Читать книгу Гасыр белән гасыр арасында / Между веками - Клара Булатова - Страница 10

Үткән гомер белән калган хәтер
«Минем ничә яшькә кадәр…»

Оглавление

Минем ничә яшькә кадәр

Яшәвемне күкедән

Сорамадым. Күп түгелен

Мин үзем дә бик беләм.


Мин үзем дә әйбәт беләм

Аз калганын елларның.

Тик күренми иге-чиге

Мин язасы җырларның.


Иң кирәген йомгакларга

Ничек кенә өлгерим?

Сорамыйм ич, әйтмә, күке,

Аз калганын гомернең…


1991

Гасыр белән гасыр арасында / Между веками

Подняться наверх