Читать книгу Гасыр белән гасыр арасында / Между веками - Клара Булатова - Страница 9

Үткән гомер белән калган хәтер
«И Шигырем!..»

Оглавление

И Шигырем!

Нигә табына идең,

Тугрылыклы булып кал шуңа!

Хәзер бар да көнне сүгә, диеп,

Ач хәерче булып шыңшыма!


Бисмилладан качкан шайтан кебек

Йөз чөермә Илдән, тайчынма!

Ни-нәрсәгә, Шигырем, табына идең —

Тугрылыклы булып кал шуңа!


1991

Гасыр белән гасыр арасында / Между веками

Подняться наверх