Читать книгу Гасыр белән гасыр арасында / Между веками - Клара Булатова - Страница 7

Үткән гомер белән калган хәтер
Кыз биргәндә

Оглавление

Бала – бәгырь кисәге, дип

Сөйләгән борынгылар.

Ата-ананың шулай дип

Әйтергә урыны бар.


Кыз баламы, ир баламы —

Туган үскән өе бap.

Улы барның кызы була —

Кызы барның ние бар?


Шул бер бөртек кызыбызны

Үстергән булган идек,

Өебезгә терәк булды,

Дип йөргән булган идек.


Безнең өйгә терәк түгел,

Сезгә дигәне икән…

Каршы килеп булмастыр шул:

Теләп сөйгәне икән.


Алышсыннар, барышсыннар,

Туй ясыйбыз берләшеп!

Уртак теләк – бәхет теләп,

Яшәсеннәр гөрләшеп!


1987

Гасыр белән гасыр арасында / Между веками

Подняться наверх