Читать книгу Гасыр белән гасыр арасында / Между веками - Клара Булатова - Страница 36

Үткән гомер белән калган хәтер
«Җиденче кат күккә менәр кебек…»

Оглавление

Җиденче кат күккә менәр кебек,

И очына күңел, очына.

Әллә нинди дөнья көтә кебек

Ерактагы юллар очында.


Күк капусын хыял ачып куйган,

Күтәрел дә менеп җит кенә!

Әллә ниләр көтеп тора сыман

Күз күрмәгән дөнья читендә.


Биекләрдә – зәңгәр һава төсе,

Хыялларда йөзеп чыгарлык…

«Берни дә юк анда» дигән төсле,

Итәгемнән тарта чынбарлык.


1991

Гасыр белән гасыр арасында / Между веками

Подняться наверх