Читать книгу Гасыр белән гасыр арасында / Между веками - Клара Булатова - Страница 12

Үткән гомер белән калган хәтер
«Ерак чит җирләрдә…»

Оглавление

Ерак чит җирләрдә,

Ерак Себерләрдә,

Нәрсә калган сиңа

Бүгенге көннәрдә?


Дөнья киеренке,

Дөнья тыныч түгел.

Ничек борчылмасын

Сине сөйгән күңел?!


Йөрмә өйдән читтә,

Йөрмә миннән читтә.

Юк юлыңда киртәң —

Кайт яныма, иркәм!


1991

Гасыр белән гасыр арасында / Между веками

Подняться наверх