Читать книгу Гасыр белән гасыр арасында / Между веками - Клара Булатова - Страница 14

Үткән гомер белән калган хәтер
«Мин бит хәтта авырый да белмим…»

Оглавление

Мин бит хәтта авырый да белмим,

Җиренә җиткереп, кешечә…

Кан басымы уйный бөтерелеп,

Бер югары менә, бер төшә.


Баш түбәсе ут бөркүдән бераз

Тынып торса – инде аякта:

Мин бүлмәдән таям, чыгып чабам,

Бәрелергә белми кай якка.


Кулда каләм (йә мунчала инде),

Йә кер юам, яки хат язам,

Йә очрашу, йә мәктәпкә чабам —

Тәгәрмәчтән төшмим мин һаман.


Шулай йөрим, шулай туктый белмим,

Егылып, сезгә килеп кермичә.

Мин бит хәтта җиренә җиткереп

Авырый да белмим кешечә.


1991

Гасыр белән гасыр арасында / Между веками

Подняться наверх