Читать книгу Гасыр белән гасыр арасында / Между веками - Клара Булатова - Страница 22

Үткән гомер белән калган хәтер
«Никләргә язмыш ялгыш язылган?..»

Оглавление

Никләргә язмыш ялгыш язылган?

Никләр дип киттек туган авылдан?

Төшләрдә кайтып урыйм мин тагын

Нәдер авылын, Сәвәләй тавын.


Бала чакларым үткән җәйләрдә

Чәчәкләр җыйдым Сәвәләйләрдә.

Ел фасыллары кат-кат әйләнә,

Күпме су акты инде Зәйләрдә.


Ел фасыллары кайта әйләнеп,

Үткән гомерләр кайтмый бит тагын…

Төшләрдә генә кайтып әйләнәм

Нәдер авылын, Сәвәләй тавын.


1991

Гасыр белән гасыр арасында / Между веками

Подняться наверх