Читать книгу Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate - Михаил Худяков - Страница 6
Казан ханлыгы
I бүлек
Ханлыкның шанлы вакыты
(1438–1487)
Гали хан. Рус тарафдарларының көчәюе
Оглавление1480 елларда Казан аксөякләренең ике фиркагә бүленүе тәмам ачыклана. Габделмөэмин төркеме инде 60 нчы елларда ук Казан кешеләре арасында бердәмлек булмавын күрсәтә. Ләкин ул дәвер вакыйгаларын җентекләп тасвирларлык чыганаклар җитенкерәмәгәнлектән, без Казанда сәяси төркемнәр 1460 елларда барлыкка килгән дип өзеп әйтә алмыйбыз. 80 нче елларда бүленеш инде шактый тирәнәеп, ярылып ята башлый, ике төркемнең дә омтылышлары төгәл бер рәвеш ала. Ачыктан-ачык көрәш башлануга, 60 нчы еллардагы кебек үк, хан тәхетен бүлә алмау сәбәп була. Бер тараф Фатыйма улы Галине хан дип игълан итә, икенче тараф хан итеп Нурсолтан улы Мөхәммәд Әминне куярга тели.
Мөхәммәд Әмин тирәсенә Русия белән тынышып яшәү тарафдарлары туплана, болары, – күрәсең, руслар белән алыш-биреш йөртә торган сәүдә капиталы әһелләре. Гали хан тарафдарлары исә нугай татарлары ярдәменә таяна, алары, ихтимал, Урта Азиягә сәүдә җепләре белән бәйләнгән була. Русларны әсирлеккә алып, Шәрык базарларына илтеп сатуны кәсеп иткән бу төркем Русия белән сугышырга омтыла, ә мондый хәл үз нәүбәтендә русларның дошманлыгын арттыра.
Хәрби көчкә, аерым алганда, нугай татарлары ярдәменә таянган Шәрык сәүдәсе фиркасе хан итеп Галине – тәхетнең кануни варисын утырта. Мөхәммәд Әмингә Казан мәмләкәтеннән китәргә туры килә. Рус сәүдәсе фиркасе ун яшьлек солтанны, Кырымга әнисе янына җибәрмичә, Русиягә бөек кенәз канаты астына озата. Рус хөкүмәте Мөхәммәд Әминне ачык чырай белән каршы ала, аны тәхеткә менгерергә ярдәм вәгъдә итә… Солтан Русиядә кала, аңа идарә итү өчен Кошира шәһәрен уделга бирәләр.
Рус хөкүмәте сугышны 1482 елда башларга җыена: Түбән Новгородка чит ил инженерлары белән бергә туплар җибәрелә, аларның башында атаклы Аристотель Фиораванти тора; гаскәр Владимир шәһәренә туплана, яуга Иван III үзе дә барырга әзерләнә. Тик сугыш булмыйча кала – Казан хөкүмәте тынычлыкны саклау турында сөйләшүләр башлап җибәрә[47].
1482–1487 еллардагы вакыйгалар турында рус елъязмалары бернәрсә дә сөйләмиләр, ләкин бу бушлык разряд кенәгәләрендә теркәлгән мәгълүматлар белән тулыландырыла ала.
Бу чыганак Карамзин тарафыннан өлешчә файдаланыла. Ул Бекетовның разряд кенәгәсенә таяна[48], ә Соловьёв исә Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү архивында сакланган разряд кенәгәсеннән өзек күчерә[49]. Ләкин әлеге чыганакның бәһасен иң беренче булып аңлаган кеше – Вельяминов-Зернов. Аның карамагында Башмаковның тагын бер разряд кенәгәсе була. Вельяминов-Зернов яза: «Әгәр дә Илһам (ягъни Гали хан) дәверендәге Казан турында кул астыбызда безгә мәгълүм елъязмалардан хәбәрләр һәм Герберштейн язмасы гына булса, без әлеге дәвер Казан ханлыгы тарихының иң караңгы өлешен тәшкил итә дип кыю рәвештә әйтә алыр идек. Ләкин моңа кадәр тиешле игътибарга алынмаган тагын бер чыганак бар әле. Мин разряд кенәгәләрен күздә тотам. Башмаковның разряд кенәгәсендәге мәгълүмат 1484 һәм 1487 еллар арасындагы өзеклекне яхшы ук тулыландыра[50].
Бу елларда рус хөкүмәте Казан ханлыгының эчке эшләренә туктаусыз тыкшына һәм, икътисади максатлары үзгәрүгә тәңгәл рәвештә, әле бер, әле икенче фиркагә хәрби ярдәм күрсәтә. 1484 елда Казанда, Мәскәү гаскәре булышлыгына таянып, рус партиясе өстенлеккә ирешә; Гали хан тәхеттән төшерелә, һәм хан итеп Мөхәммәд Әмин игълан ителә. Ләкин уналты яшьлек хан исеменнән эш йөртүче яңа хөкүмәт булдыксыз булып чыга. Шәрык фиркасе янәдән рухланып китә, һәм хәтта рус хөкүмәте дә аны якларга кирәк таба: нәүбәттәге 1485 елда ук Мәскәү дәүләте Казанның элеккеге хөкүмәтен кайтарырга карар бирә һәм шул максат белән гаскәрен җибәрә. Мөхәммәд Әмин Казаннан китәргә мәжбүр була, тәхеткә тагын Гали хан килә. Шуннан соңгы 1486 ел турында рус елъязмалары бик каршылыклы мәгълүмат бирәләр – аларда ханнарның исемнәре буталган. Казанда 80 нче елларның уртасы ватандашлар сугышы белән узуы аермачык. Бу сугышларга рус гаскәрләре дә катнаша. Рус хөкүмәте, вазгыятьне үзенә файдалы якка үзгәртергә омтылып, Казанга еш кына гаскәрләрен
җибәрә. Фиркаләр көрәшендә әле бер тараф, әле икенчесе өскә чыга, рус чыганакларында аның кайбер вакыйгалары гына телгә алынган. 1486 елда Казандагы рус партиясе үзенең дошманнарын һәм Шәрык фиркасенең тәхет дәгъва итүчесен Мәскәүгә сөрмәкче була, ләкин Шәрык фиркасе каты каршылык күрсәтә һәм хәтта хөкүмәтне бәреп төшерә яза; Казан хөкүмәте, «саклану өчен» дип, рус гаскәрен чакыра һәм хакимиятен шуның булышлыгы белән генә ныгытуга ирешә.
1487 елның язында Казанга русларның икенче зур явы килә. Гали ханның дошман чирүен тоткарларга тырышуы уңышсыз тәмамлана – 18 майда руслар башкаланы камый башлый. Камау вакытында казаннарның гаскәрләре даими рәвештә шәһәрдән чыгып каршы һөҗүм итәләр, Галигази бәкнең арка якта калган атлы чирүе дә русларга зур зыян сала. Руслар, Галигазине тар-мар иткәннән соң гына, Казанны тыгыз кыршау белән чолгый алалар. Каланы саклаучылар арасында бердәмлек булмый, рус партиясе солых килешүе төзүне таләп итә. Герберштейн әйтүенчә, Гали ханны казаннар үзләре тәхеттән төшереп, русларга тапшыралар. 9 июль көнне шәһәр капкалары ачыла, һәм рус гаскәре Казанга керә.
Гали ханны, хатыннары, әнисе Фатыйма, энеләре Мәлик Таһир вә Ходайкол һәм сеңелләре белән бергә кулга алып, Русиягә озаталар. Тәхеткә янәдән Мөхәммәд Әминне куялар. Шәрык партиясенең күренекле әһелләре җәзалана. Рус хөкүмәте исә ханның гаиләсе белән үзе теләгәнчә эш кыла. Гали хан хатыннары белән Вологдага сөрелә. 1480 елда Русиягә хезмәткә килгән Хаҗи Гәрәй улы Хәйдәр солтан да шунда сөргендә була[51]. Фатыйма ханәш, солтаннар һәм ханәкәләр Белозерск өлкәсенә – әллә кайдагы Карголом шәһәрчегенә сөреләләр.
Гали ханның язмышы күрше мөселман мәмләкәтләрен борчуга сала. Казандагы хакимият үзгәрешенең сәүдә багланышларына зыян китерү ихтималын уйлап, Нугай билеге дә, Себер ханлыгы да Гали ханны тәхетеннән мәхрүм итүгә катгый ризасызлыкларын белдерә. Себер ханы Ибәк Мәскәү хөкемдарына менә нәрсә язган: «Син миңа кардәш: мин – мөселманнар хакиме, ә син – христианнарныкы. Минем белән дус яшәргә телисеңме? Энем Гали ханны кайтарып җибәр. Аны тоткын итеп асраудан сиңа ни файда? Аның белән килешүләр төзүеңне, аңа хәерхаһлык вә дуслык вәгъдә итүеңне онытма»[52]. Нугай хөкүмәте, катгый ризасызлык белдерү белән бергә, сәүдә элемтәләрен җиңеләйтү юнәлешендәге икътисади таләпләрне дә куя: ул, нугай сәүдәгәрләре Русиягә ирекле кереп йөри алсыннар, товарлары өчен тамга хакы түләмичә генә чик аша уза алсыннар, ди. Рус хөкүмәте Гали ханны кайтарып җибәрү турында уйламый да. Әгәр Себер хөкүмәте Гали ханның тарафдарлары булган Казан мөһаҗирләрен (алар Казанга һөҗүм әзерләгәннәр) җәзаласа, сәүдә бәйләнешләрен урнаштырырга ризалыгы бар икәнен әйтә. Үз таләбен көчәйтү өчен, рус хөкүмәте нугай илчеләренең берсен кулга ала.
Ханның гаиләсе мәңгегә әсирлектә кала. Гали хан Вологдада үлә. Ул үлгәч, аның бер хатынын азат итеп, йола буенча, Мөхәммәд Әмингә кияүгә бирәләр. Фатыйма ханәш белән Мәлик Таһир солтан Карголомда вафат булалар. Мәлик Таһирның улларына Василий һәм Фёдор исемнәре кушып чукындыралар. Фёдор Мелик-Тагирович 1531 елда Новгород шәһәрендә калгай (наместник) булып тора. Ходайкол солтан рус әсирлегендә үсә, соңрак Мәскәүгә китерелә һәм шунда азатлык ала. Ул 1505 елда чукына, Пётр Ибрагимович исемен алып, бөек кенәз Василийның сеңлесе Евдокия Ивановнага өйләнә. 1523 елда вафат була, җәсәде Мәскәүнең Архангел соборына җирләнгән… Ходайколның ике кызына да Анастасия исемен кушалар. Шуларның өлкәне кенәз Фёдор Михайлович Мстиславскийга, кечесе кенәз Василий Васильевич Шуйскийга кияүгә чыга. А. П. Мстиславскаяның улы Иван Фёдоровичның кызы Анастасия Ивановна Симеон Бекбулатович исеме белән чукынган элекке Касыйм ханы Саин Булатның хатыны була. Ә А. П. Шуйскаяның кызы Марфа Васильевна кенәз Иван Дмитриевич Бельскийга кияүгә чыга. Опричнина дәверендә Казан ханнарының туруннары үзләренең затлы нәселдән булулары аркасында әһәмиятле роль уйнаган. «Земщина» да бүтән рус кенәзләре арасында Иван IV аларны беренче урынга куя. Симеон Бекбулатович «бөтен Русьның падишаһы» («царь всея Руси») итеп билгеләнә, ә кенәзләр И. Ф. Мстиславский һәм И. Д. Бельский боярлар сыйфатында земщина белән җитәкчелек итәләр.
Ибраһим хан токымының Русиядәге шәҗәрәсе:
47
ПСРЛ. – Т. VI. – С. 234.
48
История государства Российского. – Т. VI. – Прим. 269.
49
История России. – Т. V. – Прим. 99.
50
Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 170, 173.
51
ПСРЛ. – Т. VI. – С. 35.
52
Карамзин М. Н. История государства Российского. – Т. VI. – Прим. 278.