Читать книгу Гасыр белән гасыр арасында / Между веками - Клара Булатова - Страница 21
Үткән гомер белән калган хәтер
«Без, хатын-кыз, ир-ат – терәк, диеп…»
ОглавлениеБез, хатын-кыз, ир-ат – терәк, диеп,
Иблисләрне күпме яр иттек.
Затыбызга ук ят маңкортларны
Ил тутырып, җирдә бар иттек.
Яшьлегемдә нәсел дәвамымны
Шул чакларда, Тәңрем, яраттың…
Бер пәйгамбәр тудырасым килә,
Яшьлегемне кайтар, йә Раббым!
1991