Читать книгу Гасыр белән гасыр арасында / Между веками - Клара Булатова - Страница 17

Үткән гомер белән калган хәтер
«Кемдер карый кемнәр күзенәдер…»

Оглавление

Кемдер карый кемнәр күзенәдер,

Кемдер карый күккә, биеккә.

Мин күккә дә карашымны атмыйм,

Йөрмим башым җиргә иеп тә.


Юк, эзләмим синең күзләрне дә,

Аларда да түгел мин көткән.

Битарафлык, бушлык тирә-юньдә —

Хәзер мин дә шуңа күнеккән…


1991

Гасыр белән гасыр арасында / Между веками

Подняться наверх