Читать книгу Гасыр белән гасыр арасында / Между веками - Клара Булатова - Страница 32

Үткән гомер белән калган хәтер
««Кителгән ай» дип сөйлиләр…»

Оглавление

«Кителгән ай» дип сөйлиләр,

«Тулган ай» дип сөйлиләр,

«Кыйгач» та диләр,

кояшка

Бер дә алай димиләр.


Җырламыйлардыр кояшның

Кимегәнен, тулганын;

Күзәтмиләр, бер күрмиләр

Гел үзгәреп торганын.


Ул да бит юкса, чыкканда,

Түгәрәк, тулы булмый.

Кичкә авышкан чакларда

Үзгәрми генә тормый.


Берәү дә ләкин уйламый

Кояшка сүз әйтергә.

Күрәсең, вакыт җитмидер

Кояшны күзәтергә.


1991

Гасыр белән гасыр арасында / Между веками

Подняться наверх