Читать книгу Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate - Михаил Худяков - Страница 5
Казан ханлыгы
I бүлек
Ханлыкның шанлы вакыты
(1438–1487)
Олуг Мөхәммәднең варислары. 1467–1469 еллардагы сугыш
ОглавлениеМөхәммәд хан Түбән Новгородтан Казанга кайтып озак та тормый үлә. Аның Мәхмүд, Касыйм, Якуб исемле өч улы була. 1445 елда Мәхмүд һәм Якуб солтаннар русларга каршы яуда катнашалар, 1446 елда Касыйм белән Якуб, Василий Тёмныйны яклап, Русия гаскәренә ярдәм итәләр. Ука (Ока) елгасы янындагы Мещерский городокның удельный кенәзе булып Касыйм Русиядә кала. Якуб елъязмаларда Вагага һәм Кокшеньгага каршы 1452 елгы рус явында катнашучы сыйфатында телгә алына[24].
Олуг Мөхәммәднең үлеменнән соң тәхеткә аның улы Мәхмүд утыра… Мәхмүд солтан, әтисе оештырган эшләргә катнашып, үзен күренекле шәхес итеп таныткан була инде. Мәскәүнең бөек кенәзе Василий әсирлеккә алынган атаклы Суздаль сугышында чирү башы булып ул торган. Рус елъязмаларында Мәхмүд еш кына әтисе белән бергә искә алына, һәм хәтта Белёвтагы җиңүне дә кайбер елъязмалар, Мөхәммәд «улы Мәмәтүк белән бергә» яулаган, дип әйтәләр[25].
Вельяминов-Зернов, Казан ханлыгын Мөхәммәд түгел, ә Мәхмүд оештырган, дип яза. Моның белән килешеп булмый. 1445 елда Олуг Мөхәммәд белән Мәхмүд Казанда түгел, Түбән Новгородта яшәгән, дип язган Вельяминов-Зерновның фикерен дөрес дип уйлаганда да, 1438–1445 елларда Урта Идел буенда мөстәкыйль татар дәүләте булган һәм аны Мөхәммәд хан оештырган, дип икърар итәргә туры килә.
«Казан елъязмачысы» Мөхәммәднең үлеме һәм Мәхмүд ханның тәхеткә менүе хакында кеше ышанмастай хәбәрне җиткерә: «Олуг Мөхәммәд үзенең кече улы Якуб белән бергә олы улы Мәмәтүк тарафыннан суеп үтерелде». Казан ханлыгы турында язган барлык рус авторлары әлеге ялганны кабатлауны кирәк таба, һәм хәтта Вельяминов-Зернов та үзе үк «Казан елъязмачысы» ның әлеге хикәясендә күп кенә алдашуларны һәм тупас хаталарны күрсәткән хәлдә болай язды: «Олуг Мөхәммәднең үлеме турында әлеге хикәядә әйтелгән хәбәрнең дөрес булуы мөмкин. Хан белән нидер булган, чөнки ул елъязмаларда телгә алынмый башлый, аның урынын улы ала»[26]. Елъязма сәхифәләреннән Мөхәммәднең югалуын вафаты белән дә аңлатырга мөмкин. Аның өлкән кеше булуы аңлашыла: өч улы да инде атаклы яу башлары. Ә үтерелүен фараз итәр өчен бернинди дәлил дә юк. Хан улының фетнәсенә дә ышанырлык түгел. «Казан елъязмачысы» ның язу алымнарын белгәнгә, әлеге хәбәрне дә авторның янә бер ялганы дип санарга мөмкин. «Әлеге әсәр» Казан кешеләренә фанатикларча нәфрәт белән сугарылган, елъязмачы аларны явыз вәхшиләр итеп сурәтләргә һәм аларның бәхетсезлегеннән көләргә омтыла. «Казан елъязмачысы», татарларның ерткычлыгын күрсәтеп, укучыларны шаккатырыр өчен, үзе үк төрле көлке һәм кеше ышанмастай вакыйгаларны уйлап таба, чама хисен оныта. Әлеге әсәрне тарихи дип түгел, ә әдәби әсәрләрнең беллетристика өлешенә кертеп санарга кирәк. Мәхмүднең атасы белән энесен суеп үтерүе турында язганнан соң, автор «чаяннан елан калды» дип өстәп куюны кирәк таба. Хикмәт шунда ки, Якуб солтан бу заманнарда исән була, ул әле тагын берничә ел рус чыганакларында телгә алына. Шушы факт кына «Казан елъязмачысы» ның ялганына бер дәлил түгелмени?! Профессор Вельяминов-Зернов «Казан патшалыгының тарихы» («Казан елъязмачысы») турында: «Бу чыганактан бик сак файдаланырга кирәк, – дип яза. – Аңа бихисап әкият, шыттыру кергән; еллар буталган, вакыйгаларның агышы бозылган; автор, күрәсең, каләменең ни язганына игътибар итмичә, хәтеренә генә ышанып иҗат иткән»[27]. Олуг Мөхәммәднең патшалык итүе турындагы хикәят хакында ул болай ди: «Бу хикәядә бөтен нәрсә буталып беткән»[28]. Шуңа да карамастан ул, әлеге хикәягә таянып, бернинди дәлилләргә нигезләнмәгән фараз әйтергә җөрьәт итә: «Мин үз-үземә болай аңлатам: Василийны азат иткәннән соң, русларны җиңүенә хозурланган Олуг Мөхәммәд Мәхмүтәк белән Курмыштан Казанга юнәлә. Ә тәхеткә сусаган Мәхмүтәк әтисен үтерергә ниятли һәм ниятен тормышка ашыра да»[29]. Касыйм һәм Якуб солтаннарның Русиядә пәйда булуы уңаеннан ул янә нигезләнмәгән фаразны җиткерә: «Мөгаен, солтаннар, аталары һәм борадәрләре кебек үтерелүдән куркып, Мәхмүтәктән качып киткәннәрдер»[30]. Чынлыкта Касыйм һәм Якуб (үтерелгән килеш абыйсыннан качучы!) солтаннар үзара шартнамәне гамәлгә ашыру өчен Русиягә киләләр һәм Василий Тёмныйны янәдән тәхеткә мендерүдә катнашалар.
Мәхмүд ханның ничек хакимлек итүе турында бернәрсә дә билгеле түгел. Казан белән булган сугышларны хәбәр итмичә калдырмый торган рус елъязмалары руслар белән казаннар тыныч яшәгән бу дәвер турында дәшмиләр. Ул дәвердән безгә килеп җиткән бер генә документ бар, анда Мәскәү митрополиты Ионаның 1455 елда ике хезмәтчесен, бүләкләр («чүпрәк-чапрак») белән хат тоттырып, Казан аксөяге Шәптәккә җибәрүе сөйләнә. Шәптәкне рус чиркәвенең башлыгы «белеш» дип атый һәм түбәнчелек белән аңардан Мәхмүд хан алдында үзенең вәкиле булуын үтенә. Бу документтан өземтә китергән Н. П. Загоскин менә нәрсә әйтә: «Әгәр русның шундый олы кешесе Казан түрәсенә сыенмакчы икән инде, димәк, XV йөзнең икенче яртысы башында Казанның абруе бик зур булган»[31].
Мәхмүд хан хакимлек иткән чакта руслар белән казаннар арасындагы тынычлык мөгамәләләре бер мәртәбә дә бозылмый. 1446–1466 елларны башлыча Казан ханлыгы белән Русиянең сәүдә багланышлары ныгыган һәм Казан тулысынча Иделдә халыкара сәүдә үзәгенә әверелгән дәвер дип санарга кирәк. 1445 елны руслар белән төзегән килешү Русиядән даими рәвештә акча килеп торуын тәэмин иткән, һәм бу акча сәүдә эшләрен киңәйтергә җай тудырган.
Казанга Русиядән ясак рәвешендә кергән «выход» илдә капиталның артуына китерә, шул вакытта тупланган һәм халык арасында кулланышта йөргән капиталның ел саен шактый өлеше ясак итеп читкә җибәрелүне чыннан да выход (чыгыш) дип атау дөрес иде[32].
Казаннар, халыкара сәүдә өлкәсендәге эшчәнлекләрен үстерә барып, Казан каласын Көнчыгыш Ауропадагы менә дигән товар алмашу үзәгенә әйләндерәләр. Монда Урта Азиядән, Себердән, Фарсы иленнән, Кавказ аръягыннан, бөтен Идел буеннан һәм Русиядән сәүдәгәрләр һәм товарлар агылган. Казанда ел саен уздырыла торган ярминкә, элеккеге Болгар базарына яки соңрак Түбән Новгородтагы «Бөтенрусия сәүдәханәсе» нә хас булганча, гаять зур халыкара базар әһәмиятен яулый. Ярминкә, җәй көне ташулар кайткач, Иделнең Казан каршысындагы комлы утравында уздырылган. Руслар ул утрауны «Гостиный остров» дип йөрткәннәр. Анда ел саен язгы ташу күмеп китә торган сәүдә биналары, амбарлар һәм келәтләр урнашкан була.
Казан ханлыгының хәрби куәте тыныч сәүдә итүгә ышаныч тудырганлыктан, монда байтак кеше күченеп килә. «Казан елъязмачысы» хәбәр итүенчә: «Патша янына төрле илләрдән – Алтын Урдадан һәм Әстерханнан, Азаудан һәм Кырымнан – варварлар җыела башлады; һәм Бөек Алтын Урда хәлсезләнә барып, аның урынына яңа Казан урдасы көчәя һәм ныгый башлады»[33]. Ханлыкның башкаласы, бик ихтимал, менә шушы дәвердә аеруча баеган, эре шәһәр булып зурайган, мөселман мәдәниятенең мәркәзенә әйләнгән. Мәхмүд ханның тыныч кына хакимлек иткән чорында Казан ханлыгының структурасы тулысынча оешып, мәмләкәтнең эчке тәртипләре барлыкка килгән һәм ныгып җиткән булырга тиеш. Шуңа күрә дә бу дәверне өйрәнү өчен кирәкле чыганакларның калмавына ачынырга туры килә.
Әле 1461 елда хакимлек иткән Мәхмүд хан 1460 еллар башында үлә… Йола буенча, аның тол калган хатыны мәрхүмнең энесе – Ука буендагы Мишәр шәһәрчегенең (Мещерский городок) идарәчесе (удельный государь) Касыйм солтанга кияүгә чыгарга тиеш була.
Мәхмүд ханның ике улы – Хәлил белән Ибраһим кала. Тәхеткә Хәлил хан менә. Ул бик кыска вакытта ханлык итә, һәм аның идарәсе турында без берни белмибез. Хәлилнең ханлык итүенә шикләнүчеләр дә бар. Әмма Казан ханнарының борынгы шәҗәрәләрендә аның исеме теркәлгән, ә рус елъязмаларында бу турыда хәбәр-хәтер юк. Хәлилнең ханлык итүе турында Герберштейн яза[34]. Ул аны Хелеалек (Chеlеaleck) дип атый. Шулай ук бу ханның исеме профессор Фукс тапкан Казан ханнарының борынгы татар шәҗәрәсендә дә бар[35]. Хәлил хан нугай бәге Тимернең кызы Нурсолтанга өйләнгән була.
1460 елларда Казан халкының идарәче катлавында аерымлану тоемланып, ике сәяси юнәлеш төсмерләнә башлый. Чыганаклар җитмәгәнлектән һәм бу мәсьәлә фәнни әдәбиятта өйрәнелмәгәнгә күрә, әлеге вакытта мондый аерымлануның төп сызыгын һәм сәяси юнәлешләрнең характерын ачыклау мөмкин түгел. Күрәсең, бер юнәлеш мәмләкәттәге хакимиятне яклагандыр, икенчесе хөкүмәт юнәлешенә оппозициядә булгандыр. Оппозиция башында Габделмөэмин бәк торган.
Хәлил хан 1467 елда үлә. Аның балалары булмый, шунлыктан хан итеп аның энесе Ибраһимны игълан итәләр. Йола үтәп, Нурсолтан ханәш мәрхүм иренең энесенә – Ибраһимга кияүгә чыга. Оппозиция, хөкемдарлар алмашынуыннан файдаланып, дәүләт эшләренә йогынты ясарга, хакимиятне үз кулына алырга омтылып карый. Габделмөэмин фиркасе хан тәхетенә Хәлил белән Ибраһимның абзыйсы («дядя» – дәдә. – Тәрҗ.) Касыйм ханзадәне куярга тели.
Казан ханлыгындагы төрле фиркаләрнең үзара алышуы белән бергә рус хөкүмәтенең тыкшынуы тәхет өчен көрәшне кыздырып җибәрә.
Династия мәсьәләсен дә онытмаска кирәк. Бу җәһәттән абзый белән җиян (бертуганының баласы) арасындагы тәхет өчен көрәш мисалларын без Русия тарихыннан да күпләп беләбез. Бу идарәнең «нәүбәттәге» тәртибе белән тәхетнең атадан балага калырга тиешлеге арасындагы көрәш була. Олуг Мөхәммәднең өлкән улы Мәхмүд Казан тәхетенә менсә, кечесе Касыйм Мишәр илендә хан була. Мәхмүднең вафатыннан соң Касыймның Казан тәхетен дәгъваларга тырышуы табигый. Ләкин бу турыда безгә берни дә билгеле түгел. Моны чыганакларның булмавы һәм Хәлил ханның тәхеттә аз утыруы белән аңлатырга мөмкин. Күрәсең, Касыйм тәхеткә дәгъва итәргә дә өлгермичә калган. Хәлилнең үлеме янә тәхеткә кемне мендерү мәсьәләсен көн тәртибенә куя, һәм Касыйм Казан ханы булырга үзенең хакы барлыгын белдерә. Касыйм белән Ибраһим арасындагы тәхет өчен көрәш тарихи әдәбиятта өйрәнелмәгән; С. М. Соловьёв һәм В. В. Вельяминов-Зернов кебек рус тарихчылары әлеге көрәшнең асылын Касыймның дәгъвасы белән түгел, ә Габделмөэмин тарафдарларының оппозициясе белән бәйлиләр. Н. М. Карамзин «Казан аксөякләре белән элемтәдә торган» Касыймның дәгъвасына әһәмият бирсә дә, Касыйм белән Ибраһимның туганлык нисбәтенә игътибар итми, ул Ибраһимны Касыймның җияне (бертуганының улы) буларак түгел, ә үги улы буларак телгә ала.
1460 елларда Казан ханлыгындагы фиркаләрнең юнәлешен, чыганакларда күрсәтелмәгәнгә, бик авырлык белән генә ачыклап була. Нәселдәнлек омтылышларына бәйләп карасак, бу төркемнәрнең асылын күпмедер күзалларга мөмкин. Казаннан читтә яшәве сәбәпле, Касыйм солтанның тәхеткә хокукын формаль рәвештә генә таныганнар; әлбәттә, аңардан дәүләт идарәсендә ниндидер яңалык та көтүчеләр булган. Ә менә Ибраһим солтан күз алдында, ул Казан ханлыгындагы көндәлек вазгыять белән яхшы таныш; андый кешене тәхеттән ваз кичтерү дәүләттәге тәртипләрдән зыян күрүчеләргә һәм, ерактан килгәнгә Казан эшләрендә тәҗрибәсез булган өлкән яшьтәге кеше тәхеткә менгән очракта, үзләренә файда көтүчеләргә генә кирәк була. Ибраһим тирәсенә, күрәсең, Мәхмүд һәм Хәлил ханнар вакытында ил тоткан кешеләр җыелган. Алар өчен даимилек, тотрыклылык мөһим була. Ә чит илдән килгән ханның нинди сәясәт үткәрергә җыенуын кайдан беләсең? Касыймның тәхеткә менүен сәяси үзгәрешләр көтеп, шуның нәтиҗәсендә хакимияткә килергә омтылучылар яклаган. Аннары яңа хан, тәхеткә менгән очракта, аларга бурычлы да булачак бит әле. Вельяминов-Зернов фикеренчә, Ибраһимга каршы кыерсытылган бәкләр күтәрелә[36]. Әлбәттә, яңа гына тәхеткә менгән Ибраһимның кемнәрнедер кыерсытырга өлгерүенә ышануы кыен, шулай да моңарчы тәхеттән читкә тибәрелгән көчләрнең хакимияткә омтылуы чынбарлыкка туры килә. Габделмөэмин тарафдарларының азлыгы фиркаләрнең социаль сәбәпләр аркасында түгел, ә шәхси мөнәсәбәтләргә бәйле рәвештә оешуына ишарә итә. Казан җәмгыятенең югары катлавындагы каршылыкларны социаль сәбәпләр белән тирән итеп аңлатырга бернинди нигез юк.
Касыйм солтанның Казан тәхетенә дәгъвасын сылтау итеп, рус хөкүмәте ханлык эшләренә тыкшына башлый. Башта руслар бик сак эш итә, янәсе, алар тәхеткә хокукы булган Касыймны гына яклыйлар, әмма тиздән күршеләрнең чын нияте ачылып, эш сугышка барып җитә.
Русиядә удел кенәзе булып хезмәт иткән Касыйм солтан Казан тәхетен дәгъва иткәндә, үз гаскәрләренә таяну өстенә, рус хөкүмәтеннән дә ярдәм ала. Мишәр биләмәләрендә әллә ни хәрби көче булмаганлыктан, ул Мәскәү хөкемдарыннан үз карамагына гаскәр бирүен үтенә. Рус хөкүмәте дәгъвачыга булышырга һәм шуның белән Казан ханлыгының эчке эшләренә тыкшынырга кирәк дип таба…
Суздаль янындагы җиңелүдән соң шактый вакыт үткән, рус дәүләте инде ныгыган була. XV гасыр дәвамында бөек рус дәүләте инде оешып җитә. Мәркәзе Мәскәү көннән-көн көчәя. 1440 елларда без Василий Тёмныйны татар әсире итеп күрсәк, 1460 елларда Мәскәү тәхетендә инде гайрәтле хөкемдар, даһи идарәче һәм бөек рус дәүләтен оештыручы утыра. Ул, бөтен Русияне берләштереп, дөньякүләм сәясәттә үзенә лаек урын алырга омтыла. Бәхетсез Василий Тёмныйны алмаштырган Иван III хөкүмәте яңа һәм киңрәк мәйданда үзенең эшчәнлеген җәелдерә. Ул, тар-мар ителгәннән соң, яңадан ныгыган җитештерүче көчләргә таяна.
1462 елда тәхеткә утырган Иван III нең Казан ханлыгына нисбәтле сәясәтенең агрессив булуы бик тиз беленә. Касыйм солтанга булышу – бу сәясәтнең беренче адымы: егерме ел буе Русиядә яшәгән һәм күпмедер күләмдә үз кешегә әйләнгән солтанга тәхет эләгә калса, рус хөкүмәте, күрәсең, күрше мәмләкәтнең тормышына йогынты ясарга өметләнгәндер. Шушы вакыттан Мәскәү-Казан мөнәсәбәтләренең яңа чоры башлана: Мөхәммәд хан заманында казаннар русларга һөҗүм итәләр; Мәхмүд хан заманында ике күршенең бер-берсенә мөнәсәбәте тигезләнеп, үзара тыныч яшиләр; Ибраһим хан килгәч, руслар һөҗүмгә күчә, һәм тагын сиксән биш елдан соң бу һөҗүм Казан ханлыгының җимерелүе белән тәмамлана…
Рус хөкүмәтенең Казан ханлыгы эшләренә тыкшынуы әһәмиятсез тоелган тәхет дәгъваларын сылтау итсә дә, бөек мәмләкәтчел сәясәткә барып тоташуын, әлбәттә, барысы да аңлый. Нәкъ менә шушы тыкшыну ике дәүләт арасында сугыш башлануга сәбәп була. Казанга каршы беренче мәртәбә корал күтәргән руслар әлеге сугыш дәвамында уңышлы һөҗүм итә. Бу чакта әле русларның Казан ханлыгын яулап алырга омтылышы турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Әлеге агрессив сәясәтнең асыл максаты егерме елдан соң гына ачыклана.
Русларның Казанга каршы булган беренче явы кыюсыз һәм шактый уңышсыз чыга. Касыймга булышу өчен бирелгән рус гаскәре казаннарның яхшы оешкан каршылыгына очрый. Ибраһим хан, җиңел генә мәмләкәтнең көчләрен туплап, чит ил тыкшынучыларын куып җибәрә. Милли хисләр күтәрелеше алдында оппозиция чарасыз кала – руслар көченә таяну Касыймга зарар гына китерә. Казан ханлыгы җирләренә аяк баскан рус гаскәрен казаннарның чирүе каршы ала, руслар хәтта Иделне кичәргә дә җөрьәт итми. Казаннарның өстенлеге шулкадәр була ки, рус гаскәре беренче очрашудан соң ук кире борыла, һәм шулай итеп аларның бу явы уңышсыз төгәлләнә.
Тәхет өчен көрәш шулай тәмамлана. Тиздән инде дәгъвачы да вафат була. Ләкин Казан хөкүмәте Касыйм артында торучы чын дошманын инде ачыклаган була һәм сугышны дәвам итәргә карар кыла. Көз җиткәнгә күрә Ибраһим, Түбән Новгородка юнәлмичә, Казанга кайта. Ул кышын яу чыга. Казаннар һөҗүм итәр өчен Галич шәһәрен сайлый. Казан чирүе, Галичның тирә-ягын яуласа да, ныгытылган каланың үзенә бәреп керә алмый. Рус хөкүмәте Галич, Кострома, Түбән Новгород, Муром кебек чик буе шәһәрләренә гаскәр җибәрә. Галичтан руслар Казан ханлыгына кергән чирмеш җирләренә һөҗүм итәләр, авылларын талыйлар, яндыралар, кешеләрен үтерәләр. Карамзин бу турыда болай яза: «Россияннар бөтен тирә-юньне тар-мар итте; кешеләрне һәм терлекләрне суйды; авылларны гына түгел, әсирлеккә ярамаган кешеләрне дә яндырды». Руслар Казанга ук барып җитми, хәер, биек диварлы башкаланы алырга аларның көче дә булмый.
Чирмешләргә һөҗүм казаннарның Галич явына җавап рәвешендә оештырыла, һәм Карамзинның рус чирүе башлыгы турындагы сүзләре ирония булып яңгырый: «Сугышсыз гына бихисап кан коеп, ул җиңүче исеме белән илгә кайта».
Казаннар әҗәтле булып калмый. Чик буендагы рус шәһәрләренә каршы гаскәр җибәрелә. Төньяк юнәлештә алар аеруча уңышлы хәрәкәт итә: Галич ягында Юга елгасына кадәр барып җитәләр, Кичменга кальгасын алалар, Кострома ягында ике олысны яулыйлар. Көньяк юнәлештә уңыш азрак була: Түбән Новгород ягында Хуҗамбирде бәк әсирлеккә алына, Муром ягында да казаннарның һөҗүмен руслар кире кага.
Идел буенда әлеге сугышлар барганда, Хлыновтан хәрби отряд чыгып, Нократ буйлап Камага төшә һәм казаннарның тылында хәрәкәт итә башлый. Алар дәүләтнең эчендә сәүдә корабларын талыйлар. Казан хөкүмәте, Нократ ушкуйникларын тар-мар итәр өчен, төньякка гаскәр җибәрергә мәҗбүр була. Казаннар бу эшне уңышлы башкара – Нократ краеның башкаласы Хлынов яулап алына, һәм анда Казан калгае (наместник) билгеләнә. Русларның партизан отряды Кама буйлап өскә күтәрелә һәм Вычегда аша әйләнеч юл белән Устюг җиренә юнәлә.
1469 елның язында рус хөкүмәте Казанга каршы беренче зур яу оештырырга ниятли. Алар татар башкаласын Идел буйлап өстән һәм астан кыскычка алырга уйлыйлар. Шул максат белән Устюгта һәм Түбән Новгородта ике гаскәр җыела. Устюг чирүе Молома, Нократ, Кама буйлап төшеп, Казанга астан һөҗүм итәргә тиеш була. Ә Түбән Новгород чирүе Идел буйлап югарыдан хәрәкәт итә, әмма бу ният гамәлгә ашмый. Рус чирүләре Казан янына аерым-аерым килә, һәм аларның һөҗүме кире кагыла. И. Д. Рун җитәкчелегендәге Түбән Новгород гаскәре Казанга 21 майда килеп җитә. Алар Казан бистәсендә янгын чыгаралар һәм, шуның белән чикләнеп, Иделнең өскерәк агымында урнашкан Коровнич атавына килеп урнашалар. Казаннар алар артыннан чирү җибәрә, ләкин ул дошманны тар-мар итә алмый. Руслар да, һөҗүмне яңартмыйча, Түбән Новгородка чигенә. Юлда аларга янә казаннар ябырыла. Устюг чирүенең кичегүе аркасында зур яуның нәтиҗәсе уңышсыз була. Ярослав кенәзләренең кул астындагы Устюг чирүе Молома Нократка кушылган су юлында шактый тоткарлана. Шул арада Казан хөкүмәте үзенең Хлыновтагы калгаеннан Устюг чирүенең хәрәкәте хакында хәбәр ала һәм каршы торырга әзерләнә. Устюг яугирләре Казанга якынлашкач, аларны Казан корабларыннан торган флотилия каршы ала һәм су өстендә сугыш була, бу – Казан ханлыгы тарихында сирәк күренеш. Рус елъязмачысы бу сугышны болай тасвирлый: «Иделдә устюжаннар һәм бөек кенәзнең боярлары яу чыкты; татарлар устюжаннарны һәм бояр оланнарын җиңде; шунда Микита Константиновичны (Ярослав кенәзләренең берсе) үтерделәр һәм Юрло Плещеевны иптәшләре белән әсирлеккә алдылар»[37].
Русларның бу сугышта ярты гаскәре юкка чыгарыла. Калганнар, бер көймәдән икенчесенә сикерә-сикерә (монда аеруча кенәз Ухтомский уңыш казана), көч-хәл белән котылып качып китә һәм, чолганыштан чыгып, Түбән Новгород чирүе белән кушыла.
С. М. Соловьёв яза: «Теркәлгән дүрт яуда[38] бернигә дә ирешелмәде (руслар тарафыннан): бөтен эш дошманның олысларын талаудан гыйбарәт булып, казаннар да моңа каршы кул кушырып утырмады; Ярослав кенәзенең гаскәре кичергән югалтуларны Рунның Казан бистәләрен яндыруы гына каплый алмады, ул гына да түгел, уңыш казаннар ягында калды, чөнки алар Нократны (Вятканы) буйсындырдылар»[39].
Устюг отрядының Түбән Новгород гаскәре белән кушылуын ишеткәч, рус кенәзе яугирләрне яңадан коралландыра, азык һәм кием белән тәэмин итә дә Казанга янә һөҗүм итәргә боера. Гаскәрне җитәкләргә бөек кенәзнең борадәрләре Юрий белән Андрей килә. Август ахырында һөҗүм башлана, ә 1 сентябрьгә руслар Казанны чолгап ала, ләкин тиздән солых турында сөйләшүләр башланып, ике як та килешүгә ирешә. Рус тарихчыларының әйтүенчә, «Үзенең зур бәлагә калуын күреп, Ибраһим килешергә өнди башлый»[40]. Әмма солыхны казаннар гына теләгән дип әйтү дөрес булмас. Кара көзнең борын төбендә булуы һәм Казан янында озакка калу русларга да сугышчан дәрт өстәми, һәм алар «Казан белән тизрәк сугыш мөнәсәбәтләрен өзәргә теләгәннәр, чөнки аларның игътибарын бүтән, әһәмиятлерәк мөнәсәбәтләр җәлеп итә; Литва кенәзе Казимир Алтын Урда ханы Әхмәд белән бәйләнешкә керә»[41].
Солых шартлары рус хөкүмәтен канәгатьләндерә – ул «бөек кенәзнең һәм воеводаларның ихтыяры белән» урнаша. С. М. Соловьёв болай дип яза: «Бу ихтыярның нидән тәшкил булуын без белмибез, ханның 40 ел тупланган әсирләрне кире кайтаруы гына мәгълүм»[42]. Шулай итеп, рус хөкүмәтенең сугыш максаты ачыклана: ул казаннарга әсир төшкән рус кешеләрен коткарырга тели. Казан коллар сату белән шөгыльләнә, аларны Сарай һәм Төркестан базарларына озаталар. Коллар базарында иң төп товар рус әсирләре, аеруча хатын-кызлар була, боларны хәрәм йортлары (гаремнар) өчен сатып алганнар. Казан ханлыгы яшәү дәверендә рус хөкүмәте христианнарны коллыкка сатуны туктатырга омтыла. Һәм ике дәүләт арасындагы беренче зур бәрелештә үк үзенең шушы таләбен җиткерә. Әмма коллыкка алу тукталмый, чөнки ул илнең икътисади тормышында зур әһәмияткә ия булган: алар алпавытлар хуҗалыгында түләүсез эшләгәннәр, шәһәр кешеләренең өйләрендә һәм сәүдә-сәнәгать кярханәләрендә хезмәтче булып торганнар. Әсирләрдән күбрәк кара эш эшләтсәләр дә, һөнәрчеләрнең бәһасе югары йөргән. Казан дәүләтенең сәүдә һәм сәнәгатькә корылган икътисады күпсанлы әсирләргә ихтыяҗ кичерә. Сәнәгатьне үстерү өчен татар халкы арасында ирекле эшче куллар җитми һәм икътисади тормыш өчен чит илдән яуланган тоткыннарның эшләве котылгысыз бер шартка әверелә. Рус хөкүмәте бу күренеш белән даими көрәшә, һәм ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрдә әлеге хәл үзен бик нык сиздерә.
Казан белән руслар арасындагы солых сигез ел саклана. 1478 елның февралендә казаннар Хлыновка каршы сугыш хәрәкәте җәелдерә. Ә Иван III хөкүмәтенең нияте аны Мәскәү дәүләтенә кушу була, шуңа күрә Казанга каршы сугыш башларга сылтау табыла. С. М. Соловьёв билгеләп үткәнчә, «Иоанн Новгородны тәмам буйсындырып, коралын көнчыгышка юнәлдерергә җай чыккач кына, Казан солыхны боза»[43]. Чыннан да, сугышның нәкъ менә Новгородны җиңгәннән соң башлануында очраклылыкка ышануы кыен, шуңа күрә солыхны Казан ханы бозган дип түгел, ә үзенә җайлы вакытта сугышны рус хөкүмәте башлаган дип әйтү урынлырак булыр.
1478 елның язында рус гаскәре Идел буйлап Казанга төшә, ләкин тиздән бернинди нәтиҗәсез кире борыла: «Көчле давыл һәм яңгыр һөҗүм итәргә комачаулый», – дип яза Соловьёв[44]. Билгеле, яу яхшы оештырылган булса, аңа бернинди давыл да, яңгыр да комачау итмәс иде. Көчле зилзилә, Иделдә хәрби көймәләрне аударып, русларны азык-төлектән мәхрүм иткән дип фаразларга мөмкин, ул очракта руслар Казанны камый алмыйча чигенгәннәрдер. Әлеге яу вакытында Нократ һәм Устюг ушкуйниклары Кама буйларында илбасарлык итә. Рус чыганакларында язылганча, хан янә бөек кенәз ихтыярындагы солыхка риза була[45], ләкин моңа С. М. Соловьёв болай өсти: «Әлеге ихтыяр тагын безгә билгесез булып кала»[46]. Уңышсыз яудан соң руслар үзләренә ниндидер аерата файдалы шартлар куйган дип уйларга нигез юк, билгеле. Шунысы гына мәгълүм: рус хөкүмәте өчен бу яу да бернинди нәтиҗәсез тәмамлана.
Ибраһим хан 1479 елда үлә. Аның ике хатыныннан: Фатыйма ханәштән өч улы – Гали, Ходайкол һәм Мәлик Таһир, Нурсолтан ханәштән (мәрхүм Хәлил хатыныннан) ике улы – Мөхәммәд Әмин белән Габделлатыйф кала. Болардан башка аның тагын берничә кызы була. Шуларның мәшһүре – Гәүһәршад. Ибраһим үлгәч, тол калган хатыны Нурсолтан Кырым ханы Миңле Гәрәйгә кияүгә чыга һәм Бакчасарайга китә. Казан белән Кырым арасындагы сәяси, мәдәни һәм икътисади багланышлар турында сөйләүче бу вакыйга ике арадагы элемтәләрне тагын да ныгытып җибәрә һәм, киләчәктә мөһим сәяси вакыйгалар китереп чыгарганлыктан, аның әһәмиятен икърар итмичә ярамый. Әнисе белән бергә Габделлатыйф солтан да Кырымга үги әтисе йортына китә.
Олуг Мөхәммәд нәселеннән булган Казан ханнарының шәҗәрәсе:*
24
ПСРЛ. – Т. VI. – С. 179–180; Т. VIII. – С. 125.
25
ПСРЛ. – Т. V. – С. 267.
26
Вельяминов-Зернов В. В. – С. 11.
27
Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 6.
28
Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 11.
29
Вельямин-Зернов В. В. – I. – С. 11.
30
Вельяминов Зернов В. В. – I. – С. 13.
31
Спутник по Казани. – С. 39.
32
Любавский М. Русская история до конца XVI века. – С. 154.
33
ПСРЛ. – Т. XIX. – С. 19–20.
34
Записки о Московии. – С. 139.
35
История г. Казани. – Изд. 5. – С. 22.
36
Вельяминов-Зернов В. В. – С. 53.
37
ПСРЛ. – Т. IV. – С. 149.
38
Ул дүрт яу дип Касыйм солтан һөҗүмен, чирмешләргә каршы кышкы илбасарлыкны, Нократ ушкуйникларының талавын һәм Устюг белән Түбән Новгородтан зур яуны саный.
39
Соловьёв С. М. История России. – С. 1416.
40
Соловьёв С. М. История России. – С. 1416–1417.
41
Соловьёв С. М. История России. – С. 1417.
42
История России. – С. 1417.
43
История России. – С. 1418.
44
История России. – С. 1418.
45
* Олуг Мөхәммәднең шәҗәрәсе төгәл бирелмәгән, ул Туктамыш белән бер нәселдән булса да, Ичкиле Хәсән улы була. – Тәрҗ.
Русский Временник. – II. – С. 142.
46
История России. – С. 1418.