Читать книгу Гасыр белән гасыр арасында / Между веками - Клара Булатова - Страница 16

Үткән гомер белән калган хәтер
«Борынгылар җирнең үрен-суын…»

Оглавление

Борынгылар җирнең үрен-суын

Кадерләгән ничек!

Без аларны, суын ялкын ясап,

Үрен иңкел иттек.


Табигатьне «җиңдек», буйсындырдык,

Шулай «җиңә» торгач

Туздырылды, җилгә очырылды

Мәңгелектән мирас.


Җәйге эссе, кышкы суык китте,

Һава юк суларга.

Мирас, бирнә дияр нәрсә бетте

Бездән соңгыларга.


1991

Гасыр белән гасыр арасында / Между веками

Подняться наверх