Читать книгу Гасыр белән гасыр арасында / Между веками - Клара Булатова - Страница 23

Үткән гомер белән калган хәтер
«Күпме генә яшәдем соң?…»

Оглавление

Күпме генә яшәдем соң?

Күпме генә яшьнәдем?

Күпме генә сөйләсәм дә,

Әле берни әйтмәдем.


Күпме генә сөйләсәм дә,

Түгелсә дә сүзләрем,

Әйталмадым тик минеке —

Үземнеке дигәнен.


Ә әйтерем бар иде бит,

Әле ничек бар иде!

Әйтәм генә дигәндә дә,

Телем тешкә бәрелде.


Кабынганы дөрләмәде —

Пыскып калды учакта…

Үзәктәге шигырьләрем —

Чыкмый калган китапта.


Элгәреләр өлгермәде

Өлгергәнен күрергә…

Күпме генә яшәдем соң

Өзек-төтек гомердә?


1991

Гасыр белән гасыр арасында / Между веками

Подняться наверх