Читать книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов - Страница 10
Саумы, кояш!
Беренче кисәк
8
ОглавлениеИл өстенә өмет өзгеч хәбәр таралды:
– Сугыш!..
Кара хәбәр кара давыл сыман искәрмәстән килде. Ансыз да ялкыны сүнгән тәмугка тартым тормышның бөтен булган тынычлыгын үз упкынына суырып алды да кешеләрнең булыр-булмас өметләрен дөрләп торган кайгы утына салды. Җир белән күк тоташып, көн белән төн буталышты сыман.
– Сугыш!..
Баштарак Гөлбану бу сүзнең асылын, чын мәгънәсен абайлап бетермичә йөрде. Аңа бит сугышучыларны күрергә туры килгәне бар. Бер тапкыр шулай, баракта торган чакта әле, ике кеше сугышкан иде. Авыз-борыннары кан булганчы, киемнәре тетелеп беткәнче сугыштылар…
Әмма бу сугыш бөтенләй башка, ди. Ниндидер японнар белән сугышалар, ди. Халык анда чебен кебек кырыла, ди…
Иске соры шинель кигән гарип-горабалар белән базар чатлары, чиркәү-мәчет тирәләре тулды. Аяксызлар да кулсызлар. Сукырлар да бар… Барысы да гарипкә, хәл кадәренчә дип, кул сузып калалар. Барысы да японнар белән сугышканда шулай булып калганнар, ди.
Әйе! Чыннан да, бик яман икән бу сугыш дигән нәрсә…
Ул да булмады, тагын да яманрак сүз таралды. Имештер, патша кадәр патша халыкны аттырган, ди…
Әле дә ярый Камил абыйсы килеп чыкты. Югыйсә өйдәгеләр бу сәер хәбәрне ничегрәк итеп юрарга белмичә аптыраганнар иде.
– Халкыбыз җилкәсенә менеп утырган җиде башлы аждаһаның да эчкән канына тончыгыр көннәре җитте, ниһаять! Әйе! Хәлләр булачак хәзер… – диде Камил абыйсы. – Залим патша үз халкына үзе атты. Кан койды… Ул көн халык теленә әнә «канлы якшәмбе» дип керде. Халыкның ышанычы бетте хәзер. Аткан чакта мылтык түтәсе җилкәсен каерып ташлады аның…
Гөлбану үзенчәрәк аңлады бу сүзләрне. Имештер, өстенә алтыннан, укадан гына тегелгән кием киеп, патша тора. Кулында – мылтык. Мылтыгын халыкка төзәгән, имештер…
Бәлки, алай булмагандыр да. Патша үзе атмагандыр. Камил абыйсы аның шулай сәеррәк сөйләшә инде. Әнә тагын нәрсә ди бит.
– Кан коеп, халыкны куркытырга теләгәндер. Юк, куркыта алмас. Киресенчә, бу хәл бик күпләрнең күзен ачты. Халык ачуы һаман арта, һаман күтәрелә генә бара. Хәзер булачак хәлләр… Хикмәте шунда: бөтен халык бердәм күтәрелде. Меңнәрчә хатын-кызлар да эш ташлыйлар. Менә газеталар ниләр яза… – Камил абыйсы кесәсеннән күренеп торган газетасына ишарәләп дәвам итте: – «Алафузов заводында забастовкаларның инициаторлары – хатын-кыз эшчеләр…» – диелгән анда.
Ул көнне Камил абыйсы озак утырмады. Кулындагы сандык кебек нәрсәне, шушыны җыебрак куй әле, кирәкле язу-сызулар анда, дип, Сабирҗанга бирде. Аннары каядыр соңга калудан курыккан кеше сыман кабаланып чыгып китте.
Икенче көнне үк Камил абыйсының сүзе дөрескә чыкты…
Урам тулы халык, халык… Һәркайсының телендә – Петербург, Мәскәү, Баку…
Гөлбану яңа сүзләр ишетте: стачка, забастовка, революция…
Олы урамда кара болыт кебек халык дулкынлана. Үзәк урамнар гына түгел, тыкрыкларга кадәр халык сырып алган…
Һәркайда гауга. Яңалык артыннан яңалык: әнә Крестовниковлар заводында эшчеләр эштән баш тарткан, ди. Алафузов заводлары да тукталган… Студентлар, шәкертләр дә, укуларын ташлап, урамнарга чыкканнар, ди…
Гөлбану да, ниләр булганын күрәсе килеп, олы урамдагы халык агымына барып кушылды.
Завод коймасы буенда халык аеруча күп җыелган. Кемдер югарырак урынга менеп баскан да кулын болгый-болгый сөйли. Татарча сөйли икән.
Гөлбану да колак салды…
– …Петербургта булган соңгы вакыйгалар Россиядә яшәп килә торган дәүләт строеның череклеген, нормаль булмаганлыгын һәм аңа каршы көрәшергә кирәклеген аеруча ачык күрсәттеләр. Коралсыз халыкның канын түккән хөкүмәт, әлбәттә, җимерелергә тиеш, һәм бу хөкүмәткә каршы көрәшне без Россиянең һәрбер намуслы һәм аңлы гражданының бурычы дип саныйбыз…
Гөлбану янында бер төлке тун кигән абзый тора иде. Ул акырып җибәрде:
– Фетнәчеләр!.. Алланың ачы каһәре төшсен үзләренә. Имансызлар!.. Патша хәзрәтләренә тел тидерергә җөрьәт итәләр бит…
– Нәсел үгезе кебек үкермә әле! – дип, аны шундук туктаттылар. – Тыңларга ирек бир…
Шулвакыт каяндыр югарыдан, завод коймасы өстеннән булса кирәк, халык өстенә язулы кәгазьләр ыргыттылар. Гөлбану алдына да берәү килеп төште. Ул аны кулына алып карарга кереште. Бер ягына – русча, икенче ягына татарча язылган: «Эшчеләргә һәм эшче хатын-кызларга. Иптәшләр! Түзәр хәл калмады… Түзеп булмаслык изелүдән уянган Петербург эшчеләре баш күтәрделәр… Аларга башка күп кенә шәһәрләрнең эшчеләре кушылды. Гомуми стачка – авыр хәлдән котылу юлы ул. Эш хакын арттыруны, эш көнен кыскартуны, кешеләрчә мөгамәлә итүне таләп итегез… Кешелек хокуклары таләп итегез. Казандагы эре һәм вак предприятиеләрнең эшчеләре һәм хатын-кызлары гомуми стачкага әзерләнсеннәр».
Аста исә эрерәк хәрефләр белән мондый сүзләр язылган иде: «Яшәсен бөтен халыкның бер-бере илә дуслыгы! Бетсен милләтләр арасында дошманлык салучылар!
Бетсен самодержавие!
Яшәсен бөтен халыкның коралланып күтәрелүе!»
* * *
Бик тынгысыз булды ул ел. Бигрәк тә көзе.
Октябрь урталарында бөтен заводларда диярлек забастовкалар башланды. Аларга тимерьюлчылар, типография, сәүдә эшчеләре кушылды, хәтта гарнизон батальоннары арасында да чуалышлар башланды.
17 октябрь көнне университет каршында митинг булды. Бөтен мәйдан, Воскресенский урамы халык белән шыгрым тулды. Шәһәр думасы янына да халык җыелган. Большевиклар чыгыш ясыйлар…
Өч төстәге патша флагы алып ташланды. Аның урынына ирек флагы – кызыл флаг җилфердәде…
Гарнизон батальоннары аякка бастырылды. Әмма Спас батальоны эшчеләргә каршы барудан, ирек яулап урамга чыккан туганнарына атудан баш тартты.
Бары тик Зөя батальоны гына митингны куып таратуда катнашты…
Халык өстендә камчылар сызгырды. Атыш башланды. Кырыктан артык кеше үтерелде һәм каты яраланды.
Менә шундый булды ул бишенче елның 17 октябрь көне.
Тарихи көн ул. Бик күп кешеләрне үзгәрткән көн.
Революционерлардан читтә торган кешеләрне дә икенче көнне революционер иткән көн.
Һәркайда большевистик лозунглар: «Гражданнар, коралланыгыз!», «Урамнарга чыгыгыз!», «Барыгыз да эш ташлагыз!»
Икенче көнне тагын да зуррак яңалык: патша манифест чыгарган!
Бу хәл халыкны тынычландыру түгел, бары тик ярсытты гына. Берничә сәгать эчендә шәһәр полициясе коралсызландырылды; участоклардагы кораллар да алынды, аның белән халык ополчениесе, халык милициясе коралландырылды. Бу эшләрнең барысы белән дә яңа гына төзелгән шәһәр коммунасы җитәкчелек итте…
Ул көннәрдә һәр җирдә кызыл флаглар җилфердәде.
Бу вакыйгалар Гөлбанулар яшәгән ишегалдына да өермә кебек бәреп керде. Төрле кеше төрлечә мөнәсәбәт күрсәтте бу хәлләргә.
Әби патша тиресенә сыеша алмады, гасабиланып: «Кортлар алар!.. Тирес кортлары… Изәргә, бетерергә кирәк ул этләрне!.. Эт симерсә иясен тешли, дип белмичә әйтмәгәннәр. Башларын күтәртмичә изәргә, черетергә кирәк аларны!..» – дип, зәһәр җикеренде.
Ишегалдындагылар аның күзенә чалынмаска тырыштылар. Җитмәсә тагын, чөй өстенә тукмак дигәндәй, бай яңадан өйләнергә йөри икән дигән хәбәр килеп җиткән көннәр иде.
Гөлбану урамнан кайтып кермәде.
Икенче көнне халык яңадан калага агыла башлады. Анда канлы көрәш корбаннарын күмәләр иде. Бистәнең урамы сыйдыра алырлык кына түгел халык ташкынын…
Берничә урында, көчле җилдә очып киткәндәй булып, кызыл флаглар җилферди.
Кинәт көчәйгәннән-көчәя барып, русча җыр яңгырады:
Вставай, поднимайся, рабочий народ,
Вставай на борьбу, люд голодный!..
Гөлбануның да халык ташкынына кушылып калага чыгасы бик килгән иде дә, ярамый. Анда бүген яңадан бәрелешләр, атышлар булуы ихтимал дигән сүзләр ишетте ул.
Бермәлне Гөлбануны урамда капка кырыена кысрыкладылар. Әле дә ярый якында гына биек баскыч бар икән. Ул шунда үрмәләде. Анда аннан башка да берничә кеше менеп урнашкан иде инде. Караса, картлар. Татарлар.
Үзара гәп саталар.
– Кара инде, кара… – ди берсе, гроблар ягына ым кагып. – Үзләрен мөселманча итеп тә күммиләр бит, ичмаса! И Тәңрем! И Ходаем! Берүк, үзең саклый күр…
– Чыннан да, корбан шактый булган икән шул.
Икенчесе, нечкәрәк тавышлысы, бернинди тартынусыз тезә дә башлады:
– Шул кирәк йөзе караларга! Бик күп бутадылар, коткы салдылар. Аллаһы Тәгаләгә барып җитте догаларыбыз…
– Сөйләмә дә, мелла кем… Барыбер яхшы күңелле, динле, дәүләтле мөселман халкын юлдан яздыра алмаслар…
Алда, урамның аргы башында, атлы городовойлар күренде. Алар, кыр казлары кебек тезелешеп, урамга аркылы басканнар иде.
Бу хәлне карап торган Гөлбану, хәзер нәрсә булыр икән дип, тын да алмыйча, шул якка карап тора башлады. Бер ул гына түгел, теге татар агайларының да күзләре шул якта иде.
Халык, стена кебек булып, алларында торган атлы городовойларны бөтенләй күрмәгәндәй, тоташ ташкын булып, һаман алга бара…
Тегеләре, өзәңгеләренә басып, баш очларында камчыларын да уйнатып алгандай иттеләр.
Разбой салып:
– Раз-зой-ди-ись!..
– Ос-сади, доб-бро-ом прошу!.. – дип акырып та карадылар.
Әмма халык тыныч кына, һаман бер көйгә алга таба атлавын белде.
Ахыр чиктә Гөлбану менеп баскан киң баскычта торган өлкән яшьтәге татар агае түзмәде, әйтте:
– Кара, кара!.. Күрче, зинһар… Курыкмыйлар бит…
Икенчесе көчәйтеп куйды:
– Көт, куркырлар! Алладан да курыкмыйлар хәзер…
Бераздан атлы городовойларның тигез рәтләре чуалды: урам кырыйларына кысрыкландылар, тыкрыкларга кереп таралышып беттеләр…
Ә халык, тоташ ташкындай, һаман алга агыла…
Меңнәрчә һәм меңнәрчә авызлардан чыккан көрәш җыры һаман көчәя, һаман киңәя… Бу җыр һавада йөзгән көзге кара болытлар кебек үк авыр да, салмак та иде.
* * *
Урам чаты.
Чуар багана. Багана башында – дүрт кырлы фонарь. Шунда ук будка. Будка янында – жандарм. Тирә-як тын. Бары тик кар бураны тузгый.
Шундый шыксыз кичләрнең берендә Гөлбану кайчандыр үзләре яшәгән Нурми абыйлары ягына – эшчеләр районына чыгып китте.
Урамнар тын. Кеше-фәлән дә очрамый. Шомлы. Ирексездән ниндидер пошаман уйлар биләп ала. Гүя бөтен галәм төпсез упкын өстендә асылынып тора…
Әле кайчан гына бу урамнар халыкны сыйдыра алмый иде…
Әйе, авыр октябрь көннәре шактый еракта калды инде. Әмма балалыктан яңа гына чыгып килгән Гөлбану күп нәрсәләрне белми, күп нәрсәләргә төшенми иде әле. Ул вакытта күптөрле фаҗигаләр булды. Халыкның казакларга, юнкерларга, карагруһларга каршы торырга коралы булмады. Халык яңадан кан койды…
Шулай да тиз генә бирешмәде. Ноябрь аенда яңадан чуалышлар башланды. Бу юлы да шул ук Алафузовлар заводы эшчеләре күтәрелде. Большевиклар, рус пролетариаты белән татар пролетариатын тагын да якынаерга, берләшергә өндәп, чыгышлар ясадылар.
Декабрь аенда Мәскәүдә кораллы восстание башланды. Казанда да восстаниегә зур әзерлек алып бардылар. Сәяси атмосфера кызды. Җыелышларда Мәскәүдә кораллы восстание башлану турында телеграммалар укылды. Большевиклар кораллы восстаниегә бердәм кушылырга дип карарлар кабул иттеләр. Әмма шул ук төнне жандармнар, булачак восстание турында провокаторлар аша белеп, Казан шәһәр комитетын тар-мар иттеләр, җитәкчеләрен кулга алдылар. Алафузов заводының актив большевиклары да күпләп кулга алындылар. Казан шәһәре хәрби положениедә дип игълан ителде. Каланың эшчеләр яши торган районнары полицейскийлар, солдатлар һәм атлы казаклар белән шыгрым тулды. Кулга алулар дәвам итте.
Камил абый суга төшкәндәй юкка чыкты. Өйдәгеләр: «Берәр хәл булгандыр, югыйсә ничек тә бер килеп чыгар иде», – дип юрадылар.
Һәм менә бер елга якын югалып торган Камил абыйларыннан көтмәгәндә хәбәр алынды. Бөтенләй таныш булмаган кеше аларны эзләп килеп керде дә Камил абыйларыннан сәлам тапшырды. Шул кеше аша Камил турында бик күп нәрсәләр белделәр алар: Камил абыйлары октябрь көннәрендә үк кулга алынган икән, хәзерге вакытта Томск шәһәре тирәсендә сөргендә, ди, аның әле тагын Пролетар дигән кушаматы да бар икән. Пролетар Камил октябрь көннәрендә шәһәр думасы бинасын штаб итеп восстание белән җитәкчелек итүчеләр арасында булган икән.
Үзен Сәгыйть дип таныштырган бу кеше сәлам тапшыру өчен генә килмәгән икән. Аңа теге вакытта Камил абыйлары калдырган тимер сандык кирәк булып чыкты. Камил абыйлары шуны алырга кушкан. Гөлбануның әти-әнисе исә бу таныш булмаган кешегә «кирәкле язу-сызулар» сакланган тимер сандыкны ялт иттереп чыгарып бирергә ашыкмадылар. Әмма курчак вакыйгасын, кайчандыр Камил белән бергә качкан кара сакалны да телгә алгач, алар каршы килмәделәр. Сабирҗан, чормада бик әйбәтләп яшереп куелган урыныннан алып төшеп, сандыкны бирергә мәҗбүр булды.
Әлеге кеше ул вакытта тимер «әрҗә»не саклаган өчен рәхмәт әйтеп кенә калмаган. Камил абыеның соравы буенча Гөлбануны эшкә урнаштыруда да ярдәм итәргә булган иде. Хәзер менә шул йомыш белән бара Гөлбану. Баракта яшәүче Сәгыйть атлы кешене күрергә тиеш ул.
Ниһаять, кирәк баракны тапты ул. Ишек катында бер кеше тәмәке көйрәтеп тора иде.
Гөлбануны туктатып:
– Сез кая, сеңлем?.. – дип сорады.
– Шушы баракка…
– Кем янына?
– Миңа Сәгыйть абзый кирәк иде. Үзе чакыртты…
Теге кеше тәмәкесен таптап изде дә Гөлбануны, ияртеп, озын коридорга алып керде. Шунда ук аркасын стенага терәп утырган икенче бер ир-атка дәште:
– Харис, бар әле бел… Менә Сәгыйть абзый янына… Чакырткан иде, ди…
Тегесе бүлмәләрнең берсенә кереп китте. Шунда ук борылып чыкты.
– Керсен, ди. Чакырткан булганнар…
Гөлбану, коридордагы егет күрсәткән ишекне кыяр-кыймас кына ачып җибәрүгә, бусага төбендә тукталып калырга мәҗбүр булды. Бүлмәдә – алты-җиде ир-ат. Тәмәке төтене балта асып куярлык. Барысы да ачылган ишек ягына борылдылар. Араларыннан берсе Гөлбануга мөрәҗәгать итте:
– Әйдә, сеңлем, уз… – Аннары бу вакытлы-вакытсыз йөргән кыз баланың кем булуын иптәшләренә аңлатып бирде. – Иптәшләр!.. Бу – безнең Пролетар Камилнең туган тиешлесе. Үзенең соңгы хәбәрендә шушы туганын эшкә урнаштырырга ярдәм итүне үтенгән…
Гөлбануны каршы алган Сәгыйть абзый, почмак ягын бүлеп торган чаршау читен күтәреп, кемгәдер дәште.
– Әнисе!.. Әнисе, дим. Менә кунак бар. Бик туңган. Эченә җылы кертерлек берәр нәрсәң юкмы шунда? Пролетарның сеңлесе бу…
Чаршау эченә кергәч, озынчарак буйлы, аксыл чырайлы бер хатын якты йөз белән Гөлбануга:
– Менә,сеңлем, шушында утыр, – дип, ларга охшатып ясалган бер кечкенә әрҗә өстендә урын күрсәтте.
Гөлбану утыру белән, хуҗа хатын, җылы бөркеп торган плитәдәге чуенның өстен ачып, аш бүлә башлады.
– Өстеңне салып утыр, сеңлем. Һич югында, төймәләрең чишеп җибәр…
– Рәхмәт, апа… – Гөлбану уңайсызланып кына бишмәтенең төймәләрен ычкындырды, шәлен иңбашына төшерде.
Хуҗа хатын:
– Син ашый тор… Мин теге якка чыгып керим әле. Кунаклар янына… Получкадан соң шулай җыелгалыйлар инде. Ир-ат бит… Хезмәтләре дә бик авыр, – дип, кабат елмайгандай итте дә түр якка чыгып китте. Анда аның кунакларга чәй ясавы, тагын берәрне генә эчегез инде дип, хуҗаларча кыстаганы ишетелеп торды.
Гөлбану, чаршау кырыена иелә төшеп, түр якка карап алды. Гаҗәп хәл! Табын түрендә утырганнарның берсен, ак якалысын, таныгандай булды ул. Әйе, бу кешене күргәне бар Гөлбануның. Теге вакытта, моннан күп еллар элек, Камил абыйсы белән аларның чормасына менеп качкан кеше ич бу. Шул ич! Димәк, Сәгыйть абзыйсы да, тимер сандыкны сорап килгәч, тикмәгә генә кара сакалны телгә алмаган. Билгеле, шул! Әнә бит табындагылар да аңа, нәкъ теге вакытта Камил абыйсы кебек, Пётр Семёнович, дип дәшәләр. Тик ул вакытта Пётр Семёнович дигәннәре чегән кебек кап-кара иде. Хәзер исә чигәләре, тузгып торган сакаллары шактый ук чаларган.
Гомумән, монда җыелган кешеләр сәерсендерде Гөлбануны. Юк, хуҗа хатын әйткәнчә, получка алганнан соң кәеф-сафа кылып утыручыларга охшамаган алар. Аннары барак ишеге төбендә үк туктатулары да, бүлмәгә кереп сорап чыкканнан соң гына керергә рөхсәт итүләре дә сәер булды.
Гөлбану кабат түрге якка күз салды. Хуҗа хатын каядыр чыгып киткән. Өстәл тирәли утырышкан ир-атлар сөйләшеп чәй эчәләр. Берьюлы берничә кеше сөйләгәнлектән, сүзләрен аңлавы кыен. Аерым сүзләр генә ишетелеп кала. Шулвакыт кайсыдыр тагын кемнеңдер кулга алынуы турында хәбәр итте.
Берничә кеше берьюлы: «Эх, харап иткәннәр икән! Шәп иптәш иде… Иң кирәк чакта…» – дип куйдылар.
Гөлбану да эченнән уйланып алды. Нишләп соң гел яхшы кешеләрне генә кулга алалар? Әнә Камил абыйсын кулга алганнар… Аннары, әтисе эшсез йөргәндә, бер бик шәфкатьле, бик әйбәт кеше очратуы турында сөйләгән иде. Соңыннан әтисе ул кешене дә кулга алулары турында кайтып әйтте…
Бүлмәдәгеләр бер-берсенә зарлана башладылар:
– Күпме дәвам итәр бу?..
– Тагын нәрсә телиләр икән инде? Түгелгән кан, коелган күз яше генә җитмәде микәнни әле?..
– Әнә авылдан да берсеннән-берсе авыр хәбәрләр явып тора. Җәзалау отрядларының башбаштаклыклары турында ишеткәндә, чәчләр үрә тора…
– Илне кабер тынлыгы басты…
Асылмалы лампа кырыенда ук утырган әлеге ак якалы кеше соңгы сүзләрне әйтүчегә каршы төште.
– Юк, ялгышасың!.. – диде ул, үзенә бик нык ышанган кешегә хас кырыслык белән. – Тынлык юк ул хәзер… Шулай булып тоела гына. Шуңа охшашлы бернәрсә бу… Кая ул тынычлану! Менә газеталарга гына күз салыгыз сез. Татар газеталарына гына… – Пиджагының тышкы кесәсеннән бер төргәк газеталар чыгарып өстәл өстенә салды: – Менә «Вакыт» мондыйрак хәбәрләр урнаштырган… «Казанда Крестовников заводында революционерларның боевая дружинасы кулга алынган һәм татарча типография табылган». Шунда ук менә тагын бер белдерү: «Үткән ел августта Казанда яшерен типография белән тотылган Моратов Судебная палата тарафыннан алты айга крепостька хөкем ителгән». – Пётр Семёнович дигәннәре икенче бер газетаны кулына алды. – Менә «Йолдыз» да да нәкъ шуңа охшашлы хәбәрләр: «Бу көннәрдә Казанда Ягодный бистәсендә Мамадыш өязенең Риза Рахманов исемле кешенең фатирында татарча хәрефләр, өч данә хәреф кассасы, бер типография станогы, басарга әзерләнгән прокламацияләр һәм бик күп кәгазь табылмыш, фатир иясе кулга алынмыш…»
Ак якалы кеше, менә күрдегезме инде дигәндәй, укуыннан туктап, газетаны өстәл өстенә ташлады. Бер мәлгә тынып калдылар.
– Юк, иптәшләр, – дип дәвам итте ул. – Кабер тынлыгы юк ул хәзер… Киресенчә, халык хәзер чын хакыйкатьне аңлый, күзе ачылып уяна бара. Столыпинның дар агачлары да, ату-кисүләре дә куркыта алмый хәзер аны… Юк, куркыта алмый! Хәзерге стройга да, патшага да ышанычы бетте аның хәзер. «Ирекнең какшамас нигезләре, шәхеснең чын-чыннан кагылгысызлыгы, вөҗдан, сүз, җыелышлар һәм союзлар иреге» дигән нәрсәләрнең чеп-чи ялган, бары тик тозак, күз буяу гына булуын халык үз җилкәсендә татыды… Халык хәзер үзе өчен нибары ике юл гына барын ачык төшенде. Берсе аның – буйсыну, кол булу, коралыңны кан дошманыңның аягы астына салу; икенчесе – көрәш! Ә вакыт дигән нәрсә безнең файдага эшли… Безнең хәзер көрәш тәҗрибәбез бар: кан һәм корал белән яулап алынган хөррият Казанда өч кенә көн булса да яшәп калды… Хәзерге көндә партия алдында бер максат тора: царизмны бәреп төшерү, кораллы восстание юлы белән демократик республика урнаштыру… – Ак якалы кеше кабат бер мәлгә тынып торды. Аннары, бик зур сер яки бик әһәмиятле сүз әйтергә җыенган кеше сыман, якынрак килергә әмер биргәндәй кулын селтәп куйды да яңадан сөйли башлады: – Иптәшләр!.. Беркемгә дә сер түгел, бик авыр шартларда эшләргә туры килә. Ленин эмиграциядә…
Гөлбану бу ак якалы кешенең күп сүзләрен аңламады. Ниндидер Парижда ниндидер конференция булган. Шунда яңарак кына телгә алынган Ленин дигән кеше ниндидер меньшевикларга, тагын ниндидер фракциягә каршы мәрхәмәтсез рәвештә көрәшкән, ди.
Ак якалы һаман сөйли дә сөйли:
– …Әйе! Реакция ярсып котырына… Әмма полиция терроры, төрле провокацияләр, капиталистларның репрессияләре генә безнең ихтыярны какшата алмас. Көрәш киметелергә тиеш түгел, иптәшләр. Киресенчә, партия бездән хәзер икеләтә энергия белән эшләүне таләп итә. Завод-фабрикалардагы, күбрәк эшчеләр тупланган предприятиеләрдәге «Согласительные (килештерү) комиссияләрен» эшчеләрнең революцион комитетларына әверелдерергә кирәк. Эшчеләрне дәртләндереп, күтәреп калдырырга гына ярамый, шул комитетлар аша тәрбияләргә кирәк. Иптәшләр, партия безгә тагын бик әһәмиятле бер эш йөкли. Тиздән төрмәләрдән, сөргеннәрдән иптәшләр кайта башлар… Кайткан иптәшләрне эшкә чиратсыз урнаштыру чараларын хәзердән үк күрә башларга кирәк…
Ак якалы кеше кинәт кенә күтәренке-дәртле тавыш белән өстәп куйды:
– Җиткәндер, ниһаять! Оятларын җуйган предпринимательләр «Хәзер безнең заман килде һәм бөтенесенә дә без хуҗа» дип масаймасыннар әле. Без инде аларга 1905 елда көчебез бар икәнлекне күрсәтеп карадык… Шуның өстенә әле тагын ниндидер хокукларыбыз барлыкны да белдерә башларга бик вакыт…
Гөлбану, бөтен дикъкатен туплап, сөйләгән сүзләрнең мәгънәсенә төшенергә тырышып тыңлый. Билгеле, аның инде «царизм», «кораллы восстание», «революция», «республика» кебек сүзләрне Камил абыйсыннан да ишеткәне бар иде. Шунысы кызык: бу кеше сүзләре белән генә түгел, тагын нәрсәсе беләндер аның Камил абыйсын хәтерләтә кебек.
Бу ак якалы кешедән ул, үз гомерендә беренче тапкыр, тагын бер яңа сүз: «Ленин» дигән сүзне ишетте.
Сәгыйть агай дигәннәре аны яңадан бер-ике көннән килеп чыгарга кушып озатып калды. Бу кешеләрне күрү, күрүдән дә бигрәк сүзләрен ишетү бик нык тәэсир итте Гөлбануга. Ул үзен күп еллар буе сукыр булып та кинәт кенә күзе ачылып киткән кеше сыман хис итте. Бик күп нәрсәне төшенгән кебек булды ул. Бу кешеләр арасында кабат булу һәм күбрәк белү, күбрәк ишетү теләге аның бөтен барлыгын яулап алды.
Икенче тапкыр килгәндә инде аны теге таныш барактагы бүлмәдә чандыр гәүдәле, елаудан күзләре кызарып беткән урта яшьләрдәге хатын-кыз каршы алды.
– Сәгыйть абзыегыз өйдә юк… – диде хатын, Гөлбануны баштанаяк күздән кичергәч. Аннары, әйтергәме-әйтмәскәме дигәндәй, бераз икеләнеп торды да өстәде: – Аны кулга алдылар… Заводтан чыгып килгәндә… Шунда ук пролёткага утыртып алып киткәннәр. Хәзер кайдалыгын белгән кеше дә юк…
Ансыз да ямьсез, ансыз да күңел кайтаргыч булып тоелган буранлы төн тагын да шыксызрак булып күренде Гөлбануга.
Тагын кулга алулар…
Тагын асу-кисүләр…
Җитмәсә, иң яхшы кешеләр харап булалар…
Юк, бу ачы буранлы төн Гөлбану өчен гади генә төн түгел иде инде. Авыр булса да, чын кайгы-хәсрәтне, иза-михнәтне ул кадәр үк әрнеп, җан ачысы белән сызланып кабул итми торган чак кына ваемсыз балалыгы белән бөтенләйгә саубуллашу көне иде.