Читать книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов - Страница 9
Саумы, кояш!
Беренче кисәк
7
ОглавлениеАсылхан яңадан сәфәр чыкты.
Бу юлы инде ул ярәшеп куелган яшь кәләше янына бара. Йөрәге күккә күтәрелергә җыенган кош сыман талпынып-талпынып куйса да, атын кумады. Ул белә: бу вакытта әле алар барысы да эштә. Печән өсте.
Бариәхмәтләрнең бөтен гаиләләре белән эш сөюләренә, җирне яратуына исе китә Асылханның. Бау ишүче еш кына: «Җир ул – аш савыты, ни салсаң, шуны ашарсың», – дияргә ярата.
Аргамак, колакларын уйнаткалап, гадәттәгечә җил-җил атлап алга элдерә. Көн буе кояшта кызган юл тузаны атның тоягы астыннан терекөмеш кебек булып як-якка чәчрәп кала. Алда, кызыл телен салындырып, эт юырта. Әлсерәгән. Анда-монда кайгысы юк аның. Шулай да әле яңа гына серкәләнә башлаган арыш кырына җитәрәк, нидер сизенеп кинәт туктады, посып кына юл кырыена чыкты һәм үрә катып стойкага басты…
Шулчак аксыл-күгелҗем дулкыннар йөгерешкән арыш басуы өстеннән, Асылханны сискәндереп, ялгыз ләкләк күтәрелде. Ат та өркеп читкә сикереп куйды.
Асылхан берсеннән-берсе матур, берсеннән-берсе татлы уйларга баткан. Зөһрә турында уйлый ул. Зөһрәне күргәннән бирле, тормышына бөтенләй искәрмәс яктан бер ачыклык чаткысы кергәндәй булды. Бу юлы Асылхан үзенең кәләшенә беренче бүләген алып бара. Бүләге – асылташлы алтын беләзек.
Ничегрәк итеп кабул итәр икән? Нәрсә дияр икән? Аларның бит әле моңарчы рәтләп сөйләшә алганнары да юк. Бигрәк тә тартына инде.
Беренче тапкыр бау ишүчегә үзенең ниндирәк ният белән йөрүен ачыктан-ачык әйткән чагын исенә төшерде Асылхан. Бариәхмәт башта үзен бик батыр тотты. Иң беренче очрашкандагы кебек, уен-көлке белән тезә башлады.
– Һәй, тиле!.. Тирә-юньдә дан, шөһрәт тоткан атаклы Мирзахан байлар нәселе белән туганлашмыйлар димени! Җүл-ләр-р!.. Кемгә тәти андый бәхет. Төшеңә дә кермәс… Синең ише кешегә икенче генә түгел, дүртенче хатын итеп тә рәхәтләнеп бирер идем…
Әмма иртәгесен, Асылхан китәргә җыенганда, хуҗалар кинәт үзгәрделәр, сагайдылар. Өзеп бернәрсә дә әйтә алмадылар. «Сөйләшик, туган-тумача, кардәш-ыру белән дә киңәш итик…» – дип, Асылханның күңеленә борчу салып озатып калдылар.
Чираттагы баруында шактый җитди сөйләшү булды. Аңарчы инде Асылханның үзе турында, өлкән байбикә Мәрхәмбикәнең яман холыксыз, иләмсез кансызлыгы турында шактый гына хәбәр җыеп өлгергәннәр иде.
Баласы-чагасы юк, хатынын бөтенләй сөйми, имеш, дигән сүзләр, бер яктан сөендерсә, газиз балаларының шул каты бәгырьле хатын белән бер түбә астында торырга туры киләчәге көендерә дә иде… Байлык – бер айлык; газиз балакаебызны күрәләтә торып утка салуыбыз түгелме икән дип куркалар да иде алар.
Ата кеше соңгы көннәрдә үзләренең шөбһә катыш хәсрәт утында януларын яшермичә сөйләп бирде:
– Үзең уйлап кара, кем… Яман усал, бик каты йөрәкле дигән сүзләр бар… Сантый әйтмешли, күгәрчен белән карчыганы бер читлеккә утырту кебек булмасмы?
Асылхан аны тынычландырырга тырышты. Бер түбә астында яшәсәләр дә, икесе ике ишек ачачаклар. Хәтта бер-берсен күрмәячәкләр, дип өстәп куярга да онытмады. Ул үзенең күңелен ачып салды. Моңарчы әле чын гаилә бәхетен татып караганы булмавын, бары тик соңгы вакытларда үзенең, яшь егет кебек, татлы хыялларга чумып йөрүен сөйләп бирде…
Ахыр чиктә ата белән ана кайта төшкәндәй булдылар. Җәяүленең атлыга юлдаш була алмавын яхшы белсәләр дә килештеләр. Әйдә, ахыры хәерле булсын, рәтле кеше арасына керә алмабызмы, ичмасам, диделәр алар.
Ләкин ул шикләнү-икеләнү, Бариәхмәт әйтмешли, «шөбһә катыш хәсрәт эчендә яну» көннәре артта калдылар инде. Асылхан әнә зур ышану, якты өмет, хыял белән бара…
Урманга, күләгәгә кергәч, атын бераз юыртып та алды. Юыртмаска чама юк… Йөрәк ашкына. Тизрәк, тизрәк!
Ниһаять, урман да артта калды. Каршысында туган авылы кебек үк якын Зөһрәләр авылы җәелеп ята.
Менә тыкрык. Әнә «ярган киртә, җил капка…» Бау ишүченең өе шул булыр…
Бу юлы Асылхан килеп туктаганда, хуҗалар эштән кайтып кына кергәннәр, капканы да ябарга өлгермәгәннәр иде. Ишегалды уртасында арбага тау кадәрле итеп яңа гына чабылган үлән төягән җигүле ат тора. Йөк өстенә менеп баскан Бариәхмәт үләнне җиргә ташлый. Ә ике кызы җәпле агач сәнәк белән хуш исле болын үләнен киптерергә ишегалдына тараталар. Дәртсенеп, җилпенеп эшлиләр.
Асылханны күрү белән, Зөһрә сәнәген ялт ташлады да, эзәрлекләүдән качкан кош кебек, өйгә йөгереп кереп китте. Асылханның күзенә эш киемендә күренергә теләмәде, ахрысы.
Бариәхмәт исә:
– И-и, кунак бар икән ләбаса!.. – дип, шунда ук йөк өстеннән сикереп төште, бакыр төсенә кергән көрәктәй кулларын ак киндер алъяпкычына сөртештереп алгач, ике куллап күреште.
– Без сине өченче көн үк көткән идек.
– Эш бит… – диде Асылхан, акланырга теләгәндәй.
– Шул инде, шул…
– Бик иртәләгәнсез, ахрысы?.. – дип сорап куйды Асылхан, сүз югында сүз булсын дигән кебек итеп.
– Таңның агы белән аяклану хәзер инде безнең гадәткә кергән. Нишләмәк кирәк, безнең кебекләргә мал бит сыйпау белән генә табылмый шул. Маңгай тиреңне көн-төн түгеп казганганда да бик таманга килә…
Уртанчы кызлары Асылханның атын абзарга япты. Казан астына ягу өчен бер кочак коры утын алып кереп китте. Ул да булмады, морҗадан зәңгәрсу төтен күтәрелә башлады…
Бариәхмәт кар базына төшеп китте. Икенче әйләнеп караганда инде ул бүкән өстендә бәрән ите чаба иде.
Асылхан исә, бераз хәл алырга теләп, бүрәнәләр өстендәге яшел үләнгә килеп утырды. Тирә-юньне күздән кичерде. Күрче, зинһар, ишегалды ук ямьле, хуш исле бит. Ишегалды – йортның күрке, хуҗалыкның көзгесе шул. Күгәрченнәр акшарлаган өй кыегына кадәр килешеп тора бу йортка.
Шул арада өс-башын алыштырырга өлгергән Зөһрә дә өйдән чыкты. Өстендә – бала итәкле алсу күлмәк. Иңбашы күпертмәле алъяпкыч. Яулыгы өстеннән бәйләмичә генә салган юка шәльяулык җилферди. Аякларында – үкчәле читек. Ишегалдына җәйгән яссы ташлар өстеннән шакы-шокы атлап бакчага кереп китте.
Бераздан чия, алма агачлары өстеннән калкып торган кое сиртмәсенең, күңелле генә шыгырдап, башын аска таба ия башлаганы күренде…
«Бүләкне тапшыру өчен моннан да уңай вакыт булмас», – дип уйлап алды Асылхан. Җәһәт кенә урыныннан торды. Әмма шулчак ул үзенең кинәт кенә кыюсызланып, каушап калганлыгын сизде.
Зөһрә аның бакчага кергәнен аяк тавышларыннан, куак кыштырдавыннан гына түгел, йөрәге белән дә тойды. Әмма ул ялт итеп борылып карамады, эшендә булды. Асылхан бура иңдерелгән тирән кое янына килеп җиткәндә, ул инде су тулы чиләген кое бурасы өстенә чыгарып куйган иде.
Беренче тапкырында ул суны бары тик чиләген чайкау өчен генә алган булган. Әнә кое кырыеннан читтәрәк куе булып котырып үскән бака яфраклары өсте юпь-юеш. Өйләгә авышкан кояш нурлары астында, иртәнге эре чык тамчыларына охшап, энҗе, зөбәрҗәт кебек булып ялтырыйлар.
– Зөһрә… бу мин… – Асылхан тавышының таный алмаслык булып үзгәрүен, ничектер калтыранып чыкканын тойды. Ниндидер киеренке бер каушау биләп алды аны.
Кыз, кәшемир яулыгының почмагы белән ияген каплап, аңа яны белән тора иде. Асылхан аның йөзенә карап тәмам әсир булды, телсез калды. Эченнән генә: «Фәрештәсеңдер син! Изгедерсең… – дигән сүзләрне кабатлады. – Агачка караса – агач яфрак яра, җиргә караса – җир яшәреп үлән җибәрә, дип борынгылар нәкъ синең кебекләр турында җырлагандыр инде».
Сәер тынлык урнашты. Шундый тын, хәтта бакча түрендә берничә баш умарта оясының гөжләве белән юеш чиләктән тамган эре тамчыларның чапылдап төшүе генә кайдадыр аста, кое тирәнлегеннән аермачык булып ишетелә иде.
– Зөһрә… – дип кабатлады Асылхан. – Менә тагын килдем… Уйларымда гел син генә булдың, Зөһрә. Сине күрү сәгатьләрен зар-интизар булып сагынам мин хәзер… Сине күргәннән бирле тормышым тулыланып, ямьләнеп киткәндәй булды…
Аның әле үз гомерендә бер тапкыр да хатын-кызга мондый сүзләр әйткәне юк иде. Зөһрә дә, ничәмә-ничә тапкыр очрашуларына да карамастан, беренче кат Асылханның йөзенә чак кына, сиздермичә генә күз төшереп алды.
Гаҗәп хәл!..
Моннан ике ел гына элек бу кеше аңа шактый өлкән, шактый коры һәм дорфа булып күренгән иде. Хәзер исә Асылханның саф тавышына, ачык йөзенә, яшь егетләрнеке кебек җитез хәрәкәтләренә караганда, һич тә ун яшькә аерма бардыр кебек түгел иде.
Әле дә булса хәтерендә Зөһрәнең: Асылхан аларда беренче тапкыр булганда, бер кызыңны миңа бир дип ярым шаярган чакта, өч кыз туган Казан бае турында үзара сүз куертып алганнар иде. Көр тавышы да, сүз өне дә, килешле нечкә мыеклары да кызлардан читтә калмады, барысын да бик җентекләп, бик тәфсилләп барлап чыктылар. Авылның иң чибәр, иң булдыклы егетләре белән чагыштырып та караганнар иде әле. Әмма Асылханның исеме дә җисеменә бик тә туры килә; төскә-биткә дә, буйга-сынга да, үз-үзен тотышы ягыннан да ул өстенрәк булып чыкты. Өлкән апасы әле хәтта: «Мондый кияү теләсә кемгә тәтеми… Билләһи газыйм дип әйтәм, андый кешегә мин икенче хатын булып кына түгел, җиденчесе булып та барыр идем», – дип, сеңелләрен туйганчы бер көлдергән дә иде.
Хәер, Зөһрәнең күңел түрендә дә бу кеше үзенә урын яулап өлгергән иде инде. Эченнән генә әле Ходай Тәгалә аңа шушындый кеше җибәргәнлегенә сөенеп тә куйгалый иде. Әнә бит әледән-әле берсеннән-берсе яманрак, берсеннән-берсе хәвефлерәк хәбәрләр ишетелеп кенә тора. Имештер, бер бай үзеннән илле яшькә яшьрәк кызга өйләнгән… Ниндидер бер кыз баланы, имештер, әти-әниләре үтеп баручы бер байга сатып җибәргәннәр, ди…
Ходаем, берүк, үзең сакла!.. Шулай сәлперәеп беткән, кабер исе сеңгән берәр картка биреп куйсалар да, берни эшләр хәлең юк. Ата-ана хакы, Тәңре хакы. Аларга буйсынмыйча, баш имичә, аларның сүзенә каршы барып буламы соң! Җәннәт – ата-ана аяк астында, ди ич…
– Зөһрә!.. – диде Асылхан, кызның уйларын бүлеп. Һәм Зөһрәнең яулык почмагын тотып торган уң кулына сак кына кагылды.
– Кулыңны бир әле… Мә, Зөһрә… Сиңа бүләк алып килдем…
Ниһаять, Зөһрә Асылхан кулындагы кыйммәтле бүләккә күз төшереп алды. Йөзенә кызыллык йөгерде. Әгәр дә оялу ихтыярын богаулап тормаса, ул һичшиксез: «Ай, нинди затлы, нинди гүзәл бүләк», – дип кычкырып ук җибәргән булыр иде. Чыннан да, искитмәле иде беләзек. Елтыр ташларын гына күр син, күз яуларын алып, елык-елык итеп нурлар чәчеп тора.
Кызның икеләнеп торуын күргәч, Асылхан әйтте:
– Ал, ал, Зөһрә! Тартынма… Әллә минем беренче бүләгемнән дә баш тартыр идеңме?..
– Кирәкмәс иде, Асылхан абый… Бик кыйбаттыр ул…
– Юк, син уйлаганча ук кыйммәт түгел… – Асылхан, үзенең кирәкмәгән сүз сөйләнә башлавын сизенеп, бүләген тиз генә Зөһрәнең кулына тоттырды.
Кыз да, чиләк бавын сыйпаштыргалап торган кулын бушатып, чак кына Асылханга таба борылды.
– Рәхмәт инде… – диде ул. – Бүләккә каршы бүләк кирәк, ди, бит… Үзем нәрсә бүләк итәрмен икән соң?
Асылханны эчке бер куаныч яулап алды. Сине күрү, сөеклем, үзе бәясез бүләк дип әйтергә авызын ачкан иде, әмма тыелып калды. Шулай да өзелеп калган әңгәмәне дәвам итәргә теләгәндәй итеп:
– Хәзер үк киеп куй… – диде.
Затлы бүләктән күк йөзедәй саф зәңгәр күзләрен ала алмаган Зөһрә, каушаудан булса кирәк, чак кына дерелдәгән кулы белән беләзекне сул кулына киеп куймакчы булды. Әмма яңа беләзек шактый тыгыз иде бугай, ул аны тиз генә кия алмады. Шулчак, өне алынган кеше сыман, искәрмәстән: «Аһ!..» – дип кычкырып җибәрде…
Зөһрә кулыннан ычкынып киткән беләзек иң элек бура кырыена бәрелде, аннан коега ук төшеп китте. Һәм шунда ук беләзекнең, чупылдап, суга төшкәне ишетелде.
Тәмам шашып калган Зөһрә кулларын күкрәгенә кушырып өзгәләнә-өзгәләнә тәкрарлады:
– Йа Ходаем!.. Хараплар гына иттем лә… Ниләр генә дип алдым соң!.. Харап иттем ич…
Беренче бүләген сөеклесенең нәфис беләгендә күрә алмавы Асылхан өчен дә аяныч иде, әлбәттә. Әмма ул тәмам каушап калган Зөһрәне тынычландырырга ашыкты:
– Йә, йә!.. Тынычлан, Зөһрә… Ул кадәр борчылма. Ахыры хәерле булсын диген…
Кыз елаган тавыш белән:
– Юк-юк!.. Алай түгел ул, Асылхан абый… түгел… – диде.
Куркудан булса кирәк, Зөһрәнең йөзе агарып китте. Асылхан яңадан юата башлады:
– Тынычлан, Зөһрә… Ул кадәр исең китмәсен. Күр дә тор, икенче килүемдә нәкъ шундый ук беләзек алам да киләм. Менә әйткән иде диярсең…
– Хикмәт анда түгел, Асылхан абый… Хараплар гына иттем ич… – Зөһрә, бик әһәмиятле сүз әйтергә җыенган сыман, күзләрен мөлдерәтеп Асылханның йөзенә туп-туры карап алды. Бу карашта ялыну да, әрнеп өзгәләнү дә бар иде.
– Әйдә, борчылма, Зөһрә. Тагын булыр… Әйткән иде диярсең менә, икенче килүемдә үк…
Бу юлы кыз аны бүлеп әйтте:
– Хикмәт анда түгел…
– Нәрсәдә соң?
– Әйбәт түгел ул, Асылхан абый… Яхшыга юрамыйлар аны…
Бу сүзләр Асылханга да тәэсир итте. Тәне чымырдап киткәндәй булды. Ниндидер бер салкынлык үзәгенә үтеп, йөрәген сызып куйгандай булды. Шулай да ул сер бирмәде, кызны тынычландыру, аның күңелендә туган шөбһәле уйларны тарату өчен:
– Юк-бар нәрсә уйлама… Бар да әйбәткә булыр, Зөһрә. Тик тынычлан гына… – диде.
Зөһрә җавап кайтармады. Тулы сулы чиләкне алды да, нечкә биле белән бер якка янтая төшеп, кызу-кызу китеп тә барды. Чия куаклары арасында аның озын күлмәк итәкләре генә чагылып калды.
Асылхан исә әле генә аның беренче бүләген йоткан кое бурасы янында беркавым басып торды. Һаман да әле Зөһрә әйткән сүзләр тәэсиреннән чыга алмый иде ул… «Яхшыга юрамыйлар аны…»
Бу япь-яшь кыз бала тиздән бөтенләй чит катлау кешесенә тормышка чыгып бай хатыны булгач үзен никадәр коточкыч хәлләр көткәнен сиздеме икән әллә?..
* * *
Тәрәзә каршыннан кемнеңдер җил-җил атлап үткәне чагылып калды. Ул да түгел, өйалды ишеге ачылды һәм бусагада Гайникамал апа күренде. Аны күргәч, Гөлбануның әтисе белән әнисе җәһәт кенә аякландылар. Хәтта чак кына каушап та калдылар кебек. Гаҗәп тә түгел, пешекче апалары ич ул, олуг өйдә Әби патшадан кала икенче кеше.
Йөзе җитди иде Гайникамал апаларының. Керү белән йомышын да әйтте.
– Сезне борчырга туры килә инде… Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, бер узаман бәндә килеп керде. Ерак сәфәрдән, казах далаларыннан кайтып килеше. Ярдәм эзләп, бүтән сыеныр кешесе юк. Мосафир кешене төнгә каршы куып чыгарып булмый. Ни әйтсәң дә күз күргән кеше, авылдашлар… Байбикә дә сул ягы белән торган, ахрысы, тәмам котырган. «Җыен узган-барган браматның аягын бастырасы булма, ризалыгым юк!..» – дип, бер җикеренде. Теге кылый шайтанга да, үз яныңа ал әле, дигән идем, ятагым тар, дип риза булмады. Ятагы түгел, күңеле тар ул зобаниның…
Сүзнең кем турында барганлыгын өйдәгеләр яхшы белә иде.
– Менә шушында, тәрәзә буенда, урын әзерләрсез инде. Өстәлне чак кына этәребрәк куярсыз да… Мендәр, киез ише әйберләрне үзем кертермен.
– Иске-москы үзебездә дә табылыр, – диде Гөлбануның әтисе, шундук урын җәяргә җыенган кеше сыман итеп…
– Әле юлдан гына. Иренмичә, чәеңне кайнарлат әле, Миңлегөл.
– Ярар, ярар. Хәзер кайнарлатырмын…
Гайникамал апасы ишек бавына барып тотынды.
– Ярар, алайса. Хәзер кереп җитәрбез… – диде дә өлгер-җәһәт атлап чыгып та китте.
Гөлбануны иң хәйранга калдырганы, әтисенең: «Ниндирәк бәндә соң?» – дип соравына каршы, Гайникамал апасының «Газиз баласының башын ашаган бер нәмәстә шунда» дигән сүзе булды. Аңа хәтта чак кына куркыныч та булып китте. Чыннан да, газиз баласының башын ашаган «нәмәстә» белән ничек итеп бер түбә астында төн үткәрмәк кирәк?..
Әллә ни озак көтәргә туры килмәде. Иң әүвәл ишектә култык астына корама юрган кыстырган Гайникамал апасы күренде.
– Әйдә, Ясәви абзый, әйдүк. Иелебрәк кер, маңгаеңны бәрә күрмә…
– Әссәламегаләйкем, мөселман кардәшләр! – дип сәлам биреп керде абзый кеше.
Мосафир кешенең сәламен Гөлбануның әтисе алды:
– Вәгаләйкемәссәлам! Әйдәгез, узыгыз… Түргә үтегез…
– Рәхмәт!..
Юк, түргә узмады мосафир кеше, шунда ишек катындагы бүкәнгә бөрешеп утырды.
Күрче, Гайникамал апасының «нәмәстә» дигән кешесе бер дә ул кадәр хәтәр, усал кешегә охшамаган. Кием-салымнары да тузып күрексез төскә кергән, ямаулык өстендә ямаулык. Төс-кыяфәте дә мескен-кызганыч. Сакал-мыегы җиткән, башы кырма, йөзендә – талчыгу галәмәте. Йөзе җыерчыклы, гадәттә, җир яман корылыктан шулай яргаланучан була.
Менә ул бирчәеп каткан бармаклы куллары белән, күз яшен сөрткәндәй итеп, төсләре уңып, нуры сүнеп барган күзләрен угалап алды да телгә килде.
– Кабат үтенәм, кичерә күр, Гайникамал якташ. Кая барыйм ди? Килдем дә кердем менә күземне тондырып… Сине генә түгел, чит кешеләрне дә борчырга туры килә менә…
– Зарары юк! – Моны Гөлбануның әтисе әйтте.
Ул арада Гөлбануның әнисе өстәл тирәсендә чуалды, табынны әзерләде. Гайникамал апа алып кергән төенчекне сүтеп, ризык таратты.
– Әйдәгез, әйдә! Өстәл тирәсенә рәхим итегез… Чәй дә әзер…
Табын янына урнаша башладылар.
– Ничек соң, Ясәви абзый, Маһибәдәр апай исән-имин генә калдымы?
Бу көтелмәгәндә бирелгән сөаль үзенекен итте, болай да бөкресе чыккан абзый кеше бөтенләй бөгелеп төште.
– Сөекле кызы белән аерылышу тәмам эштән чыгарды ул бичараны. Ачы хәсрәт сөременә уралып, хастага сабышты. Саргайды, бетәште… Мин исә җыладым да чыдадым… – Карт газаплы аһәң, калтыранган тавыш белән дәвам итте: – Менә фаҗигале, гыйбрәтле сәяхәттән кайтуым… Үлем түшәгендә калган иде: әллә исән, әллә юк… Мин алып кайткан хәбәрне ишетсә күтәрә алмаячак… сүнәчәк.
Ясалган чәйләр суынды. Мосафир абзый кинәт кенә күзгә күренеп картайган сыман булды, ансыз да юка битенең яңаклары тагын да эчкәрәк баткандай тоелды.
Юк, Гайникамал килешмәс дип тормады, кызыксынуын белде.
– Ясәви абзый, ничекләр итеп әлеге бәхетсезлекләргә тарыдың соң әле син?..
– И-и, авылдашкаем! Бер бәхетләрең булмаса, күл янында торып та су эчә алмассың ди бит. Бәхетсезгә кояш карамый икән шул. Әгәр дә кеше иртәгә киләсе көннең хәеренә ышанычын җуйса нишли ала? Андый чакта адәм баласы нинди генә адымнар ясамас, дисең син! Исләремә төшкәндә генә дә җан яраларым ачыла. – Уйларын бер эзгә төшерергә теләгәндәй, янә сөйләп китте: – Әллә ялгыш, әллә язмыш булды шунда… Барысына да шул хәерчелек, фәкыйрьлек гаепле. Үзең беләсең, ачлык өянәге котырынган, ачлык хакимлек иткән ел иде. Язгы чәчүгә дип арыш алган идем. Чөнки арышым тамырда көеп бетте… Ә бурыч калды. Ачлык дигән зәхмәт корышкан куллары белән бугаздан алды… Бер имана җир белән бер көтү бала үстереп булмый шул… Җитмәсә, җидесе дә кыз бала. Бер киндер күлмәкле, төпсез ыштанлы ир бала күрергә интегеп үтте гомеркәйләр. Туган иде бер бөртек. Җир бүлгәләгәнче дә яшәмәде, үлеп китте. Бездә үзең беләсең бит, имана җире бүлү биш елдан биш елга үткәрелә. Йорт-каралты да коелып төшкән: өч-дүрт тапкыр сипләнгән, салам түбәле, кырык терәүле, бүген-иртәгә ишелеп төшәм дип тора. Шулай булгач, мал-туар асрау турында теш агартасы да юк. Җил йотып тук булмый бит ул терлек дигәнең. Бер имана җирнең ашлыгы күпме дә, саламы күпме. Шул берничә олау саламны кыш буена ягасы да бар бит әле. Үзең беләсең, безнең яклар – урмансыз як. Бездә бит көтүне дә таш белән куалар, ягъни кулга алырлык чыбык та юк. Ә саламны, билгеле инде, күпме генә яксаң да, өйгә җылысы йокмый… – Мосафир карт суынган чәен капкалап куйды да янә аһ орып сүзгә кереште: – Ниһаять, Инсафия атлы олы кызыбыз буйга җитте. Сокланып туймаслык сылуга әверелде… Буй җиткән кыз бала әнисенең хәсрәтенә, әтисенең михнәтенә әверелә, дип белмичә әйтмәгәннәр шул.
Безне бөтенләй көтелмәгән яктан бәла сагалап-күзәтеп торган икән… – Шушы урында карт, сүзен ничегрәк башларга белмәгән сыман, бер генә мизгелгә тынып калды. Һәм көрсенеп дәвам итте: – Авылда төрле халык бар: бар хәерчесе, бар хәллесе. Безнең орынып торган күршебез Госман да баеп китте. Яшьрәк чагында зимагурның зимагуры иде. Минем бер имана җиремне дә ул сатып алды. Юк, дауламады: зинһар, бәладән коткара күр, яшьти, дип, үзем ялынып-ялварып кердем. Яңага тикле икмәгем җитмәвен дә, чәчәргә чама юклыгын да әйттем. Арзанга бирдем… Хәер, андый чакта алучы күпме бирсә шуңа риза буласың… – Карт тагын бер генә мизгелгә туктап тын алды. – Менә, Гайникамал авылдаш, шулай язмыш җәберенә баш иеп, тормыш шуклыгына буйсынып, интегеп-иза чигеп яшәп ятыш иде. Шулай тормышның якты чыраен күрү турында хыялланырга да базмаган бер мәлдә, шул күрше Госманга каяндыр казах далалары ягыннан, пар ат җигеп, бер бәндә килеп төште. Күршенең Питерпавлада (Петропавловск) булган вакытларында танышкан кешесе икән. Кәсебе дә бар: тире-яры, йон-ябага ише әйберләр белән сәүдә итүче. Ир урталарындагы казах кешесе. Авыл арасында тире-яры җыя да аны Мәкәрҗә ягына илтеп тапшыра. Аннан үз якларына кирәкле товарлар җыя да китеп бара. Шулай алыш-биреш белән, ил бөлдереп йөри бирә икән бу.
Ә безнекеләр, күршебез Госманда түләүсез көнлекче вазифасын үтәп, иртәнге таңнан караңгы иңгәнче чыкмыйлар. Эш дигәннең тавык чүпләп бетәсе юк. Көтүгә куганчы сыерларын савалар, сөтне сепарат аша уздыралар, ипи салырга он илиләр, мичкә ягарга утын кертәләр. Кыскасы, борын тартырга да вакытлары юк боларның. Кыр эшләре башланды исә, мин дә эшкә җигеләм. Җирен сукалыйм, чәчүен чәчәм, иген-таруын җыештыру белән мәшгуль булам. Аннары инде, җыйнаулашып, урак урабыз, ындыр эшләрен башкарабыз… Кыш җитте исә, ялланып киндер сугулар башлана.
Соңгы килүләренең берсендә теге Сәетгол атлы казахның япь-яшь кызым Инсафиягә күзе төшмәсенме! Баштарак бер дә әллә ни булыр төсле түгел иде. Аш-су әзерләшкән, атларына башак болгатып бирүчеләрне дә, кәсеп кылып кайткач, буш итмәс иде. Маһибәдәр апаңа берәр француз яулыгы бирсә, Инсафиягә уч төбе кадәр генә түгәрәк көзге, йә «Гөлҗиһан» сабыны, иннек-кершән ише нәрсә бирә. Кыз бала бит. Бераздан хезмәтчеләргә икенче төрлерәк күз белән карый башлады бу. Бүләкләре дә үзгәрде… Балаларның өс-башын бөтәйтү нияте белән мин дә, кесә төбен кырып, күлмәккә дип берничә аршын ситсы алгаладым. Миңа да ситсының бераз рәтлерәген бирә, бәясен дә бер-ике тиенгә кимрәк ала.
Көннәрнең берендә әлеге казах Сәетгол быел гына хатыны вафат булып ялгыз калуыннан зарланып утырды. Шунда нинди шайтан вәсвәсәсенә бирелгәнмендер, хәзер хәйранга калам… Сихерләделәр диярсең менә, күңелем йомшарып китте. Бәлки, упкынга килеп терәлгән тормышымны күз алдымда тотканмындыр… Өйне сипләтерлек агач алып бирермен, җигеп килгән ике атының берсен, күрше Госмандагы имана җирен, печәнлегемне кире кайтарып бирергә, булган барлык бурычларымны «йолармын», бодай орлыгы сатып алып бирермен, диде. Ә Инсафиянең киләчәген гөлгә генә күммәде инде. Гөнаһысына керер хәлем юк, алга китеп булса да әйтәм, вәгъдәләренең барысын да җиренә җиткереп үтәде. Нишләмәк кирәк, алда бит әле яңадан алты бөртек кыз тезелешеп утыра. Аларын да, аякка бастырып, башлы-күзле итәсе бар. Әрнеп-сызланып, ни дияргә дә белмичә тинтерәп калдык. Нәсел-нәсәбебез, олы кешеләр сыман башта агай-энеләр, кардәш-ырулар белән фикер уртаклашыйк, дигән булдык. Кая барасың, ризалаштык… Кыз баланың язмышы шул бит, канат яру белән туып үскән оясыннан очып китә торган кошка тиң. Һич югында, кызыбыз ач-ялангач булмас, тамагы тук, өсте бөтен булыр, дидек тә тәвәккәлләргә булдык… Аннары булачак кияү Сәетгол да чеп-чи кара казах түгел икән, бабаларының бабалары көчләп чукындырудан куркып, дала киңлекләренә чыгып качкан татар булганнар, имештер.
Калганы бик тиз эшләнде. Яучылар җибәреп, кодалар төшереп, кыйммәтле бүләкләр бирешеп торасы юк. Кияү белән мәһәр килешенгән, акчасы алынган. Ул арада никах та укылды. Хәзрәт эшне бик коры тотты: кыздан рөхсәт-фәлән сорап тормады, җылавына да исе китмәде: аның эше җылау, сыктау, ярәшкәндә кыз бала җыламый буламыни, янәсе. – Картның гарип-кызганыч каратут йөзе көзән җыергандай тартышып куйды. Иксез-чиксез казах далаларының сәмум җилендә каралган бу йөздә дөньяның бар хәсрәте, үкенеч-сагышы чагылгандай булды. – Соңыннан: «Хараплар гына иткәнсез икән балакайны! Әллә кияү чыкмас дип курыккан идегезме?..» – дип, тиргәүчеләр дә булды. Тик нишләмәк кирәк, тәкъдирдән узып кая барасың, Ходайның кушканы шулдыр дияргә генә калган иде инде.
Абзый кеше башын иеп тынып калды. Гайникамал түтинең сабыры бетте, ахрысы:
– Шуннан?.. – дип, сыңар сүз белән генә сөаль бирде.
– Шуннан шул! Суга салгандай юк булды балакаебыз. Араны өзмәбез, ел да кунак булып кайтырбыз, дигәннәр иде югыйсә. Кая ул кайту, кош теле кадәр хат-хәбәр дә салучы булмады, тегеләй. Ә бит Инсафиянең аз булса да язу-сызуы да бар иде. Бездә өч мулла, дүрт остабикә. Яшь хәзрәт ике хатын белән тора. Шуның яше, кыз балаларны җыеп, сабак бирә башлаган иде.
Көн артыннан көн үтә торды. Аңа карап, тормышыбыз алга китмәде. Хәер, күз яше бәрабәренә кергән мал-мөлкәтнең нинди куанычы булсын ди! Иң әүвәл көтүче Шәмсигә ияртеп җибәргән атыбыз төнгелектән кайтмады. Дөнья бетереп эзләдек үзен, хәбәр салмаган тирә-юнь калмады. Ахырда Олы кизләү сазлыгына баткандыр дигән сүз чыкты. Ул сазлык, чыннан да, сыер ише эре мал-туарны алгалый иде.
Икенче кышка чыккач, яман хәбәр алдык. Кияү тиешле кешебез нидәндер өркеп котырынып чабышкан ярым кыргый җылкылар астында тапталып вафат булган. Ә кызыбыз Инсафия, казахның гореф-гадәте, йоласы буенча, кияүнең энесенә өченче хатын булып күчкән… Кызыбыз җәбер-золымда, кара ялчы булып яши дип ишеттерделәр. Бу хәбәр ансыз да сагышланып йөргән Маһибәдәр апаеңны тәмам акылдан яздырды… Төннәрнең берендә чәчрәп торып утырды да бу, барыбызның да өнен алып: «Ишеттем, балам!.. Ишеттем, Инсафия кызым!.. Көт!.. Бүген үк әтиең юлга чыга… Сине алырга бара!..» – дип, үз-үзен белешмичә, үзәк өзгеч тавыш белән кычкырына башлады. Йокыларыбыз качты, билгеле. Маһибәдәр апаң да чак кына аңына килгәндәй булды. «Җыен, сәгате белән сәфәр чык!.. Балакаемны алып кайта күр… Гәүдәсен булса да алып кайт! Ишетәсеңме?! Шул соңгы үтенечемне үтәмәсәң, риза-бәхиллегем юк!..» – диде. Нишләмәк кирәк, имана җиремне ашык-пошык кабат саттым да юлга чыктым…
Бүлмә эчендә шомлы тынлык урнашты.
– Тик юлым уңмады. Мин мең төрле газап-михнәтләр чигеп барып җиткәндә, бар да беткән иде инде. Миңа газиз балакаебызның каберен генә күрсәттеләр…
Табын янындагылар тынып калды. Сулыш алганнары да ишетелмәс булды.
– Өлкән хатын-байбичә куй түшкәсе кайнап торган олы казаннан озын саплы иләмсез олы чүмеч белән йөзенә гөбердәп кайнап торган шулпа сипкән булган…
– Абау, Ходаем! – дип куйды Гөлбануның әнисе.
– Һай, әнәкәемдер лә!.. – Монысын Гайникамал әйтте.
Гөлбануның да колаклары үрә торды.
Чәй эчелеп, табын җыелып алгач та әле, әңгәмә дәвам итте.
– Уттай шулпада пешкән яңак итләре кубып төшкән, муен тирәләре яман чиләнеп, бик газапланып, тәмуг җәфалары кичереп үлде, дип сөйләделәр. Ничекләр итеп әнисенә кайтып тапшырырмын бу коточкыч хәбәрләрне!.. Юк, барыбер күтәрә алмас…
Утны сүндереп яткач та әле, Гөлбануның әтисе белән мосафир абзый шактый вакыт сөйләшеп яттылар. Картның бар сүзе зарланудан гыйбарәт иде.
– Аптырагач, үзем дә булмаган-уңмаганрак кешедермен дип уйлап куям. Әнә безнең авылда Локман атлы бер хәерче бәндә бар иде. Казынган казна табар, диләрме әле? Шул нишләде дисезме? Тыкрык башына, яр астыннан үзле балчык ташып, яндырылмаган кирпечтән алачык сыман нәрсә әмәлләде. Шунда тимерчелек эше белән шөгыльләнә башлады. Авылда тимерчелекнең юк чагы. Башта вак-төяктән генә кереште бу: кемгәдер урак тешәүләде, чалгы тапады, кайрады… Соңрак ишек тоткалары, капка келәләре ясый башлады. Соңрак инде ат дагалау, арба көпчәкләре шинлау, сука тимерләр, тырма тешләрен дә коеп кына куйды. Тәки тернәкләнеп китте бит кешең. Хәзер әнә коба булса да сыеры, сыңар күзенә ак төшкән булса да, аты бар…
…Гөлбану уянып күзләрен ачса ни күрсен, мосафир абзыйдан җилләр искән, өстәл үз урынына, тәрәзә каршына күчереп куелган. Әти-әниләре дә бу вакытта, билгеле инде, күптән эштә…
* * *
Гөлбану зур инде хәзер, үсте. Элеккеге кебек кое бурасына каткан сөңге бозларны китеп алып, кәнфит урынына суырып йөри торган кыз түгел инде ул.
Шулай ук тыкрык башында торучы Низам исемле малайдан да куркып качучы кыз түгел. Хәер, ул малай юк шул инде. Бөтен гаиләләре белән каядыр китеп бардылар… Хәзер инде Гөлбану урамда юкка трай тибеп йөри алмый. Әнисенә ярдәм итә.
Эшлим дисәң эш күп инде. Өлгер генә. Су ташы. Зур чүмеч белән кер тагарагына селте суы өстәп тор. Чиләк-чиләк тутырып, юынтык суны чыгарып түк. Бауга элгәндә, керләрне берәм-берәм алып биреп тор. Сабын кебек вак-төяк әйберләр алырга кибетләргә чыгып йөгер…
– Кызым үсте, кул арасына керә башлады инде, – дип сөенеп бетә алмый әнисе.
Гөлбану исә «кул арасына кереп» кенә калырга теләми, әнисе белән беррәттән басып эшлисе килә. Әнисе бик арый. Гөлбану кызгана аны. Бигрәк тә эштән соң өйгә чыккач, әнисе селте суында ярылып беткән, әрнегән кулларын кая куярга белми.
Әгәр дә мәгәр Гөлбанудан үсеп җиткәч кем булырга телисең дип сорасалар, ул бернинди икеләнүсез: «Әни кебек, кер юучы булам», – дип җавап кайтарыр иде.
Билгеле, Гайникамал апасы кебек аш-су пешерүче булу да әйбәттер. Туйганчы җаның теләгән нәрсәне ашар идең, ичмаса!..
Гайникамал апа дигәннән, бик хикмәтле кеше булып чыкты әле ул. Барысы да аны ихтирам итә, барысы да куркалар аңардан. Юк, кешеләргә зыяны тими аның. Тик шулай да (хәтта Кылый Хәмиткә кадәр) шүрлиләр аңардан. Аскы каттагылар аңарга икенче хуҗага караган кебек карыйлар. Монда аның сүзе закон. Хак булса, ул хәтта Әби патшадан да курыкмый, аяк терәп, кара-каршы әйтешә, ди. Әле беркөн генә: «Синең фигылең нәкъ эт кояшы кебек, керделе дә чыктылы…» – дип, байбикәне тиргәгән, ди.
Башкалар ничектер, әмма Гөлбану ярата кеше шатлыгын да, кайгысын да бүлешә торган Гайникамал апасын. Ни сәбәптәндер, Гайникамал да Гөлбануны якын итә. Аның аяк арасында чуалып, мәш килеп эшләп йөргәнен күреп: «Һай, Гөлбану!.. Бигрәк уңган кыз үзең. Нәкъ әниең кебек, кулың кулга йокмый», – дип, хәтта аркасыннан каккалап, сөеп тә алгалый.
Кайвакытларда, бик зур сер әйтергә җыенган кеше сыман, бармак белән генә ишарә ясап, Гөлбануны аш-су әзерли торган якты бүлмәгә чакырып ала да бәлеш катылары, башка кытый-мытыйлар белән сыйлап чыгара.
Гөлбану тәмам үсте. Аны хәзер әнисе өйнең аскы катына кич утырырга да алып кергәли. Менә кайда ул кызык, менә кайда ул рәхәт! Өске өй табыныннан калган тәмле-томлы ризыклар белән әйбәтләп чәй эчеп алалар да, сәке өрлекләренә, өстәл тирәләренә тезелешеп утырып, кул эшенә керешәләр. Берьюлы шундук көнкүреш мәшәкатьләре, тормыш бимазалары турында гәп сатып, аралашып-хәбәрләшеп, иртәге көн турында, алда үтәләсе эшләр хакында киңәшеп, фикер алышып та алалар.
Барлык эшләр белән Гайникамал апалары идарә итә. Көз-кыш җиттеме, тегүгә, бәйләүгә, чигүгә кирәк-яракларны да Гайникамал апасы юнәтә. Атналар буена базарлардан, кибетләрдән киндерләр, киҗе мамык, мең төрле төстәге җепләр, дебетләр, буяулар ташыйлар. Бу эштә, тегү-чигү кәсебендә иң кул җылыткан хатын шул ул Гайникамал апа. Осталыкларына карап, эшне бүлеп бирү дә аның вазифасына керә. Кемдер йон тетә, кемдер орчык җырлата, кемнәрдер бәйли, кайберләре кершәндәй киндерне кайый, кемнәрдер сөлге башлары, ашъяулыклар чигә.
Өске катта яшәүче, Чулпаниянең тәрбиячесе Зөбәрҗәт апасының эше бөтенләй үзгә: ул энҗе, сәйлән ише кыйммәтле әйберләр белән эш итә. Гайникамал апасының әйтүләренә караганда, элегрәк бу өйдә хәситә, тәңкәле изү, казаки, җилән, чәмчәле читек, укалы итәк, төсле сафьян читекләргә тикле теккәннәр, имештер.
Тәүге тапкыр кич утырырга кергәч, Гайникамал апасы эшен бер читкә куйды да Гөлбану ягына борылды:
– Каяле, үзеңә инә белән җеп саплап бирим. Менә сиңа киндер кисәге…
Шулчак бер хатын әйтеп куйды:
– Җыкланырга өлгерер иде әле…
Гайникамал ошатып бетермәде әлеге сүзне:
– Дөрес әйтмәдең, кем…
Хатыннарның берсе Гөлбануның ничә яшьтә булуы белән кызыксынды. Җавапны әнисе кайтарды:
– Ходай кушса, тиздән унны тутыра инде.
– Менә күрдеңме! – дип элеп алды Гайникамал апасы. – Ун яшьлек үсмер инде сабый түгел, хатын-кыз язмышы бөреләнә башлаган вакыт ул. Булмастайдан алтмышка җиткәндә дә булмый. Аннары нечкә һөнәр, кул эше яшьли үзләштерүне хуп күрә. Безнең якта, җебең барда җөйлән, дип әйтәләр. Ягъни өйрәнергә мөмкинлек барында файдаланып кал дигән мәгънәне аңлата ул. Һөнәрне аны кирәк чагында гына бурычка алып торып булмый…
Гайникамал апасы, сүзеннән бүленеп, кабат Гөлбануга мөрәҗәгать итте:
– Үскәнем, менә Зөбәрҗәт апаңның эшенә күз салгала. Хәзер ул байбикәнең яраткан калфагын рәтли: энҗе, сәйләннәрен алыштыра. Күрдеңме, ничек өздереп эшли. Тел шартлатырлык итеп коя да куя.
Гөлбану күрде: икенче катта яшәүче Чулпаниянең тәрбиячесе Зөбәрҗәт апасының алдындагы таш савытларда, асылма лампаның бөтен яктылыгын үзләрендә чагылдырып, елык-елык итеп, төрле төстәге ялтыравыклар җемелди. Бәрхет калфакның алгы өлешендә күз явын алырлык матур чәчәк чигелә…
Гөлбануның калфакны күреп тәмам исе китүен, хәйран булуын күргән Зөбәрҗәт апасы, матур иреннәре белән сизелер-сизелмәс кенә елмаеп, болай диде:
– Кул эшенең, үскәнем, тагын бер хикмәте бар… – Үзе һаман елмаюын белде. – Бизәгең матур төшсен дисәң, җырлый-җырлый эшләргә кирәк. Үзебезчә, тын гына, сузып кына, йөрәктәгесен генә…
– Шулай ул, үскәнем, – дип элеп алды Гайникамал апасы. – Борынгы бабаларыбыз сафьянны, юфта дип йөртелә торган йомшак күнне эшкәртүнең чын осталары булганнар. Бизәкләп чигелгән сафьян читекләр, бәрхетне бизәп эшләгән башмаклар үткән гасырларда ук дөнья базарларында, мәкәрҗәләрдә дан тоткан. Моннан ун-унбиш еллар гына элек Париж күргәзмәләрендә алтын медальләргә лаек булганнар…
Шунда кайсыдыр түзмәде, кабат сүз катасы итте:
– Һай, Гайникамал апакаем, бер генә дә белмәгән нәрсәң юк синең!
Гөлбану да нәкъ шул турыда уйлап, хәйран булып, сокланып утыра иде.
– Бар нәрсәне дә бер Ходай Тәгалә үзе генә белә, – дип җаваплады Гайникамал апалары.
Гөлбану як-ягына күз салды. Барысы да үз эшләре белән мәшгуль. Билгеле, бөтенесе дә энҗе дә сәйлән белән эш итми. Әнә бер апа ак тукымага төрле-төрле ефәк җепләр белән мендәр өслеге чигә. Икенчесенең кулында – алача киндер: аяк чолгаулары әзерли булса кирәк. Бер кырыйда утырган өлкән яшьтәге апа намазлык белән мәшгуль… Ә инде бу өй тирәсендә онытылганда бер күренгәләгән Мәхүбә абыстай иске тула оегына яңа баш сабып утыра.
Әмма Гөлбану өчен иң кызыгы, көтеп алганы бу түгел, аның үлеп яратканы – Гайникамал апасының, кич утыручыларны авызына каратып, нинди дә булса хикмәтле хәлләр сөйләве яки көйләп-сузып китап укуы. Юк, китапны карап укымый ул, яттан, күңелдән укый.
Гайникамал апаның урыны һәрвакытта урта бер җирдә, асылмалы куыклы лампа астында булыр. Укыганда, йөзенә кадәр үзгәрә аның. Мөнәҗәт әйткәндә, чак кына, сизелер-сизелмәс кенә, алга-артка атынып ала. Андый чакта колагындагы ат дагасы зурлыгындагы алтын йөгертелгән алкасы да чайкала, елык-елык итә. Андый алканы, гадәттә, чегән хатыннары тагалар.
Гөлбануның беренче ишеткәне «Сак-Сок» бәете булды. Гөлбану, тын алырга да базмыйча, авызын ачты да калды.
Самавыр куйды, чәйләр эчерде,
Чәйләр эчергәч, каргап очырды.
Комач күлмәкне бер дә кимәдек,
Очып чыкканда, сау бул, димәдек.
Бардык урманга, җиләкләр пешкәч,
Әнкәй елыйдыр, исенә төшкәч…
Бер Гөлбану гына түгел, бәет белән бүлмәдәгеләрнең барысы да әсәрләнгән иде. Кемдер, еларга җыенгандай:
– И дөнья! Нинди генә хикмәтләр юк синдә!.. – дип көрсенеп куйды.
Әткәбез калды безнең мәчеттә,
Без тилмерәбез икебез читтә…
Гөлбану елап җибәрүдән чак тыелып утыра…
Их, ник кенә каргаган инде әниләре аларны. Үзе дә үкенгән бит соңыннан. Тегеләре дә әниләренең сүзен тыңламаганнар шул. Әни әйткәнне тыңламыйча буламыни?! Гайникамал апасы, Гөлбануның нәни йөрәгендәге хисләр көрәшен тойгандай, бер генә мизгелгә укудан туктап, аңлатма биреп алды.
– Гөнаһның иң яманы – ата-ананы ихтирам итмәү. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам дә, җәннәт аналарның аяк астында, дигән.
Шулчак нидер исенә төшергәндәй, ирен кырыйлары белән генә елмайгандай итте дә өстәде:
– Мин бәләкәй чакта сабак биргән остабикәбез колагыбызга болай дип тукый торган иде:
Атаң белән анаңа
Хезмәт ит гел күп-күп,
Иртә белән һәр көн дә
Аякларын үп-үп.
Сүз әйтмә гел аларга
Кыйнасалар дөп-дөп…
Ул төнне Гөлбану йоклый алмады. Әти-әнисенә сиздермичә генә елап та алды.
Әнкәй каргады тимер ук өчен,
Әнкәй каргады бигрәк юк өчен…
Җәя ясап, тимер ук белән атышып шаярышканнардыр шул. Бер-берсенең күзен чыгарып, гомерлеккә гарип булып калырлар дип курыккандыр әниләре дә.
Каргыштан соң малайлар, икесе тиң кошка әйләнеп, карурманга очып китәләр. Бер-берегезне күрмәсәгез иде, дип теләгән әниләре. Балаларның берсе – «Сак», икенчесе – «Сок», дип өзгәләнеп кычкыра-кычкыра бер-берсенә якынлашалар икән, ләкин кавыша алмый калалар, араларына һәрвакыт тау үсеп чыга…
Төнге карурман килде Гөлбануның күз алдына. Сак белән Сок тавышы да ишетелгән сыман булды… Ул урман, һичшиксез, алар авылы ягындагы, стрелок абзый сөйләгән алтын каурыйлы кошлар яшәгән урман булырга тиеш. Алар ягында булмыйча кайда булсын ди тагын андый кара урманнар. Урман хакиме шүрәле дә алар урманында. Шушы урында төш белән өн буталышты…
Көннәрнең берендә хатыннар тегү-чигү эшенә керешкәч, Гайникамал апа, нәрсәдер исенә төшергәндәй, эшен куеп, урыныннан купты. Сәке өстендәге яшел сандыгы янына менеп тезләнде дә сандыгыннан чигүле тастымалга төрелгән җыйнак кына төргәк чыгарды. Урынына төшеп утырды. Бары тик шуннан соң гына саклык белән төргәкне сүтте. Аннан китап чыкты. Гайникамал апа, кулына тере җан иясе алган сыман итеп, китапны башта күкрәгенә кысты. Аннары сыйпаштырды. Бүлмәдә сәер тынлык урнашты. Барысы да Гайникамал апа ягына борылдылар.
– Гадәти китап түгел бу… – диде Гайникамал апа йомшак тавыш белән. – Әбиемнең төсе итеп, күз карасы кебек саклыйм мин аны. Җиде-сигез гасыр аша, күпме янгыннар, сугыш афәтләрен кичеп, безгә килеп җиткән бәһасез китап бу. Һәркемнең гомер-гомергә киңәшер, гыйбрәтле хәлләр сөйләп юатыр, әлегәчә белмәгәнеңне төшендереп гыйлем эстәр, шикләнер чакларында дөрес юлны күрсәтер дусты була. Ул – китап. Күпме буыннарның, күпме акыл ияләренең тормыш тәҗрибәсе, фикер байлыклары тупланган аңа. Китап белән танышу бер гомер кичерүгә тиң, дигәннәр акыл ияләре. – Гайникамал апа кабат китапны сыйпады да дәвам итте. Халкыбыз элек-электән китапны кадерләгән, зурлаган, икмәк белән янәшә куйган. Китап сүзе татарда изге сүзгә саналган, кешеләр китап тотып ант итә торган булганнар, һәр өйдә китап иң кадерле урында сакланган. Китап – вакыт җимеше, вакытның үзе кебек үк үлемсез. Ерак тарихтан китапка бәйле бик күп әйтем-сынамышлар, риваятьләр сакланып калган. Менә шуларның берсе:
…Рәхимсез илбасар китаплар яндыра. Шунда ил анасы Айбикә аның алдына тезләнә: «Ни телисең, шуны ал. Тик, зинһар, китапларны гына яндырма!» Илбасар шаркылдап көлә: «Бирерлек әйберегез дә юк бит сезнең. Алтын-көмешләрегез күптән миндә».
Ил анасы әйтә: «Иң зур байлыгым – күзләрем бар!»
Әнә шулай итеп, Айбикә күзләре бәрабәренә ил китапларын саклап кала.
Гайникамал апа боларны китаптан укыгандай матур итеп, күңелләргә үткәрерлек итеп сөйләде. Аннары китапка күзен төбәп өстәде:
– Бу китапның исеме «Кыйссаи Йосыф». Халыкта аны тагын «Йосыф вә Зөләйха» дип тә йөртәләр. Чөнки китап Йосыф белән патша кызы Зөләйха арасындагы кайнар мәхәббәт турында. Зөләйха Йосыфны төшендә күреп гашыйк була. Бу китапны тагын «Йосыф китабы» дип тә йөртәләр. Китапның башыннан алып ахырынача кол Йосыфның башыннан кичергән мең төрле маҗаралар, хикмәтле хәлләр турында. Йосыфны туганнары үтерү нияте белән еланнар мыжгып торган коега салалар. Аннан могҗиза белән генә котыла. Әмма яңадан дошманнары кулына эләгә. Аны хәтта мал урынына сатып җибәрергә дә җыеналар…
Бу китапны, бу үлемсез җыр-дастанны борынгы бабаларыбыз шәһәре – Болгарда яшәгән Кол Гали атлы шагыйрь язган. Бик бәхетле бу китап. Моңарчы дөнья күргән кыйссаларның иң күренеклесе, халык арасында иң киң таралганы, кулдан-кулга йөреп ялыкмыйча укылганы…
Менә Йосыфның матурлыгы болайрак итеп сурәтләнә. Йосыфны падишаһ сараендагы хатын-кызларга күрсәтергә алып керәләр. Аны күрүгә, хатын-кызлар телсез, өнсез калалар, әфлисун тураганда пычаклары белән бармакларын кискәннәрен дә тоймыйлар. Менә шундый чибәр егет була Йосыф бала. – Гайникамал апасы, бик изге эшкә керешкәндәй, китапны ачты да лампа яктысына тартыла төшеп укый башлады: – Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. – Бисмилләдән соң көйләп укуга кереште:
Мактаулар һәм күп шөкерләр Бердәнбергә,
Милке даны һәм мәңгелек бер Тәңрегә,
Мөлкәтендә тиңдәше юк ул Тәңрегә,–
Аны мәңге үлемсез дип белдек инде…
Тын да алмый тыңладылар, Гайникамал апа укыган тирән мәгънә, берсеннән-берсе тетрәндергеч вакыйгалар белән тулы дастан торган саен тыңлаучыларны үз эченә «йотты».
Мисырдагы кайбер хатын-кызлар,
Моны ишетеп, бер-берсенә сөйләштеләр,
Ул хатыннар Зөләйхадан көлештеләр, —
Һәрбересе бертөрле сүз сөйләр имди,
«Үз колына ул Зөләйха гашыйк булмыш,
Колы аңа буйсынмаган-рисвай кылмыш,
Эшнең нидә икәнлеген ире белмеш,–
Колын куа чыкканын күрмеш имди»…
Ул көнне кич утыру төн урталарына кадәр сузылды. Гөлбанулар чыкканда, әтисе йоклый иде инде. Әнисе әйтмешли, көне буена өзлексез «әпипәгә бию» арыткандыр шул.
Кайбер кичләрдә кич утыручылар туган яклары, балачаклары, яшьлекләренә бәйле сагышлы истәлекләргә биреләләр. Андый чакта алар үзләрен иркен тоталар, берсе икенчесен бүлә-бүлә сөйлиләр. Иң кызыгы шунда: һәркайсының балачагы, яшьлеге узган туган авылларын җир йөзендә иң матуры, иң ямьлесе итеп күрсәтәсе килә. Андый чакта алар сүзләрнең иң матурларын, иң тәэсирлеләрен табарга тырышалар. Татлы суын эчеп үскән чишмәләрен, җиләк-җимеш җыйган болынлыкларын өзелеп сагыналар. Авыллары өстенә аварга торган урманнарны, авыллары яныннан боргаланып аккан елга-инешләрне телгә алалар, һәркайсының үзенә генә хас серле урыннары турында сөйлиләр. Бер урында, биек ярлар белән уратып алынган иң аулак чоңгылда, Су анасы яши икән. Таң алдыннан чәч тарап утыруын күрүчеләр дә бихисап. Ә менә бу тирән, кара сулы чоңгылны тирә-юнь халкы «Бибигайшә чоңгылы» дип йөртә икән. Анда сылуларның сылуы, ай чырайлы, озын кара толымлы 17 яшьлек гүзәл кыз, сөйгәне белән кушыла алмаячагын, җаны тартмаган картка кияүгә бирәчәкләрен аңлагач, шушы чоңгылга ташланган, имеш…
Чак кына соңрак Гөлбану үзе өчен гаять тә зур ачыш ясады. Күрче, зинһар, моннан мең еллар элек үк, Идел-Кама буенда безнең Болгар дигән, безгә мирас итеп телен, моңын, динен калдырган бөек илебез булган лабаса. Гайникамал апасының сүзләренә караганда, Болгар бабаларыбыз гыйлемле, көчле, эшчән халык булганнар. Әгәр шулай булмаса, Болгар шагыйре язган мәшһүр «Кыйссаи Йосыф» китабы буыннан буынга күчеп безнең көннәргә килеп җитәр идемени! Әнә бит Гайникамал апасы ниләр сөйли: без, ди, нәсел-нәсәбебезнең болгар бабаларыбызга барып тоташкан булуыбыз белән бәхетле, ди.
Гайникамал апаның тавышы чатнап, йөзенә йончулы күләгә иңгән сыман булды.
– Борынгы Ватаныбызны юксыну хисләре гасырлар буена сузылыр әле. Әле дә хәтеремдә: язлар җитеп, су юллары ачылгач, Шәһри Болгар якларын зиярәт кылырга халык агыла башлар иде. Күпчелеге – хатын-кызлар. Бу элек-электән килә торган йола буенча эшләнгән. Безнең авылда Шәһри Болгарга бару хәстәрен Кәрим абзый хатыны Зөбәйдә абыстай башкарган. Бу эшне башлап йөргән. Берничә авылдан хатын-кызлар, җыелып, сәфәр чыгарлар иде. Савабы зуррак булсын дип, ерак юлга җәяүләп китәрләр иде. Бабаларыбыз туфрагына зиярәт кылырга китүчеләрне озатырга бөтен авыл чыгар иде.
Аннан мосафир хатыннар шифалы су, янчыкларга тутырып, туфрак алып кайтып халыкка өләшерләр иде. Туфракны берәр чеметем генә бирерләр иде. Гади туфрак булмаган ул. Әлеге бер чеметем туфракны кайберәүләре өй нигезләренә салган, кайсылары якыннарының кабер туфрагына куша торган булганнар.
Зөбәйдә абыстай «Шәһри Болгар» бәетен укыганда, бөтен авыл халкы җыелып тыңлый иде. Әлеге бәеттә халкыбызның катлаулы-фаҗигале үткәне дә, бүгенге аяныч, ярым коллыкта яшәве дә, билгесез киләчәге дә чагыла иде.
Зөбәйдә абыстай бәетне менә болай укый иде:
Бисмилла белән башлыйм микән бер мөнәҗәт.
Бер мөнәҗәт әйтер идем, нәбиләргә ошар микән.
Укыйм микән, җитәр микән, укып файда итәр микән,
Гариплектә минем гомерем һаман шулай үтәр микән.
Бу бакчада ниләр үсә: җимеш микән, чыбык микән,
Шәһри Болгарга барырга тәвәккәлләп чыгыйм микән.
Ки Тәтешкә барып кердем, кичәсе көймәләр күрдем,
Болгар урамына чыккач, Рабига күлене күрдем.
Рабига күлене күргәч, ни гаҗәптер һушым китте,
Коендым да суын эчтем, җаным рәхәтләнеп китте.
Шәһри Болгар агачлары җил искәндә шаулыйлар ла,
Шәһри Болгар вәлиләре каршы чыгып алалар ла.
Манарага менгән чакта, Әмин тәзәк укый алмыйм,
Шәһри Болгарга бармыйчан, хаҗәтемне үти алмыйм.
Манарасы биек икән, санап мендем баскычын,
Мәсҗиденә керә алмадым, кяфер бирми ачкычын.
Шәһри Болгарга барып кергәч ашадым бән корбан ашын.
Үкенечем шунда калды: күрә алмадым Түрә ташын.
Өстемдәдер бәнем җиләнем, якасына ука чиккән,
Бу дөньяның вафасы юк, сәхабиләр җәфа чиккән.
Габдрахман кыя ташында дәва корбан чалалар,
Габдрахман кое суын дәва өчен алалар.
Манарасы биек икән, күргәч аны, калдым хәйран,
Кяферләрнең арасында сәхабиләр ята вәйран.
Шәһри Болгар манарасын фәрештәләр төзәтәләр,
Шәһри Болгар вәлиләре Иделгәчә озаталар.
«Үкенечем шунда калды: күрә алмадым Түрә ташын» дигән сүзләргә игътибар иттегезме? Олы манара янындагы каберлек халкыбыз риваятьләрендә «Хан зираты» дип йөртелгән. Әмма кяферләр төрбәләрне сүтеп, кабер ташларын кубарып алып, тирә-юньдәге чиркәүләр нигезенә салганнар.
Шәһри Болгарга багышланган бәетләр, риваятьләр, дастаннар күп. Шундыйларның берсендә мондыйрак сүзләр бар. – Гайникамал апа ифрат та әрнүле, елауга якын көй-моң белән мөнәҗәт әйтте:
Җиһанны тетрәтмеш иде
синең олуг шәүкәтең,
Кая милкең, кайда гыйльмең,
кайда бөек дәүләтең?..
Күргәнегезчә, тарих озын, тарих төпкеле катлы-катлаулы. Гасырлар буе тынгылык күрмәгән, иң каһәрләнгән халык – безнең татар халкы. Әйе!
Яңа урынга күчеп утыргач та, туган халкым тынгылык белми. Казан ханлыгын руслар басып алгач, мәхшәр көне оештырыла: шәһитләр каны елга булып ага. Хәзерге Кремльнең эчендә таш сарайлар, мәчетләр, төрбәләр (мавзолейлар) күп булган. Алар арасында үзенең мәһабәтлеге белән манараларын күккә чөйгән атаклы Кол Шәриф мәчете аерылып торган. Мәчет каршында бөтен мәмләкәткә мәшһүр сәет (дин башлыгы) һәм дәрес бирүче Кол Шәрифнең данлы мәдрәсәсе урнашкан… Әмма боларның барысы да Явыз Иван гаскәре тарафыннан җимерелә, яндырыла…
Гайникамал апа соңгы сүзләрен тавышын әкренәйтеп, башын чак кына ия төшеп әйтте. Тынып калды.
Шул тынлыктан файдаланып, энҗеле калфак чигүче Зөбәрҗәт сөаль биреп куйды:
– Гайникамал апа, җаным, сүзеңне бүлгәнгә мең кәррә гафу. Әгәр дә хак булса, Казан ханбикәсе Сөембикә гүзәллеге, акылы, тапкырлыгы, батырлыгы белән тирә-юньдә билгеле булган, имеш. Син әйткән Явыз Иван Сөембикә янына Казанга илчеләр җибәргән һәм аңа Мәскәү патшасының хатыны булырга тәкъдим ясаган. Әмма горур Сөембикә кискен төстә баш тарткан. Гарьлегеннән түзмәгән патша, берничә йөз мең гаскәр туплап, Казанга һөҗүм иткән һәм шәһәрне камап алган. Моны күреп, гүзәл ханбикә аңа кияүгә чыгарга ризалык биргән, имештер. Әмма бер шарт куйган: туй бүләге итеп рус патшасы җиде көн эчендә Казанда иң биек манара салырга тиеш булган. Кызу төзелеш башланган, әүвәлге көндә – беренче, икенче көндә икенче каты, ярусы һәм башкалары салынган. Җиде көн үтте дигәндә, манара төзелеп беткән, һәм туй мәҗлесе башланган. Сөембикә, шәһәр һәм халкы белән хушлашыр өчен, манарага менәргә рөхсәт сораган. Менеп җиткәч, кайгысын күтәрә алмыйча, аска ташланган… Менә шуннан соң инде халык, гүзәл ханбикәнең истәлеген мәңгеләштерү ниятеннән, манараны аның исеме белән атый башлаган, имеш…
Гайникамал апа сүлпән генә елмайды.
– Юк, акыллым, – диде ул, әлеге фикер белән килешмәвен белдереп. – Сүз дә юк, әлеге риваять бик тә матур, әмма чынбарлыкка, дөреслеккә туры килми. Ханбикә Сөембикәне сабый улы Үтәмешгәрәй белән бергә, әсир итеп, Мәскәүгә алып китәләр. Бөтен булган мал-мөлкәтен дә алалар. Алтын-көмеш, затлы-зиннәтле кием-салымнар, кыйммәтле савыт-сабалар төялгән олы көймәләр үзләре генә дә бер кәрван була… Исән-имин калган халык зар елап озата чыга… – Гайникамал апа башын иеп тынып калды. Аннары, җилкәсенә таратып салынган яулыгының почмагы белән күз тирәләрен корытып алганнан соң, ныгый төшкән тавыш белән дәвам итте: – Сөембикә ханбикәнең шуннан соңгы язмышы бик аз билгеле. Мәгълүме шул: улы Үтәмешгәрәйне чукындыралар, әмма ул озак яшәми, малай чагында ук үлә. Бәлки, үтерәләрдер. Сөембикә үзе дә Касыйм шәһәрендә вафат була, шунда махсус төрбәдә күмелә дигән сүз яши.
Кул эше белән мәшгуль апалар бер мәлгә тын да алмагандай утырдылар. Берсе дә Гайникамал апага сөаль бирергә җөрьәт итмәде. Әмма ул, бик әһәмиятле нәрсәне исенә төшергәндәй, үзе үк сүз башлады:
– Шәһри Болгар заманнары, Аксак Тимер белән бәйле тагын бер риваять яши. Канлы орыш вакытында каты яраланган Болгар ханы Габдулла гаиләсе белән таш өемнәре арасыннан калкып торган (тирә-юньне күзәтә торган) Кара пулат дип йөртелгән манара эченә бикләнә. Кансызлыгы белән даны чыккан Аксак Тимер шәһәрне яндыра, җимерә, халкын мәрхәмәтсез рәвештә кыра. Аксак Тимер, Болгар ханын әсир итә алмавын күреп, манара тирәсен бүрәнәләр белән ураттыра да, ханны тереләтә яндыру өчен, ут төрттерә… Манараны ялкын ялмап ала. Манара эчендәгеләр күптән тончыгып-янып беткәннәрдер инде дип кенә торганда, мәйданга көчләп җыелган халык, аһ итеп, манараның иң өске катына карый. Манараның иң очында озын ак күлмәктән шәм ялкыны кебек чайкалып торган бер кыз баланы күрәләр. Халык шундук таный аны: бу Ибраһим ханның төпчек кызы, гүзәлләрнең гүзәле Чулмания була. Аның сылулыгын күргән Аксак Тимер хан да телгә килә: аны үзенә хатынлыкка сорый. Әмма Болгар халкының горур кызы әти-әнисен, туганнарын харап иткән ерткыч ханның хатыны булганчы үлүне артыграк күрә. Ярсуыннан шашар дәрәҗәгә җиткән хан кызның әсирлеккә төшкән ике абыйсын алып килергә әмер бирә. Аяк-куллары богауланган, муеннарына авыр агач түмәрләр тагылган абыйларын күргәч тетрәнеп кала Чулмания һәм ризалыгын биргәндәй итә. Тик аның бер шарты була: үзенең күз алдында ук абыйларын иреккә җибәрүләрен, шәһәрдән чыгып китсеннәр өчен иң яхшы атлар бирүләрен сорый. Аксак Тимер кызның бар шартларын да үти. Кыз өстән барысын да күзәтеп тора. Менә абыйлары, атларга атланып, шәһәр-ныгытманың ачык капкасыннан чыгып, урманга таба җан-фәрманга чыгып чабалар, бераздан күздән югалалар… Шунда абыйларын коткара алу бәхетенә ирешкән горур Болгар кызы Чулмания: «Хушыгыз, туганнарым!.. Җиңелү белмәс гаскәр туплап, азатлык яуларга кайтыгыз! Изге туфрагыбызны явыз дошманнан коткарыгыз!..» – дип кычкыра. Кычкыра да биектән дөрләп янган ялкын эченә сикерә… Халык кабат иңрәп аһ итә.
Аннары Гөлбану тормышында гаять зур бер вакыйга булды. Бакса, ул вакыйгага да Гайникамал апасы катышкан.
Хуҗалар сигез яшькә җиткән Чулпаниягә белем, тәрбия бирү турында кайгырта башлыйлар. Башта, беренче баскыч укыту белеме бирү өчен, атаклы Мөхәммәдия мәдрәсәсеннән Нурихан атлы бер шәкертне яллыйлар.
Шәкерт, байбикә белән сөйләшкәндә үк, үзенең мөгаллимлек тәҗрибәсеннән чыгып, тагын берәр бала булмасмы, ди. Балалар иш булганда, сабакларын, бер-берсеннән уздырырга теләп, бер-берсеннән көнләшеп, яхшырак үзләштерәләр, яхшырак ятлыйлар, янәсе.
Бу сүзләрне Гайникамал да ишетә. Бик кулай бер кыз бала бар, дип, Гөлбану турында әйтә.
Әгәр дә хак булса, байбикә: «Бетен коеп йөрмәсен әле!» – дип, башта каршы төшкән булган. Әмма Гайникамал апасы Әби патша белән телгә килсә килә, тик үзенекен итә.
Аскы каттагылар, җыйнаулашып, Гөлбануга өр-яңа дип әйтерлек киемнәр әзерлиләр. Өрәңге яфрагы сурәте төшерелгән күлмәкне дә: «Рәхәтлән! Җылы тәнеңдә тузсын», – дип, Гайникамал апасы кидерә. Гайникамал апасы, үз баласын сабакка озаткандай итеп: «Бер нәрсәне бел, үскәнем, байлык бозга язылган, белем – ташка»; «Гыйлемле кеше – канатлы кеше ул», – дип, Гөлбануны өске катка үзе үк менгезеп куйды. Тырышып белем ал, укыган кеше инсафлы, әдәпле, тәүфыйклы, тәрбияле була, янәсе.
Шулай итеп, Гөлбану өчен өр-яңа серле дөнья ачылгандай булды. Һәр туар көн могҗизага тиң, тәэсирләр, яңалыклар бүләк итте. Тикмәгә генә балачак тәэсирләреннән алтын җеп йомгагы чорнала, аннары адәм баласы шул йомгакны гомере буе сүтә димәгәннәрдер. Уку, сабак алу аның зиһенен, бөтен барлыгын яулады да алды.
Берсеннән-берсе кызыклы ачышлар алда көткән Гөлбануны. «Әлиф, би, ти, си…» Бу авазларны аңа әбисе өйрәткән иде. Изге дога, дип, әллә ничәшәр тапкыр кабатлатыр иде. Аларны укыган кеше янына җен-пәриләр килми, имеш.
Баксаң, әлеге авазлар шәкерт абыйсы укыта торган «Мөгаллимсәни» дип аталган әлифбаның беренче хәрефләре генә икән ләбаса. Чулпания сабакка әллә ни күңел куймады, шунлыктан әлеге әлифбаны (рөхсәт сорап, әлбәттә) өенә дә алып чыккалый иде Гөлбану. Шәкерт абыйлары: әлеге хәрефләр сезгә китапларның могҗизалы серен, көчен ачарга, дөньяны танып белергә ярдәм итәрләр, дип, әледән-әле тукып тора.
Гөлбануның сабакка йөрүенә төрле кеше төрлечә карашта булды. Укырга керешкән көннәр иде. Гөлбану биек баскычтан ике генә сикерде. Аның куанычы эченә сыймый, асыл кош тоткан диярсең инде менә. Нәкъ шулвакытта, җир астыннан калыккандай, каршысында кылый күзле Хәмит абыйсы пәйда булды. Елмаюы шыксыз иде аның.
– Һе, сабактан чыгышмы? Шуны бел, сеңелкәш: синең шөгылең түгел ул. Син үзеңнең кем икәнлегеңне оныттыңмыни?.. Син бит асрау, хезмәтче баласы… Колагыңа киртләп куй: гыйлем синең ишеләргә түгел ул. Наданнар без. Син дә, мин дә. Кара халык – кара сарык, дип, нәкъ менә безнең ишеләрне әйткәннәр дә инде…
Нәкъ шулвакыт баскыч астындагы ишектән Гайникамал апасы килеп чыкты. Кылый Хәмит тә, җинаять өстендә тотылган кеше сыман, телен аркылы тешләде.
– Син нәрсә?.. – диде Гайникамал апасы, Хәмитнең күзенә керердәй булып. – Үзеңдә булмаган акылны башкаларга өйрәтмәкче буласыңмы әллә? – Гайникамал апасы Гөлбануны җилкәсеннән кочып алды. – Тырыш, үскәнем, тырыш! Белем белен ашатыр, ди. Белемсез акыл – ярсыз елга ул. Әнә акыл ияләре нәрсә дигәннәр: белем акчадан кадерлерәк, кылычтан үткенрәк. Һәркемгә мәгълүм: укыган күп белер…
Бу юлы Кылый Хәмит тә сүзгә кушылмыйча түзә алмады:
– Күп белү ул әле акыллылык билгесе түгел. Бигрәк тә хатын-кыз өчен. Һе-һе-һе… – Бик акыллы сүз әйттем дип уйлады, ахры, канәгатьлелеге йөзенә чыккан иде. – Аннары, күп акыл җыйсаң, күп хәсрәт табарсың, дип тә әйтәләр.
Гайникамал апасы җавапсыз каламы соң, әнә ачы итеп елмайды да әйтте:
– Юньле кеше алай әйтмәс. Шуны истә тотмак кирәк: тешсезгә һәр чикләвек төшсез, ди. Ягъни белемсез кеше күп нәрсәдән мәхрүм. – Гайникамал апасы Гөлбануның аркасыннан сөйде дә: – Ишетсен колагың, күңелеңне сабакка беркет… Корыны бушка авыштырып йөрисе булма… Гыйлемгә омтылу безгә әби-бабаларыбыздан васыять булып калган, – дип, өенә кертеп җибәрде.
Гөлбану Гайникамал апасының башка сүзләрен ишетмәде. Аның каравы Хәмит әйткән сүзләр колагы төбендә яңгырап тора сыман иде. «Үзеңнең кем икәнлегеңне онытма! Син – хезмәтче, син – хәерче… Гыйлем синең өчен түгел ул!..»
Гарьчел җаны, и-и сызланды Гөлбануның. Түзмәде, мендәре өстенә капланып елап җибәрде. Шунда күз яше катыш ант итте: ничек кенә булса да укырга өйрәнергә, бәхетле булырга. Хәмит абзые әйткәнчә, кара сарык булып калмаска…
Хәрефләрне танып, иҗекләп сүзләр җыеп укый да башлагач, Гөлбануга дөнья киңәеп, ачылып киткән кебек булды. Анда-монда йомыш белән йөгергәндә дә, берәр җиргә язып куелган сүзләрне очрату белән туктап укырга керешер иде. Менә, бик матурлап, бизәкләп, бер кибет өстенә: «Шикәр, чәй», – дип язып куйганнар.
Димәк, ул миңгерәү сарык түгел, укый-яза белә! Бәйрәмнәргә бик тә саран балачагында иң зур бәхете, тиңдәшсез куанычы шул укырга өйрәнү булгандыр, мөгаен. Шулай булмый ни! Нәсел-нәсәптә күренмәгән нәрсә бит!..
Язын инде ул, нәкъ шәкерт абыйсы өйрәткәнчә, китапның теләсә кай битен ачып, «су урынына эчә» иде.
Укуын озак дәвам итә алмады ул. Чөнки Чулпанияне чын-чынлап укырга озаттылар. Әмма Гөлбануның алган гыйлеме ярап куйды… Кичләрен эш бетеп, йорт-җир мәшәкате тәмам тынгач, Гайникамал апасы аны үз янына чакырып ала. Иң элек әйбәтләп чәй эчерә. Аннары: «Әйдә әле, күз нурым, укып җиппәр…» – дип, Гөлбануның кулына битләре саргаеп беткән һәм ниндидер ят ис аңкып торган берәр китап тоттыра.
Гөлбану назландырып тормый, сузып-көйләп укый башлый. Тыңлаучылар авызларын ачалар да мөкиббән китеп тыңлап утыралар. Билгеле, ара-тирә аңлашылмаган сүзләр дә очраштыргалый. Хикмәт андамыни! Әнә бит тыңлаучылар аңлыйлар. Ара-тирә: «И Ходаем!.. Тәүфыйгыңнан-бәхетеңнән аера күрмә, берүк…» – дип, авыз эчләреннән генә белгән догаларын пышылдыйлар.
Белем белен ашатыр дип, дөрес әйткән икән Гайникамал апасы. Кайчагында күршеләре Гөлбануны чакырып алалар да еракта яшәүче кардәш-ыруларына, туган-тумачаларына хатлар яздыралар. Ул хатлар бер-берсенә охшаган булалар, һәркайсы диярлек «Мәет догага тилмергәндәй, без дә сездән хәбәр көтәбез» дигән сүзләр белән тәмамлана. Андый чакта Гөлбануны буш итмиләр, кыты-мыты белән генә сыйлап калмыйча, берәр кадак кызыл билле перәннек алырлык бакыр тиен дә биреп куйгалыйлар.
Тиздән Гөлбану аскы катта яшәүчеләр арасында иң укымышлы кеше булып китте. Хәтта Кылый Хәмит тә, шыксыз елмаеп, «бәләкәй остабикәбез» дип дәшә торган булды.
Изге китаплар гел алышынып торды. Кичләрен тотлыкмыйча, шома укысын өчен, китапларны өйгә дә биреп чыгаралар иде. Билгеле инде, китапка карата өйдә дә изге мөнәсәбәт: өрмәгән җиргә дә куймыйлар.
Тик менә беркөнне килеп чыккан Камил абыйсы гына изге китаплар турында, әнисе Миңлегөл әйтмешли, «көфер сүзләр» сөйләнеп алды. Имештер, бер бәндә кайтып керсә ни күрсен, хатыны Коръән өстендә чәч тарап утыра, ди. Бу яман хәлне күреп алган ире, ансыз да тормышыбыз сүнгән җәһәннәм кебек, дип, хатынын чөеп очыра. Аннары хәзрәт янына йөгереп барып сорый: «Әйтсәңче, хәзрәт, Коръән өстендә бет үтерсәң нишли?» Мулланың җор сүзлесе туры килгән, ахрысы. «Шырт итә!» – дип җавап кайтарган, ди.
Өйдәгеләр аның бу «көфер сүзләре» ннән көлмәделәр. Бары тик Сабирҗан гына елмаеп куйды. Кунак моны үзе дә сизенде. Сүзне кинәт кенә борып, Гөлбануның укырга-язарга өйрәнүен күкләргә чөеп мактады, хуплады. Укый-яза белмәгән кешене сукырга тиңләде.
Камил эш югында эш булсын дигән кыяфәт белән, үрелеп, киштәдә торган ике китапны да кулына алды. Берсе – «Заман ахыры китабы», икенчесе «Бәдәвам» иде.
– Заманында бу китапларны ятлый-ятлый азау тешем шомарып бетте инде минем, – дип куйды ул.
Аннары «Заман ахыры китабы» н урта бер җиреннән ачты да шаулатып укып та җибәрде:
Заман ахыры булса ниләр булгай,
Дөньяга төрлүк-төрлүк бәла тулгай,
Галимнәр, чагыр эчеп, зина кылгай…
– Күрдегезме нәрсә ди? «Галимнәр» дип инде ул, шәт, кайбер дин әһелләрен әйтә торгандыр. Ә бит без аларның ниндилеген аз-маз гына беләбез. Эчеп-исереп типтерүләре дә, азынып йөрүләре дә, хатын-кызлар белән чуалулары да беркемгә дә сер түгел… – Камил чак кына елмая төшеп өстәде: – Монда язылганнарның барысы да дип әйтмим, бер өлеше генә хак булса да, заман ахыры дигән нәмәстә күптән инде булырга тиеш иде.
Әнә Орехово-Зуево капиталисты Морозов нишли ди. Ураза, Корбан гаетләре бәйрәме алдыннан татар эшчеләре янына килеп: «Йә, гаетне кайда укыйсыз? Мулланы Мәскәүдән китертимме, әллә авылларыгызданмы?» – дип киңәшеп йөри, ди. Гает укырга аерым биналар бирә, хәтта тиздән мәчет салып бирергә дә вәгъдә итә, ди. Аңарга әллә ислам диненең хакимлеге, чәчәк атуы кирәк дип уйлыйсызмы? Юк, ул кан эчүчегә башка нәрсә кирәк…
Авызына су капкандай тын гына утырган Сабирҗан да сүзгә кушылмаганына уңайсызланудан гына әйткән кебек итеп кыстырып куйды:
– Аны бит инде, кем, Камил туган, без генә үзгәртә алмыйбыз… Гасырлар буена шулай килгәч, шулай булыр инде ул…
Кунак кырт кисте аны:
– Юк! – диде ул. – Үзгәртербез… Килер бер көн… Барлык милләтләр дә бер гаилә кебек тату яшәрләр. Әйе, килер, барыбер килер ул көн…
Бер мәлгә тынлык урнашты. Аннары Камил кулында әвәләгән «Бәдәвам» китабының битләрен актарды.
– Менә монда мондый сүзләр бар:
Бу дөньяда кунакмыз,
Бу дөньяны сөймәгез;
Дөньяның фикерен куйгыл…
Икенче төрле итеп әйткәндә, бу – үз тормышыңны яхшырту турында уйлама дигән сүз. Тәүлегенә биш тапкыр намаз укуыңны бел дә бетте-китте! Башыңны калкытасы, күтәрәсе булма, югыйсә яктылык, кояшны күрүең бар… «Бу дөньяда кунакмыз». Фани дөнья турында уйлама. Югыйсә сине теге дөньяда яман хәлләр көтә… Дин әнә шулай куркыта, буйсындыру юлына баса. Буйсыну ул – шул ук изелү дигән сүз. Ә изелүдән инде коллыкка да ярты адым гына…
Ул көнне Камил Гөлбанулардан ярты төн узгач кына китте…
* * *
Хәмит:
– Аласы әйберләр шактый күп булыр, – дип, Сабирҗанны да үзе белән ияртте.
Чыннан да, базар кибетләрендә йөри торгач, аларның куллары төрле тартмалар, төенчекләр, төргәкләр белән тулган иде инде. Кайтырга чыктылар.
Өйләренә кайтып җитәрәк, бер хикмәтле хәл булды.
Олы урамнан җиңел генә юыртып килгән бер атлы аларга җитәрәк читкәрәк чыкты да кинәт туктады. Тарантаста нечкә кара мыеклы, бант бәйләгән, салам эшләпә кигән бер ыспай егет утыра. Янында – сылу хатын-кыз. Егет янында утырган шул туташ, тарантастан сикереп төшеп, йөгерә-атлап килде дә искәрмәстән генә Кылый Хәмитнең яңагына чабып җибәрде. Үзе, уңлы-суллы чалтыратып суккан саен, такмаклый-такмаклый:
– Монысы… газапта үткән кара көннәрем өчен!.. Ә монысы, аждаһа… юкка түгелгән күз яшьләрем өчен!.. – Аннары, «тфү» дип, Хәмитнең йөзенә төкерде һәм, сикереп төшкәндәге кебек, тарантаска җиңел генә менеп утырды да, элдереп китеп бардылар.
Егет кенә, артка таба каерылып, киң итеп елмаеп, хәзергә хушыгыз дигәндәй, салам эшләпәсен салып, баш игән булды.
Бу көтелмәгән хәлдән Хәмит яшен суккандай катып калды. Һушын җыя алмый торды. Ат китеп шактый юл алгач кына, ниһаять, телгә килде ул:
– Өстерәлчек!.. Себерке! Шакшы… Ходай орган җир бит!.. Зиначы!.. Тукта! Җаныңны учыңа тоттырырмын әле…
Әле һаман бернәрсә дә аңламаган Сабирҗан:
– Кем соң ул? – дип сорады.
– Син белмисең аны… – Хәмит ут кебек кызарган колак яфракларын капшап алды. – Бер себерке шунда… Кашыклар урлап тотылып, бездән куылган иде. Әртисткә, ди, хәзер. Кәмит күрсәтеп, театр уйнап йөри, ди… Себерке!.. Күрсәтермен әле мин сиңа күрмәгәнеңне. Хәмитнең кем икәнен белеп бетермәгәнсең икән әле, өстерәлчек. Бик теләсәң танытырмын. Вәт, динсез!..
Сабирҗан Хәмитнең соңгы сүзеннән көлеп җибәрмичә чак кына тыелып калды. «Динсез!..» Бу да дин дип торган була бит әле. Арт саны гомере буена комган күрмәгән бәндә…»
Шулчак Хәмит, Сабирҗан ягына борыла төшеп, үзенең үпкәсен белдергәндәй итте:
– Син дә торасың шунда.
– Нишли алам соң мин? – дип акланган булды Сабирҗан.
– Тондырырга иде берне… Китсен иде чәнчелеп…
– Куллар буш түгел ич. Аннары тарантаста мыек батыр бар бит. Кагыла-нитә калсаң, шундук килеп җитәр иде…
Икесе дә тындылар. Кайтып җиткәнче ләм-мим. Хәмит кенә, яңакларын тоткалап, авыз эченнән мыгырдана-мыгырдана, юл буе теге «себерке» не сүгеп кайтты.
Аның каравы өенә кайтып кергәч рәхәтләнде Сабирҗан. Күзләреннән яшьләр чыкканчы көлде.
– Ай-һай усалланды халык… – диде ул, баягы әкәмәтне күз алдына китереп. – Авызың ачык булса, төкереп китәргә дә күп сорамаслар.
Картының нәрсәдән көлгәнлеген белгәч, Миңлегөл дә сүзгә кушылды:
– Менә килешкән мәлгуньгә!
Сабирҗан каршы төште:
– Алай димә…
– Нәрсә диим тагын? Ул бит кеше түгел… – Тагын да нәфрәтләнә төшеп дәвам итте: – Ул бичара кыз турында мин дә ишеткән идем. Хәмит аның бик теңкәсенә тигән, ди. Хак булса, ул аңа өйләнергә теләгән. Тик тегесе якын да килмәгән. Аннары кылый шайтан үч алырга булган… Кызның кечкенә генә сандыгын каерып, үзе югында көмешме, алтынмы кашыклар салган, ди. Шулай итеп, карак дигән яманатын чыгарып кудырткан, ди.
Шунда Сабирҗан хатынын бүлде:
– Шул шул! Кеше йөзенә чүп атсаң, үз битеңә күсәк белән тондырырлар, дип, менә шуны әйткәннәрдер инде.
Миңлегөл дәвам итте:
– Тик бичара кыз харап булган, ди, әнә… Ялгыш юлга баскан, ди. Әртисткә булып киткән, ди…
Сабирҗан бу юлы да каршы төшкәндәй әйтеп куйды:
– Тик, анасы, ул бер дә харап булганга охшамаган… Киресенчә, күрсәң, сокланып туймассың үзенә. Өстендә – һәйбәт ефәк күлмәк, кыйммәтле камзул, башында – энҗеле калфак…
– Хикмәт киемдәмени!
– Шулай да…
Миңлегөл иренә әйтеп бетерергә ирек бирмәде.
– Киеменә карама син, – диде ул. – Әнә сыраханәләр тирәләрендә чуалучы тәтәй кызлар – занияләр[2] дә чуктай киенгән була…
2
Зания (гар.) – уйнашчы хатын-кыз.