Читать книгу Гасыр белән гасыр арасында / Между веками - Клара Булатова - Страница 5

Үткән гомер белән калган хәтер
«Гел картаер төсле түгел идем…»

Оглавление

Гел картаер төсле түгел идем,

Юкса тормыш шактый иләде…

Картаелды. Моны шунда күрдем:

Сирәкләнде хәтер иләге.


Ул бит минем «магнитофон» иде,

Теркәп барды, берни калдырмый.

Хәзер, әнә, тасмалары тузган,

Кирәген дә инде яздырмый.


Үзенекен итә икән еллар…

Сиңа гына бүтән була алмас…

Төшләремдә поэмалар язам,

Бер юлын да тапмыйм уянгач.


1986

Гасыр белән гасыр арасында / Между веками

Подняться наверх