Читать книгу Гасыр белән гасыр арасында / Между веками - Клара Булатова - Страница 26

Үткән гомер белән калган хәтер
«Килер бер көн, ул кемгә дә килә…»

Оглавление

Килер бер көн, ул кемгә дә килә,

Киләчәге аның – көн кебек,

Әмма ул көн миңа килсен иде,

Мөмкин кадәр озак көттереп.


Килер ул көн, көзге өрәңгенең

Яфракларын өзгән җил кебек,

Соң тибешен минем йөрәгемнең

Икеләнми генә кистереп.


Килер ул көн, фалым алдамаса,

Яз чыкканда, үлән шытканда.

Авырсынмас кабер казучылар,

Дымлы җиргә көрәк тыкканда.


Килер ул көн: шигырь сөя белгән

Әлмәтлеләр җанын кузгатыр,

Оркестрлар уйнар, кемдер елар —

Татар шагыйрәсен озатыр.


1991

Гасыр белән гасыр арасында / Между веками

Подняться наверх