Читать книгу Гасыр белән гасыр арасында / Между веками - Клара Булатова - Страница 30
Үткән гомер белән калган хәтер
«Соң минутта кемгә караш салыр…»
ОглавлениеСоң минутта кемгә караш салыр
Соңгы, соңгы яшьле зарлы күз,
Кәгазьләрдә кем кулына калыр
Соңгы шигырь, соңгы парлы сүз?
Әйтеп булмый, кемнәр белсен аны?
Тик йөрәктә йөртәм инде мин
Шул теләкне: сездән калып түгел,
Сездән алда китсәм иде мин.
Бу – үземне яратудан түгел,
Бу теләгем – сезне сөюдән
Һәм ул сөю сездә ул кадәр үк
Түгеллеген тоеп белүдән.
1991