Читать книгу Гасыр белән гасыр арасында / Между веками - Клара Булатова - Страница 40

Үткән гомер белән калган хәтер
«Җитмеш ел элгәре кебек…»

Оглавление

Җитмеш ел элгәре кебек,

Яңадан бәрдерикме

Күктәге гаделлек белән

Җирдәге гаделлекне?


Алар икесе чәкәшкән

Җегәрдән туган чаткың

Көйдереп кортыр тамырдан

Бу илнең кайсы халкын?


«Без өстен галиҗәнаб» дип,

Ияген күккә чөеп,

Кем йөрер китап яндырып,

Көлләрен җилгә сибеп?


Андыйлар әле табылыр

(Сантыйлар – өер-өер),

Шыта башлаган иман да

Яңадан гүргә керер.


Тигезлек-хаклык билгесен

Куярга әле иртә

Күктәге гаделлек белән

Җирдәге гаделлеккә!


1991

Гасыр белән гасыр арасында / Между веками

Подняться наверх