышы:

Кем өчендер – беренчесе,

Кем өчендер – соңгысы.


Яңа йолдыз күрүче:

Кем өчендер – соңгысыдыр,

Кем өчендер – беренче.


1991

Гасыр белән гасыр арасында / Между веками

Подняться наверх