Читать книгу Гасыр белән гасыр арасында / Между веками - Клара Булатова - Страница 8

Үткән гомер белән калган хәтер
Аң бул, сак бул!

Оглавление

Кайчандыр табигатьтән курка идек,

Аннан aны буйсындырдык үзебезгә.

Хәзер инде җәберләнгән Җир-табигать

Түзә алмый, үч кайтара үзе безгә —

Тау ишелә, җир убыла, сулар ташый,

Куркынычлар бер-бер артлы туа башлый.

Ая, кеше! Акылың зур, белемең мул,

Чиктән-чиккә ташланудан сак бул! Аң бул!

Бүгенге зат – яңа тарих тоткан буын,

Кабыкларны тишеп күккә чыккан буын,

Айнымасаң, туктамасаң җимерүдән,

Нәрсә калыр киләчәккә безнең җирдән?!


1989

Гасыр белән гасыр арасында / Между веками

Подняться наверх