Читать книгу Гасыр белән гасыр арасында / Между веками - Клара Булатова - Страница 41

Үткән гомер белән калган хәтер
«Мин эшләгән мәктәпләрдә бу табигый күк иде…»

Оглавление

Мин эшләгән мәктәпләрдә бу табигый күк иде —

Укырга теләмәүчеләр биниһая күп иде.

Ихтыяри-мәҗбүри дип укыттык бит аларны,

Шуңа мәктәп кысасында нык тоттык бит аларны.


Тигезләдек бөтенесен – һәр бөҗәкне, кондызны,

Бу дөньяның һәрнәрсәсен – дуңгыз белән йолдызны.

Шуңа күрә теләмәвен, теләгәнен кем белгән?

Гомуми урта белемне таләп иттек һәркемнән…


Ә бит алай була алмый! Нәрсә генә дисәк тә,

Кеше җаны омтылганны алу кирәк исәпкә.

Һәр кешенең үз язмышын теркәп куйган китабын

Бозып булмый, әсир көннең тәме булмый бит аның.


Теләгәннәр иген иксен, теләгәне – җыр язсын,

Мәҗбүрилек адәм затын буар зынҗыр булмасын.


1992

Гасыр белән гасыр арасында / Между веками

Подняться наверх