Читать книгу Гасыр белән гасыр арасында / Между веками - Клара Булатова - Страница 3

Үткән гомер белән калган хәтер
Язмышыма рәхмәт
(Бәхетле хатын җыры)

Оглавление

Урманнарда бүген йөрдем әле,

Хәйран булдым бөрлегәненә.

Язмышыма рәхмәт – берәгәйле,

Бер бәйләде бер дигәнемә.


Бер әйләндем бүген урман эчен,

Эчкәйләре тулы җир җиләк.

Рәхәт чигеп гомер кичәр өчен,

Эш сөючән аек ир кирәк.


Урманнарда – җәйнең тәмле исе,

Мәтрүшкәләр сары, зәңгәре.

Илдә ярлар бардыр, кадерлесе

Булмас инде синең кадәре.


1985

Гасыр белән гасыр арасында / Между веками

Подняться наверх