Читать книгу Гасыр белән гасыр арасында / Между веками - Клара Булатова - Страница 20
Үткән гомер белән калган хәтер
«Инде «ирек», «хөрлек» дибез икән…»
ОглавлениеИнде «ирек», «хөрлек» дибез икән,
Хак гаделе болай тормышның:
Россиянең үз дәүләте булсын,
Үз дәүләте булсын латышның.
Үз иреге булган татарның да
Үз станы булсын, үз иле!
Һәм саклансын, берүк,
матур җырлар
Тудыра ала торган үз теле!
1991