Читать книгу Гасыр белән гасыр арасында / Между веками - Клара Булатова - Страница 19

Үткән гомер белән калган хәтер
Апага

Оглавление

Бу тормышта төрле көннәр була,

Кайчакларда авыр уй бaca.

Шул чакларда гел бер фикер туа:

«Апа килсен иде, ичмаса!»


Таралгандай була караңгылык,

Өйгә якты кайта, син килсәң,

Әткәй дә юк хәзер, әнкәй дә юк,

Ярый әле, апа, син исән.


Үз-үзеңне хәзер бетермичә,

Саклабрак берүк йөр инде.

Апа да син безгә, ана да син,

Исән генә була күр инде!


1991

Гасыр белән гасыр арасында / Между веками

Подняться наверх