Читать книгу Гасыр белән гасыр арасында / Между веками - Клара Булатова - Страница 11

Үткән гомер белән калган хәтер
«Элек җаным, баш бирмичә…»

Оглавление

Элек җаным, баш бирмичә,

Күпме чикне сикерде,

Хәзер көчсез карышырга,

Зәгыйфь әсир шикелле.


Тәнемнең дә хәле китте,

Әлсерәде җаным да,

Күпме генә тартышсаң да,

Җиңү – көчле ягында.

Көчле хаким җирдә – көчнең

Карасы да, агы да…


1991

Гасыр белән гасыр арасында / Между веками

Подняться наверх