Читать книгу Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1 - Мусагит Хабибуллин - Страница 2

Тормыш чоңгыллары һәм тарих төпкелләре аша…

Оглавление

Язучы Мөсәгыйт Хәбибуллин чордашларына караганда күпкә яшь күренә: ачык чырай, теләсә кемне сокландырырлык мөлаем, тормыш дәрте бөркелеп торган матур йөз, чын спортчыларныкы кебек төз гәүдә-сын, ачык фикерле, тирән мәгънәле әңгәмәдәш. Күренекле татар әдибе минем күз алдыма менә шушы кыяфәттә килеп баса. Һәр кешенең туу метрикасы, паспорт мәгълүматларыннан тыш, яшәештәге рәвеше, Раббысы биргән халәте һәм сәләте бар. Миңа калса, Кеше дигән затның кем икәнлеген белү өчен әнә шул соңгылары да бик җиткән. Әмма үтелгән гомер юлының мәгълүм бер баскычына менеп җиткәч, әнә шул биеклектән ирешелгән казанышларга, уңышлы нәтиҗәләргә күз салырга, шуларны барлап, алдагы офыкларга омтылырга да адәм баласының тулы хокукы, хакы бар – әгәр дә барларлыгың булса, гомереңнең шул үтелгән этабында эз калдырган булсаң…

Мөсәгыйт Хәбибуллин китап сөючеләргә бик күп саллы әсәрләр бүләк итте. «Әйе, болар барысы да минем гомеремнең иҗат җимешләре, боларны мин тудырдым», – дип горурланып әйтә ала. Моны раслау өчен аның укучылар яратып һәм ябырылып укый торган өч дистәләп китап язып бастырганлыгын әйтү дә җитә. Аларның ике дистәләбе татар телендә, дистәгә якыны рус телендә. Ике китабы 2007 елда «Сказание за Казань» һәм «Хан Кубрат» исемнәре белән Софиядә болгар телендә дөнья күрде.

Әдипнең озын гомер юлында күпме искә алырлык хәлләр, вакыйгалар, борылышлар, үзгәрешләр булып үткән! Башка берәү булса, шул хәлләрнең чиреген генә күрсә дә, инде калын-калын автобиографик романнар язып бастырган булыр иде. Мөсәгыйт Хәбибуллиннан киләчәктә без аларын да көтеп калабыз. Әмма хәзергә аның татар прозасында сызган ап-ачык ике буразнасы күренеп тора: 1) үзәгенә замандашларыбыз образлары куелган реалистик хикәяләр, повестьлар, романнар; 2) татар халкының еракта калган тарихи сәхифәләрен яктырткан әсәрләр. Бүгенге көндә әдипнең иҗат төрәне тулысынча шушы буразналарның икенчесенә, ягъни тарихи темалар ягына авышканлыгын һәм менә нәкъ шушы өлкәдә каләменең дә аеруча нык танылганлыгын әйтеп узарга кирәк. Бу хәл әдипнең биографиясе һәм иҗтимагый вазгыятьнең мәгълүм үзгәрешләре белән дә тыгыз бәйләнгән.

Каләмен узган гасырның 50 нче елларында ук тибрәтә башлаган булса да, – мәсәлән, беренче хикәясен ул яшьләр җыентыгында 1951 елда бастыра – олы әдәбиятка урау юллар үтеп, зур тормыш тәҗрибәсе туплаганнан соң, 60 нчы еллар ахырында гына килә. 1969елда аның «Җиде юл чатында» исемле беренче повесте – китабы дөнья күрә. Инде гомер елларының дүртенче дистәсен түгәрәкләп килгәндә генә аның исеме язучы буларак әдәбият дөньясында танылды. Моңа артык гаҗәпләнәсе дә юк: язмыш кайберәүләргә әнә шулай, ашыкмый гына яшәргә, барысына да өлгерергә, сабыр гына зур эшләр майтарырга җай һәм мөмкинлекләр бирә. Бу шәхесне мин шундыйлардан, игелекле һәм олы максатына үз вакытында барып җитәргә өлгерә торган бәхетле затлардан дияр идем.

Мөсәгыйт Хәбибуллин Оренбург өлкәсенең Татарстан янәшәсендә урнашкан Абдуллин районындагы Габдрахман дигән авылда хәлле генә крестьяннардан саналган Мөдәррис һәм Мөнәвәрә гаиләсендә 1927 елның 25 декабрендә туа. Башлангыч белемне ул үз авылларындагы мәктәптә ала, аннан соң Татарстанның Баулы районында Яңа Шалты җидееллык мәктәбенә йөреп укый. Мөсәгыйт җиденче сыйныфны тәмамлаганда, Бөек Ватан сугышы башланып китә. Авылга каникулга кайткан малай колхоз эшенә тартыла: тракторчылар янында сукачы булып эшли. Ары таба аны язмыш Магнитогорск каласына алып килә. Ул анда һөнәр мәктәбендә укый, заводта эшли. Сәләтле, уңган, тырыш егетне профессиональ спортчылар да күреп алалар, тиз арада Мөсәгыйт шактый өметле хоккейчы һәм футболчы буларак таныла. Минемчә, булачак әдипнең әлеге шөгыле дә эзсез калмаган – кайчандыр спорт белән дус булуы бүгенге йөреш-торышында да чагыла шикелле.

Мөсәгыйт Хәбибуллинның тормыш юлы, чуар калейдоскоптагы сыман, кырыкка кырланып, гел алмашынып, үзгәреп торучан. Башта чирәм җирләрне үзләштерү кампаниясенә кушылып китеп, ул чынлыкта туган авылына кайтып төшә, чөнки бу җирләр дә сөрелмәгән чирәм икән. Авылда ул электрик та, инженер-механик та, шофёр да. Кичләрен клубка җыелалар, спектакльләр куялар. Пьесаларны Мөсәгыйт үзе яза. Кыш кергәч, авылдан авылга йөреп, спектакльләр уйныйлар. Ул арада армиягә барырга вакыт җитә һәм… Мөсәгыйт тагын яңа роль үзләштерә: Курил утраулары янына барып чыга һәм зур десант корабльләренең берсендә сигналчы булып хезмәт итә башлый. Әмма, бәхетебезгә күрә, илдә яңа җилләр куба – армияне кыскартырга керешәләр. Аңа офицерлар мәктәбенә керергә тәкъдим итәләр, әмма булачак әдип баш тарта һәм бик дөрес эшли. Минем ышануымча, язмыш аны берничә тапкыр дөрес юлга этәргән, әлбәттә, хәрбиләр арасында да, спорт дөньясында да ул танылмый калмас иде, әмма әлеге очракларда татар әдәбияты, мөгаен, бер олы әдибен югалтыр – Мөсәгыйт Хәбибуллинсыз калган булыр иде.

«Язмыш мине яңадан Татарстанга алып килде, – дип яза автор үзенең истәлекләрендә. – Һәм һич уйламаганда бөтенләйгә калдым».

«Бер елга якын йөк машинасында эшләп алдым. Аннары мине механик иттеләр. Тагын бер елдан фатир бирделәр. Янә бер ел үтүгә, мине Баулы район газетасына эшкә чакырып алдылар. Менә кайчан миңа «язу чире» кагылды. Мин тормышымда күргән-белгән гадәти булмаган хәлләр турында хикәяләр язарга тотындым»[1].

Нәкъ тиешле вакытында, булачак әдип әлегә җиде юл чатында торганда, аңа әдәбиятыбызның күренекле шәхесләре белән очрашырга насыйп була. Шагыйрь Сирин, укытучы-галим ШәйхиСадретдинов, язучылардан Гариф Ахунов, Гамил Афзал, аңа кыйммәтле киңәшләрен биреп, белем һәм әдәбият дөньясына кереп китәргә ярдәм итәләр.

Әмма әдәбиятның олы мәйданына чыгып танылганга кадәр бик күп борылмалы сукмаклар, киртәләр, каршылыклар аша узарга кирәк була. Тормыш дигәнең егетне әле уңга, әле сулга ора. Аларның төп бәһасен – һәм зыянын, һәм файдасын дигәндәй – барысын бергә кушып карап, автор үзе генә бәяли һәм үлчи алгандыр. Тик, безгә калса, шул тормыш дигән казанда кат-кат кайнау язучыга бүгенге югарылыкларга күтәрелергә ярдәм иткән кебек тоела. Чын, олы әдәбиятка аз гына соңлабрак аяк басса да, тора-бара икеләтә-өчләтә дәрт һәм көч салып эшләп, Мөсәгыйт Хәбибуллин теге калышу яисә «югалту» ны артыгы белән компенсацияләчәк, ягъни иҗат активлыгын кушып, укучыга артыгы белән «түләячәк». Дөресрәге, моны югалту дип тә булмый, чөнки ахыр чиктә нәкъ менә тормышның үзеннән чумырып алынган байлык, тәҗрибә аның иҗатына реаль буяулар, төсмерләр өсти, әсәрләрендә гәүдәләндерелгән характерларга дәлилле куәт, ышандыру көче сала, аларны тирән кешелеклелек идеяләре белән сугара.

60 нчы еллар ахырында, бигрәк тә 70 нче елларга чыккач, М. Хәбибуллин прозаның төрле жанрларында шактый кызыклы тәҗрибәләр ясый. Аның «Гөлсәхрә», «Киселгән каен», «Казан алмады», «Туй балдагы», «Яңа өй», «Өченче вагон» хикәяләрендә заманыбыз кешеләренең хәтердә калырдай образлары чагылып үтә— автор төрле профессиядәге һәм тормышка төрлечәрәк, үзенчәрәк караучы кешеләрнең эш-гамәлләрен психологик яктан ышандырырлык итеп нигезләүгә ирешә.

«Хәтер ярлары» (1977), «Унсигезенче яз» (1969), «Икмәк кадере» (1968), «Тау белән тау очрашмаса да» (1970) повестьлары, бигрәк тә «Чоңгыллар» (1973) һәм 80 нче еллар башында иҗат ителгән «Сулар үргә акса да» (1983) романнары прозабызга тормышны бик яхшы белүче һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җанлы геройлар образлары аша аңлатырдай каләм остасы килгәнлеген хәбәр иттеләр. Бу иҗат башка каләм әһелләренең, тәнкыйтьчеләрнең, тәҗрибәле әдәбият галимнәренең игътибарын да җәлеп итте. Каләмдәшләреннән Гариф Ахунов, Рафаэль Мостафин, Атилла Расих, Фәрваз Миңнуллин, Флүн Мусин, Хәсән Сарьян, Мансур Вәлиев, Фоат Галимуллин, Мәхмүт Әхмәтҗанов, Фатих Урманчиев, тарихчы галимнәр Әбрар Кәримуллин, Фаяз Хуҗин әдәбият сукмакларыннан үзенчәрәк атлап киткән, әле һаман да күпләргә яшь әдип булып тоелган Мөсәгыйт Хәбибуллинга кыйммәтле киңәшләрен бирергә ашыктылар, әсәрләрендәге кайбер кимчелекләрне алга таба булдырмау ысулларын эзләштеләр, уңышларын күреп сөенештеләр.

Һәр яңа әдәби күренешкә аеруча сизгер тәнкыйтьчеләрдән саналган Фәрваз Миңнуллин «Яңа өй» хикәясен укып, болай дип яза: «Язучы геройларның үзара мөнәсәбәтләрен, эчке кичерешләрен бик оста сурәтли, ул мәхәббәтнең һичкем башына килмәгән якларын ача, кеше күңеленең, кеше җанының әллә кайдагы тирән упкыннарына барып җитә»[2].

Әдәбият галиме Фоат Галимуллин әдипнең күп әсәрләрен күздән кичереп, тикшереп чыга, аларның укучыны мавыктыру серләрен ачарга тели, һәм моның әлеге әсәрләргә бик мулдан салынган тойгы-фикерләр, бигрәк тә кешеләрне ярату, аларга карата игелеклелек, мәрхәмәт хисләре, кешелекле мөнәсәбәтләрдән башка була алмавын дәлилле исбат итә. Шулай итеп, ул М. Хәбибуллин иҗатының үзәген һәм алга таба үсеш юнәлешен һәм киләчәген бик дөрес билгели[3].

Моның шулай икәнлеген 1976–1986 еллар аралыгында Казанда ике тапкыр татар телендә, Мәскәүдә өч тапкыр рус телендә китап булып басылып дөнья күргән «Чоңгыллар» («Водовороты») романыраслый. Әдәби җәмәгатьчелек, тәнкыйть әсәрне югары бәяләде.

«Чоңгыллар» романы басылып чыккач, Хәсән Сарьян аныкүп язмышлы, җитди проблемалы әсәр, бигрәк тә баш герой, колхоз җитәкчесе Талип Бикмуллин образы уңышлы эшләнгән дип билгеләп үтте. Әсәр безне дә Талипның уй-хыяллары, реаль эшләренә җәлеп итеп алып кереп китә, ә бу эшләр, бүгенге көндә дә гаять актуаль булган проблема – авылны яңача яшәтә башлау – аның тормышын индустриаль рельсларга күчерү мәсьәләләре белән дә бәйләнгән иде. «Роман әдәби яктан нык кул белән эшләнгән, һәм ул авторның әсәрдән әсәргә осталыгы үсә барганлыкны раслый. Мөсәгыйт Хәбибуллинның әдәби теле нык. Беркемдә очрамаган өр-яңа тәгъбирләре, чагыштырулары бар. Мин бу романны һич булмаган җитезлек белән укып чыктым. Чөнки андагы кешеләр язмышы күңелләргә үтеп керә – «тагы ни була, тагы ни була?» дип мавыктырып ияртеп алып китәләр»[4].

Үз вакытында тәҗрибәле каләмдәшенең хәер-фатихасын алган М. Хәбибуллинга күңеленә якын һәм иҗади яктан өметле күренгән темаларны ачасы да ачасы гына иде бит?! Әмма ни гаҗәп! Нәкъ шушы үзенә зур уңыш һәм абруй алып килгән «Чоңгыллар» романы бүгенгәчә аның заман темасына язылган соңгы әсәре булып кала бирә. Әдип бу темадан бөтенләй читләшә, әлеге темага язудан туктый. Нәрсә булды икән соң?

Аның иҗатында зур борылыш ясала – ул алдагы иҗатын тулысынча тарихи романнар язуга багышлый. Әдип үзе моны болай аңлата: «Мине Таҗикстанга – дөнья читенә – язмыш үзе алып килгән булып чыкты. Мин мәктәптә тарих фәне укыта башладым. Ә дәреслекләрдә татарларга карата үтә ачы каһәр укыла. Еш кына дәрестә үк мине бимазалы уй баса иде. Безнең татар бабаларыбыз шул чиккә җитеп явыз булганнар микәнни?.. Үзем сөйлим, үзем бабаларыбыз турында уйлыйм. Нигә аларны Русия тарихчылары шул дәрәҗәгә җитеп яманлыйлар. Мин еш кына бабаларым өчен ояла идем, чөнки ул вакытта Русия тарихчылары язмаларына ышана идем әле. Алар ничек язган, шулай булгандыр кебек тоела иде»[5].

Шул вакытта ул тормышында һәм иҗатында зур рухи борылыш ясаткан затларны – татар халкының чын тарихын яхшы белүчеләрне – Оренбург имамы Мөхәммәтҗан аксакалны, Габдрахман Таһирҗановны һәм олы галим-тюрколог Лев Николаевич Гумилёвны очрата. Аларның дәресләрен, лекцияләрен тыңлый, ихластан әйтелгән киңәшләрен ишетә, кыйммәтле тарихи чыганаклар белән таныша. «Болар минем бабаларым тарихы белән кызыксынуыма яңа ялкын өстәп җибәрделәр, – ди әдип. – Мин монысын да янә язмышыма юрадым. Соңрак, инде тәгаен тарихи әсәрләр язарга керешкәч, бу олы галимнәрне миңа Аллаһы Үзе җибәргәндер дигән фикергә килдем».

Шул көннән башланган әлеге ялкын сүнми-сүрелми – әдип иҗатын яктыртып тора. Л. Н. Гумилёвның «әдәби әсәрләр аркылы чын тарих мәгълүматларын үз халкыгызга тизрәк җиткерә алырсыз» дигән сүзләренә колак салып, М. Хәбибуллин дөнья галимнәре туплаган төрле чыганаклар буенча тарихны ныклап өйрәнергә, эшкәртергә, тәртипкә салырга керешә. Бу эзләнүләрнең беренче нәтиҗәле җимеше буларак 1985 елда «Кубрат хан» романы туа.

VI гасыр азакларында болгар ханы Кубрат, Таман ярымутравы, Азов диңгезе буйларын һәм Тын елгасының түбән якларын биләп, Бөек Болгар дәүләтен төзи. Бу урында без сүзне тарихны яхшы белүче Әбрар Кәримуллинга бирик: «Кубрат хан турында Мөсәгыйт архивлардан һәм төрле борынгы чыганаклардан бик күп мәгълүматлар җыя. Һәм, ниһаять, үзе хыялланган «Кубрат хан» романын язарга керешә. Әнә шунда аның күз алдында борынгы бабаларыбызның төс-йөзләре генә түгел, шөгыльләре, кием-салымнары, холык-фигыльләре, ни ашап, ни эчеп яшәүләре, ни белән кәсеп итеп, тереклек итүләре җанлана башлый. Әмма әле ул Кубрат ханнан ераккарак китәргә кыймый, гәрчә төрки-татар бабаларыбызның бик борынгылары – гуннар, кыпчак-болгарлар хакында белсә дә. Чөнки Кубрат хан турында, төрки-татар бабаларыбыз хакында мәгълүматлар аз була. Мәгәр өйрәнә башлагач, моңа да ачкыч табыла. Миңа калса, татарлар турындагы мәгълүматлар буенча беренче урында, һичшиксез, Кытай чыганаклары тора. Икенче урында – фарсылар, өченче урында – әрмән һәм Рим-Византия тарихчылары, дүртенче урында – гарәпләр, бишенче урында – руслар, алтынчы урын биреләдер татар галимнәренә. Әнә шуларның барысын да сөреп чыгып, чагыштыра-фаразлый алганда гына татар халкы турында хакыйкый тарихны язып булыр кебек миңа. Мөсәгыйт Хәбибуллин исә моңа әдәби образлар аша ирешеп ята»[6].

Эзләнә торгач, М. Хәбибуллин бик кызыклы нәтиҗәләргә килә: татар халкы бик борынгы халык икән, һәм аның тарихи язмышы башка күп кенә халыклар тормышы белән тыгыз бәйләнештә булган. Шулай булгач, ул халыкларның борынгы тарихларын да белергә кирәк икән. Әмма боларны үзең генә белү җитми, укучыларга җиткерә белергә дә кирәк. Моңа тарих дәреслекләре аша гына ирешеп булмаячак. Кызыксынучылар аудиториясен киңәйтим, чын тарихны күпсанлы укучылар массаларына җиткерим дисәң, шул темаларны иңләгән матур әдәбият әсәрләре иҗат итәргә кирәк. Ә әдип моны эшли ала һәм М. Хәбибуллин тарихи романнар язарга керешә. Ул гына да түгел, алга таба үзенең иҗат кыйбласы тик шушы юнәлештә генә икәнлегенә инана.

1981–1984 елларда иҗат ителгән «Кубрат хан» романының үзәгендә моннан ундүрт гасырлар элек хәзерге Төньяк Кавказның Таман ярымутравында күпсанлы ыругларны берләштергән Бөек Болгар дәүләтенең барлыкка килеп яшәп ятуы, анда христиан һәм ислам диннәренең көчәюе, мәҗүси йолаларның алар тарафыннан йотыла баруы һәм, ниһаять, дәүләтнең таркалуы, андагы шәхесләр һәм ыруглар фаҗигасе сурәтләнә. Кубрат хан белән төптәңре Ирсан арасындагы көрәшне әсәрнең төп тамыр сызыгы дип санап була. Аңардан башка укучының күз алдыннан бик күп җанлы образлар— Кубратның якыннары, балалары, аның даирәсенә кагылышлы күпсанлы персонажлар үтә: хатыны Аппак, кызлары Чәчкә, Илбарис баһадир, Балкар илхан, Аспарух илхан, Аслан илхан, шулай ук Византия илчеләре, философлары һ. б. бик күпләр әсәрнең шактый чуар һәм кызыклы образлар җыелмасын тәшкил итә.

Тарих сәхифәләрен эзлекле актара торгач, М. Хәбибуллинһәр татар кешесе өчен истәлекле һәм кадерле чорга – ХII – ХIII гасырның тарихи вакыйгаларына – Урта Идел-Чулман буйларында Болгар дәүләте яшәгән чорга килеп чыга. Аның төзелүе, ныклап аякка басуы, чәчәк атуы турындагы «Илчегә үлем юк» (1990), шул дәүләт белән идарә итүчеләрнең берсе – Илһам ханның баскынчы дошманнарга каршы көрәше үзәккә куелган «Хан оныгы Хансөяр» (1997) һәм «Аллаһы бүләге» (1999) романнарын иҗат итә.

Ул гына да түгел, әдипнең игътибарлы карашы чиксез тарих дәрьяларының бик зур киңлекләрен иңләп ала. Ул үзенең игътибарын бер-берсеннән байтак нык аерылып торган ике дәвергә юнәлтә һәм бердәй тырышлык белән ике өлкәне: бик ерак тарихны һәм яралары, җәрәхәтләре күңелләребездә әле дә төзәлеп җитмәгән чорны – моннан әле биш йөз еллар элек кенә яшәгән Казан ханлыгы чорын күрсәтергә теләп, каләмен тибрәтә.

Бик ерак тарих дигәне «Атилла» (2001), «Батый хан һәм Ләйлә» (2002), «Айбиби» (2004) исемле тарихи романнарда чагыла. Миңа калса, бу китаплар арасында хәзерге укучыга аеруча уңышлы рәвештә тәкъдим ителгәне дип шәхсән әнә шул соңгысын— «Айбиби» не әйтер идем. М. Хәбибуллин романнары арасында кирәгеннән артык озынга сузылганнары да очраштыра. «Айбиби» исә геройларның образлылыгы, хисләренең эмоциональ сурәтләнеше, диалогларның оста бирелеше өстенә үзенә бертөрле җыйнак пөхтәлек белән аерылып тора. Автор китапны зур тарихи белешмә белән ачып җибәрә, хазарлар, Хазар дәүләте һәм аның безгә – татарларга – бәйләнеше-мөнәсәбәте турында дөнья галимнәренең тарихи чыганаклары буенча татар һәм рус телендә язылган белешмә белән тәмамлый. Шәхсән минем үземне әнә шул тарихи мәгълүматлар әлеге әсәрнең эстетик эшләнеше белән бер үк дәрәҗәдә җәлеп итте.

М. Хәбибуллин Казан ханлыгы чорына караган «Шайтан каласы» (1993), «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» (1996) романнарын язды. Авторның күп әсәрләре берничә тапкыр һәм татар, һәм рус телләрендә басылып чыгу фактларын да искә алсак, әдибебезнең нинди олы, кирәкле, игелекле эшләр башкаруын күреп таң каласың.

М. Хәбибуллин әсәрләрдә сызган эзләрдән йөреп, укучы үзенең хыялында яисә фаразларында гына булган күренеш-картиналарны яңарта ала. Автор иҗат иткән романнар эзлекле бербөтен, хәтта ниндидер бер система хасил итәләр. Әлбәттә, аларны кабул итү өчен укучының үзеннән дә ниндидер омтылыш, кызыксыну сорала— татар җанлы, ата-бабаларын һәм аларның ерак буыннары белән кызыксынучы татар баласы өчен бу бигрәк тә кирәк – автор үзе дә иң беренче чиратта нәкъ әнә шундыйларны күз уңында тотып иҗат итә булса кирәк. Һәм укучының үзеннән, аз-азлап кына булса да, тарихның чын барышын ачыкларга теләү, аның хакыйкати чыганакларына таянып, шуларның тәгаенлегенә ихтирамлы ышаныч булдыру бу әсәрләрнең дөньяны танып белүдә һәм кешеләрне тәрбияләүдә әһәмияте тагын да үскәнлеген аңларга кирәк була торгандыр.

Әдип зур осталык белән аерым бер чор яисә вакытның фараздай кабул ителерлек нокталарына кагыла, кызыклы әдәби сюжетлар тудыра, алар шул заманның җанлы образларына, сурәтләренә әвереләләр һәм безне – бөтен рухыбызны, батырлыгыбызны, җаныбызны – шунда алып китәләр. Вакытлыча гына булса да, үзебез дә шул чор, шул заманнарның җанлы шаһитларына, замандашларына әвереләбез. Шул ук вакытта әсәрләрдәге тормыш күренешләрен тик иҗатчы тарафыннан җанландырылган фараз яисә шартлы вариация рәвешендә кабул итәргә кирәклеге хакында да онытмыйбыз.

Авторның үзалдына укучыларны кызыксындыру, мавыктыру, билгеле бер тарихи чорның геройларына, шәхесләренә, хәлләре-вакыйгаларына, фактларына игътибарыбызны юнәлдерү бурычын гына куйган булуы да мөмкин. Әгәр дә шулай икән, монысы да кечкенә әйбер түгел. Ерактагы калын-калын катламнар астында күмелеп калган, чуар һәм буталчык тарих сәхифәләрен нәкъ булганынча төп-төгәл, тулы дөреслегендә ачып бирүгә әдәбиятчылар дәгъва итә алмыйлар һәм аңа омтылмыйлар да. Бу эш башлыча тарих фәне белән махсус шөгыльләнүчеләргә – профессионалларның үзләренә кала. Гомер көзләрен матур язларга әверелдереп яши белүче олы шәхес – Татарстан Республикасының халык язучысы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, язучы Мөсәгыйт Хәбибуллин – әнә шундый гадел тарихчыларның күзәтүләренә, ачышларына колак салырга тырыша һәм, дөреслек юлыннан барып, матур нәтиҗәләргә ирешә.

Рифат Сверигин, 2007

1

Хәбибуллин М. Әдәбиятка юл салганда (үткәннәрдәге мизгелләр). Кулъязма.

2

Миңнуллин Ф. Хикәя һәм хикәячеләр // Балта явызлар кулында. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 60・61 б.

3

Галимуллин Ф. Игелеклелек // Офыкларны алдан күреп. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 130–146 б.

4

Сарьян Х. Уеңны уйдырып сал… – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 18 б.

5

Хәбибуллин М. Әдәбиятка юл салганда (үткәннәрдәге мизгелләр). Кулъязма.

6

Кәримуллин Ә. Татар тарихына килгән әдип: китапка сүз ахыры // Хәбибуллин М. Хан оныгы Хансөяр: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 248 б.

Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1

Подняться наверх