Читать книгу Гасыр белән гасыр арасында / Между веками - Клара Булатова - Страница 15

Үткән гомер белән калган хәтер
«Таңнарның чыклысын…»

Оглавление

Таңнарның чыклысын,

Кичләрнең айлысын

Җырлап та, елап та

Кайтара алмыйсың.


Елап та, җырлап та

Чакырып карадым,

Яшьлекнең табигый

Кичләрен, таңнарын.


Тик алар кайтмаслык

Еракта калганнар.

Таңнарны, кичләрне

Үзгәртте заманнар.


Айдагы Зөһрә кыз

Сурәте югалды.

Таңда чык агулы,

Агулы кыравы.


Инде үз чигәмдә

Сыкылар, кыраулар.

Җыр түгел телдә дә —

Тәүбәләр, догалар…


Хатадан гыйбарәт

Яшәеш каргышын

Күпме кыл гыйбадәт —

Юк, юа алмыйсың.


1991

Гасыр белән гасыр арасында / Между веками

Подняться наверх