Читать книгу Гасыр белән гасыр арасында / Между веками - Клара Булатова - Страница 6

Үткән гомер белән калган хәтер
Бергәлекнең кадерен белик
(Җыр)

Оглавление

Аклык алып килгән тулпар кышлар,

Күпме кылган эшләр, куанычлар.

Синең белән бергә булмаганда

Була алмас иде бу уңышлар.


Бергәлекнең кадерен белик әле:

Яңа елга бергә керик әле,

Теләкләрне бергә телик әле,

Бергәлекнең кадерен белик әле.


Өйдә якты утлар, һәм тышта да

Яктылык бар, анда – чиста нык кар.

Синең белән минем тормышта да

Булыр кебек әле яхшылыклар.


Яхшылыклар булыр кебек әле,

Уртак үрләр табып меник әле,

Бар булганын бергә бүлик әле,

Бергәлекнең кадерен белик әле.


Яман уйлар уйлый күрмик әле,

Гел яхшыга юрый белик әле,

Яңа елга бергә керик әле,

Бергәлекнең кадерен белик әле.


1986

Гасыр белән гасыр арасында / Между веками

Подняться наверх