Читать книгу Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1 - Мусагит Хабибуллин - Страница 3

Атилла
Тарихи роман
Беренче китап

Оглавление

1

Орыш кырында каты яраланган Шимбай ханны угланы Мәңгүк алып чыкты. Ул үзенең елгыр алае белән дошманнарны ера-ера, кылычы белән уңга-сулга селтәнә-селтәнә, күкрәгенә ук кадалган атасы кырына үтте, ат ялына капланган ханны ияреннән суырып алды да, алае яклавына сыенып, орыш кырыннан чыгып чапты. Гаҗәбе шул булды: ике яктан да югалтулар күп булгангамы, «унуклар» дип аталган ак төрекләрнең олау-кибетләрен һәм хатын-кызларын кулга төшергәнгәме, дошман аларны куа килмәде. Дошман тырнагыннан котылган Мәңгүк угланга икенче көнне орыш кырында шактый югалтуларга дучар ителгән Сакмар меңбаш белән Көнбаш атакай килеп кушылдылар.

Шимбай ханның хәле авыр иде. Юлны кисеп аккан елганы кичүгә, унуклар ашыгыч рәвештә киез йорт кордылар, каты яраланган хан гәүдәсен, ат өстеннән алып, сак кына ак киезгә кертеп салдылар. Нидер өмет итеп, үлем белән тартышып яткан Шимбай ханның ярасын кара төрекләр аксакалы Көнбаш атакай карады. Хан ярасына ул ниндидер төнәтмәләр сөртте, бөркет каурые белән ханның канланып кипкән иреннәренә шифалы су тигезеп торды, ахыр килеп, ук тигән яраны, өшкерә-өшкерә, ялкын белән көйдерде. Әмма унуклар санында йөргән ак төрекләр тарафына Тәңре әҗәле юл ярган булган икән инде— сихәтләнмәде хан, хәле бер дә җиңеләймәде. Алай да Көнбаш атакайның тырышлыгы бушка китмәде, өшкергән ялкынның ярдәме тидеме – бер мәлгә аңын югалтып торган Шимбай хан күзләрен ачты, үзе тирәли тезләнеп утырган угланнарына, туганнарына, ахыр килеп, Көнбаш атакайга бакты. Атакайга нидер әйтергә дип кипшергән иреннәрен ачарга итте, ымсынып куйды, иллә авызыннан сүз чыкмады, тик күз төпләреннән тәгәрәп чыккан ике бөртек яшь бертын тынып торды да бит-сакалы буйлап аска тәгәрәде, соңгы мәлдә бер яшь бөртеге җирән сакал эченә кереп сеңде, икенчесе сакалында бераз эленеп торды да, ак киезгә төшеп, тәгәрәп югалган терекөмештәй юкка чыкты. Бу инде Шимбай ханның соңгы сулышына Тәңре җибәргән ишарә иде. Әмма алай булмаган икән әле, Тәңре кодрәте белән, үз куәте илә Шимбай хан янә күзләрен ачты һәм, барысын да гаҗәпкә калдырып, туганнарына, угланнарына бакты, күз карашын Көнбаш атакайда туктатып, ап-ачык итеп:

– Көнбаш атакай, Тәңре кылычын Мәңгүк угланга тапшыр. Дулу ыруы ханы Шимбай әйтә сиңа моны. Яз килү белән, бабабыз Угыз хан җәйләгән Җаек-Идел елгалары арасындагы далага таба кузгалыгыз. Ата-бабаларыбызның ил-даласына. Идел аръягындагы күрше сарматлар белән бәхәскә кермәгез, тату яшәргә тырышыгыз. Минем хыялым Мәңгүк углымны Сармат хан кызына өйләндереп, ике зур кавемне бергә кушу иде – Тәңрем язмаган булып чыкты. Инде сез кавышырга тырышыгыз. Угорлар илтотары Куриш – минем киявем, хатын-кызлар алырга аңа барыгыз. Килешер, ярдәм итәр, ипле кеше, ил сөючән адәм. Сармат хан үлгәч, миңа ирештерделәр, ил белән шаһиншаһ углы шаһзадә Бәһрам идарә итә икән, Мәңгүк углыма ярәшкән хан кызы Сафурага өйләнгән, диделәр. Күрше хакы – Тәңре хакы, аның белән дә тату яшәргә тырышыгыз. Кызларга кытлык туса, сарматлардан да сорарсыз. Ил-җәйләүләребезгә кермәсәк тә, Сармат хан белән дуслыкта булдык, кызлар алыштык, кызлар бирештек – бер-беребез белән дустанә-тату яшәдек. Кылган игелек кырда ятмый, ят булса да, Бәһрам бәк тә юл өстенә аркылы ятмас. Мин, унукларның ак төрекләре ханы Шимбай, ил-халкымны туган туфрагыма алып кайта алмадым. Анагай туганыемны якларга барып, ыру-кавемемне зур югалтуларга дучар иттем. Моның өчен Тәңрем мине кичермәде, иң яман җәзасын бирде…

– Синең монда гаебең юк, юк, Шимбай хан, рәнҗеп китмә, юкка үртәлмә. Соңгы мәлдә Анагай илә Мөртәт ханнар хыянәт юлына бастылар, унукларны кыен хәлгә калдырып, Кытай гаскәриләре ягына чыктылар. Каһәр аларга, каһәр!..

Ләкин Шимбай хан Көнбаш атакайга җавап бирер хәлдә түгел иде инде, аның башы кисәк бер якка авышты, гәүдәсе тартышып алды һәм сузылып тынып калды. Угланнар, туганайлары бер-берсенә карашып алдылар да башларын түбән иделәр.

Ә кич якта корылган йорт янына яшь тай китерделәр һәм йорт тирәли тугыз тапкыр әйләндерделәр дә иреккә җибәрделәр. Яшь тай, койрыгын чәнчеп, утлап йөргән анасы янына чапканда күрделәр: тайның анасы аны кешни-кешни каршы алды. Шулчак Көнбаш атакай Сакмар меңбашка таба борылды да:

– Бүген үк кабер казый башлагыз, ә иртәгә тайның анасын тотыгыз да кабер кырына китерегез, – диде.

Көнбаш атакайның әйтүенчә, Шимбай ханның куәтле һәм гайрәтле җаны яшь тайга күчәргә тиеш, ә тай анасы исә Шимбай каберенә ятарга хокук ала – ханга теге дөньяда хезмәт итәчәк.

Икенче көнне кояш чыгуга, унуклар кавеме тезләнеп туып килгән якты көнне каршы алды һәм Тәңреләреннән туып килгән көннәрен игелекле итүләрен теләп дога кылды. Ахыр буралап казылган кабер янына юнәлделәр. Ак киезгә салган Шимбай хан мәетен сак кына буралап куелган кабергә төшерделәр. Җеназаны борынгы Угыз бабалары кылган йола буенча җирли алмадылар. Үз теләкләре белән хан кырына яткырыр өчен яннарында хатын-кыз заты юк иде. Шимбай хан каберенә Тәңре кылычыннан башка барлык кием-салымнарын, коралларын һәм ат дирбияләрен салдылар да тәүге тай анасын чалып ташладылар. Тәңре илчесе Әҗәл Шимбай хан җаны артыннан килгәнче дип, кабергә өч көнлек ризык һәм кымыз куйдылар, аннары, мәет өстенә догалар укый-укый, алтын кебек арпа бөртекләре сиптеләр. Бары тик шуннан соң гына мәетне күмәргә керештеләр, һәр кеше, очлымына тутырып, кабер өстенә туфрак ташыды, бу эш кич кояш баеганчыга кадәр дәвам итте, яңа көн тууга, бу гамәл янә кабатланды. Әнә шулай өч көн буена кабер өстенә туфрак өйделәр. Җиденче көндә кабер өстенә өелгән балчыкны әйбәтләп очладылар да, тугызынчы көн дигәндә, очланган кабер өстенә ак киез менгереп җәйделәр, һәм орыштан исән калган барлык унуклар кабер тирәли бастылар һәм, Көнбаш атакай кулын күтәрүгә, барысы да тезләнделәр дә чыгып килгән кояшны каршы алдылар. Әнә шулай унуклар Тәңреләреннән Шимбай ханга тыныч йокларга фатиха алдылар. Көнбаш атакай, Тәңре кылычын тотып, кабер өстенә менде һәм үз янына Атилланың атасы Мәңгүк угланны һәм егетлек язларына яңа гына аяк баскан, билләренә кылыч тагарга хокук алган Рухил, Рамул һәм Биләү угланнарны дәшеп алды. Бары тик шуннан соң гына Көнбаш атакай Шимбай хан васыятен үтәргә кереште. Иң әүвәл ул тантаналы төстә Тәңре кылычын Атилланың атасы Мәңгүккә тапшырды һәм аны Ил ханы итеп игълан итте, кабер тирәли баскан халык өч тапкыр: «Ур-ра, ур-ра, ур-ра!» – дип кычкырды.

Атилла олан боларның берсен дә рәтләп күрмәде дә, ишетмәде дә, аның күз алдында кояш нурларында ялт-йолт итеп торган, тураннар күңелендә сихри вә могҗизаи көчкә ия булган Тәңре кылычы кисәк илаһиланды, гүя телгә килде, әле йөз-нуры күккә барып тоташты, әле далага сузылып ятты, әле ялкынланып, дөрләп яна башлады. Олан янында басып торган тимерчеләр башы Тугран, Атилла оланның кылычка карап сихерләнүен күреп, олан иңенә кулын салды һәм тыныч кына, гүя аңа әйтмәгәндәй:

– Ундүртенче языңа аяк баскач та, андый кылыч синдә дә булыр, олан, – диде.

Тимерчеләр башы авызыннан бу сүзләрне ишетүгә, Атилла олан бер мәлгә ачкан авызын ябалмый торды, ул нәүмиз рәвештә остага текәлде. Әмма тимерчеләр башы, тәүге сүзен әйтмәгән дә кебек, кабер өстендә барган тантанага карап тора бирде. Атилла олан, сабыры төкәнеп, останың чикмән чабуыннан тартты:

– Тәңре кылычын син ясадыңмы?

Бу сорауны оланнан көтмәгән тимерчеләр башы олан янына чүгәләде һәм, бала ишетелерлек кенә итеп:

– Ундүртенче языңа аяк басу белән, синең билеңдә шундый ук кылыч булыр, олан. Тик бер шарт куям сиңа: яшең ундүрткә тулганга кадәр син бу хакта беркемгә дә бер сүз дә әйтмисең, – диде.

– Син аны миңа киләсе язга ук ясарсың, тимерчеләр башы.

Атилла оланның бу җавабына тимерчеләр башы ирен чите белән генә елмаеп куйды һәм як-ягына карап алды, ул чарасыз калган кешегә охшап киткән иде. Тимерчеләр башы Атилла оланга бер сүз дә әйтмәде, баланың башын күкрәгенә кысты һәм күлмәге аша тойды: оланның йөрәге дөп-дөп тибә иде. Оста аны читкәрәк этәрде, күзләренә карады һәм олан күзләрендә чаткылар күргәндәй булды.

– Олан, Атилла олан, – диде тимерчеләр остасы, нәүмизләнә төшеп. – Атилла олан, ясармын мин сиңа ул кылычны, Тәңре кылычыннан да хәтәррәк итеп ясармын. Әйе, Тәңре язган булса.

– Тәңре язар, язар, – диде Атилла олан, торган саен кыюлана төшеп.

Тимерчеләр башы Атилла оланның иңнәреннән кулын алды, янә күзләренә карады.

– Олан, олан, тик без бу хакта икәү генә беләбез. Ишетәсеңме, икәү генә. Ә хәзер Тәңре белән ант ит! Атам-анам белән ант итәм, кылыч әзер булганчы, бу хакта берәүгә дә әйтмәм, диген.

Атилла олан зәңгәр күк йөзенә карап алды, балалыгы белән Тәңрене күрмәк итте бугай, үзенчә киңәшеп алдымы, булган хәлләрдән тагы да шатлана төшеп:

– Мин Тәңремне күрдем, күрдем, оста, ул миңа фатихасын бирде, бирде! – диде.

Шул мәлдә күктә могҗиза булып алды, күктә түгәрәк шар хасил булды. Шар әле ялт-йолт итте, әле уңга, әле сулга атылып китте һәм ничек пәйда булган булса, шулай ук күздән дә язды.

– Тәңре синең антың кабул итте, олан, итте! – диде оста, булган хәлгә баладан битәр үзе таң калып.

– Итте, итте, оста, итте! – дип, баскан урынында сикеренгәләп алды Атилла олан.

– Олан, – диде оста, янә як-ягына каранып алды. – Мин ул кылычны сиңа табармын. – Тимерчеләр башы янә баланы күкрәгенә кысты һәм колагына: – Син ул кылыч белән ярты дөнья халкын кул астына җыярсың, ата-бабаларың ирешмәгән биеклеккә ирешерсең… Зур-зур калаларда яшәгән римлыларга кадәр барып җитәрсең, башбирмәс готларны буйсындырырсың. Алар бездән коллар алалар, син аларны колбиләүчелектән азат итәрсең… Син римлыларны мәңге-мәңге коллар тотудан, коллар хезмәтеннән файдаланудан туктатырсың. Моның өчен сиңа башта готларны җиңәргә туры килер. Готлар сатып яталар колларны римлыларга.

– Готлар нинди халык соң, кай тарафларда яшиләр алар?

– Әйтәм ич, готлар римлыларга коллар сатып көн күрәләр, ә римлылар исә алар саткан колларны, теге бичаралар үлгәнче, тамак исәбенә эшләтәләр һәм аларны «ике аяклы хайваннар» дип җәберлиләр.

– Мин синең кылыч белән шул колларны римлылардан коткарырга барырмынмы?

– Барырсың, олан, барырсың. Анда барыплар җиткәнче бик күп илләрне, елга-далаларны кичәрсең, һәм мин ясаган кылыч синең юлдашың булыр.

– Халкым да, баш тимерче Тугран!

– Әйе, халкың да, халкың да, олан.

Бөтен дала һәм күрше-тирә халыкларны тетрәтеп торган унуклар сурәтендә йөргән ак төрекләр кавемендәге Шимбай хан оныгы баш тимерче сүзләренә ихлас күңелдән ышана иде. Ул үсмерләргә хас самимилек белән могҗизаи көчкә ия кылычны ясаучы баш тимерчегә карап торды-торды да:

– Мин сиңа ышанам, оста, атам ышанган кебек ышанам, – диде һәм тимерченең кытыршы каты кулын кысты.

Ул арада Тәңре кылычын кулына тоткан Мәңгүк ханны азамат егетләр, ак киезгә утырткан килеш, түбән таба алып төштеләр һәм, Угыз бабаларыннан соң килгән һәр ханның исемнәрен телгә ала-ала, тугыз тапкыр янә кабер тирәли әйләнеп чыктылар. Атилла оланның атасы кулындагы Тәңре кылычы һаман ялт-йолт килде һәм шуның белән Атилла оланны гына түгел, тантанага җыелган һәммәсен дә сихерләде.

* * *

Ак төрекләр сурәтендә йөргән унуклар ошбу кылычны Угыз ханга Тәңре үзе күктән төшергән дип сөйлиләр иде. Бу турыда Туран дөньясындагы барча төрекләр дә беләләр һәм моның шулай булуына ихлас күңелдән ышаналар иде. Ул гынамы, бу кылыч иясен Тәңре генә түгел, төрки халыкларының гаилә иминлеген саклаучы Инәй алла да үз фатихасында тота дип ышаналар иде… Боларның барысы турында да Атилла оланга тимерчеләр башы Тугран гына түгел, азамат егетләрнең дә сөйләгәннәре бар. Күп ишетте, күп тапкырлар тыңлады бу гыйбарәне Атилла олан һәм һәрчак игътибарын тимерчеләргә юнәлтте, бигрәк тә баш тимерчегә, ә ул, азамат егетләр бу кылыч турында сөйләгәндә, мыек астыннан гына көлемсерәп, сакалын барлап утырыр иде һәм, эшкә керешсә, сандалга салган кызган тимергә олы чүкеччедән көйли-көйли суктырыр иде.

Кайчан, нинди юллар белән килеп кергән соң Тәңре кылычы Угыз хан кулына? Бу хикәят турында Туран дөньясында ниләр генә сөйләмиләр иде. Имеш, ул болай булган. Көннәрдән бер көнне Угыз ханның көтүчесе сазлыклы урында утлаган таналары арасында аягы яраланган хайванны күрә. Күрә дә кан эзе буйлап китә һәм шунда сазлыктан очлы башы чыгып торган кылычка тап була. Бичара көтүченең үткен йөзле кылычка килеп кагылуы була, күктән яшен чыбыркысы кылыч кырына килеп кадала. Көтүченең котлары алына. Ул, чатыр чабып, ыстанга кайта һәм сихерле кылыч турында Угыз ханга әйтә. Угыз хан кылычны алып кайтырга меңбашын җибәрә. Әмма кылычны алырга килгән меңбаш кылыч йөзенә кагылуга, янә күктән яшен чыбыркысы төшә, ул гынамы, аның артыннан ук дөбердәп күк күкри. Бу хәлгә курка калган меңбаш хан янына әйләнеп кайта һәм, тотлыга-курка, ханга булган хәл турында сөйли. Угыз хан әле йөзе агарынып калган көтүчесенә, әле куллары калтыранып торган меңбашына карый да сазлыкка үзе юнәлә, ханга халык иярә, могҗиза буласы ич. Йөзе күккә карап торган кылычка кем генә кагылмасын, күктән яшен чаткысы төшә һәм һәр кешене өнсез итә. Килеп җитә Угыз хан кылыч күккә карап торган төбәккә һәм таң кала. Кылыч чынлап та бар һәм ялт-йолт итеп тора. Ни батыр булса да, Угыз хан үзенә ияреп килгән халыкка күз ташлый, һәм шунда бер батыры әйтә:

– Мин алып чыгам кылычны, хан! – ди.

Хан аңа ияк кага. Имеш, риза. Батыр егет сазга керә, кылыч йөзенә килеп тотынуы була, яшен чаткысы аның кулын көйдереп ала. Халык шау-гөр килә башлый, хан кыен хәлгә кала. Хан ич ул, батырларның батыры, илбашы, халык ышанычы.

Шулчак янә бер батыры кылычны алып чыгарга теләген белдерә. Әмма Угыз хан кырт кисә:

– Үзем!

Хан сак кына Тәңре кылычына якыная, кылыч йөзенә кагыла, Күк дәшми, хан кылычка ике куллап тотына һәм тартып та чыгара. Кылычны кулына алуга, күктән бер тавыш килә:

– Бу сиңа дигән кылыч, Угыз хан. Бу кылыч сине җиңүләрдән җиңүләргә илтер, син аны нәселдән нәселгә тапшырып калдырырга тиеш булырсың. Тапшырмаган хәлдә, Тәңрең синнән ваз кичәр…

Бу тавыш халыкны тәмам куркуга сала, халык, ни кылырга белми, ханның аягына төшә. Чөнки Тәңре аңа үзе, үз кылычын тапшырды һәм бөтен төрки халкы алдында. Ошбу кылычка ия кеше генә ил-халыкка баш булып китә ала. Әнә шулай нәселдән нәселгә килә-килә, ниһаять, Тәңре кылычы Мәңгүк хан кулына күчте, Атилла оланның атасына.

Күктән ишетелгән тавышка өннәре китеп торган адәмнәрне куркытып, Тәңре кылычы төрки халыкларның рухи көченә әверелә. Угыз хан Тәңре кылычын һәрчак үзе белән йөртә, кай тарафларга гына яу чапмасын, дошманнарны җиңә. Әнә шулай Туран дөньясында Тәңре кылычы тәгаен сихер тубалына әверелә. Ә инде еллар үтеп, үлем түшәгенә калгач, Угыз хан Тәңре кылычын углына биреп калдыра, һәр олуг хан вафатыннан соң, унуклар, буласы ханны Тәңре кылычы белән ак киезгә салып, хан итеп күтәрәләр.

Әнә шул кылычка сихерләнеп һәм әсәрләнеп карап торды Атилла олан. Һәр яз килгән саен, шул кылычның иясе булу турында хыялланды. Тантанада булган хәлләрне күзәтеп торды-торды да Атилла олан, үзалдына сөйләнгәндәй: «Килер бер көн, мин дә Тәңре кылычын тотып яу чыгармын һәм Рим легионерлары кулындагы кан кардәшләремне мәңгегә азат итәрмен», – дип, балаларга хас нәүмизләнү белән кинәнде.

* * *

Ниһаять, ак төрекләр ыстаны туктаган төбәккә дә яз килде. Беренче үләннәр шытып чыгуга, Шимбай хан кабере янына кире әйләнеп килделәр һәм, кабер тирәли әйләнә-әйләнә, үлгәннәргә – оҗмах, исәннәргә игелек теләделәр. Шул йолаларны үтәгәч кенә, туган Җаек-Идел якларына таба җәйли башладылар. Ул арада Җир-ана җиде тапкыр туңып, җиде тапкыр хәтфәдәй яшел үлән белән капланырга өлгерде. Җай Җаек елгасын кичкәч, янә туктадылар һәм өч көн, өч төн туй иттеләр. Ләкин туйлары бик сыек булды, чөнки ыру-кавемдә йөз егеткә бер хатын-кыз да туры килми иде. Шуның өчен болын-тугайларны яшел үлән каплагач, һәммә тереклек кышкы йокыдан уянып үзенә иш эзли башлагач, ыстандагы егет-җилбәзәк кенә түгел, тауга каршы тана күтәреп менәрдәй азамат ирләр дә Мәңгүк йортына җыелдылар. Хатын-кыздан мәхрүм калган ак төрекләрнең баш очларында яз хәбәрчесе тургай сайрый, зәңгәр күктә ашыкмый гына тилгән йөзә. Нигәдер җәйләү юлында бер ыруга да тап булмадылар. Бары тик Чүл кырыннан узганда гына зур булмаган каңгылылар ыруына тап булдылар һәм, йорт башы белән сөйләшеп, аларны да үзләре белән алдылар. Юк дигәндә дә Каңгылы ыруында егерме-утыз кыз-кыркын табылды, аларны, туйлап, асыл егетләргә өйләндерделәр.

Йортына җыелган кан кардәшләре каршында Мәңгүк хан озын-озак сөйләп тормады, чөнки азамат егетләрнең генә түгел, үзенең дә хәле хәл иде.

– Безгә кичекмәстән сарматларга таба җәйләргә булыр, – диде, алгарак чыгып, Сакмар меңбаш.

Аның сүзенә куәт биреп, башкалар шаулаша башладылар. Үзе дә чарасызлана башлаган Мәңгүк хан кулын күтәрде һәм куй маенда кайнатылган камчысы белән җиргә орды.

– Имин, имин, кан кардәшләрем, имин, – диде Мәңгүк хан, кинәт кенә тынычлана төшеп. – Яхшы, Тәңре игелеге белән иртәгә үк Кара Идел ярлары тарафына таба кузгалырбыз, ә анда, Кара Идел аръягында, Сармат хан җәйләүләре башлана.

Хан «сарматлар» сүзен телгә алуга, азамат егетләр күзгә-күз карашып алдылар да, Мәңгүк ханның да каны кыза башлавын күреп, сүзсез генә юлга җыенырга дип таралыша башладылар. Мәңгүк хан таза, асыл егетләрне моңсу күз карашы белән озатып калды. Ул үзе дә чарасыз иде, әле булса хәтерендә – аның да бит сарматларда үсмер чакта ук колакларын тешләткән сөйгәне вә насыйбы бар иде. Әйе, бар иде. Сафура атлы Сармат хан кызы иде ул. Иллә бабалары Шимбай хан, көнчыгыштагы агаларына ярдәмгә ашыгып, барча ыруы белән көнчыгышка таба— Гөбәй чүле тарафларына юнәлде. Шимбай хан уе буенча, унуклар җиде-сигез елдан туган далаларына әйләнеп кайтырга тиешләр иде, әмма көтмәгәндә Кытай империясе гаскәриләре белән орыша башлап, бер чигенеп, бер һөҗүм итеп, биш елдан артык Гөбәй даласы тирәсендә тулгандылар. Ул елларда Мәңгүк хан ике тапкыр өйләнергә өлгерде. Әлбәттә инде, колакларын тешләшсәләр дә, Сафура да аны көтеп ятмаган – Сармат ханда хезмәт иткән баһадир Бәһрамга кияүгә чыккан, дип хәбәр ирештерделәр. Нәкъ менә шуңа күрә Мәңгүк ханның Кара Идел буйларына аягы тартмый иде, гәрчә әнә шул сары чәчле Сармат хан кызын әле булса оныта алмаса да, үлепләр күрәсе килсә дә.

Әйткән сүз – аткан ук! Икенче көнне үк унуклар ыруы, җәйли-җәйли, Кара Идел елгасына таба кузгалды. Сармат ханның җәйләү-биләмәләре Кара Иделнең уңъяк ярыннан башлана иде. Җәйләгән халык әкрен йөри, унуклар бары тик җәй урталарында гына Кара Иделгә җиттеләр. Әмма Мәңгүк хан елганы кичәргә кыймады. Чөнки Кара Иделнең аръягында Сармат хан биләмәләре, бу күчмәләр арасындагы канунны бозу булыр иде.

Килә-килүгә Идел ярына ыстан коруга ук, гайрәтле егетләрнең кайберләре сармат кызларын урларга кузгаласы иткәннәр икән, бу хәбәр Мәңгүк ханга ирешүгә, егетләрне тыярга ышанычлы меңбашын җибәрде. Кайнар канлы егетләрне йортына тотып китергәч, һәм тегеләр зарлана башлагач, Мәңгүк хан кырт кисте – кем дә кем аръякка чыга, ат койрыгына тагылачак. Шуңа да карамастан, атна үтүгә, Мәңгүк ханга ирештерделәр, хатын-кызга тансыклаган җилле егетләр унбишләп сармат кызын урлап алып кайтканнар һәм яшереп тоталар икән. Мәңгүк хан хәбәр ирештерүчегә бер сүз дә әйтмәде, кырына Көнбаш атакайны чакырырга кушты. Ун-унбиш кыз белән генә унуклар кавемен хатын-кызлы итеп булмас, бер-бер хәл кылырга кирәк иде. Шуның өчен ул әүвәл сарматларга яучы һәм илче йөзендә Көнбаш атакайны җибәрергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Әйе, бер җайдан хәйләкәр Көнбаш атакай Сармат ханның сылу кызын да күреп кайтыр. Ниләр кылып ята икән сары чәчле, Мәңгүк хан үсмер чакта ук колагын тешләгән сылу кыз?..

Ыстан туктап, шул хакта сөйләшкән-киңәшкән арада, күк йөзен кара болыт каплады, яшеннәр яшьнәтеп, күкләрне дер селкетеп, күкри-күкри коеп яңгыр явып узды. Шушы куәтле яңгыргамы, елга ярларыннан чыкты, болыннарга җәелде. Атна дигәндә ул үз эзенә төште һәм сөелгән хатын кебек тынычланып ага башлады. Мул итеп яуган яңгырдан соң болын-тугайлар, хәтта калку җирләр дә хәтфәдәй яшел үләнгә күмелде. Шул үләндә көрәеп киткән мал-туар, бигрәк тә атлар, яше-карты, колыны-кыркыны, койрык чәнчеп куыша башлады. Атлардагы дәрт-дәрман ир-егетләргә күчте. Кара Иделнең аръягындагы ат көтүен күреп, елгыр айгырлар башларын югары күтәреп кешниләр, кемнедер үз тарафларына йөрәк кайнарлыклары белән дәшәләр иде. Ә инде ун елдан артык хатын-кыз затыннан мәхрүм ителгән ир-егетләр елга буена кер чайкарга төшкән сармат кызларын күреп, ни кылырга белми, тегеләргә талымсызланып карап торалар һәм эчке бер дәрт белән: «Эһ!» – дип куялар иде. Кош булсалар очып кына чыгарлар иде дә, юк шул, кош түгелләр, тик күңелләр генә ярсына, күңелләр генә аръяктагы сармат кызларына тартыла.

Алай да, Мәңгүк хан тыюга карамастан, берничә батыр егет, елганы ат белән йөзеп чыгып, кер юучы кызларны алып кайтканнар булып чыкты, иң гаҗәбе, имеш, кызлар үзләре үк ияреп чыккан икән. Бу хәбәр ирешсә дә, Мәңгүк хан дәшмәс булды. Ул һаман Сармат хан ыстанына җибәргән Көнбаш атакайны көтте. Атнага якын гомер узды ич инде, ә атакай һаман юк та юк. Мәңгүк хан тәмам йокыдан калды.

Көнбаш атакай киткәнгә җиде көн дигәндә хан түзмәде, ат менеп, Идел ярына таба кузгалды. Ишләре иярәсе иткәннәр иде, аларга кул селтәп кенә калырга кушты. Аның ни сәбәпледер ялгыз гына Идел ярына чыгасы килә иде. Күк йөзе чалт аяз, баш очында тилгән тирбәлә, колак түренә төшеп диярлек тургай сайрый. Әллә талгын гына күктә тибрәлгән тилгән, әллә тургай моңы йөрәкне парә-парә телә. Әнә шунда ул елганы кичүче Көнбаш атакайны күрде, күрде дә тыелгысыз дәрт белән аны көтә башлады. Көнбаш атакайны сармат егетләре каекта чыгардылар. Мәңгүк хан шактый текә ярдан аты белән аның янына төште, картның елмайган күзләренә карады.

– Йә-йә, ни йөк алып кайттың ханыңа, атакай?! – диде, сабыры төкәнеп, Мәңгүк хан.

– Әүвәл йортыңа алып кайт, бер чокыр булса да кымызың эчер, – диде Көнбаш атакай, һаман исә мыек астыннан елмая төшеп.

Кайтыр юлда ук, ат йөгәненнән тотып янәшә атлаганда ук, Көнбаш атакай Мәңгүк хан зарыгып көткән хәбәрне ирештерде. Көнбаш атакайны Сафура бикә үзе каршы алган икән. Атасы Сармат хан вафатыннан соң, бәк титулын алып, тәхеткә Бәһрам баһадир утыра, әнә шул кеше Сармат хан фатихасы белән Сармат хан кызы Сафурага да өйләнгән. Үзләре болай тату гына торалар, ди, тик менә дәвамнары гына юк икән.

Еллар үтеп, көнчыгыш тарафында көн күргән кардәшләрен яклап йөргән арада, туган якларында калган колак тешләшкән насыйбы кияүгә дә чыгып өлгергән икән шул. Көтмәгән булып чыга инде. Хәер, Мәңгүк хан үзе дә әүлия була алмады, ул арада ике хатынга өйләнергә өлгерде.

– Ярый, бихуш, атакай. Йомышым йомышлаган өчен мең рәхмәт сиңа! Иртәгә, көн-кояшны каршы алгач, табын җыярбыз һәм барысын да уртага салып сөйләшербез.

Ләкин Көнбаш атакай Мәңгүк ханнан тиз генә чыгып китмәде. Сарматлар ыстанында Дәян атакайны күрүе, тегенең авыр хәлдә урында ятуы турында әйтте. Ләкин Мәңгүк хан аны тыңлады да, тыңламады да, аның бөтен уй-зиһенен Сармат хан кызы Сафура биләп алган иде. Җитмәсә, кымыз янында Көнбаш атакай Сафура бикәнең гүзәллеге хакында, авыз суын корытып, Мәңгүк ханның болай да сагышлы йөрәгенә үкенү вә үртәлү хисләре коя-коя сөйләп утырды.

Көнбаш атакайны озаткач та Мәңгүк хан тынычлана алмады, ахыр янә, ат менеп, Идел ярына таба чапты. Ярсу йөрәген тыяр әмәл тапмагач, ыстаннан ерагаюга һәм Идел-елгага якынлашуга, атын тыя төште дә сагышлы-озын көйгә җырлап җибәрде. Көр тавышлы, моңга бай аһәңле җырчы иде Мәңгүк хан. Аны еш кына табыннарда да җырлатырлар иде. Тик атасын күмгәч җырларга кыймый йөрде. Ә менә бүген күңеле тулы хистән ни кылырга белми җырлап җибәрде. Җыр тавышы ыстанга ук барып җитте, унуклар халкы йортларыннан йөгерешеп чыктылар, хәтта сарматлылар ягында да бу җырны тыңлыйлардыр кебек тоелды Мәңгүк ханга, һәрхәлдә, бу җырын ул үсмер чактагы мәхәббәте Сармат хан кызы Сафурага багышлаган иде.

Җырлап туктагач, бертын Идел буйлап атын атлатып барды да, малкайны җан-фәрманга чаптырып, берара уратып килде. Ыстанга кайтып төшсә, карты-яше аны каршыларга чыгуларын күреп, үзе дә аңлап җиткермәгән уңайсызлану тойды.

– Тагын, тагын җырла әле, хан, җырла әле! – дип кычкырдылар ханга, әмма ул аларга кул гына селтәде, атын җилле генә юырттырып, йорты янына җитте, тезгенен багучысына ташлады да, йортына кереп, баш астына күн мендәр ташлап, ике кулын баш астына куеп, төнлек аша күк йөзенә карап уйга калды. Берәү дә хан янына керергә кыймады, барысы да ишеткәннәр иде инде, колак тешләшкән Сармат хан кызы Сафура Мәңгүк хан сугышып йөргән вакытта шаһзадә Бәһрамга кияүгә чыккан— ханның шуңа кәефе юк, моңсулана, сагышлана…

Унуклар ханы Мәңгүк башына бер Сафура бикә кайгысы гына төшмәгән иде. Ул хан, һәм ул үзен генә кайгыртырга тиеш түгел иде. Унукларның азамат егетләренә хатын-кызлар кирәк, бүген, хәзер, юкса ыруың белән юкка чыгуың бар. Әйе, куәтле иде унуклар, далада данлы кавем иде, хәзер исә таралу алдында тора. Ни кылырга тиеш ул? Хан ич ул, хан! Халык аннан нидер көтә, нидер өмет итә.

Күзне йомып, йөз оятын садагына яшереп, Сафура бикә каршына баш иеп барыргамы, әллә, барысына да кул селтәп, җизнәсе угорлар илтотары Куришка юнәлергәме? Куриш җизнәсендә дә хатын-кыз бар, бәхәссез, җизнәсе аның үтенечен кире какмас, ипле кеше булып хәтерендә калган. Шул ук вакытта күңел төпкелегендә Сармат хан кызы Сафураны күрү теләге дә бертуктаусыз көйри. Бер уйлаганда, аның моңа хокукы да бар – үсмер чактан ук ярәшкән кыз. Аталары Шимбай хан кан кардәшләре Ашин ыруына ярдәмгә кузгалмаган булса, бик ихтимал, ул Сафура белән кавышкан да булыр иде, һәм даладагы ике зур кавем, кушылып, Рим кадәр Римга янарлык кавемгә әверелгән булырлар иде. Ахыр чиктә Ашин ыруына Шимбай хан барыбер ярдәм итә алмады. Алар җиңелделәр. Җиңелеп кенә калмадылар, хатын-кызларын һәм олауларын да югалттылар. Бу кичерерлек хәл түгел иде. Моны атасы Шимбай хан орыш кырында ук аңлады һәм, чарасыз калып, дошманга ташланган иде. Тәңре үзе тартып кертте бугай аны, чарасыз итте. Әллә соң, барысына да кул селтәп, үткән эшкә салават дип, Куриш җизнәсе ыруына барып кушылыргамы? Күңеле сизә, җизнәсе аны колач җәеп каршы алачак… Тик анда син үзең дә, халкың да кем була инде?.. Унуклармы, угорлармы? Кардәш булсалар да, угорларның тел-лөгатьләре генә түгел, йолалары да төркиләргә ятрак. Ә менә сарматларга барып кушылсалар, унуклар бер халык, бер кавем булып китәчәкләр – телләре дә бер, йолалары да. Димәк, башта бәхетне сарматлар белән сынап карарга кирәк булыр, ахыр килеп, кияүдә булса да, Сафура да анда, аны күрәсе килә.

Хәер, Мәңгүкне бер дә көнчыгышка аягы тартмаган иде. Хәтерендә шул калган – тешләштеләр. Аталары алдында кызарындылар һәм өлкәннәр яныннан кулга-кул тотынышып йөгереп чыгып киттеләр. Идел ярына хәтле йөгергәннәр иде. Шуларның барысын да искә алып, юлга чыгарга берничә көн калгач, Мәңгүк углан атасына:

– Атам, әллә соң мин илдә калыйммы, бериш халкым белән? – дип әйтте.

Шимбай хан, баш угланыннан бу сүзләрне ишетүгә, бер мәлгә Идел аръягындагы Сармат хан ыстанына карап торган иде, соңыннан, кырт кискәндәй:

– Бал искерми, кыз картаймый, углан, өлгерерсең, пешкән чия татлырак була, – диде.

Хак әйткән атасы, бал искерми, кыз картаймый, әмма ярәшкәннәре ташлагач, кыз кияүгә чыга икән ич, киткәннәрне көтми. Каты куллы иде атасы Шимбай хан, яугирләре өчен генә түгел, угланнары өчен дә аның әйткән сүзе гүя аткан ук иде. Мәңгүк угланга башка чара калмады, ул аңа бары тик:

– Имин, атам, – дия генә алды.

Мәңгүк углының кәефе кырылуын күрде, сизде Шимбай хан. Ата кеше, угланның хәленә керергә теләп:

– Кайгырма, углан, күп дигәндә өч елдан далабызда булырбыз, – дигән иде.

Һәм шул җитте Мәңгүк ханга, ул карусыз атасына иярде.

Көнчыгышта орышлар җиңел булмады. Кытай императоры, мең хәйлә корып, Гөбәй даласын кулына төшерергә теләде. Ә дала-җәйләүләрен якларга оешкан төркиләр еллар буена сугыштылар. Ләкин соңгы орышта унуклар атын йөрткән Дулу ыруы төрекләре ике ут арасында калдылар. Бу хәл кардәшләре арасында хыянәт итүчеләр аркасында булды. Ике яктан да бик күп халык кырылды. Унуклар көнбатышка таба чигенергә мәҗбүр булдылар. Оят та, гарьлек тә иде Мәңгүк ханга. Бу хәлдә ул әле атасын орышты, әле үзен, атасын үз вакытында туктата алмады. Ә бит туктатасы иткән иде, Сафурага сылтап булса да. Тик атасы Шимбай хан аның сүзләренә колак салмады. Хәзер инде барысын да яңабаштан башларга кирәк. Төрки-Туран дөньясында куәтлекләре белән дан тоткан унуклар канаты каерылган коштай чарасыз калдылар. Әйе, бер-бер хәл кылырга кирәк, күрә ич Мәңгүк хан: яшь айгырлар белән яшь бияләр ялларын чәйнәшә-чәйнәшә сөешкәндә, унукларның асыл егетләре тамакларына килеп терәлгән төерне йотып җибәрә алмый интегәләр, кытайлылар кулына күчкән хатыннарын, сөйгәннәрен искә төшереп сагышланалар иде.

Шул хәлдә йокыга китүен Мәңгүк хан сизми дә калган. Иртән уянуга һәм көн-кояшны Тәңресенә дога укый-укый каршы алгач, Мәңгүк хан йөзбашларын үз йортына дәштерде. Дәрәҗәләренә карап, уң һәм сул кулына меңбашлары һәм йөзбашлары утырышкач, ул аларның һәммәсенә дә күз төшереп чыкты. Уң кулында өлкән угланнары арасында утырган Атилла оланны күреп, ирен чите белән генә елмаеп куйды.

Мәңгүк хан башта сүзне сарматлар ыстанында булып кайткан Көнбаш атакайга бирде. Сарматларга барганда, Көнбаш атакай үзенең угланнары Вәсих белән Курсихны да алып барган икән, гәрчә бу хакта Мәңгүк ханга бер сүз әйтмәсә дә. Хан атакайны бүлдермичә тыңлап утырды. Ул гынамы, Көнбаш атакай угланнарын Бәһрам баһадирга әманәт итеп биреп калдырган, ә теге батыр егетләрне атасы шаһиншаһ тарафына җибәргән. Мәңгүк хан бу хәлгә аптырабрак калса да, ялт кына Көнбаш атакайга карап алды. Шуны сизепме, акланырга теләпме, Көнбаш атакай:

– Аның каравы, унуклар ханы Мәңгүк, Бәһрам бәк безне кабул итәргә булды. Хак, ул үзе яуга җыена иде, аланнарга ясак җыярга кузгаласы икән, тик аннан бик тиз әйләнәчәкмен, дип әйтеп әйтте, – дип дәвам итте Көнбаш атакай. – Мин моны ике зур кавемнең бер булып кушылуы хакына кылдым, хан, – диде.

Мәңгүк хан, Көнбаш атакай сөйләүдән туктаса да, шактый вакыт дәшми утырды. Бәхәссез, Көнбаш атакай изге эш кылган. Заманында Сармат хан белән Шимбай хан да кушылу һәм бер зур кавем булу турында хыялланалар иде. Шуны истә тотып, Мәңгүк углы белән Сармат хан кызы Сафураның колакларын да тешләткәннәр иде. Төркиләр йоласы буенча, колакларын тешләшкән балалар буй җитүгә өйләнешергә тиешләр иде. Әмма көнчыгыштагы орыш барысын да астын өскә китерде. Җитмәсә, Сармат хан кызы шаһиншаһ углына кияүгә чыккан. Имеш, Сармат хан моны тәмам чарасыз калгач кылган. Угланнары готлар белән яуда ятып калганнар, ә бердәнбер кызы Сафура, буй алса да, һаман кияүдә түгел. Бәһрам исә даны еракларга таралган шаһиншаһ углы, әллә шаһиншаһның хәйләсеме – Мәңгүк хан тәгаен генә белми иде, әмма кылынасы кылынган инде – Сафура кияүдә. Сармат хан кызы Сафурага өйләнгәч, Бәһрам шаһзадә сарматларда бәк титулы ала. Көнләшмәслек тә түгел иде шул.

– Йә-йә, Көнбаш атакай, мин сине тыңлыйм, тагын нинди сөенчеләр алып кайттың сарматлардан?

Көнбаш атакай табындагыларның барысына да күз йөртеп чыкты, ахыр, карашын Мәңгүк ханда туктатып, кыю рәвештә:

– Син – хан, калганын үзең хәл ит, – дип котылды.

Мәңгүк хан, муены авырткан кешедәй, башын боргалап куйды, угланнарына күз төшереп алды. Уң кул кырында ук Рухил утыра, аның белән янәшә Рамул, Биләү… кая югалды Атилла олан, абалары белән утыра иде ич?

– Төпчек олан тимерче Тугран янына китте, – диде ханның күз карашыннан ук кемне эзләвен аңлап алган Көнбаш атакай.

– Хуш, – диде хан. – Хуш.

Ни әйтергә тиеш ул меңбашларына вә йөзбашларына? Бу халык аның белән соңгы елларда ут һәм сулар кичте. Атасы Шимбай тәкәбберлеге аркасында ыруын югалта язды. Ярый Шимбай хан үзе сугыш кырында шәһит китте. Әйе, шәһит китте дә котылды. Инде хәзер кулына Тәңре кылычы күчкән Мәңгүк хан нишләргә тиеш? Баш иеп, йөз ертып Бәһрам бәк каршына барсынмы, йә булмаса, борынгы бабалары кебек, тирә-юнь ыру-кавемнәрдән хатын-кызлар урларга керешсенме?.. Юк, ул башка юлны сайларга тиеш, күршеләр белән килешеп яшәргә, кызлар бирешергә, кызлар алышырга.

– Меңбашларым, баһадирларым, осталарым, угланнар, – дип башлады Мәңгүк хан табындагыларны күздән кичергәннән соң. – Дошман безне соңгы орышта күп нәрсәдән мәхрүм итте. Бүген без ялгыз калган байгыш хәлендә. Без, Тәңребез язган булгангамы, борынгы бабабыз Угыз хан язмышын кабатладык. Кайчандыр Угыз бабабыз да, ил-кавемнәрен югалтып, көнбатыш тарафларында җәйләргә мәҗбүр булган, һәм, ил-дөньяны гизә-гизә, Җаек һәм Идел елгалары арасында төпләнеп калган. Әйтергә телим, бире төбәкләрдә көн күргән угор һәм сармат кавемнәре белән Угыз хан бабабыз килешә белгән. Көнбаш атакай, Сакмар меңбаш, шулай булганмы, куәтләгез әйткәннәремне?

– Булган, булган, хан, – диделәр беравыздан диярлек Көнбаш атакай белән Сакмар меңбаш.

– Шулай булгач, бүген унуклар нишләргә тиеш соң?

– Без куәтле ыру, хан, – диде Көнбаш атакай. – Минем әйтергә теләгәнем шулдыр, хан, баш иеп бару, баш иеп килү түгел. Ахыр килеп, сары чәчле сармат кызлары гомер-гомерләренә унукларның асыл егетләренә теләп кияүгә чыктылар. Миңа калса, хан, бүген сарматлар тәхетендә утыручы Бәһрам бәк тә унукларның егетләренә кызларын кызганмас. Күрше хакы – Тәңре хакы, дигәннәр борынгы бабаларыбыз, без дә үз чиратыбызда аларга ярдәм кулы сузарбыз.

Сармат бәге Бәһрам белә, иң яхшы укларны, иң үткен кылычларны, ат-кара дирбияләрен унук тимерчеләре ясый. Арба-тәгәрмәч турында әйтеп тә торасы юк. Шул ук вакытта бериш егетләребез угорлар тарафына юнәлер.

– Хак әйтәсең, Көнбаш атакай, хак сөйлисең. Угорлар белән безнең бабаларыбыз борын-борын заманнардан ук кызлар биреп, кызлар алышып яшәгәннәр. Унуклар башында атам Шимбай хан торганда да шулай булды, ары таба да шулай булыр. Куриш җизнәй дә, Айгөл апам да егетләребезне бик теләп каршы алырлар.

– Угор илтотары Куриш кырына кызлар сорарга мин барырмын, минем анда күз төшкән затым калган иде, – диде Сакмар меңбаш.

– Ашыкмый тор, Сакмар меңбаш. Сарматлар угорларга караганда күп тапкыр куәтлерәк, кавемнәре дә ишле, биләгән җирләре дә дала өстенә дала ялгана. Аннары сарматлар безнең тел ырудашларыбыз, ә угорлар телен белгәнебез белә, белмәгәнебез белми. Хак, син анда Куриш җизнәй үтенече белән ике ел гомерең уздырган идең, угор егетләрен атта орышырга өйрәттең. Хак, сиңа анда бару кулайрак. Хак сөйлимме, Сакмар меңбаш?

– Хак, хак, Мәңгүк хан. Атаң чорында мин Куриш илтотар егетләрен атта орышырга гына өйрәтмәдем, уктан алырга да өйрәттем, аркан ташларга да.

– Ә миңа, атам, сармат кызлары ошый төшә, сары чәчле сармат кызлары, – дип сүзгә кушылды Рухил углан.

– Миңа да, – диде абасы артыннан Биләү углан.

Мәңгүк хан Рамул угланына күз төшереп алды, әмма бер сүз дә әйтмәде. Рухил углан белән Рамул угланнарының яшь аралары ерак түгел иде. Шуңа күрәме алар бертигез булып үстеләр, бер елда диярлек билләренә кылыч тактылар. Хәер, Биләү углан да алардан бик аз калыша, ул да быел кылыч такты. Димәк, яуда катнашырга хакы бар. Бары тик Атилла олан гына абаларыннан нык калыша, яңа тугызынчы язына аяк басты. Бу бала һәрчак тимерче Тугран янында урала, әле дә, табынны ташлап, тимерче алачыгына тайган. Әйдә, өйрәнсен, тимер эше тилмертмәс, диләр. Ә менә уң кулында утырган угылларына өйләнергә бик вакыт. Алар яшендә Мәңгүк ханның ике углы бар иде инде. Мәңгүк хан үзе биленә кылыч таккан елында өйләнгән иде… Тик угланнарның өчесен дә сарматларга ияртеп бару килешмәс. Типсә тимер өзәрлек угланнарны күреп, Бәһрам бәкнең көнләшеп куюы бар иде. Җитмәсә, Көнбаш атакай, Бәһрам белән Сафура бикәнең дәвамнары юк, диде. Ни гаҗәп хәл, Көнбаш сарматлар ыстанына барып кайтканнан соң, Мәңгүк ханның төшләренә төн аралаш диярлек сары чәчле Сармат хан кызы керә башлады. Күрмәс борын әсир итеп ята түгелме унуклар ханын сары чәчле сармат кызы! Угланнарын өйләндерәсенә шикләнми иде Мәңгүк хан. Ә менә үзе ни кылыр, яше яшь булса да, күңел дигәнең хатын-кызга тарта. Әллә нишләп хатыннары да вакытсыз китеп бардылар. Рухил белән Рамул беренче хатыннан булсалар, Биләү белән Атилланы икенче хатыны бүләк итте аңа. Рухил белән Рамулны алай да угорлардан өйләндерергә булыр, ә Биләү угланны үзе белән сарматларга алыр. Хак, Айгөл апасының: «Нигә Биләү угланың да бездән өйләндермәдең?» – дип үпкәләве бар. Күрше-күлән халыкларының кызлары унуклар егетләренә кияүгә чыгарга һәрчак атлыгып тордылар. Дан-шөһрәткә күмелгән кавем иде ич… Хәер, язганын Тәңрегә тапшырыйк, бүген дә борып җибәрмәсләр дигән өметтә калыйк.

– Кардәшләрем, инде хан әмерен тыңлагыз! – диде Мәңгүк хан, башын чөя төшеп. – Көнбаш атакай һәм үзем Биләү углан белән сарматларга барырбыз. Үзем белән ике йөз егет алырмын. Сакмар меңбаш һәм тимерчеләр башы Тугран, Рухил һәм Рамул угланнар, яраннары белән Куриш җизнәй тарафына юнәлерсез. Буш кул белән бармассыз. Куриш җизнәйгә һәрчак камил корал, җилле арбалар, ат дирбияләре җитмәде – ала барырсыз, атлар да алырсыз. Оста Тугран үзе белән өйләнергә буй алган егетләрен дә алыр. Куриш җизнәй ипле кеше, буш кул белән җибәрмәс…

Шулчак табынга тимерчеләр остасы Тугран белән Атилла олан килеп керделәр. Атилла олан туп-туры Биләү туганые янына килеп утырды, тимерчеләр остасы сул кулдан йөзбашлар кырына туктады.

– Атам, атам, – диде Атилла, аягүрә басып, – мин ишеттем, Айгөл апаларыма барабыз икән, мин дә барам Куриш җизнәйләргә.

Барысы да елмаешып алдылар, сакал-мыекларын сыпырып куйдылар.

– Атилла оланның да өйләнергә нияте юктыр бит, хан? – диде Сакмар меңбаш.

– Мин Атилла оланны оста Тугранга тапшырам, – диде, уенын-чынын бергә кушып, Мәңгүк хан. – Бер җайдан дәү апасын да күреп кайтыр, бездән имин-сәлам җиткерер. Әйе, кһм, күңеленә ошаган кыз тапса, колагын да тешләр… – «Сарматларга баргач мин Сармат хан кызы Сафураның колагын тешләгән кебек» дип өстәргә иткән иде Мәңгүк хан, тик тыелып калды.

Һәммәсе дә көлештеләр, ә Атилла олан, үрсәләнеп:

– Кирәк тапсам, колагын да тешләрмен, илгә дә алып кайтырмын, – диде.

Бу юлы Мәңгүк хан башын артка ташлап рәхәтләнеп көлде. Көлә-көлә тынычлана төшкәч кенә, яшьле күзләрен сөртә-сөртә:

– Оста Тугран, син бу баланы тәмам тимерче иттең бит. Бик теләсә, алып бар үзен Куриш җизнәйгә, апасын да күреп кайтыр. Тик кара аны, ул минем төпчегем, күздән яздырма, күз-колак бул.

– Яхшы, хан, сез дигәнчә итәрмен, – диде оста Тугран һәм, якын итеп, Атилла оланга күз төшереп алды.

2

Бу чорда империяләрдәге хәлләр хакында.

Гунстан. Гуннар һәм сарматлар бертуган халыклар. Алар тарих аренасына б.э.к. III гасырларда ук чыгалар. Димәк, алар 700 еллар инде күрше-кардәш рәвешендә тереклек итәләр. Безнең эраның III–IV гасырларында гуннар өстен чыга. IVгасырның 370 елларында гуннар аланнар белән сугыша башлыйлар. Гаять дәрәҗәдә хәрәкәтчән гун яугирләре Төньяк Кавказ, Каспий диңгезеннән Азов диңгезенә кадәр даланы үз кулларында тоталар. Шул ук елларда Германрих король кул астындагы Атакыр җитәкчелегендәге герулларны буйсындыралар. Көннәрдән бер көнне, 371 елда, аучы гун алайлары Таман ярымутравына килеп чыгалар. Аларның юл өстендә ана болан пәйда була. Аучылар боланны куа китәләр һәм яр кырыена кысрыклап китерәләр. Ләкин көтмәгәндә болан-сыер суга кереп китә һәм, туктап тормастан, Кырым җиренә чыга. Аучылар аның артыннан ташланалар һәм шул елда Кырым җирләренә чыгарга кичү табалар. Соңыннан гуннар өермә кебек кичү аша Кырымга үтәләр һәм көтмәгәндә Төньяк Кырымда яшәгән кавемнәрнең бер ишен тар-мар итәләр, бер ишен үзләренә буйсындыралар. Ары таба барысы да билгеле. Күп тә үтми, гуннар Перекопка җитәләр, ул вакытта валлар белән ныгытылмаган ярымутрау аша готларның тылына чыгалар. Ә готлар аланнар белән аркадашлар, бу вакытта гуннардан Дон (Тын) елгасының уңъяк ярын саклыйлар. Азов диңгезе буенда җәйләгән гуннарга берәү дә комачауламый.

Әнә шунда башлана да инде гуннарга яла ягу. V гасырда яшәгән тарихчы Евгений бу хакта болай дип язып калдыра: «Җиңелгән готларны гуннар тәмам туздырып ташлыйлар, готларның күбесе һәлак була». Тарихчы, әлбәттә, монда шактый күпертә, чөнки күп кенә остготлар (гуннар аларны «аскы готлар» дип атаганнар) гуннарга кушылалар һәм хәтта чорына күрә тиңе булмаган Каталон орышында да гуннар ягында сугышалар. Монда исә гуннар Германрих король кул астында интеккән кавемнәрне азат итәләр, аларга ирекле рәвештә көн күрергә мөмкинлек бирәләр. Гуннар гаскәрләренең артуы дабары тик шуннан гына. Ә бериш остготлар исә кан кардәшләре вестготларга (гуннар боларын, «өске готлар» дип атаганнар) барып кушылалар. Ошбу булган хәлдән соң да гуннар көнбатышка таба хәрәкәт итүдән туктамыйлар. Ниһаять, алар Днепр елгасына җитәләр, ә өске готлар аларны елганың уң ягында көтәләр. Әмма гуннар монда да тукталып калмыйлар, айлы төннәрнең берсендә елганың өске ягындагы кичүдән чыгып, готларга ташланалар. Көтелмәгән бу һөҗүмнән паника куба, готлар тәртипсез рәвештә кача башлыйлар. Бер ише, кача-кача, Дунайга кадәр барып җитә һәм Көнчыгыш Рим императоры Валенттан канат астына алуын сорыйлар. Император Валент рөхсәт итә, әмма шарт куя – чукынырга. Готлар ария юнәлешендәге христиан динен кабул итәргә мәҗбүр булалар. Бу хәл 376 елда була. Һәм бу готларның тарихы шунда тәмамлана да.

Ә зур булмаган кавемнән торган Атанарих җитәкчелегендәге готлар гуннардан карурманга качып котылалар. Монда алар ыстан коралар, Өрәк аллаларын куялар һәм кул астындагы әсирләрне шул аллаларына корбан итәләр.

Днепрның уң ягына чыккан гуннар белән бу вакытта Баламбир хан идарә итә. Днепрның уң ягында берара ял иткәч, гуннар V гасыр башында янә көнбатышка таба кузгалалар һәм, иң гаҗәбе, орыш-сугышсыз Паннония даласына килеп чыгалар. Бу дала аларга Җаек-Идел-Дон буйларындагы далаларны хәтерләтә, шунда тукталалар. Аркадаш йөзендә гуннарга ияреп килгән остготлар короле Ардарихка Баламбир хан Дакия җирләрен биләргә куша. Соңрак бу король Атилла ханның иң якын дустына әверелә…

Әнә шулай гуннар тыныч кына Паннониягә килеп урнашалар. Ауропа тарихчылары язганча, «гун урдаларының коточкыч явы» әнә шулай тәмамлана. Гуннар турындагы тарихны, Авель турында Каин оныклары яза бит. Алардан тагын нәрсә көтәсең инде!

Чынында исә Византия илчеләре гуннарның башкаласы Паннониядәге калага түгел, ә Кара диңгез буендагы далада була. Менә ни өчен 412 елда Византия империясе илчеләре Паннониягә юнәлмиләр, ә Кара диңгез буендагы гуннар каласына, төп калага киләләр.

Л. Н. Гумилёв.

«Тысячелетие вокруг Каспия» китабыннан

Бу кала бүгенге Азов каласы (Азак) булган булса кирәк, император илчеләрен гуннарның олуг ханы Мәңгүк хан белән Сафура ханбикә кабул иткән булырга тиеш.

* * *

Яңа көнне каршы алгач, бар өметләрен Тәңрегә тапшырып, унуклар ике төркем булып, ике якка сәфәр чыктылар. Угорлар тарафына юл алган Сакмар меңбаш һәм Тугран төркеме белән аерылышкач, Көнбаш атакай Кара Иделгә җитеп килгән Мәңгүк хан төркемен куып җитте, һәм, аты хан аты башы белән тигезләшүгә:

– Хан, табында әйтеп тормаган идем, кичә кич белән сарматларда калдырган чапкыным кайтты, Бәһрам бәк ясак җыярга аланнарга таба кузгалган икән. Кһм, ыстанда гүзәл Сафура бикә үзе генә калган. Әйе, минем хыянәткә барасым килми, Иделне кичәбезме, әллә соң Бәһрам бәк кайтканны көтәбезме? Хәер, син – хан, үзең хәл ит, – диде.

– Кичер, атакай, Сармат хан кызы Сафураны мин таш яуса да барып күрермен. Бишектәге бала бишкә үзгәрә, дисәләр дә, минем аңа булган мәхәббәтем әле булса сүрелгәне юктыр.

– Йа Тәңрем, – диде Көнбаш атакай. – Юраганым юш килде. Бәһрам бәк бер дә бикәсе сүзеннән чыкмый икән. Чапкыным сүзләренә ышансак, Сафура бикә күз алмастай чибәр, горур, татлы телле икән. Килгән кунакларны Бәһрам бәк белән тигез бүкәндә утырып кабул итә, ди. Шыттырмаса, чапкыным әйтә: «Мин тәгаен аңламадым, кем идарә итә ил белән— Бәһрам бәкме, сылу бикәме?» – ди. Вәсих белән Курсих угланнарым калдыруым да шул Сафура бикә аркасында булды, хан. Иң әүвәл угланнарымны калдырыруны бикә үтенде, бикә сорады, Бәһрам бәк аны куәтләп кенә торды. Мин моны сарматлар белән кушылу теләге белән кылдым, хан. Унукларга угорлар белән генә түгел, сарматлар белән кушылу да куәт өстенә куәт бирер. Ә син, Мәңгүк хан, атакаең киңәшен тот – тап бикә күңеленә ачкыч. Минем өмет синдә, хан. Йә Сафура бикә күңелен яулыйсың, йә без буш кул белән борылып кайтып китәбез. Бикәгә тәмле телең кызганма, хатын-кыз ирләрне колагы белән яратыр, диләр. Кирәк икән, сандугач булып сайра. Син аңа ап-ачык итеп әйт, аталарыбыз теләге турында ни уйлыйсыз, бикәм, диген. Без әле Иделне кичмәгән, кем йөзендә барабыз Сармат хан кызы Сафура кырына?

– Мин хан йөзендә барам, атакай, унуклар ханы йөзендә. Мин аңа әле булса гашыйк, гәрчә булган хәлләргә күп еллар узса да, яшьлектәге түрдә, картлыктагы чөйдә, диләр. Ул бикә туган якларыма кайта-кайтуга ук инде йөрәк түрем биләде. Яшьлек хатам үз теләгем белән кылмадым, бикә мине аңлар, аңларга тиеш. Кинәт кенә туган туфрагымда балачактагы мәхәббәтем дөрләп кабынып китте, атакай. Ятсам ул, торсам ул күз алдымда.

– Димәк, Иделне кичәбез. Кичәрбез дә ыстан туктарбыз. Яңа көн тугач кына, Тәңребездән игелекле көн теләп, ары таба китәрбез. Тик, Мәңгүк ханиям, үзем сине котыртам, үзем куркам. Без анда чакта көтмәгәндә Бәһрам бәк кайтып төшсә…

– Төшсен, мин аңа хан йөзендә барам, илче генә түгел. Ахыр килеп, мин аңа хан йөзендә яучы булып барам. Минем төп максатым – улларымны, асыл егетләремне өйләндерү.

– Сылу бикә, сылу бикә кызларын бирерме соң? Бик ихтимал, ул сине онытмагандыр. Бала хыялы – күктә, балигъ хыялы җирдә булыр, ди.

– Сылу бикә минем белән килешер, атакай, теләгемә аркылы төшеп ятмас. Мин аның каршына үсмер чактагы насыйбы йөзендә генә түгел, онытылмас хатирәсе булып та барам. Туран дөньясында даннары еракларга таралган төрекләр ич без. Кирәк икән, мин аның алдына төшәрмен, атакай, әмма үз дигәнемә ирешермен.

– Менә-менә, шундый ханны күрәсем килгән иде дә минем юлга чыкканда. Сылу бикә, үзе баладан мәхрүм булса да, сараен тутырып кызлар тота икән, диделәр. Угылларыңны да, егетләреңне дә мәхрүм итмәс, шулай дип юрыйк, Мәңгүк хан.

– Бикәне баладан мәхрүм, дисең, атакай. Бу хакта мин болай уйлыйм, димәк, сылу бикә Бәһрам бәкнең мәхәббәтен йөрәк аша уздырмаган. Мәхәббәте йөрәк аша узганда гына, хатын-кыз ир-аттан бала табар, диләр. Димәк, сылу бикә мине көткән. Инәй аллабыз, тиңгә – тиң, ишкә иш килгәндә генә, мин аларга бала бүләк итәрмен, дигән ич.

Көнбаш атакай кайнарланып сөйләгән ханны тыңлады, әмма кайтарып бер сүз дә әйтмәде. Ак төрекләр ханы Мәңгүк Сармат ханы кызы Сафура янына канатланып бара, димәк, ул аңа әле булса гашыйк. Хан тәмам үз төркеменнән адашып калган очар каз, кыйгаклап кычкыра башлады. Күк алласы Тәңре булса, Җир алласы – Мәхәббәт, дияр иде мөгаллиме Дәян.

Шулай сөйләшә-сөйләшә, Кара Иделгә җиттеләр. Багучылар алдан тапкан кичүдән сарматлар ягына чыктылар да Иделгә коеп яткан инеш тугайлыгына ыстан туктадылар. Атларын утларга җибәреп, кунарга булдылар. Курыкмадылар, шуңа карамастан, гәрчә сарматларга изге ният белән килсәләр дә, каравыл куйдылар. Төн тыныч үтте. Иртән күзләрен ачсалар, янәшәләрендә атлары пошкыра, әрәмәлектә берсеннән берсе уздыра-уздыра сандугачлар сайрый. Әнә шулай каршылады Мәңгүк хан туар көнне. Тәңресенә дога кылды, изге көн бирүен теләде. Көн ачылып, елга буендагы томан таралуга, унуклар таң калдылар, аларны тыгыз рәтләр белән сармат сугышчылары уратып алган иде. Ашап-эчеп кузгалып кына киләләр иде, барысы да, сикерешеп, аякларына бастылар, ат тезгеннәренә ябыштылар. Унукларны боҗрага алучылар җәяләренә уклар элмәсәләр дә, йөзләренә багуга, унуклар күрделәр – сарматлар йөзендә бер дә дустанәлек күренми. Мәңгүк хан ат башыннан алды да, очлымына ике кош каурые кадаган (йөзбаш булса кирәк иде) йөзбашка таба кузгалмакчы итте. Әмма аны Көнбаш атакай туктатты:

– Хан, синең алда дошман. Аларның безне әсир итүләре бар.

Мәңгүк хан туктады һәм сармат яугирләрен янә бер тапкыр күздән кичерде. Хан буларак ул барысын да сүзсез аңлады. Алар – әсирләр, һәрхәлдә, әсир ителү алдында торалар. Сарматларга каршы тору һәм алар белән орышу зур ахмаклык булыр иде. Ахыр килеп, аларның максатлары сугышу түгел, алар кызлар сорарга килделәр. Шуңа күрә Мәңгүк хан кыю төстә очлымына ике каурый кадаган меңбашка таба кузгалды. Шулчак сарматлар җәяләренә ук элделәр.

– Хан, коралларың калдыр, – диде Мәңгүк ханга атакай Көнбаш.

Мәңгүк хан хәнҗәренә кадәр багучысына салып бирде һәм туп-туры сармат меңбашына таба китте. Меңбаш һәммәсеннән дә аерылып тора, һәм ул аты белән дә калкурак урынга туктаган иде. Ни тәкәббер кыланса да, Мәңгүк хан үзенә җитәрәк, хөрмәт йөзеннән булса кирәк, меңбаш атыннан төште, ат башыннан тотып, унуклар ханын көтеп алды.

– Баһадир, мин ак төрекләр ханы Мәңгүк хан, – диде, килеп җитәрәк күкрәгенә кулын куеп, илбашы. – Мине сылу бикә Сармат кызы Сафура тарафына алып барсагыз иде. Йөк-йомышым бикәдә минем, меңбаш.

– Хан, – диде баһадир, Мәңгүк ханның баш иеп сәламен алгач. – Бикәнең әмере шундый. Яугирләрегезне ыстан туктаган җирдә калдырасыз, Көнбаш атакай белән үзең миңа иярәсез.

Мәңгүк хан артына каерылып карады һәм кул ишарәсе белән Көнбаш атакайны дәшеп алды. Көнбаш атакай һәм ике сакчысы килеп җиткәч, атына атланды да сармат баһадирына иярде.

Шактый юл узгач кына, елга ярына сыенып утырган авыл күрделәр. Авыл зур, хәтта артыгы белән зур иде, Мәңгүк хан хәтта аның очын-кырыен күрмәде. Ишәйгән сармат кавеме, меңнәрчә йорт күтәрелгән төбәккә туктаган сарматлар чираттагы ыстаннарында җәйлиләр иде. Кибет-арбалары да шунда ук. Йортларны үзәккә таба боҗра-боҗра итеп куйганнар, боҗра араларында тәртәләрен югары күтәреп бәйләгән арбалар, арбалар тирәсендә бала-чага мәш килә. Арбаларның күбесендә сәрпи уклар урнаштырылган. Боҗраның иң уртасында, бер дә фарсы шаһиншаһныкыннан ким булмаган төсле, тукымадан зур чатыр. Чатырга җитәрәк, сармат баһадиры ак төрекләргә атларыннан төшәргә кушты һәм, Мәңгүк хан белән Көнбаш атакайны ияртеп, мәһабәт чатырга таба китте. Хәер, чатырны күрүгә үк, Мәңгүк хан: «Сафура бикә чатыры», – дип уйлаган иде, шулай булып чыкты да.

Чатыр матур, тоташ ак ефәктән – алтыпочмаклап куелган. Һәр почмагында җәйрән сурәте төшерелгән, түбәсендә куе зәңгәр әләм җилферди.

Чатырга җитәр-җитмәс, сармат меңбашы Мәңгүк ханны алга чыгарды, ә Көнбаш атакайга сабыр итәргә кушып, үзе белән алып калды.

– Сезне Дәян атакай көтә, – диде меңбаш һәм чак кына арырак утыртылган зәңгәр киез белән капланган йортка күрсәтте.

Мәңгүк хан артына әйләнеп карамады, аның кисәк кенә йөрәге леперди башлады, аяк астындагы җирне тоймас булды. Мәңгүк хан базынкы буйлы, зәңгәр күзле, йомры җирән сакаллы ир уртасы булырга җыенган кеше иде. Аңа һәрчак хатын-кызлар күзе төште. Шуңа карамастан атасы Шимбай кебек дүртәр-бишәр хатынга өйләнә алмады, ике хатын белән генә торып калды. Тик соңгы орышта икесеннән дә мәхрүм ителде. Хак, тәүгесе ир-канатына ике малай калдырып, үз үлеме белән Тәңре янына китсә, икенчесе ике малай тапкан булса да, Мәңгүк ханга ияреп, орыш артыннан орышка керде, ирләргә хас батырлык белән дошманга каршы сугышты һәм орышларның берсендә ятып та калды. Атилла углы, анасы уктан алынганда, бүреге белән яңа уйный башлаган иде, бүген исә, кайчандыр Сафураның колагын тешләгән кебек, колак тешләргә дип, Айгөл апасына китте. Мәңгүк хан батыр хатынны үз кулы белән җирләде. Соңгы мәлдә ул аны күз яше аша күкрәгенә кысты, гүя ишетер кебек, бәгырь канына назлы сүзләр тезде. Яраткан иде ул батыр хатынны. Тик барыбер, тәүге хатынын өзелепләр яратканда да, әллә нигә, юк-юк та, үсмер Сафура күз алдына килер иде. Яшьлектәге – йөрәктә, дип тикмәгә генә әйтмиләр икән шул.

Менә ни өчен чатыр кырына җитүгә, аягы атламас хәлгә җитеп, кинәт тукталып калган иде Мәңгүк хан. Үреләсе дә, чатыр япмасын ачасы гына югыйсә, юк, гасабилану да түгел иде бу, курку да түгел иде хәтта, ә еллар буена хыялында йөрткән чынбарлыкка аяк басу иде. Чынбарлык исә кешене һәрчак шикләндерә, икеләнергә мәҗбүр итә.

Ахыр тәвәккәлләде, япманы ачты. Керде. Күзләре тышта калган иде, бер мәлгә һични абайламый ишек яры басып торды. Ниһаять, күзләре ияләнә төшкәч, түр яктагы түмәрдә утыручы хатынны абайлады. Шулмы Сармат хан кызы Сафура? Шушы күз камашырлык гүзәллеккә күмелгән сылу беләнме ул үсмер чакта колак тешләште?..

Башта ул гүзәл затка туры карарга кыймады, төркиләргә хас гадәт буенча, бер тезенә төште:

– Гүзәл бикәгә, Сармат хан кызы Сафурага, саулык-тазалык телим! Баһадирың күндергәндер, шәт, сылу бикә, сәнең алда ак төрекләр дип аталган унуклар ханы Мәңгүк. Атам Шимбай орыш кырында ятып калды. Синең алга хан йөзендә үзем килдем. Кабул итсәң кабул ит, кабул итмәсәң куып чыгар…

Сафура бикә аңа бер сүз дә әйтмәде, каршындагы түмәрдән урын күрсәтте, имеш, әүвәл утыр. Мәңгүк хан Сафура бикә күрсәткән түмәргә утырды, кулларын тезләренә куйды һәм янә гүзәл бикәгә исәнлек-саулык теләде. Әйтер сүзем әйтә алмый калырмын дигәндәй кабаланыбрак:

– Атамны җирләгәч, сылу бикә, җәйли-җәйли, Җаекка җиттек, менә, ниһаять, борынгы Угыз бабабыз көн күргән далага килеп егылдык. Ыру-кавемем чарасыз калудан килдем мин сәнең кырыңа, сылу бикә. Соңгы орышта олауларыбызны гына түгел, кибет вә хатын-кызларыбызны да югалттык. Яугирләремнең асыллары орыш кырында ятып калды. Унуклар кавеме тәмам саташкан байгыш хәлендә хәзер. Мин, Шимбай хан углы Мәңгүк, инде хан йөзендә күп еллар элек күрше булган сарматларга килеп егылырга мәҗбүр булдым. Бабаларыбыз гына түгел, аталарыбыз кызлар алышып, дустанә-тату күрше яшәүләрне дә искә алып, сылу бикәнең мәрхәмәтенә өмет итеп, гүзәл бикә, синең аягыңа төшәм… – диде.

Шул сүзләрне әйтте дә Мәңгүк хан, күзләрен күтәреп, Сармат хан кызына карады. Карады да исе-акылы китте. Ярым караңгылыкка тәмам күнеккән күзләре каршында гелән күктән төшкән алиһәдәй Сармат хан кызы Сафура утыра. Бикәнең йөзендә нурлар биешә, бит-йөзендәге сипкелләр һавадагы йолдызларны хәтерләтеп, үзе тулган ай кебек утыра сыман тоелды. Шулчак гүзәл бикә тыенкы гына елмайды һәм, дугаланып торган иреннәрен ачып, бәхетсезлеккә дучар ителгән унуклар ханына иминлек теләде.

– Мин барысыннан да хәбәрдар, Мәңгүк хан. Ике хатынга өйләнеп, мәрхүмәләрне җирләвең турында да, угланнарың хакында да алхәбәрдә торам. Орыш кырында калканын калдырган яугир югалган бер угы өчен уфтанмый. Кан кардәшегез Анагай илә Мөртәт ханнарның Кытай императоры ягына чыгулары хакында да ишеттем мин, җиткерделәр. Ике туган ханның дошман ягына чыгуын, туганнары унукларны кыен хәлгә калдыруын Бәһрам бәк тә ошатмады. Иллә җаны теләгән – җылан ите ашаган, ди, үзләре теләп муеннарына элмәк элгәннәр икән— үзләренә үпкәләсеннәр. Бәйдәге адәм генә түгел, бәйдәге эт тә иреккә омтыла. Кытай императоры йөзендә мин яман сәясәт күрәм, ак төрекләр ханы Мәңгүк. Империяләр ирекле дала халыкларын кысып, ил-дәүләт чикләрен бер-берсенә китереп кушмакчылар һәм дала халыкларын мәңгелек коллары итмәкчеләр. Көнчыгышта дала халкына Кытай империясе теш кайраса, көнбатыштан Рим империясе теш кайрый. Моңа кадәр бу ике зур империя гасырлар буена дала халыклары исәбенә коллар тотты, яшәде, үсте, узынды, көн күрде. Ары таба да шулай булырмы, унуклар ханы Мәңгүк? Әллә булмаса, кем дә булса арыслан һәм юлбарыс сурәтенә кергән империяләргә чик куярмы? Күрәм-сизәм ич мин, коллар исәбенә яшәгән Рим империя чикләрен сакларга һәм империяне коллар белән тәэмин итеп торырга алынган Германрих король көч-куәтләре чамалы булган кавемнәрне кул астына җыя башлады. Ирештерделәр, даладагы вак ыруларны туздырып, халкын әсир итеп, Ольвия каласына илтеп сата башлаган. Моңа кадәр аның дала халыкларына кул сузганы юк иде әле. Узынды, узынды, Германрих король дә узынды. Кем тыяр аны, кем туктатыр?.. Кан кардәшебез Дауыт ханның бөтен халкын туздырып, Ольвия каласына илтеп, римлыларның сәүдәгәрләренә сатып җибәргән. Яман кәсеп тапкан Германрих король, бик яман. Бәһрам бәк аны акылга утыртырга йөри, һәм мин аны хупладым, Мәңгүк хан. Әле булса хәтеремдә, атам белән синең атаң да Германрих корольне кисәтә торганнар иде, әмма икесенең берсе империя чикләрен үтеп керергә кыймадылар. Берләшә алмадылар дала ханнары, һәркайсы үз мәнфәгатен кайгыртты, үз җәйләүләрен, үз биләмәләрен саклады. Ул арада Германрих король кебек Рим империясе ялчылары дала халыкларын әсир итеп, Ольвия каласы аша колбиләүчеләргә озата тордылар. Ак төрек, сармат, роксолан, алан, венед халыкларын, әсир итеп, Римга озата торалар. Татулык җитми далалыларга, дустанәлек, бер-берсенә ярдәм кулы сузу, Мәңгүк хан, бер-берсен күрмәс булдылар…

– Кһм, – дип уч төбенә тамак кырды Мәңгүк хан. – Кһм, гүзәл бикә. Син минем гүя күзем ачтың. Хак сөйләдең. Бу чынлап та шулай ич. Атам энесе Дауыт ханның ыруын Германрих король туздыра. Атам Шимбай шунда ук әйткән иде: «Көнчыгыштан кайтуга, Германрих корольгә ябырылырбыз», – дигән иде. Теләгенә ирешә алмады.

– Минем атам Сармат хан да Германрих корольдән үч алырга теләде, шул исәп белән атаң белән кушылырга дигән ниятне дә башлап җибәргәннәр иде…

Сафура бикә нәрсәдер әйтергә теләсә дә әйтмәде, тыелып калды. Мәңгүк хан аңлады, бикә аның белән киңәшә, киңәшә генә түгел, унуклар ханын Германрих корольгә каршы берләшергә чакыра, һәрхәлдә, бикәнең тел төбен шулайрак аңлады Мәңгүк хан, шул ук вакытта башлап сүз әйтергә кыймады.

– Минем чарасыз калган мәлем, сылу бикә.

– Чарасыз калмадың син, унуклар ханы, мине чарасыз иттең.

«Ни өчен, ни өчен?» – дип сорыйсы итте Мәңгүк хан, иллә янә үзенең үсмер чактагы мәхәббәтенә сүз катарга батырчылыгы җитмәде.

– Минем синең угланнарыңны Рим империясе каласында күрәсем килә, унуклар ханы. Ләкин әүвәл Германрих корольне туздырырга кирәк булыр, Мәңгүк хан. Коралларны Римга ул сатып ята. Өске готлар Римга йөз тота башлаганнар, дигән хәбәр дә иреште миңа. Әнә шул халык далалыларны җәнлекләр урынына аулап, римлыларга кол итеп сатып ята. Йөз яшен тутырып килгән Германрих корольнең сансыз күп хатыннарыннан туган угланнарын, оныкларын аталарының бу оятсыз кәсебеннән кем туктатыр?! Кем йөгән кигерер коллар исәбенәяшәгән римлыларга?! Менә шундый ирләрне эзлим мин, унуклар ханы. Ә алар далада азаеп бара. Берәүләре кытайлыларга барып елышалар, бәгъзеләре хатын-кызларын ташлап качалар, бер ишләре илләреннән качып китәләр. Мин, унуклар ханы, чарасыздан Бәһрам шаһзадәгә кулым суздым, таяныр кешем калмаганнан бардым мин моңа, унуклар ханы. Ә ул минем өметем аклап ята, бүген аланнарны буйсындырса, иртәгә өске готларга каршы кузгалачакмын, ди. Мин ышанам баһадирыма, кузгалыр да…

– Мин бөтенләй башка йөк белән килгән идем сиңа, сылу бикә.

– Кызлар сораргамы?..

– Әйе, сылу бикә, мөмкин булса…

Сафура бикә урыныннан торды, берара йөреп килде һәм Мәңгүк хан каршына туктады:

– Бу сәясәттә, Мәңгүк хан, минем яклаучым булсаң гына угылларыңа, егетләреңә кызлар булыр. Тәңре безгә кавышырга язмады… Килешик, яшьлек ике тапкыр чәчкә атмый, яшьлек ул болын чәчкәсе кебек бер ата да орлыгын коя. Син көнчыгышка китеп югалдың, ә мин туган туфрагымда язмышымны Тәңрегә тапшырдым…

Мәңгүк хан, урыныннан торып, бикә аягына төшкәнен сизми дә калды, бу хәрәкәтне кылганда, аның битенә сылу бикә йөзеннән хуш исләр дулкыны сирпелеп узды.

– Мин, сылу бикә…

– Йә-йә, әйт әйтер сүзең, унуклар ханы. Даныгыз далага таралган кавем идегез ич сез. Кайтар ата-бабаларыгызның данын, өйләндер буйдак егетләрең, җый гаскәр. Мин ышанам, Бәһрам бәк тә сиңа кулын сузар, ерактагы атасы шаһиншаһ та ярдәменнән ташламас.

– Минем дә бер шартым бар, сылу бикә.

– Мин хакыйкатьтән курыкмыйм, унуклар ханы, әйт шартың.

Сафура бикәнең артык кыю сөйләшүеннәнме, башка бер-бер сәбәп беләнме, Мәңгүк хан кипшереп киткән иреннәрен ялап алды, моны күреп, сылу бикә, артына каерылып, бавырчысына кымыз китерергә кушты. Кечкенә өстәлчек кебек җиргә тезләнеп утырдылар, ни сәбәпледер күзгә-күз карашып алдылар һәм, күз карашлары очрашкач, икесе дә, уңайсызлану тоеп, касәләрдәге кымызга үрелделәр.

Мәңгүк хан бер уртлауда диярлек касәне бушатып куйды, кымызчы шундук аңа яңадан салды. Ике касә кымызны бушатып куйгач кына, Мәңгүк хан бераз кыюлана төште.

– Ә бит, сылу бикәм, мин сиңа колак тешләшкәндә үк гашыйк булган кеше, – диде һәм, үрелеп, бикәнең өстәлдә яткан кулына кулын куйды, күзләренә карады. – Син, гүзәл бикәм, үзгәрмәгәнсең дә кебек, ә тагын да сылулана төшкәнсең. Кичерә күр, сылу бикәм, мин үземне синең алда югалып калган яшь егеттәй сизәм. Оят булса да әйтим инде, мин үземне синең алда гаепле кеше итеп күрәм, һәм мин гаепле дә, гаепле, гаепле…

Сафура бикә, бер сүз әйтми, үз кулы белән Мәңгүк ханның касәсенә кымыз койды һәм ирен чите белән генә елмаеп алды. Мәңгүк хан, коры далада йөреп сусаган кеше сыман, касәне янә күтәреп эчеп җибәрде.

– Эч, унуклар ханы. Кымызны сарматлар каты ясыйлар.

– Мин бүген дуадак каз хәлендә, сылу бикәм, үзем генә түгел, барлык халкым да. Үзем үзем инде, типсә тимер өзәрдәй угланнарымны өйләндерә алмый интегәм. Чарасыз итте безне соңгы орыш. Далада дан-шөһрәткә күмелгән кавем идек ич. Ак төрекләр кавеме синең кебек кыю хатын-кызларга мохтаҗ бүген.

– Шуңа сарматларга башкода булып килдеңме, унуклар ханы? – диде Сафура бикә һәм йомшак вә хуш исле кулы белән ханның яңагына кагылып алды.

Мәңгүк хан аның кулын эләктереп алды һәм уч төпләренә кадәр үбә башлады. Иллә икенче мәлдә инде Сафура бикә кулын тартып алды һәм торып ук китте.

– Сылу бикәм, – дип, аның артыннан ук күтәрелде Мәңгүк хан.

– Бәһрам сөйләгән иде аны, аръяктагы унукларның егетләре безнең кызларны урлаштыралар, дип, димәк, хак бу хәл.

– Хак, хак, сылу бикәм, хак. Шул дуадак казларның берсе синең алда. Әйтәм бит, кабул итсәң кабул ит, кабул итмәсәң куып җибәр. Адәм баласы ике туып бер үлми, рәнҗемәм. Илдә чыпчык үлмәгән кебек, без дә үлмәбез. Гәрчә каһәрләнгән халык булсак та…

– Йә-йә, гайрәтле ак төрекләр ханы, зарланма. Күрше булсаң, күрше бул. Күршегә гел ут сорап кына кермиләр, кызлар сорарга да киләләр. Бу дала халыкларында элек тә шулай булган, мин дә бу йоланы бозарга җыенмыйм.

– Сылу бикәм, безгә йөзләрчә кызлар кирәк ич, йөзләрчә. Аннары мин Биләү угланымны да алып килгән идем, яшермим, синнән аңа да кыз өмет итәм. Йөз чөерде бездән Инәй аллабыз, сылу бикәм, тәмам йөз чөерде.

– Рухил белән Рамул угланнарың кая? Аннары синең төпчегең дә бар дип ишеттем, аты Атилла бугай.

– Рухил белән Рамул угланнарны угор җизнәләренә җибәрдем. Төпчегем Атилла да, апам Айгөлне күрәсем килә, дип, шунда китте. Ил өстенә афәт килгәндәй, кызлар эзли хәзер унуклар.

– Уң кулыңда кем утыра?

– Угланнарым һәм Көнбаш атакай, сылу бикәм.

Сафура бикә янә бер тапкыр җилле генә берара йөреп килде, аның кытай ефәгеннән тегелгән бала итәкле күлмәген шаулатып йөрүе Мәңгүк ханга аккош хәрәкәтләрен хәтерләтте. Кисәк ул унуклар ханы каршына килеп басты һәм:

– Сөйгән ярларны ят телле кавемнәрдән эзләмиләр, Мәңгүк хан. Сөйгән ярларны кан кардәш күршеләрдән сорыйлар. Шимбай хан кызы Айгөл чибәрләрнең чибәре иде, илтотар Куришка биреп дөрес эшләдеме икән атаң, белмим. Иллә үз телеңдә сөйләшүнең үз тәме бар, Мәңгүк хан. Мин моны Бәһрам белән яши башлагач нык тойдым. Минем җанга якын сүзләр таба алмый интегә бичара, ә минем аннан җаным эретердәй сүзләр ишетәсем килә, – диде.

– Ир бәхете бер хатында гына булса икән ул, сылу бикә. Ир бәхете күршеләр белән тыныч-тату яшәүдә дә. Угорлар безнең җан күршебез, ут күршебез, Сафура бикә.

Бикәнең тел төбен күптән аңласа да, хәлнең асылына төшенергә теләп, үсмер мәхәббәтенең күзләренә карады. Күзләре тулы күл кебек зәп-зәңгәр иде бикәнең, керфекләре озын, кайтарылып тора, төз вә нәфис борыны сипкелләр белән чуарланган. Сылу бикәнең сөйләшү гадәтен аңлый башлаган Мәңгүк хан да кыюлана төште:

– Гүзәл бикәм, сарматлар һәрчак аланнар, готлар белән орышып тордылар, кыен чакта сарматларга унуклар һәрчак ярдәмгә килделәр. Хәтта ике кавемне кушарга да теләделәр. Әмма нә чара кылмак кирәк, хыяллары тормышка ашмады. Минем, сылу бикәм, егетләрем генә кызлардан мәхрүм ителмәделәр, ат күтәрердәй ир-атларым да шактый. Бәлки, сылу бикә, шушындый ирләрнең куеннарына керергә әзер торган тол калган хатыннар да бардыр сездә. Мин бахырыгыз да шул хәлдә ич, гәрчә ике хатынның куенын татыган булсам да, мин дә ир янында ир әле, хатын тансыкламаган ирнең кулы кылыч тотмас, ди. Ә минем кулымда, Тәңрем шаһит, кылычым, билемдә хәнҗәрем дигәндәй…

– Сиңа да Сакмар меңбашына ияреп китәсе булган, Мәңгүк хан. Тол калган хатыннар аңарда да бардыр, табылыр иде шунда берсе. Иләгенә күрә чиләге, дим.

– Иләгенә күрә чиләге монда минем, сылу бикәм. Әйтмә алай, сылу бикәм, рәнҗетмә яшьлек мәхәббәтең. Ялкын җилдә дулаучан. Кеше күңеле – күк йөзе, диләр, әле кара болыт белән каплана, әле чалт аяза. Сине күргән мәлдән бирле мәнем күңелем тәмам аязып китте. Мул кояш нурларына тансыклаган берәүдәй, синнән күзләрем ала алмый иза чигәм. Гәрчә бу хакта әйтергә гөнаһ-язык булса да кичерә күр, сылу бикәм, әйтми кала алмыйм, юкса күңелем тулышыр, әйтер сүзләрем йөрәгемә авыр йөк булып ятар дип курыктым.

– Их, Мәңгүк хан, Мәңгүк хан, мин дә бит сине һәрчак үз ханым итеп күрергә теләдем. Атаң Шимбай ханның да, атам Сармат ханның да безне кавыштырып, ике кардәш халыкны бер итү иде хыяллары. Иллә Тәңре язмаган булып чыкты. Без уйладык, Тәңре үзенчә хәл итте. Мин әле дә синең атаң белән атам мәрхүмнәрнең васыятен үтәргә телим. Мин сиңа кызлар бирергә булдым. Мин ышанам, Мәңгүк хан, син дә минем сәясәтем якларсың, минем һәр эшемдә юлдашым булырсың. Шушындый изге ният белән мин сиңа, Мәңгүк хан, беренче булып кулым сузам – Сармат хан кызы Сафура.

Шулай диде дә Сафура бикә чынлап та Мәңгүк ханга кулын сузды. Мәңгүк хан аның сары сандугач йоннарыдай йомшак кулын уч төбенә алды да ни әйтергә белми телсез калды. Ә бит ул аңа әллә нинди матур-матур сүзләр тезәргә дип килгән иде. Каушавы бик урынлы иде, чөнки ул Сафура бикәне болай ук кыю булыр дип күз алдына да китермәгән иде. Дустанә-тату әңгәмә ярдәм иттеме Мәңгүк ханга, хәзер инде уңайсызлану тоймады, кыюлана төште. Аннары Сафура бикәнең дә хак булуына инанган иде – алар бер-берсенә ят түгелләр, аларны үсмер чактагы самими мәхәббәт кайтаваздай йөрәкләре аша дәшә.

Мәңгүк хан, кыюланып китеп, бикәнең уң кулын алды, йөрәк турына куйды һәм самими чактагы мәхәббәтенең күзләренә карады. Шулчак чаршау артында берәү тамак кырды. Мәңгүк хан сискәнеп китте һәм ялт итеп шул якка карады. Чаршау артыннан кара йөзле карчык чыкты. Олы күренде аңа карчык. Карчыкның маңгаен гына түгел, битләрен дә кантар-кантар җыерчыклар ермачлаган иде. Алтын чылбырлы муенсасында ак сөяктән уелган җәйрән сыны. Өстендә бала итәксез чем-кара күлмәк, күлмәк башлыклы, башлыгы сул иңенә төшеп тора. Аякларында сары төстәге күн итекләр, итек башларында энҗе булса кирәк – асылташлар җемелди.

– Сарматларга кызлар эзләп килдеңмени, унуклар ханы Мәңгүк? – диде карчык һәм тагын да Мәңгүк ханга якыная төште. – Нинди йөз белән килгән унуклар ханы, килен?! Бөтен булган хатын-кызларын дошман кулына калдырып, ил-туфрагына кайткан. Далада данлы кавем түгел идеме соң унуклар? Сармат хан кызының колагын тешләдең дә качтың, хәзер шул бикә кирәк булдымы?! Дала даны тоткан унуклар кызлар аулый. Хәрәм сезгә ак төрекләр исеме, хәрәм! Ил башы Бәһрам яуда, унуклар ауда. Килешми, килешми, Мәңгүк хан. Илнең иясе өйдә юк, ә син яшьлек истәлекләрең белән киленнең күңелен аздырасың.

– Анам! – диде аңа, үртәлеп, Сафура бикә һәм Мәңгүк ханны түмәргә утыртты да карчыкка: – Күршебез ак төрекләр ханы Шимбай хан яу кырында ятып кала. Унуклар ханнары итеп Шимбай ханның баш углы Мәңгүкне, ак киезгә салып, хан итеп күтәргәннәр. Әнә шул хан, анам, безгә кызлар сорарга килгән. Яучы йөзендә. Соңгы орышта хатын-кызларын югалтканнар…

– Хатын-кыз аткан ук түгел, килен, камыш арасына төшеп югалмый. Төрекләрдә ир-атка хатын-кызны Инәй алласы тәгаенләп бирә. Күзеңне ач, килен, саклый белмәгәннәр унуклар хатын-кызларын, орыш кырыннан койрык чәнчеп качканнар. Шушы хәлдән соң, йөз ертып, сармат кадәр сарматларга кыз сорарга кил, имеш. Атаң мәрхүм: «Хан бәхете – хатында, ил бәхете – малында», – дип әйтер иде. Кызлар бик кирәк булгач, баш иеп илбашына киләләр аны, унуклар ханы, бикә каршына түгел. Теләсә кемгә кызлар биреп җибәрер вакытмы, килен?! Җитмәсә, хатын-кызларын ташлап качкан качкыннарга!

– Анам, дим, инәки, инәй, ярамас иде алай. Унуклар ханы Мәңгүк безгә изге ният белән килгән. Күршегә кыз бирү гаепме?! Аннары аның Биләү атлы углын сарматлардан өйләндермәкче, яугирләрен дә. Күрше күршегә кыз бирү язык түгел кебек, бабаларыбыз да моны кылган, безгә дә ят йола түгел, анакай.

– Язык, язык, килен, язык! Хан кадәр хан орыш кырын ташлап качкан өчен Инәй каһәрен алган кавем өчен язык, килен!

– Хак, анакай, хак, мин дә хатыннарымнан мәхрүм калдым, мин дә буйдак, хан башым белән буйдак. Хәтерем ялгышмаса, анакай, Шимбай атам абаларына ярдәмгә Сармат ханны да дәшкән иде кебек.

– Мин җибәрмәдем анда Сармат ханны, мин! Мин кушмадым Шимбай ханга иярергә. Куәте китеп тора иде Сармат ханның. Аннары аланнарның да узынып киткән чаклары иде, готлар да Кырымга кереп баралар иде. Кеше илен якларга китеп, үз илен югалткан булыр иде, унуклар кебек.

– Анам, Мәңгүк хан бары тик башкода йөзендә килгән безгә!

– Башкодамы Мәңгүк хан, сине исенә төшереп нидер өмет итеп килгәнме унуклар ханы, сиңа киңәшем шул булыр, килен: үзбаш хәл итмә, барысын да Бәһрам бәк кайткач хәл итәрсез. Мин орыш кырында хатын-кызларын дошманга ташлап киткән унукларга ышанып җитмим. Тәңре каһәре төшкән аларга, Тәңре каһәре. Соң инде безгә алар белән килешергә, килен, Бәһрам бәк атасы шаһиншаһ белән сөйләшүләр алып бара…

– Сарматларга кызлар алырга баш иеп килергә атам мәрхүм васыять итеп калдырды миңа, анакай… Мин атам васыятен генә үтәп йөрим. Аннары күрше хакы бар бит әле.

Бу хәлнең барысына да исе китеп, Сафура бикә бер мәлгә дәшми торды. Күрәсең, баштарак карчык белән тәмсезләнәсе килмәгәндер, ләкин карчык күрәләтә хан кадәр ханны мыскыл итүгә күчкәч, сабыры төкәнде бугай, колакларына кадәр кызарынып торып басты. Ул сабыр булырга теләп, әмма катгый төстә:

– Анакай, тыел! – диде, һәм бала итәкле озын күлмәген бармак очы белән генә тотып, икенче кулы белән: – Чыгып тор әле, анакай, чыгып тор, чыгып тор! – дип боерды.

Бу мәлдә Сафура бикә тагын да сылуланып киткән иде, бит очларындагы сипкелләр каядыр китеп югалды, йөзе кырысланды.

– Мин, булмаса, иртәгә керермен, Сафура бикә, – дип Мәңгүк хан утырган җиреннән торып, ишеккә таба ымсынгандай итте.

– Юк, Мәңгүк хан, син бүген үк минем җавабым аласың, хәзер үк. Анам алдында әйтәм, иртәгә син Биләү угланыңны да, килгән яугирләреңне дә өйләндерерсең. Мин аларга үз кызларымны биреп җибәрермен, туйлап, барысын да җиренә җиткереп. Моңа Бәһрам да каршы булмас. Ишетәсеңме, анакай?!

– Әйе, – диде, зәһәрләнә төшеп, карчык. – Синең, килен, асрауга җыйган кызларың биреп җибәрергә хакың бар, кырыңда үскән Сусылуыңны да хәтта. Бәһрам ул кызларны сиңа тапшырган иде. Әллә мәйтәм, киленкәем, үзең дә үсмер чакта колак тешләшкән ханга ияреп китәргә җыенасыңмы?..

– Оял, оял бераз, анакай. Тәңредән оял, Тәңре каһәреннән курык, – диде Сафура бикә, тәмам чыгырыннан чыгарга җитешеп.

– Оят миндә түгел, оят сездә, килен. Анаң сукыр түгел, барысын да күреп тора. Ирдән иргә узган бикә сыман кыланасың. Борынгылар ирдән иргә узган бикәне түш-итәге тузган бикә дигәннәр… Шулай диде дә зәһәр карчык авыз эченнән сукрана-сукрана чыгып китте.

Сафура бикә карчык чыгып китүгә, Мәңгүк ханның беләгенә килеп сарылды:

– Кичер аны, кичер, Мәңгүк хан. Акылдан язган ул. Берәүне дә яратмый. Бер сүз белән, албасты карчык. Оныт аны, син минем кунагым, вәгъдә-иманым шул булыр сиңа, Мәңгүк хан, иртәгә иртүк, көн-кояшны каршы алуга, син туктаган ыстанда булырмын.

– Кызларыңны да алып килерсеңме, сылу бикә?

– Кызларымны да алып килермен, Мәңгүк хан. Биләү углыңа дигән Сусылуымны да. Мин аларның һәммәсен дә чәчләрен чәчкә бәйләп кияүгә бирермен, унуклар ханы.

– Мин сиңа ышанам, сылу бикә, ышанам. Тәңребез синең ошбу изге юлыңа чәчәкләр сипсен. Яхшы сүз – җан азыгы, диләр, хак икән. Тәмам җаным эреп китте. Хәнҗәремә ябыша язган идем бит, сылу бикә!

– Сакчым! – дип кул чапты Сафура бикә.

Ишектә сөңге тоткан сакчы күренде.

– Унуклар ханын кунак йортына урнаштыр.

– Көнбаш атакай белән Биләү угланны дамы, бикә?

– Аларны Дәян атакай йортына илт. Ул кунак итәр.

Булган һәм булып алган хәлләргә әле генә Сафура бикә уңайсызлану тойган иде, моны Мәңгүк хан да күрде, тәүге халәттән тизрәк чыгарга теләпме, Сафура бикә унуклар ханы янына килде, күзләренә карады. Мәңгүк хан аның алдына бер тезенә төште. «Кичер мине», – диде ул, пышылдап кына. Рәхмәтле иде унуклар ханы Сармат хан кызы Сафурага. Торып баскач, дөресрәге, бикә аны үзе аягына бастырды, Сафура бикә аны ишеккә кадәр озата килде һәм бер сүз әйтми кул изәде. Мәңгүк хан Сафура бикә чатырыннан елмая-көлә килеп чыкты. Ул чынлап та шат иде. Ул үз дигәненә иреште. Сарматлардан ул буш кул белән кайтмаячак. Тәңре боерган итсә, ил-даласына кайту белән һәр өйләнгән егеткә арба бирер, йорт куйдыртыр. Яшьләр авылы булыр ул.

Сафура бикә үсмер язмышы Мәңгүк ханны озатты да үзе генә аңлаган бер көрсенү белән көрсенеп куйды. Мәңгүк ханны күргәч, кинәт кенә аңа җиңел-җиңел булып китте, гүя күңел күгендәге күк капусы ачылган иде. Ул кара йөзле карчык янына кереп тормады, гәрчә һәр кич саен аңа тыныч йокы теләргә кергәләгән булса да, бүген әллә нигә карчык йортына аягы тартмады. Сафура бикә башында мең төрле уй бөтерелде. Ул әле кылган эшләре өчен икеләнде, әле тәвәккәлләп унуклар ханына үз сүзен әйтә алганы өчен горурланды. «Моны мин кылырга тиеш идем, моны кылмаган булсам, мәңге-мәңге үкенеп яшәргә дучар ителгән булыр идем», – дип, үз-үзен юатты. Чөнки кисәк кенә, нәкъ менә Мәңгүк ханны күргәч, күңел төпкелендәге үсмер чактагы самими мәхәббәте бөтен кальбен биләп, җанын актарып ташлаган иде. Менә кем җитмәгән икән ич аңа. Ак төрекләр ханы Мәңгүк. Ләкин шунда ук үлем түшәгендә яткан атасы Сармат хан күз алдына килде. Ул, чарасыз калган берәүдәй, атасы кырына тезләнгән, аның кырында Бәһрам баһадир. Сарматлар ыруына атасы бер углан да калдырмады, ике улы да готлар белән орышта ятып калдылар. Бүген угланнарсыз калган Сармат хан үлем түшәгендә ята. Бердәнбере – Сафура кызы – Тәңре янына китәргә торган атасы өстендә яшь коя. Ул Сафура кызының ни теләгәнен белми, белергә дә теләми, ул хан, ул әле илбашы, аның сүзе һәр сармат өчен канун. Ни генә булмасын, Сарматлар ханы соңгы сүзен әйтеп дөньядан китәргә тиеш. Һәм кайчан да түгел, бүген. Соңгы көннәренә кадәр Сармат ханның уң кулында Бәһрам баһадир утырды. Ул бүген дә аның кырында, ул да ханның соңгы сүзен көтә. Бәһрамны Сармат ханга фарсылар шаһиншаһы җибәрде, һәм шуннан бирле шаһзадә аңа тугры хезмәт итә. Теге дөньяга китәргә вакыты җитүен сизепме, Сармат хан әүвәл кызының, ахыр Бәһрам баһадирның кулларын кулына алды һәм ишетелер-ишетелмәс тавышы белән: «Кызым Сафура, Тәңрем мине угылларымнан мәхрүм итте, мәгәр мәрхәмәтеннән ташламады – миңа Бәһрам баланы җибәрде. Мин Дәян атакайга әйттем инде, ошбу шаһзадәне минем вафатымнан соң бәк итеп игълан ит, дип. Син, балам, аңа кияүгә чыгарсың, туйлап».

Атасының сүзләренә Сафураның исе китмәде, ул моны көткән иде инде. Җавабы шул булды: ул кисәк кенә атасының күкрәгенә капланды да үксеп елап җибәрде. Бу елауның күз яшендә атасын югалту гына түгел иде, яратып бетермәгән Бәһрамга язылган язмыш ачысы да иде. Шул мәлдә, атасы җан тәслим кылгач та, хәтта Сафура Бәһрам баһадирга күтәрелеп карамады. Сафура бу сүзләрне атасыннан көткән иде, ләкин болай ук түгел, бераз башкачарак булыр дип уйлаган иде. Ләкин нишләмәк кирәк, бу чынбарлык иде. Сарматлар ханы буларак атасы соңгы сүзен әйтте – ул Бәһрам баһадирга кияүгә чыгарга тиеш. Бәһрамның тел-дине башка, шуңа карамастан атасы аны канат астына алган иде. Ни сәбәпледер шаһиншаһ йорты сарматларга йөз тотты, шушы сәясәткә йөк итеп сарматларга үз углын җибәргән иде. Сафура атасы васыяте белән килеште, һични кыла алмады. Атасының сүзләрен Дәян атакай да куәтләде, васыятьнең хаклыгын раслап: «Туйны сузмабыз», – дип, ханны тынычландырды.

Атасы үлемен Сафура эчке бер киеренкелек белән кичерде. Аның язмышы хәл ителгән иде инде.

Алай да Сафура Бәһрамга тиз генә кияүгә чыкмады. Бары тик атасының кырыгын уздыргач кына шаһзадә Бәһрам сарматларның олуг табынында бәк титулын алды һәм, Сармат хан кызына өйләнеп, зурлап туй итте. Ләкин хан була алмады, чөнки ул хан нәселеннән түгел иде. Сарматлар кануны буенча бары тик Сафура тапкан углан гына хан була ала иде. Иң үкенечлесе шул булды: Сафура Бәһрам бәктән балага узмады. Башта моңа сарматлар шаккаттылар, чөнки сарматларда булган хәл түгел иде бу. Ахыр тора-бара күнектеләр, килештеләр, чөнки Бәһрам бәк, алан һәм гот тарафларына яу йөреп, шактый табышлы булып кайтты. Бәкнең яу йөреп тә, югалтуларсыз дияргә була, буш кул белән кайтмавын күргән сармат аксакаллары тора-бара Сафура бикәнең балага узмавына да игътибар итми башладылар. Моның өстенә Бәһрам бәк тәрбиягә алан һәм гот кызларын алып кайтты һәм бикәсе кулына тапшырды.

Әнә шулай шактый гомер узды. Әйе, балага узмады Сафура бикә, әмма Бәһрам бәк алып кайткан кызлардан куаныч һәм юаныч тапты ул. Ул аларны тәрбияләде һәм аналары сурәтендә һәммәсен дә үз вакытында кияүгә бирде. Ләкин соңгы елларда аны бу куаныч та туйдыра башлады, күңел нидер көтте, каядыр ашкынды, нидер өмет итте. Ахыр аны ялгызлык сагышы баса башлады. Ир буларак Бәһрам аңа Сафура көткән гаилә бәхете китермәде. Иллә шайтан өметсез, ди, күреме аз гына соңга калса да могҗиза көтте, ә могҗиза килмәде дә килмәде. Шуларның барысын да күреп булса кирәк, Бәһрам бәк киңәше беләнме, чарасызданмы, Бәһрам бәккә ияреп килгән карчык углы астына шаһиншаһ җибәргән кызны салды. Ә теге бичара аңа тугыз айдан таштай-тукмактай ир бала тапты. Гелән Бәһрамга тагылып йөргән шаһиншаһ җибәргән каһин Шахрай ир бала тапкан кызны көне белән каядыр озаттырды. Шул көнне үк ак кытай ефәгенә төргән баланы күтәреп, парчан Сафура янына керде.

– Килен, теге җүнсез баласын ташлап качты, ил өстенә килгән афәт түгел, ал баланы тәрбиягә. Тапкан түгел, баккан үз итәр, ди, баланы.

Сафура тәмам каушый калды, ул ни әйтергә дә, ни кылырга да белмәде. Әмма үзеннән-үзе куллары балага тартылуын сизми дә калды. Кинәт аның күзләре яшь белән мөлдерәп тулды, бите буйлап яшьләре акты. Ул бу көнне, үзе дә аңламыйча, нидер көткән иде, җитмәсә, төшендә кеше сурәтендә ап-актан киенгән Тәңренең үзен күргән иде. Тәңре аңа ак ефәккә төрелгән бала китергән иде. Тәңренең кулыннан баланы алуга, Сафура сискәнеп уянып киткән иде. Әллә соң юраган юш киләме? Уянгач, Сафура бик озак уйланып яткан иде. Төшен ул ни дип юрарга да белмәде, күргән төше аны тәмам тетрәндергән иде. Тик менә Тәңре генә ни сәбәпледер Дәян атакай сурәтендә кергән иде. Төшендә Тәңресе аңа әйтте: «Бу бала сиңа куаныч кына булыр, үз бәхетеңне син икенче иреңнән табарсың…» Шулай диде дә Тәңре юкка чыкты, уянып китсә, Тәңресе генә түгел, кулында баласы да юк. Ә менә хәзер ул бала аның кулында. Тәгаен үрсәләнүе, ни кылырга белми нәүмизләнүе бары тик шуннан гына иде.

Әнә шулай угланлы булып китте Сафура бикә. Бала хакында Бәһрам да, ул да ир-канатына бер кәлимә сүз дә әйтмәде. Баланы аңа вакыт-вакыт кына кертәләр, ләкин шул мәлдә дә ул үзе дә аңламаган тынычлану тоя һәм рәхәт булып китә иде. Ләкин үсә-исәя башлаган бала гына аның теләген канәгатьләндерә алмый башлады. Күңел янә ярсыну тойды, кемнедер көтте. Баланың Бәһрамнан килүен белгәч, ул аңардан да читләшә төште, гәрчә җен карчыгына моны күрсәтергә теләмәсә дә. Тик менә Мәңгүк ханны күргәч, җаны актарылып киткәндәй булды. Тәмам үсмер кыз чагына кайткандай хис итте үзен. Чатырда ялгызы ята, ә ул инде тома ялгыз түгел, аның янында Мәңгүк хан басып тора. Аннары хатирә юлдашы – күк йөзендә мөлдерәп тулган айны да абайларга була. Сафура янә уйлар өермәсенә кереп чума. Караңгылык – хатын-кызның хыялы, диләр, хакмы әллә? Чөнки ул да караңгыда, йокы алдыннан гына әнә шуңа охшаш уйларга кереп чумар иде.

Сафура таң алдыннан гына йокыга китте. Ул таң атканны да, туган көнне дә каршы ала алмады. Уянды һәм кичә булган хәлләрне янә бер хәтерләп, катгый бер фикергә килде: «Кызларын ул, ышандырганча, Мәңгүк ханга биреп җибәрер». Калганын Тәңресенә тапшырды. Ни кылса Тәңресе, шул булыр.

Чатырдан чыгып барганда, янә Мәңгүк хан күз алдына килде. Ни гаҗәп, ул аны күреп-күзәтеп тора сыман тоелды, гәрчә аның бу тарафларда булмавын белсә дә. Бер тапкыр ул, әле яшьрәк чагында, Дәян атакайдан: «Мәхәббәт нәрсә ул?» – дип сораган иде. Дәян атакай аңа, уйлап тормый, бер сүз белән: «Мәхәббәт ул – яраткан ир һәм аннан тапкан бала», – диде. Күптән булган хәл, әмма Дәян атакайның шул сүзе әле булса колак очында.

Сафура Иделгә таба барыр җайда асравына кызларын уятырга кушты, елгага юынырга төшсеннәр, диде. Үзе, сөлгесен иңенә салган килеш, елмая-көлемсери елгага таба атлады. Ни гаҗәп, янә аңа Мәңгүк хан карап тора сыман тоелды. Бу инде тиккә генә түгел иде, бу аның ошбу кешегә гашыйк була башлавы иде һәм самими үсмер чактагы кебек түгел, ә тулы канлы хатын-кыз буларак кызыксындырды ул ир аны.

Барыр юлда аны кызлары куып җиттеләр, «аналарына» хәерле иртә тели-тели, чинаша-чинаша, елгага таба йөгерделәр. Каядыр болын яклап ихахайлап ат кешнәп җибәрде. Сафураның йөрәге мерт итеп китте. Гүя аңа кемдер дәште, һәм ул артына әйләнеп карады. Берәү дә юк иде. Шул мәлдә бер җайдакның аңа таба килүен күрде. «Мәңгүк хан!» – дигән уй зиһенен телеп узгандай итте. Ләкин җайдак якыная башлагач күрде, атта Мәңгүк хан түгел иде.

Кызлар инде елга буенда чыр-чу киләләр, чыелдашалар, көлешәләр. Сафура бикә үз кырында йөздән артык кыз тотты, үзе тәрбияләде, үзе укытты һәм җиткән кызларын үзе кияүгә дә бирде, һәр ул укыткан һәм тәрбияләгән кыз аны анасы урынына күрде, якын һәм үз итте, Сафура бикә дә үз ягыннан кызларның берсен дә кемгәдер көчләп кияүгә бирмәде, үзләре теләгәннәргә һәм берәм-берәм генә кәләшкә бирде. Хәзер исә барысын да унукларның егетләренә биреп җибәрергә тиеш булачак, һәм Бәһрам бәк өйдә юк чакта. Бик ихтимал, Бәһрам бәкнең моңа ачуы чыгар, әмма бикәсенең битенә бәреп әйтергә кыюлыгы җитмәс. Сафура бикә, Сармат атасыдай, әйткән сүзендә калыр.

– Кызларым-йолдызларым, – диде Сафура, битләрен юып, елга ярына менеп, түгәрәкләп утырышкач. – Мин сезне бүген… Әйе, сезгә бер сөенче әйтим әле.

– Әйт, әйт, анакай, тизрәк әйт! – дип чинаштылар кызлар.

– Мин сезне бүген барыгызны берьюлы унук егетләренә кияүгә биреп җибәрәм. Барыгызны да!

Бер мәлгә генә, бары тик бер мәлгә генә кызлар аналары әйткән сүзгә ышанмыйча тордылар, әмма Сафура бикәнең күзләреннән үк күрделәр – «аналары» алдамый. Ахыр дәррәү кычкырып җибәрделәр.

– Ур-ра, ур-ра, чынмы, анакай, чынмы? – диешә-диешә, Сафура бикәне сырып алдылар. Кайсы кочты, битләреннән үпте, кайсылары, итәгенә капланып, күз яше белән елап ук җибәрделәр.

– Мин бүген сезнең барыгызны да кияүгә бирәм, балакайлар. Сусылу, сине дә, – диде һәм, үрелеп, яраткан кызының кулыннан тотты.

– Минем кияүгә барасым килми, – диде Сусылу, чәч төпләренә кадәр кызарынып.

– Җүләр, исәр, шатланасы ит, – диештеләр калганнары.

– Йә, – диде Сафура бикә, Сусылуны җавапсыз калдырып. – Кемнәр тагын риза түгел, тагын кемнең, сазаган кыз булып, сарай түшәгендә ауныйсы килә?

– Мин юри генә әйттем, анакай, – диде Сусылу һәм Сафура бикәнең алдына капланды.

– Тор, балакай, мин сине даны еракларга таралган унуклар ханы углы Биләүгә бирергә булдым. Куанасы ит!

Ул да түгел, кызлар шатлыкларыннан әйлән-бәйлән уйнарга керештеләр, Сафура бикә аларны туктатты да:

– Хәзер кайтып ашыйбыз да Кызлар тавына менәбез. Кияү егетләрегез шунда киләчәкләр.

Эшнең чынга әверелә баруын күреп, кызларның кайберләре лышык-лышык елап та алгандай иттеләр. Сафура бикә боларның берсенә дә игътибар итмәде, кызлар яше – иртәнге чык кына ул, шифа гына яшь күзгә. Ни гомер яшәп, ничәмә-ничә кызларны кияүгә биреп, кияүгә чыгарга теләмәгән бер генә кызны да белмәде ул. Күз яше кызларның кылана төшүләре генә иде. Хәер, аларга карап, Сафура бикәнең үз күзләренә дә яшь йөгерде. Ләкин шатлык яше генә иде бу. Ә шатлыкны аңа унуклар ханы Мәңгүк алып килде. Бу борын-борын заманнардан ук шулай булган: унуклар белән сармат кавемнәрен өйләндергәндә йә кызларын кияүгә биргәндә, һәрчак һәр туй бәйрәмгә әверелгән. Ә бит заманында ул үзе дә ак төрекләрнең килене булырга хыялланган иде, тик язмыш аны әнә кем кочагына ташлады. Унукларга кияүгә чыгу бәхете аны читләтеп үтте. Тик үтте микән, буй алган ир уртасы булып кайтмадымы язганы вә насыйбы?.. Бер аерма бар иде: сарматларда егетләр кызларны түгел, кызлар егетләрне сайлыйлар. Сайлыйлар да, икесе ике атка атланып, бер атнага далага чыгып китәләр. Егет белән кызны кавыштыру йоласы болай башлана: егет, атның ялыннан тотып, кыз янына килә, ә кыз атка йөгән сала һәм йөгән тезгенен егеткә бирә. Кияү егетнең атасы, атасы булмаса, туганы кызга йөгәнләгән ат китереп тоттыра. Кыз атка атлана, һәм кияү белән кыз, нәкъ менә кыз алдан далага чыгып чаба, ә егет аның артыннан. Кыз кая туктый, шунда чатыр сыман нәрсә коралар, һәм алар инде атна буена икәүдән-икәү генә калалар. Ашау-эчүне кыз кайгырта, алдан ук барысын да хәстәрләгән була. Шуларның барысын да истә тотып, Сафура бикә кызларына кат-кат әйтте:

– Чатырны, ризыкны алдан ук хәстәрләгез. Йөгән тезгенен егетнең уң кулына бирәсез. Каушамагыз, бертуктаусыз елмаегыз, кыю кыланыгыз, кыю кызны йөгәнсез ат та тыңлый, кияү егет кенә түгел.

Ашап-эчкәч, кызлары җыенгач, атлары белән кызлар Кызлар тавына юнәлделәр. Кызлар арасында Сафура кебек сары чәчлеләр дә, кара чәчлеләр дә, ак чәчлеләр дә бар иде. Сафура бикә алдан үзе кузгалды, кызлары аңа иярделәр. Уң кулында Сусылуы бара. Сафура бикә аңа әйләнә дә карый, әйләнә дә карый. Яратты ул аны, үз кызыдай күрде һәм үз кызыдай карап үстерде. Ә язган булып чыкты Мәңгүк ханның углына. Ул Сусылуга әйтеп тә куйды инде, Биләү угланны сайлар, Биләү углан исә атасы кырында булыр. Үзе алар кырында булыр, яшь чагында Мәңгүк ханның кочагын тоймаса да, ичмасам, үзе нарасый чактан ук тәрбияләп үстергән кыз «мәхәббәтенең» углы кочагында эресен. Яраткан хатын яраткан ирнең кочагында балавызга әверелер, дигән иде бер тапкыр аңа теге җен карчык.

Ниһаять, Кызлар тавы күренде. Анда төркем-төркем халык җыелган иде инде. Килеп җиткәч күрделәр кызлар, җитмештән артык егет бер тезмәгә баскан, алар каршына, Сафура бикә кушуы буенча, кызлар килеп бастылар. Китте яшьләр арасында бер-берсенә күз кысышу, каш сикертешү, һәр егет, һәр кыз үзенә тиңен сайлады.

– Син сораган йөз кызым булмаса да, җитмешне җыйдым, – диде атыннан төшеп баскан Мәңгүк ханга Сафура бикә.

– Мин сабырым төкәнеп көтәм, сылу бикә, кайчан туйлый башлыйлар? Хәлемә керче, сылу бикәм, минем тагын утызлап егетем ятим кала.

– Мин аларга тол хатыннар китерергә боердым, унуклар ханы.

– Тол хатын кыл өстеннән йөрер, ди. Мин риза. Килсеннәр, – диде кинәнә-кинәнә Мәңгүк хан. Һәм елмая төшеп, бикә ишетелерлек кенә итеп өстәде: – Тол хатыннар тол ирләргә дә ярап торырлар иде ул, сылу бикә.

– Хан кадәр ханга тол хатын йөз түгел, Мәңгүк хан.

Шаккатмалы хәл, Сафура бикә кыю кылана иде. Бит ул бары тик бикә генә, гәрчә хан кызы булса да, бар эш-гамәл Бәһрам бәк кулындадыр. Әллә соң бу бикә бөтенләй Бәһрамга буйсынмыймы?..

Ул арада кызлар егетләрне сайладылар һәм елга буена төшеп, бит-кулларын Идел суы белән юып, кулга-кул тотынышып менделәр. Менә шунда атларга йөгән салу башланды, һәр кыз үзе сайлаган егет кулына ат тезгенен бирде. Ул да түгел, алдан хәстәрләп куйганча, кызларның туганыйлары йә кардәшләре кызларга йөгәнләгән ат китереп тоттырдылар, һәм яшьләр, пар-пар булып, далага чыгып чаптылар. Ә тол хатыннар калган егетләрне үз йортларына алып киттеләр. Чөнки һәр йортка кергән егет, тол хатынның бала-чагасын гына түгел, булган байлыгын да алып китәргә тиеш иде. Сафура бикә һәр кавышкан яшьләргә үз фатихасын бирде һәм Инәй алласыннан туып килгән гаиләләргә игелек һәм иминлек теләде. Далага чыгып чапкан яшьләр кая куналар, ни ашыйлар – бу берәүне дә борчымады. Монда һәр гаилә әгъзасы үз сәләтен күрсәтә иде. Кыскасы, егет кызны сыный, кыз – егетне. Бер атнадан алар илгә кайталар, һәм Сафура бикә янә тантаналы төстә яшьләрнең чәчләрен чәчкә бәйли, тиешле бирнәсен бирә. Хак, яшьләр арасында далада чакта ук бер-берсе белән килешмичә аерылышканнары да була. Ләкин бу хәл бик сирәк булгангамы, бу хакта бүген хәтта искә дә алмадылар. Әгәр дә мәгәр шулай була кала икән, егет тә, кыз да икенче туйны көтәргә тиеш булалар иде.

Яшьләрнең кавышканнары барысы да далага чыгып киткәч, Кызлар тавына җыелган халык таралыша башлады. Шулай булды ки, бермәлне Кызлар тавында Сафура бикә белән Мәңгүк хан икәүдән-икәү генә калдылар. Сафура бикә һаман исә күздән язып җитмәгән яшьләргә карап тора, ә ике күзе тулы мөлдерәмә яшь. Бер мәлне сылу бикә борылды да, күз яшен Мәңгүк ханнан яшерергә теләпме, әле булса берара ераклыкта ат менеп торган җансакчысына: «Бар, кит!» – дип кул изәде. Моны күреп, Мәңгүк хан да үз багучысына китәргә ишарә ясады. Ниһаять, алар икәүдән-икәү генә калдылар һәм кая?! Кызлар тавында! Шушы тауда менә ничәмә-ничә гасырлар инде ак төрекләр белән сарматлар яшьләрне кавыштыралар. Алар инде күптән бер тән, бер җан булып беткәннәр, әмма һаман исә илләре вә җирләре икесе ике төбәктә, һәр кавем үз ханы, үз йоласы белән көн күрә, дөнья көтә. Аталары аларны гына түгел, кавемнәрен дә кушарга теләгәннәр иде – Тәңре язмаган булып чыкты.

Шулчак Мәңгүк хан атыннан төште, бикәне, кулыннан алып, җиргә бастырды һәм алдына төште:

– Сылу бикәм, бәгырь каным…

Сафура бикә аны, иңеннән тотып, аягына бастырды һәм яшьле күзләре аша күзләренә карады:

– Килешми алай хан кадәр ханга, Мәңгүк. Әйт әле, унуклар ханы, улың Биләүгә Сусылу ошадымы?

– Сылу бикәм, күрде дә кызны углан, түбәсе күккә тигәндәй кинәнде. Ничекләр ошатмасын, син сайладың ич ул кызны.

– Бәһрам бәк мине кичермәс, Мәңгүк хан, – диде Сафура бикә, күз яшьләрен сөртә-сөртә.

– Үртәлмә, бикәм, син хәзер ялгыз түгел… Кулымда йөгәнсез атым булса, мин, аны ялыннан тотып, синең яныңа килер идем. Килер идем дә: «Сал йөгән тулпарыма, сылу бикәм!» – дияр идем.

Сафура бикә, ни кылырга белми, җансакчысы калдырып киткән атка карады – ат һичнигә игътибар итми утлап йөри, аның аты янында ук Мәңгүк ханның аты утлый. Атлар тыныч, ә аның йөрәге күкрәк челтәрен ярып чыгардай итеп тибә. Кисәк ул зәңгәр күккә карады һәм гүя Тәңресе авазын ишетте, ә Тәңресе аңа: «Ашыкма, бикә, сабыр ит, бер атка ике йөгән салмыйлар», – дип аваз сала иде. Син хаклы, хаклы, Тәңрем, Бәһрам бәк күптән минем атыма йөгән салды инде. Соң инде, унуклар ханы, соң!

– Мин сине әле булса өзелеп яратам, сылу бикәм!

– Чарасыз итмә мине, Мәңгүк хан. Чарасыз хатын суга ташланыр, ди. – Сафура бикә хуш исле кулы белән Мәңгүк ханның яңагына кагылып алды.

– Сылу бикәм, – дип, Мәңгүк хан аның кулын тотып алды.

– Насыйп булмадың шул, насыйп булмадың, Мәңгүк хан. Үртәлмә, мине дә чарасыз итмә. Сөйкемле ир-ат син. Бер күрүдә хатын-кыз гашыйк булырдай ир-ат. Ә сөйкемле ир-атка һәр хатынның сөеп карыйсы килә. Тик безгә, Мәңгүк хан, син уйлаганны да, мин уйлаганны да кылырга соң инде, ярамас хәлдер. Моны сиңа да, миңа да иң әүвәл үз халкыбыз кичермәс. Чишмә башы чиста булганда гына, ул чишмәгә суга йөри халык. Болганчык суны иманлы халык эчми.

– Ят кеше ич сиңа Бәһрам бәк, ят кеше!

– Ашкынулы, йөгәнсез мәхәббәт һәр чорда да адәм баласын чарасыз иткән, Мәңгүк хан. Мин бүген синең егетләреңә кызларым гына бирмәдем, гүя үзем дә алар белән бергә туй иттем, атларына йөгән салдым. Әйе, хыялымда булса да. Мин шул арада, Дәян атакайдан фатиха алып, синең белән далага чыгып чаптым. Син мине бүген хыялымда булса да бәхетле иттең, ә ир-атны чын йөрәгеннән сөйгән хатын гына ике гомерле булыр, диләр.

– Бәгыремне парә-парә телмәсәнә, сылу бикәм, мине дә үзең кебек чарасыз итмәсәнә! Инде нишләргә тиеш мин?! Миңа каладыр бер чара: сине урлап китү…

– Урлап китсәң генә инде, – дип елмайды Сафура бикә. – Урла соң. Бүген, менә хәзер!

– Мөмкин хәлме бу, бәгырь?

– Мөмкин итсәң, мөмкин хәл, Мәңгүк хан. Минем соңгарып булса да, ичмасам, бер тапкыр яшьлегемә кайтасым килә, бүген кызларым кичергән бәхетне татыйсым килә. Татлы мәхәббәтне татып үлгән хатын гына оҗмахка керер, ди.

Мәңгүк хан тәмам каушый калды, ул бикәдән моны көтмәгән иде, гәрчә бу хакта төннәр буена уйлаган булса да. Шул ук вакытта күрде, тойды, сылу бикәсе инде аның белән кинәнеп сөйләшә, тел төбендә киная ята. Әйе, сиңа да уйланырга вакыт. Моның ахыры ни белән бетәр? Бәһрам бәк аны моның өчен кичермәс, ике бертугандай яшәгән халык арасында канлы сугыш китәр, һич булмас димә. Уенын-чынын бергә кушып, уеныннан бигрәк чынга әверелүен күрергә теләп үзара киная сөйләшү, икебезне дә утлы давыл эченә алып кереп китмәсме? Ил башы ич син, ул да, каршыңда ярым елмаеп басып торган сылу бикә дә… Ни җитми сиңа тагын Мәңгүк хан?.. Үз дигәнеңә ирештең түгелме, инде һавадагы йолдызга үрелмәкчесең! Оял, оял бераз. Бу адымың ясап, кадерләнә башлаган тормышың кадерсез итмә. Төрки-Туран халкының ил данын иңнәрендә тоткан ак төрекләр кавеменнән ич син! Угыз бабабыз кылычы кем кулында?! Синең кулыңда түгелме?! Ахыр чиктә син монда Сафура бикәне күрергә дип кенә килмәдең, егетләреңне өйләндерергә дип килдең. Әнә теге инеш буендагы таллар арасыннан сиңа һәм сылу бикәләренә йөзләрчә күз карап тора. Җитмәсә, ак төрекләргә сарматлар кан кардәш халык. Әнә шул ике бертуган халыкны орышка өндәүче булып калуың бар ич! Син, Мәңгүк хан! Әйе, син Сармат ханы кызы кырында. Аңа баш иеп кызлар сорарга килдең. Ә ул сиңа аларны бирде. Хак, син хан буларак аңа өйләнә аласың, моңа хәтта тулы хокукың бар. Ул чакта каршыңдагы бикә дә көне белән ханбикә булачак. Ханбикә!..

Мәңгүк хан тагын бер тапкыр Сафура бикәнең күзләренә карап алды. Юк, яшьле түгел иде инде сылу бикәнең күзләре. Ул еракка, кызлары кереп югалган офыкка караган да уйга чумган. Күр инде, кая булды тәүге бикә?.. Кая китте сагышлы булып тоелган мәхәббәте?.. Барысы да хатын-кыз хәйләсе булган, барысы да. Ә син, син, Мәңгүк хан, аңа ихлас күңелдән ышандың. Сармат хан кызы ла ич ул, йөзләрчә халыкларны кул астына җыйган Сармат хан дәвамы. Ак төрекләр дип йөртелгән «унуклар», Сармат хан кызы кул астына керүгә, тәкәббер кавем буларак, ак төрекләргә шундук үз исемнәрен тагарлар. Шуңа карамастан сылу бикә борчулы, гасабилана, сабырсызлана. Кыйгачланып килгән кашлары әле җыерыла, әле бөтен йөзендәге сипкелләрне күмеп, бит алмаларына кызыллык йөгерә. Хәтфә яшел-зәңгәр күзләре дә, күз карасы да киңәеп киткәндәй кебек. Әллә соң зәп-зәңгәр күк йөзе шулай тәэсир итәме бикәнең күңеленә, әллә соң аяк очына төшәргә торган унуклар ханымы уйга калдырды сылу бикәне?..

– Бикә җаным, – дияргә мәҗбүр булды, сабыры төкәнүдән ни кылырга белми тавышын тыя төшебрәк, Мәңгүк хан. – Әллә соң икебез дә акылдан шаштыкмы, әллә соң Тәңребез биргән мәхәббәт шулай иттеме мине?.. Белеп калсаң иде, мин сиңа гашыйк, гашыйк, сылу бикәм, гашыйк! Инде Тәңребез безне үсмер чакта кавыштырган икән, оялма, курыкма, сылу бикәм. Баксыннар, күрсеннәр кардәшләрең, унуклар ханы чынлап та акылдан шашкан дип уйласыннар. Алып китим үзеңне хуш исле далабызга, үкенечкә калмасын…

Сылу бикәнең күзләре тулы сагыш иде. «Карале, никадәр сагыш бикәнең күзләрендә!» – дип уйлады янә бикә ягына күз ташлау белән Мәңгүк хан.

Шулай дип уйлавы булды, Мәңгүк хан тәвәккәлләде, Сафура бикәне кулына күтәрде һәм атларга таба алып китте. Ул җиңел, бик җиңел булып тоелды, шул ук вакытта сизде-тойды бикә аның муеныннан торган саен ныграк коча баруын, ул да түгел, сылу бикәнең кайнар сулышы аның битен пешереп алган кебек булды. Ул тәмам күккә ашты, бикәне җиргә бастырмады, гәрчә атларына җитсә дә, килер җайдан ук көмеш тәңкәләр белән бизәлгән ияренә утыртты, һәм үзе дә күз ачып йомганчы үз атының ияренә очып менде, һәм алар күзгә-күз карашып алдылар да далага чыгып чаптылар. Аларны таллар арасыннан чынлап та йөзләрчә күзләр карап калды, алар арасында Бәһрам бәкне углым дип йөрткән караңгы йөзле, тоташ карадан киенгән карчык та бар иде.

Бу тамашаның барысын да инеш аръягыннан күзәтеп торган Көнбаш атакай янәшәсендә басып торган сакчысына:

– Карчык Бәһрам бәккә чапкынын җибәрергә тели булса кирәк, алданрак кит тә юлына аркылы төш. Баш бирмәсә орыш. Чапкын Бәһрам бәккә үтәргә тиеш түгел. Кузгал, җитез йөр! – диде.

– Мин аны туктатырмын, – диде сакчы һәм атына сикереп менде.

– Сак бул, чапкын да төшеп калганнардан түгелдер.

– Ә сез, атакай, кайда булырсыз?

– Мин дә Бәһрам бәккә каршы чыгам. Калганы минем эш. Бар, юлыңда бул.

Җансакчысы китеп күздән югалгач, Көнбаш атакай туп-туры Дәян атакай йортына юнәлде. Дәян атакай, хак, сылу бикәнең кызларын ак төрекләргә биреп җибәрүен килештермәде, ләкин тәкәббер бикәгә каршы әйтергә дә кыймады, чөнки Сафура бикә Сармат хан кызы иде. Аннары Дәян атакай Сармат хан заманында ук унуклар белән кушылу теләген белдергән иде. Сармат хан кызы белән Шимбай хан угланының колакларын тешләтү дә шул максат белән кылынган иде. Кушыла алмадылар ике кавем. Тегесе дә, монысы да баш бирмәүдән түгел, угыл белән кызның исәюләрен көткәннәр иде. Ә язмыш дигәнең үсмерләрнең тормышларын әнә нинди юлдан алып китте.

* * *

Тавыш-тынсыз гына килеп кергән Көнбаш атакайны диндәше Дәян атакай елмаеп каршы алды. Бер уйлаганда, ул аның шәкерте иде, нәкъ менә Дәян атакай Көнбаш атакайны Шимбай ханга ияртеп җибәргән иде. Һәм алар, әнә шул хәлләрне искә төшереп, төне буена диярлек табын янында утырып чыктылар. Көнбаш атакай өчен сәере шул булды: Мәңгүк хан белән Сафура бикәнең далага чыгып китүләре хакында Дәян атакай да аның кебек үк уйлый иде. Шуның өчен икесе дә бер сүздә калып, бикә белән ханның очрашуларына комачауламаска булдылар. Ул гынамы, Дәян атакай, үзе йөрер хәле булмау сәбәпле, Бәһрам бәк кырына Көнбаш атакайны җибәрергә булды.

3

Әйтергә кирәк, батыр сугышчы иде Бәһрам бәк. Сармат хан чорында ук гот һәм аланнарга яу артыннан яу йөрде. Шул хәл Сармат ханны тәмам тынычландырды һәм шаһиншаһ углы Бәһрамга ышанычын арттырды. Аннары Бәһрам бәк, ичмасам, бер тапкыр да яудан буш кул белән кайтмады. Ул инде Рим империясе чикләрен саклаучы Германрих король белән күзгә-күз орыша башлаган иде, Бәһрам бәк тә даны еракларга таралган король белән күзгә-күз очрашты. Чөнки бу чорда кавем кавемне әсир итү, әсир төшкәннәрне Рим империясенә сатып җибәрү табигый һәм гадәти хәл иде. Бәһрам бәк алып кайткан бүләкләрне Сафура бикә теләп алды, моны күреп, Бәһрам бәк күзгә күренеп үсте. Ә инде Сармат хан вафатыннан соң, алар икесе, ике атка атланып, далага чыгып киттеләр. Атна буена елга-күлләрдән балык тотып, кошлар аулап, тамак туйдырып, татлы айларына «эз» салып кайттылар. Аннары, гадәттәгечә, Бәһрам бәк аланнардан ясак җыярга чыгып китте. Аның ясак җыю белән бергә үзеннән көчсез кавемнәрне туздырып, ил-мөлкәтләрен талап йөрүен Сафура бикә, белсә дә, белмәмешкә салышты, дәшмәде. Ә көннәрдән бер көнне ул аңа сары чәчле бер бала алып кайтты. Баланы күрде дә Сафура бикә таң калды. Аның каршында ул күптән теләгән ир бала басып тора иде. Сарматларның сылу бикәсе, тирә-юнендәгеләргә ни әйтергә белми, аяклары җиргә ябышкандай катып торды. Чөнки бала шулхәтле үз тоелды ки, акылына килә алмый торды. Күптәннән бирле хыялында йөргән бала ич бу! «Сиңа бу угыл, сиңа, Сафура бикә», – диде, җитмәсә, Бәһрам бәк. Ә үзе, хәрби ир-зат, тыенкы гына елмая һәм бүләгеннән канәгать калуы күзләренә үк чыккан иде. Ниһаять, Сафура бикә балага таба ымсынды, кулыннан аласы итте, әмма бала аз гына читтәрәк торган шундый ук сары чәчле үсмер кызга таба кузгалды. Иллә Сафура бикә аңа китәргә бирмәде, карчыга чыпчыкны эләктергән кебек, беләгеннән тотып алды. Һәм угыл баланың чырылдавына да игътибар итми, йортына алып кереп китте.

Икенче көнне, инде барысы да тынычлана төшкәч, Сафура бикә Бәһрам бәктән сорап куйды:

– Баланың аты ничек?

– Балаңбир, – диде.

– Германрих король угланымы?

– Германрих король баласы, бикәм. Венедлардан алган хатыннан туган бала. Анасы һәлак була. Германрих корольне угланы белән кызы хакына җибәрдем. Әсир итәсе иткән идем.

Соңгысын Сафура бикә әллә ишетте, әллә юк, бәгенең сүзләрен җөпләп тормады. Чөнки ир бала кебек үк сары чәчле кыз баланы да әсир иткән иде Бәһрам бәк. Һәм ул аны ни сәбәпледер үз йортында кундырды. Дөресен әйтергә кирәк, Сафура бикә Бәһрам бәктән беркайчан да көнләмәде, кыз баланы үзендә тота икән үзендә тотсын. Ахыр килеп, җен карчыгы шаһиншаһ җибәргән кыз баланы Бәһрам астына салганда да шаккатмады ул, аңа бу кеше гүяки барыбер иде, ә менә бүген, күзе сары чәчле үсмер кыз балага төшүгә, әллә нишләп киткәндәй булды, әйтерсең лә аның кулыннан кирәкмәгән бер әйберен тартып алганнар иде. Кирәкмәсә дә, аның кулындагы әйбер иде ич әле ул!

– Баланың исеме Балаңбир түгел, Баламбир булыр, – диде ул, Бәһрам бәкнең күзләренә карамый гына.

– Ярый, бикәм, син дигәнчә булсын, – диде Бәһрам һәм йортына кереп китте.

…Баламбир угланны тәгаен үзе үстерде Сафура бикә. Ә менә шаһиншаһ сараеннан китерелгән баланы, гәрчә ул да углан булса да, әллә нигә үз итә алмады. Ә менә бу балага җаны-тәне белән тартылды. Тәүге бала, нигездә, карчык кулында үсте, ә менә монысын, король углын, Сафура бикә карчык кулына бер тапкыр да бирмәде. Бала гүя аның колына әверелде – кая барса, үзе белән алды, үзеннән бер дә калдырмады. Тора-бара бала да аңа ияләште, хәтта «анам» дип дәшә башлады. Аннары ни сәбәпледер тәүге балага теге җен карчыгы Бәһрам исеме куштырган иде. Бу хакта ул хәтта ир-канатына үпкә белдерде: «Нигә дип балага үз исемеңне куштың инде?!» – диде.

Бәһрам бәкнең моңа бер дә исе китмәде.

– Бала минеке, бикәм, – дип кенә котылды.

– Бала синеке, хак. Ләкин, үги булсам да, аналары миндер бит?

– Синең хәзер ике углың булды, кинәнәсе ит, бикәм. Балага исем-ат атам үтенече буенча кушылды. Ике угыллы булдың, дим…

– Ике түгел, минем, Бәһрам бәк, бер генә углым – Баламбир, – диде һични булмаган кебек Сафура бикә.

Иллә моңа да Бәһрам бәкнең бер дә исе китмәде, кул гына селтәде, вакыты җиткәч, барыбер ул дигәнчә булачак, чөнки фарсыларда шаһтан туган бала гына шаһиншаһ була ала. Ә Баламбир исә гүя урамнан тапкан бала иде. Шулай дип уйлады да Бәһрам бәк Баламбир углан янында бөтерелгән Сафура бикәгә карап һәм үзалдына елмаеп куйды. Аның елмаюын Сафура бикә күреп алды.

Баламбир угланны кулыннан алды да, ачуы чыгуын сиздереп:

– Мәхәббәтсез син, Бәһрам, мәхәббәтсез! – дип, иреннәрен кысты.

Тик белмәде Сафура бикә, нәкъ менә шул сүзе Бәһрам бәкнең йөрәгенә ук булып кадалганын. Бәһрам бәкнең яңак итләре уйнаша башлады, әмма сабыр итте, ир-ат буларак чыгымсыз хатынга бер сүз әйтми борылды да чатырына кереп китте. Керде һәм король кызы алдына тезләнде дә, башын иеп, күз яше белән елап җибәрде. Кычкырып түгел, ул ирләргә хас тын гына елады. Әнә шуны күреп, сары чәчле кыз бала аның башыннан алды һәм тезләренә салды. Сәер хәл, үсмер кызның бу хәрәкәте аны кинәт үзгәртте, тынычландырды. Кыз бала әкрен генә аның чәчләреннән сыйпый башлады, гүя ул сабый бала, ә ул аны юатырга тели иде. Кыя-таулар ишелгәнне күрде ул, күкрәкләренә ук кадалып, кинәт туктап калган, йә булмаса, аттан егылып калган ир-атларны да күп күрде ул. Бәгыре әнә шулай каткан иде, ә монда үсмер баланың кагылуы булды, гүя күңел буасы ташты. Башына килгән беренче уе: «Мин ялгыз түгел, ялгыз түгел!» – булды, һәм шул уй аңа тиңе булмаган куәт бирде.

4

Бәһрам бәк еш кына кулына кызның ничек төшүен күзаллады. Башбирмәс алан кавемнәрен акылга утыртып, тиешле ясакны җыеп кайтып барган чагында, ул унуклар нәселеннән булган Дауыт ханны туздырган Германик консулның ерак түгел хәрәкәт итүе турында ишетә. Германик әсир иткән Дауыт хан кешеләрен Ольвия каласына илтеп, сатып кайтып килә икән. Коллар белән сәүдә итүче Германрих король белән гомер-гомерләренә дошман булган сармат яугирләренең колаклары тора. Меңбашлар белән йөзбашлар Бәһрам бәкнең аягына төшәләр. «Үч алыйк кардәшләребез өчен яман готтан». Бәһрам бәк риза булды, чөнки белә иде, моны Сафура бикә дә хуплаячак. Моның өстенә, ул җиңеп чыкканда, Ольвия каласыннан төяп кайткан товарлар да аның кулына күчәчәк. Уйлаган уй, баккан эш, тапкан мал, диләр. Бәһрам бәк тәвәккәлләде. Башта ул Германрих король үтәсе юлга багучыларын җибәрде, көтмәгәндә өсләренә ташлану өчен уңай урын табарга кушты. Багучылары тиз арада әйләнеп тә кайттылар. Алар чынлап та дошманны кулга төшерү өчен кулай урын тапканнар иде: тау кырыннан килгән юл тар тарлавыкка килеп керә. Тарлавык уртасыннан чишмә ага, ике якта да куе урман.

Бәһрам бәк инешкә әверелеп киткән төбәккә оста сөңгечеләрен урнаштырды, ә ике яклап укчыларын яшерде, ә үзе иң елгыр егетләре белән тарлавык борылмасында үскән куе таллык артына басты. Ике көн көтте ул Германрих корольне. Сабыры төкәнә башлады. Ахыр багучыларын алга җибәрде, дүрт күзләп күзәтергә кушты. Ниһаять, өченче көн дигәндә багучылары ирештерделәр: Германрих король зур олау белән ил-каласына кайта, олауларында Дауыт хан байлыгы белән ул кавемнең кешеләрен римлыларга саткан алтын-көмеш тә булырга тиеш. Буга елгасына барып койган инеш-чишмә буенда көткәндә, Бәһрам хан икеләнеп тә куйгалады. Чөнки аның Германрих корольнең көченә каршы тора алмавы да бар иде. Ләкин сармат яугирләрендә тәвәккәллек күреп тынычланды. Сармат сугышчылары ак төрекләр кебек үк батыр халыклар иде. Ничәмә-ничә тапкыр теге йә бу якка яу йөрде – буш кул белән кайтмады, бүген дә ул горур корольне җиңәр, күпме булсалар да, чөнки орыш өчен иң уңайлы урынны сайладылар. Хак, аның кул астында бары тик ат менгән сугышчылар, сарматлар, унуклар кебек, бары тик атта гына орышалар, ләкин кирәк чакта, алар, атларын теге йә бу аланда калдырып, агач артларыннан, таш артларыннан торып та бик оста укка алалар иде. Германрих корольдә исә, нигездә, җәяүле гаскәриләр генә, готлар, гомумән, атта орыша белмиләр, ләкин готлар кулында атны күтәрә алырлык озын сөңгеләр бар. Башта шул сөңгечеләрне укка алырга кирәк булыр. Һәм укчы яугирләренә ул шундый әмер бирде дә. Янә бер отышлы ягы бар иде Бәһрам бәк өчен— Германрих король аларны көтми. Һәм әнә шул көтмәгәндә һөҗүм итүгә исәп тотты Бәһрам бәк. Готлар яман сугышалар, сөңгесен йә калканын орыш кырында югалткан гот ишләре күз алдында коры кул белән булса да дошманга ташланырга тиеш; һәм моны ул ишләре күз алдында кыла, имеш, барысы да күрсеннәр. Сарматларда андый кыргый гадәт юк, шуңа карамастан сарматлар да орыш кырын ташлап качмыйлар, һәрхәлдә, мондый хәлне Бәһрам бәк күрмәде. Ул Германрих корольдән үч алыр, Дауыт хан өчен дә, шул ук вакытта Сафурасын да кинәндерер, чөнки җиңү әсирләрсез булмый. Ахыр килеп, Бәһрам бәк яхшы белә иде, бу гамәле белән ул бабасының васыятен дә үтәргә керешәчәк. Хак, Сармат хан берничә тапкыр Германрих король белән солых төзи, әмма «готлар һәрчак солыхны боза торалар» диде аңа мәрхүм Сармат хан.

Готларны боҗрага алу шулай куелды ки, аларга качарга бердәнбер юл – урман тарафы калды. Ә урман яклап Бәһрам бәкнең мәргән укчылары көтеп тора. Юк инде, бу юлы бер генә гот сугышчысы да исән китә алмаячак, шул исәптән Германрих король үзе дә. Ул аны әсир итәр, әсир итәр дә Сафура бикәсе каршына алып кайтыр, читлеккә ябып, готларның үзләренчә.

Һәм орыш нәкъ Бәһрам бәк уйлаганча булды да. Көн туып, кояш чыгып кына килә иде, борылмада Германрих корольнең сөңгечеләре күренделәр. Юлның ике ягындагы агачлар артына поскан укчылар сөңгечеләрне уздырып җибәрделәр. Готлар, һичнидән шикләнми, акрын гына киләләр. Сөңгечеләре артыннан олаулары күренде, олауга ияреп диярлек укчылар һәм җәяүле сугышчылар. Уртадагы сиртмәле арбада Германрих король үзе утыра һәм хатыны, ике баласы. Готлардан берәү дә шикләнмәде, чөнки Рим империясе җирләрендә ич алар. Кемнең хакы бар империя кадәр империя чиген бозарга!

Корольнең бизәкле арбасы узуга, укчылар дәррәү ук яудыра башладылар. Күз ачып йомганчы сөңгечеләр кырылдылар. Олау артыннан килгән готлар да, ни кылырга белми, кайсы кая кача башлады. Әмма мәргән укчылар аларны берәм-берәм чүпли тордылар. Укка алу, көтелмәгән һөҗүм готларны тәмам котсыз итте. Алдан килгән сөңгечеләр кырылуга, үгезләр җиккән олау да туктады, һични аңламаган Германрих король кылычын тотып арбадан төште, як-ягына каранды, әмма һичкемне күрмәде. Корольне шундук сакчылары уратып алдылар. Арбадан корольнең кызы, углы һәм хатыны төштеләр, король янына килеп сарылдылар. Олаучылар арасында да ыгы-зыгы купты. Бик курыккан, шаулашкан олаучыларны да укка алырга туры килде. Ап-ак башлы, чак кына бөкресе чыга төшкән Германрих корольнең йөзләрчә гаскәриләре җирдә ауный, күзгә күренгән дошман юк. Ул арада куаклар артыннан ак айгырга атланган Бәһрам бәк килеп чыкты, аның артыннан җәяләренә ук элгән йөзләрчә мәргән кузгалды. Сугыш-кырыш шулчаклы тиз булды ки, ак атка атланган Бәһрам бәк Германрих корольнең күзенә күктән төшкән Тәңре булып күренде. Олы иде инде ул, юньләп күрми дә иде. Шуңа карамастан үзе тирәли түшәлгән сугышчыларының мәетләренә күз йөртеп чыкты. Бик күп яуларда булган, йөзләрчә халыкларны кул астына җыйган, исәпсез-хисапсыз кешеләрне Рим колбиләүчеләренә сатып яткан король чарасыз калган иде. Йөзьяшәр король бүген үзе әсир иде, моны ул ак атка атланган Бәһрам бәкнең үзенә таба килүен күрүгә үк аңлады, чөнки Бәһрам бәк белән очрашмаса да, Сармат ханның нинди атта йөрүен бик яхшы белә иде. Димәк, йөзьяшәр король Сармат хан баһадиры кулында. Сармат хан киявенең дә кем икәнен яхшы белә иде ул: шаһиншаһ углы – шаһзадә Бәһрам. Шаһзадә Сармат хан исән чакта ук тәхеткә утыру турында хыяллана иде, димәк, үз дигәненә ирешкән – аты ук Сармат ханныкы. Хәлнең асылына төшенгән Германрих король бик тиз исенә килде – кылычын җиргә кадады. Бу аның бирелүе иде, ягъни әсир төшүе. Ләкин кинәттән корольнең арттан килгән сугышчылары күтәрелеп киттеләр, алар тиз арада корольне уратып алдылар. Янә укка алу башланды. Корольне һәм аның гаиләсен уратып алган сугышчылар күзгә күренеп «эределәр», шулчак Бәһрам бәк кылычын күтәрде:

– Сарматлар, туктагыз!

Сугышчылары корольне боҗра эчендә тоталар. Шулчак, сугышчыларны ерып, корольнең хатыны атылып чыкты һәм урманга таба йөгерә башлады. Хатынның башына бәйләнгән зәңгәр тасмасы җилферди, тоташ актан булган күлмәге астыннан юантык чәркәләре елт-елт килә. Бәһрам бәк мәргәненә башы белән ишарә ясады. Җәядән атылган ук, сызгырып, икенче мәлдә хатынның аркасына кадалды, һәм ул, йөгергән җайдан туктап, әкрен генә җиргә ауды. Мәргән җәясенә икенче угын элде, Германрих корольне уратып алган сугышчыларга төбәде.

– Торып тор, мәргәнем, – диде аңа Бәһрам бәк.

– Мин корольне укка алмыйм, сугышчыларын гына, – диде мәргәне.

– Король белән балалары исән калырга тиеш, укчылар! – дип кычкырды Бәһрам бәк.

Сугышчылар корольне һәм аның балаларын калканнары белән капладылар, ә үзләре сармат мәргәннәренә ташландылар. Ләкин бу гадел вә тигез орыш булмады, аларның барысы да корольдән ерак китми ятып калдылар.

– Король, – диде аңа Бәһрам бәк, якын ук килеп. – Күтәрел, син тычкан түгел, тычкан гына яфрак астына кача.

Чаларган чәчләрен туздырып, күзләрен кыса төшеп, ике баласын ике ягына алган Германрих король торып басты.

– Якын килмә, яубаш, – диде ул саф фарсы телендә, Бәһрам бәкне гаҗәпкә калдырып. – Мин синең атаңда ике ел әсир булган кеше. Мин ышанам сиңа, король канын коймассың.

– Ләкин бер шарт белән, король Германрих, – диде Бәһрам бәк, аттан төшми генә.

– Нинди шарт, яубаш?

– Балаларың исән-сау миңа тапшырасың.

Германрих король кисәк көтелмәгән хәрәкәт ясады, итек кунычыннан хәнҗәрен тартып чыгарды:

– Алар минем белән үләчәк, яубаш.

Бәһрам бәкнең укчылары җәяләренә ук элделәр. Бәһрам бәк янә кулын күтәрде:

– Монда балаларның гаепләре юк, Германрих король.

– Тагын бер адым, Сармат хан яубашы Бәһрам, тагын бер адым, мин аларны юк итәм.

– Балаларны миңа тапшырган хәлдә генә, мин сине исән-имин илеңә җибәрә алам, Германрих король.

– Вәгъдә – иманмы, яубаш?!

– Вәгъдә – иман, король.

Германрих король өчен тиңсез югалту иде бу. Хатыннары бихисап булса да, беркайчан да бер генә хатынын да яу-ясак җыярга чыкканда алганы булмады. Бу юлы ул венедлар җирендә Бож кенәздән ясак җыйды һәм бер җайдан туган якларымны да күреп кайтырмын дип, балалары белән Бож кенәзнең кызы да тагылган иде. Король буларак ул каты бәгырьле кеше иде. Күптән түгел, баш бирмәгән өчен, үз углын, кыйный-кыйный, каладан кудырды. Баш алып кай тарафларга киткәндер, Германрих король кызыксынмады, чөнки угыллары һәм оныклары сансыз иде. Йөзьяшәр карт корольдә, гомумән, адәм баласын кызгану хисе юк иде. Хатыннарының ачык кына санын белмәгән, кадерле яшь хатыннарны кадерсез иткән Германрих король, Бәһрам бәктән «ирек» сүзен ишетүгә, балаларны аңа таба этебрәк җибәрде. Янәсе, ал, миңа гына тимә.

– Без әле очрашырбыз, яубаш Бәһрам, – диде Германрих король, җиңелчә яраланган ике яугире белән арбасына таба кузгалды.

Ни гаҗәп, балаларның икесенең берсе аталары артыннан ташланмадылар, Бәһрам бәк янында басып, китеп барган аталарына карап калдылар. Германрих король атлары белән кузгала башлагач, Бәһрам бәкнең мәргәне янә җәясенә ук элде һәм яубашына карады, янәсе, укка алыйммы үзен? Ни өчен икәне дә билгеле иде – «очрашырбыз» дигәне өчен. Ә бит әсир ителгән кеше иде үзе, ә дорфалык үзендә тулып ята. Ләкин Бәһрам бәк янә мәргәненә «калдыр» дигәндәй тыелырга кушты.

– Атма, китә бирсен, – диде аңа Бәһрам бәк һәм янәшәсендә басып торган балаларны Шахрай кырына илтеп куярга кушты. Соңрак беленде, әсир төшкән готлар да арада булган икән. Аларны Бәһрам бәк янына алып килделәр. Бәһрам бәк, атын башыннан тоткан килеш, әсирләрне күздән кичерде һәм, сармат яугирләрен гаҗәпкә калдырып, барлык әсирләрне корольләре артыннан иреккә җибәрде.

Күп яуларда булган, һәрдаим диярлек җиңү тантанасы кичергән, йөзләрчә, меңнәрчә әсирләрне Ольвия каласына илтеп саткан Германрих король хурлыклы рәвештә орыш кырын ташлап качты, хәтта яугирләренең мәетләрен дә күмүдән баш тартты, ул гынамы, хатыны ягына әйләнеп тә карамады. Готларның мәетләрен, шул исәптән хатын мәетен дә сарматлар җирләделәр һәм, олауда булган бар байлыкны алып, өч көннән соң гына ил-ыстаннарына таба кузгалдылар.

– Бәгем, куып җитеп, җанын җәһәннәмгә олактырыйм үзенең, – диде янә бер тапкыр кул астындагы мәргәне.

– Әйе, мәргәнем, күп явызлыклар кылган Германрих корольнең җанын җәһәннәмгә олактырсаң да ярар иде. Тик мин аны иреккә җибәрдем һәм вәгъдә иттем, мәргән. Мин Сармат хан кияве һәм яубаш йөзендә. Бу исә бабам исеменә тап төшерү булыр иде. Ә сиңа әмерем шул булыр, мәргән, корольнең хатынын кадерләп күмүдә булыш. Үзең укка алдың, үзең кадерләп җирлә дә.

– Мин аны укка аласы итмәгән идем, кереш тартканымны сизми дә калдым, бәгем…

– Ләкин бит хатынны укка алдың, – диде Бәһрам бәк һәм атына атланды да Шахрай атакай янына таба кузгалды.

5

Сарматлар скифлар телендә сөйләшәләр, әмма бераз бозыбрак сөйләшәләр кебек, чөнки скифларга килеп кушылган амазонкалар йөзендәге хатыннар скиф телен әйбәтләп өйрәнә алмаганнар. Сарматларның өйләнешүләре турында мондый йола бар: кыз кеше, бер дошманны үтермичә, кияүгә чыга алмый. Шул сәбәпле кайбер кызлар кияүгә чыга алмый картаеп үләләр, чөнки йолаларын үти алмыйлар.

Ә сарматларның нинди халык булулары турында болай сөйлиләр: греклар амазонкаларга яу йөриләр (скифлар үзләре амазонкаларны «ирдәүкәләр» дип атыйлар, грекча әйткәндә, «ирләрне үтерүче хатын-кызлар»). Фермодент төбәгендәге каты сугыштан соң амазонкаларны җиңүгә һәм бик күпләрен әсир итүгә ирешкән греклар өч кораб һәм бик күп әсир амазонкалар белән кайтыр юлга чыгалар. Грекларның батыр хатын-кызларны һәм шәраб яратуларын белеп, амазонкалар грекларны бик каты сыйлыйлар, ә тегеләр исерешеп тәгәрәгәч, барысын да диңгезгә ташлыйлар. Ләкин соңыннан ачыклана: амазонкалар ни паруслар белән, ни кораблар белән идарә итә белмиләр икән. Әнә шулай алар берничә көн җил җаена диңгездә тулганалар. Әмма көннәрдән бер көнне диңгездә көчле давыл чыга һәм корабларны Кремнам (Кырым) диңгезе буендагы Меотида (Азов) ярына чыгарып ташлый. Амазонкалар, исән калуларына шатланып, тирә-юньне айкарга керешәләр. Диңгез буендагы киң болында ат көтүе күреп, аларны тоталар да якын-тирәдәге авылларны таларга керешәләр. Скифлар бу хәлгә аптырап калалар, чөнки талаучыларның киемнәре дә, телләре дә бер дә аларныкына охшамаган була. Башта скифлар амазонкаларны ир-атлар дип кабул итәләр һәм аларны куа чыгалар. Орыш була, һәм бу орышта ике амазонка үтерелә. Ләкин скифлар, мәетләрнең хатын-кызларныкы булуын күреп, тәмам аптырашта калалар. Шуннан скифларның аксакаллары табын җыялар һәм «бу сугышчан хатын-кызлар белән нишләргә?» дигән мәсьәләдә фикер алышалар, һәм шундый нәтиҗәгә киләләр: бу батыр хатын-кызлар белән сугышмаска, ә алар кырына иң яшь елгыр егетләрне җибәрергә. Егетләр амазонкалар белән орышмаска, алар орыша башласалар качарга, әмма, ерак китми, алар тирәсендә ыстан туктарга һәм амазонкалар белән якынлашырга. Скифлар моны батыр кызлардан батыр балалар таптыру өчен шулай хәл итәләр. Әлбәттә инде, скифларның егетләре аталары кушкан вазифаны җиренә җиткереп эшлиләр, амазонкалар белән сугышмыйлар да, әмма алардан ерак та йөрмиләр. Амазонкаларның шундый гадәтләре бар икән, алар елга буена берәм-берәм төшәләр. Әнә шуны белеп, скиф егетләре дә берәм-берәм алар янына төшәләр, һәм шунда кавышып та китәләр. Ниһаять, барысы да кавышып беткәч, һәммәсе дә ачылгач, егетләр дә, кызлар да бер төбәккә җыелып киңәшәләр. Скиф егетләре аларга әйтәләр: «Безнең ата-аналарыбыз бар, ил-туфрагыбыз. Инде без алар янына кайтыйк, фатихаларын алыйк та бергәләп яшәп китик». Әмма амазонкалар егетләрнең бу тәкъдимнәрен кабул итмиләр. «Сезнең хатын-кызларыгыз ир-атларга буйсынып яшиләр, ә без алай яшәргә теләмибез. Безнең белән яшәргә телисез икән, йә безнең белән монда каласыз, йә җыенасыз да ата-аналарыгыз янына кайтып китәсез».

Егетләр үзара киңәшәләр дә амазонкалар янында калалар, һәм һәркайсы үзе беренче кавышкан кызга өйләнә, һәм алар Танаис елгасы аръягына күчеп утыралар, ягъни бүгенге Дон елгасы аръягына.

Геродот. История. 272 б.

* * *

Атлар алыштыра-алыштыра өч көн чапкач кына, далада җәйләүче ырудашлары аша Көнбаш атакай Бәһрам бәкнең кайда ыстан туктавы турында белә алды. Көнбаш атакай ике кырына ике җансакчысын алган иде, гәрчә далада берәүдән дә курыкмаса да, сакланасы итте. Аннары ул Өрәк елгасына якынаеп килә иде, ә Өрәк елгасы буенда кыргый венедлар көн күрәләр. Алар әсир төшкән кешене караңгы урманга илтеп, агачтан ясалган Өрәк аллаларына корбан итәләр. Хак, венедларны Германрих король каты кулда тота, әмма тегеләр, һичкемгә буйсынмауларын расларга тырышып, һаман шул бер Өрәк аллаларына табыналар. Күп аулады, күп сатты кыргый венедларны Германрих король колбиләүчеләргә, ләкин бу халык барыбер кимемәде, киресенчә, үрчи бара иде сыман.

Атна дигәндә, Өрәк елгасының өске ягында ыстан туктаган ыру күрделәр. Көнбаш атакай шунда ашыкты. Зур булмаган инешне кичтеләр һәм таллар арасындагы аланга ыстан туктаган Бәһрам бәк янына чыктылар. Шатлыклары эчләренә сыймады. Ләкин аланга якынаюлары булды, аларны сакчылар туктаттылар.

– Туктагыз, туктагыз, сез кемгә, кемнәр сез? – дип аркылы төште берсе, унбаш булса кирәк.

– Унуклар атакае Көнбаш мин, унбаш. Мине бирегә Дәян атакай җибәрде, Бәһрам бәк кырына.

Дәян атакай исемен ишеткәч, яугирләр күзгә-күз карашып алдылар да кунакларга юл бирделәр.

– Атакай нинди сөенче китерде сылу бикәдән? – дип калды унбаш алар артыннан. – Әллә соң бикәбез бала таптымы?

– Бала тапты, унбаш, бала тапты, ир бала, – диде, аңа таба каерылып.

– Уфтанырлык нәрсә юк, Бәһрам бәк аңа тагын бер углан бала тапты, атакай, – диде алар артыннан унбаш. – Ай, тукта әле, тукта, атакай. Мин каравыл торам һәм сөенчене мин җиткерергә тиеш бәккә. Нинди сөенче китерәсең бәгебезгә? Яман хәбәр китерсәң – башың кисәр, шатлыклы хәбәр китерсәң— күтәреп алыр. Бәгебез череп баеды, атакай. Германрих корольнең бар булган байлыгын кулына төшерде. Тик сезне кисәтеп куям, атакай, унуклар турында бәгебезгә сүз катма— яратмый бәгебез унукларны, шул исәптән Мәңгүк ханны да.

– Яхшы, унбаш, син дигәнчә итәрмен.

– Һаваланма әле алай, атакай. Без дә монда төшеп калганнардан түгел, сарматлар диләр безне.

– Мин дә чыгышым белән сармат, унбаш, мин дә сармат.

– Сармат булсаң, юлыңда бул, атакай. Сөенчеңне дә үзең җиткер. Тик белеп торсаң иде, сарматлар – кырыс халык. Безнең әбиләребез дә, бабаларыбыз да шулай булганнар. Күрәм ич, атакай, ике кырыңда ике унук. Мин ишеттем, атакай, унуклар бөтен хатын-кызларын чиннарга калдырганнар икән дә… Хакмы шул сүз?..

– Хак, унбаш, хак. Тик син мине җибәр инде.

– Ә болар сарматларга кызлар сорарга килделәрме, җансакчыларың, дим?

– Нәкъ эзенә бастың, унбаш. Кызлар сорарга килүем, тик синең каршыңа түгел, бәк каршына.

– Аның каравы Шимбай ханыгыз шанлы иде. Без аның белән берләшеп Германрих корольне кыйнаган идек, хәзер тагын арт сабагын укыттык. Тик ул яман корольне әсир итмәде бәгебез, иленә җибәрде, киң күңеллелек күрсәтте.

– Инде син дә киң күңеллелек күрсәт, унбаш, җибәр безне.

– Мин сине баштан ук тоткарламадым, атакай, баштан ук. Китә бир, ак юл сиңа! Бәкнең бәхетле чагы, ике кырында ике бала утыра.

– Кем балалары?

– Германрих корольнең кулыннан алды. Король Бәһрам бәк кулыннан ирек алды, шул балалар исәбенә инде.

– Кайгырма, унбаш, Германрих корольнең хатыннары бихисап, диләр. Әллә ни уфтанмагандыр.

– Кичер мине, атакай, тоткарлавым өчен, кичерә күр!

«Бу тагын ни инде?! – дип үзалдына сөйләнде ике яктагы юлдашларына Көнбаш атакай. – Акылдан шашканмы бу унбаш, әллә соң чынлап та батыр егетме?»

– Борчылма, атакай, күл – сусыз, ил гарипсез булмый, диләр, – диде юлдашларының берсе һәм, атын куалый төшеп, алан уртасына утыртылган Бәһрам бәк чатырына таба кузгалды.

Бәһрам бәк чатырын челтерәп аккан инеш буена утырттырган иде. Чатыры зәңгәр төстә, әллә кайдан күзгә ташлана. Чатырга җитәрәк Көнбаш атакай атыннан төште, ә җансакчылары аның атын алып калдылар, ә атакай йомшак үләнгә аягы тию белән тезләнде дә Тәңресенә дога кылды: «Көнне игелекле ит, Тәңрем!» һәм туп-туры чатырга таба китте. Шулчак чатырдан сары ефәк күлмәктән Бәһрам бәк чыкты һәм үзенә таба килүче Көнбаш атакайны күрде дә аңа каршы китте. Бәккә җитәрәк Көнбаш атакай бер тезенә төште:

– Саумы, ил бәге, саумы, Бәһрам олан!

– Йә-йә, атакай, килешмәгәнне. Тор. Чатырдан уз. Мин сине көткән идем.

Шулай дия-дия, кунакны Бәһрам бәк чатырга алып керде, түр яктагы мендәрдән атакайга урын күрсәтте.

– Мәрхүм бабам Сармат хан да исән булса, атакай, сине шулай каршы алыр иде. Без фарсыларда, яратуны чылбыр белән бәйләп куеп булмый, аны ихтирам вә хөрмәт белән генә яшәтеп була, диләр, атакай.

– Мәргән аткан ук, канга сусап, дошман тарафына оча икән, дошман угы кире иясенә борылсын, диләр бездә, батырбәк Бәһрам. Атаң шаһиншаһ Ядигәр Сармат хан белән солых төзеп, сине бире җибәреп уңды булса кирәк, батырбәк.

– Атам да, мин дә уңдым, атакай. Мин бәхетле, мин Сармат хан кызы Сафурага өйләндем.

Ул арада Көнбаш атакайга кымызчы чәркә белән кымыз бирде, атакай тулы чәркәне күтәрелә төшеп алды да, сусавын сиздереп, күтәреп эчеп куйды.

– Тик бит, батырбәк, бикәбез кысыр булып чыкты.

– Мин аңа, атакай, бер угыл табып биргән идем инде, менә тагын берсен алып кайтам. Кайгырма, атакай, барысы да әйбәт булыр.

Чатырга арт ишектән каһин Шахрай килеп керде, кара чикмәненең башлыгын артка ташлап, бер читтәрәк торган түмәргә утырды. Көнбаш атакай Шахрай күренүгә аягүрә басты, күкрәгенә кулын куеп, аңа саулык тели-тели баш иде.

– Утыр, утыр, атакай, – диде мөбәт Шахрайга бөтенләй игътибар итмәстән Бәһрам бәк. – Мин утка табынучыларны да хөрмәт итәм, сезнең Тәңрегездән дә баш тартырга җыенмыйм. Каһин Шахрай минем рухи атам, атакай. Күк астында һәммә халыкка да, барча халыкның аллаларына да урын җитәрлек, адәми затларга гына җир кысан була башлады. Мине әнә шул рәнҗетә, атакай, һәр халык үз алласын күккә чөеп мактый, шуннан гына мәгънә эзли. Кайберләре исә барысыннан да ваз кичеп, читләргә барып ялланалар. Әйтик, мин яулаган аланнар илбашы яугирләре белән Византия императорына барып ялланган. Ул миннән койрык чәнчеп качты, тота алмадым үзен. Тоткан булсам, утка ташлаячак идем.

– Батырбәк, хөрмәткә ия шаһзадә, сылу бикәңнең күңелен башкачарак күрәсе иде сиңа.

– Ул миңа үпкәләмәс, атакай, мин аңа үпкәләмим. Бикә миннән кимсетү көтмәсен. Минем тарафтан ул хәл кылынмас. Миңа җиткерделәр инде, атакай, Сафура бикә унуклар ханы Мәңгүк белән далага чыгып чапкан икән. Димәк, бикә яшьлеген исенә төшергән. Сарматлар өчен бу язык гамәл түгел, атакай, без фарсыларда аны моның өчен җәзага тарткан булырлар иде. Аннары, хатын-кызның канатларын илдәшләре каермый, диләр. Бүген-иртәгә булмаса да, тора-бара безне римлылар кыса башлар, кытайлылар ак төрекләрнең кайбер кавемнәрен үз канатлары астына алуга ирештеләр. Ул чират сарматларга гына түгел, куәтле кавем саналган унукларга да җитәр.

– Мин синең тел төбең аңладым, без сарматлар белән кушылып, атаң Ядигәргә баш иеп барырга мәҗбүр булачакбыз. Шулаймы, шаһзадә батырбәк Бәһрам?

– Атам бүген илдә мөбәтләр белән ызгыша. Мөбәтләр халыкка таяна. Аның бездә кайгысы юктыр кебек, атакай.

Шулчак әлегә кадәр дәшми утырган Шахрай тамак кырды. Иллә хәтта шунда да Бәһрам бәк аңа игътибар итмәде.

– Ил өстенә афәт килгәндә, хатын-кызны гына түгел, ук-кылычны да бүлешмиләр, батырбәк Бәһрам, – диде Көнбаш атакай.

– Хак, атакай, безгә хәзер хатын-кызларны гына түгел, ук-кылычларны да бүлешергә ярамый, без бер-беребезгә ярдәм кулы сузарга тиешбез.

– Мин шул йөк-йомыш белән йөрим дә инде, батырбәк Бәһрам. Мәңгүк хан да бер кызлар сорарга гына килмәде сарматларга, ягъни синең алга, батырбәк.

– Тик бит Мәңгүк хан – хан, мин бары тик бәк кенә, атакай.

– Ят хатыннардан туган булсалар да, Сафура бикәдә ике углан булачак. Менә аңа биленә кылыч тагу белән, «хан» дип кычкырырлар. Һәм бер сарматлар гына түгел, гуннар да.

– Мин баштан ук хан тәхетенә өмет итмәгән идем, атакай. Ләкин гаскәр башында үзем торырмын. Бу минем Мәңгүк хан алдына куела торган алшартымдыр, атакай. Корал мәсьәләсе өчен дә кайгырмагыз, атам барысын да җибәреп торыр.

– Моңа кадәр ук-коралны без тимерче болгарлардан сатып ала идек, шаһзадә…

Бәһрам бәккә, күрәсең, Көнбаш атакайның сүз сөреше күңеленә хуш килде, ул каһине Шахрай ягына күз төшереп елмаеп алды. Ул арада чатырга, кулга-кул тотынышып, король балалары килеп керделәр. Каһин Шахрай аларны икесен ике ягына утыртты. Шуннан соң гына Шахрайга «сүз кат» дип, Бәһрам бәк ияк какты. Әмма каһин авыз ачарга да өлгермәде, чатырга Шахрай каһин кебек үк тоташ карадан киенгән янә бер каһин килеп керде. Керде дә, ишек янына да туктап тормый, шаһзадә Бәһрам янына үтте һәм бәкнең аягына төште. Шаһзадә аңа бер сүз әйтми, итек башы белән генә читкәрәк китеп торырга дигән ишарә ясады. Каһин күчеп, бөкләнеп утырырга өлгермәде, чатырга Сафура бикәнең чапкыны килеп керде һәм, Бәһрам бәк алдына килеп, бер тезенә төште.

– Нинди сөенче китерде инде сылу бикәмнең чапкыны миңа? – диде Бәһрам бәк, кинаяләп.

– Бәһрам бәк, әйтергә кыям, Сармат хан кызы сылу бикәң…

– Ни булды Сармат хан кызы сылу бикәгә? – дип торып басты Бәһрам бәк.

– Берни дә булмады, бәгем, берни дә булмады, сылу бикәң исән-сау. Тик…

– Нәрсә «тик», суга батып үлмәгәндер бит сылу бикә?!

– Юк, батып үлмәде, бәгем. Сылу бикә, Сармат хан кызы сылу бикә, унуклар ханы Мәңгүк ханга ияреп, Кара Иделне кичеп…

Бәһрам бәк кинәт кенә урынына утырды, терсәге белән тезләренә таянып, башын кулларына куйды. Бер мәлгә тып-тын утырдылар. Ахыр Бәһрам бәк торып басты, чатырдагы барчасына да күз йөртеп чыкты һәм карашын король кызында туктатты. Кыз исә үз итеп елмайды. Шул елмаюмы аны тынычландырды, ул кире урынына утырды һәм кырында бөкләнеп утырган мөбәткә мөрәҗәгать итте:

– Син нинди йөк китердең инде атамнан? – диде.

– Йөк-йомышым куанычлы, Бәһрам шаһзадә, атаң сине илгә дәшә.

– Илгә, кайчан?!

– Тиз арада, тиз арада, шаһзадә. Атаң чарасыз, – диде мөбәт һәм күз кыры белән генә Шахрайга карап алды.

– Мин башта Сафура бикә кырына кайтырмын, – диде, үзалдына сөйләнгәндәй, Бәһрам бәк. – Менә бу угылны аның кулына тапшырырмын, Баламбирне. Аннары утырып уйлашырбыз. Ишетәсеңме, каһинем?..

– Ишетәм, ишетәм, шаһзадә, – диде әлегә кадәр бер сүз әйтми утырган каһин Шахрай. – Борчылма, шаһзадә, сылу бикәң сине үз йортында каршы алыр.

– Ходай шулай итәргә ниятләгән булса итәр, каһинем. Ә хәзер таралыгыз, тарал. Минем берүзем каласым килә. Иртәгә иртән иртүк юлга!..

6

Кытай. 317–589 еллар. Төньяк Кытайда анархия дәвам итә. Төньяк Кытай җирләре тулысы белән диярлек варварлар кулына күчә. Варварларның дулкын-дулкын Кытай җирләренә агылып торулары 300 елларга кадәр сузыла. Кытай императорларын варварлар династиясе алыштыра. Башта Кытай халыклары белән Сөннәр династиясе идарә итсә, соңрак Кытай тәхетен Тибеттән чыккан Цянь кавемнәре алыштыралар.

Кытай тарихыннан


Иран. 349–358 еллар. Бу елларда төньяк-көнчыгыш тарафларыннан Иранга һуннар үтеп керә башлыйлар. Шаһиншаһ Шапур гаскәре белән шул тарафка ашыга. Ниһаять, ул һуннар илтабары Керәмбат белән очраша (353–358). Каты орышлардан соң һуннарны җиңә һәм илтабар Керәмбатны әсир итә. Тик ул аны үтерми, калган яугирләре белән үзенә гаскәрбаш итеп ала. Шул мәлдән һуннар илтабары шаһиншаһ кул астына күчә. Шул ук елда шаһиншаһ Шапур, һуннар илтабары Керәмбатның атлы гаскәрен ияртеп, Әмид каласына таба юнәлә һәм римлылар кулындагы каланы ала.

Иран тарихыннан


Рим. 372–374 еллар. Ил чигендә гуннар (шул елдан Рим тарихчылары һуннарны «гуннар» дип яза башлыйлар) пәйда була. Моннан ике дәвер элек кытайлар тарафыннан куылган гуннар, үтә көчәеп, Рим империясенә яу йөри башлыйлар. Гуннар шулкадәр күпсанлы булалар ки, тиз арада Иделне һәм Дон буйларын билиләр һәм 373 елда Танаис (Дон) буендагы аланнарның башкаласын яулыйлар, ул гынамы, аланнар патшалыгын канат астына алалар. Әмма бериш алан кавеме Рим империясе җирләренә качып китәләр һәм империянең атлы гаскәриләре булып хезмәт итә башлыйлар.

Рим тарихыннан

* * *

Ыстанга кайтуга, Бәһрам бәк атасы янына кайтып китмәде, кайтып китмәде генә түгел, ике туган халыкны – сарматларны һәм унукларны кушарга өндәп йөри башлады. Дәян атакай үлгәч, Бәһрам бәк үз кырына Көнбаш атакайны алды һәм Мәңгүк ханга чапкыны артыннан чапкынын җибәрә башлады. Имеш, унуклар йөзендә йөргән ак төрекләр сарматларга килеп кушылырга һәм, куәтле халыкка әверелеп, римлыларга яу йөри башларга тиешләр. Мәңгүк ханга Бәһрам бәкнең киңәш-теләге ошады, тик ул аңа барыбер ышанып җитмәде. Сарматлар белән унуклар кушылган хәлдә, Мәңгүк хан кем була да, Бәһрам бәк кем булып кала? Ул гынамы, Сафура бикә кем белән калачак? Ир-ат буларак ул һаман Сафура бикәгә тартыла һәм ансыз торуны күз алдына да китерә алмый иде. Ләкин илгә кайтуына айлар үтте, ә сылу бикәнең кырына кергәне юк – күңеле тартса да, аягы бармый иде. Мәңгүк ханның егетләре сармат кызларына өйләнделәр һәм таштай-тукмактай балалар үстереп яталар икән инде. Күңелен иң кайтарганы шул: сылу бикәсе, киңәшми-нитми, сорамый-эзләми, шул кызлары янына баргалап тора һәм унуклар ыстанында югалгалый, ә бәлки Мәңгүк хан кочагына кереп чумгалыйдыр. Бәһрам бәк ни кылырга да белмәде, аның төп максаты – унуклар белән кардәшләшеп, аларны колбиләүче римлыларга каршы котырту иде. Һәм ул моңа ирешеп тә килә, тик менә шәхси тормышының җае китеп тора. Бәһрам бәк төрлечә уйлап карады, әле Мәңгүк хан алдына барып сөйләшәсе килде, әле, сылу бикәсен алып, иленә качасы итте. Ләкин айлар үтә, елдан артып китте инде, тегесен дә, монысын да кылмады – ике арада тик тулганды. Ни гаҗәп, Мәңгүк хан да аның кырына килергә ашкынып тормый иде, сылу бикәнең кунакка йөрүе аңа килешеп китте, күрәсең. Шушындый сагышлы вә җанны кая куярга белми интеккән вә изаланган мәлләрдә ул атакае Шаһрай янына кермәде, ә анасы урынына күргән карчык кулында тәрбияләнгән король кызы янына юнәлде. Менә кем янында җанына тынычлану тапты ул. Юк, ул аңа кагылмады, ләкин күз карашы ук Бәһрам бәкне тынычландырыр иде. Ул белмәде инде исәеп, җитеп килгән кыз баладагы бу көчне, ләкин нәкъ менә әнә шул яшьлек гүзәллеге вә самимилеге аны юатыр, тынычландырыр иде.

Ләкин бер нәрсәне ачык аңламады Бәһрам бәк, бу мәлдә Мәңгүк хан да тәгаен ни кылырга белми аптырап калган иде. Бәһрам бәк алдында ул үзен гаепле тойды. Ләкин барып алдына төшәргә кыймады – горурлыгы бирмәде. Хан ич ул! Шул ук вакытта йөрәкне нидер телә, йортына Сармат кызы Сафура килеп кергән саен, яман гаептә тотылган берәүдәй тынычлыгын югалтыр иде. Ә баш-аягы белән Мәңгүк ханга гашыйк булган Сафура бикә аның күңелендә ни кайнавын күрмәде дә, белмәде дә. «Мәхәббәтне сукыр диләр, әллә соң бу хәл чынлап та шулаймы?» – дип уйлар иде ул Сафура бикәнең кочагында калган һәм аның кайнар сулышын вә тәнен тойган саен. Ул аны үзе дә ярата, үлепләр ярата, тик вөҗдан газабы кичерә иде. Бу газапны Сафура бикә белми дә, күрми дә иде, күрәсең. Яңа көн тугандай йортына килеп керә. Хан өендә тәмам чәчәк ата, язгы сандугач кебек сайрый башлый. Ә бит уенын-чынын бергә кушып кына башлаганнар иде кебек, киная-ирәешүләр аша ялкынлы мәхәббәт утына керделәр. Бу хак иде. Инде хәзер әнә шул ялкынлы шашкан мәхәббәттән чыга алмый интегәләр. Сафура бикә түгел, иң әүвәл Мәңгүк хан үзе интегә һәм иза чигә. Кайчан ул үзалдына кызарып куя, ниндидер яман гөнаһта тотылган баладай нәүмизләнә, хафага кала иде. Тик ни кылсын, Сафура бикәсенең китеп, атна-ун көнгә югалып торуы була, үзе үк аны тансыклый, Идел аша кычкырып чакырып китерәсе килә башлый. Илле язын уздырган кешегә табигый хәл идеме бу? Мәңгүк хан белмәде. Әнә шул халәт аны Бәһрам бәк каршына барудан тыеп торды.

Мәңгүк хан, ни кылырга белми, җизнәсе Куриштан хәбәр көтте. Угланнары кайту, алар белән күрешү башына ишелеп төшкән кысыр кайгыны оныттырып торыр кебек иде. Аннары угланнары кайткач, ниһаять, сарматлар белән кушылуны да күтәрергә булыр иде, ягъни Бәһрам бәк кырына барып, шул хакта сөйләшүләр алып барырга.

Ә Куриш җизнәсе, бер иш егетләрне җибәрсә дә, төпчеге Атилла олан белән мәргән меңбаш Сакмарны егетләре белән үзендә калдырган иде. Хак, Куриш җизнәсе аларны җибәрер, һәм алар исән-имин ил-далага кайтырлар. Шуңа карамастан Бәһрам бәк белән сөйләшүләр кыен булыр. Чөнки Сафура бикә, кызларының бәбиләрен карау сылтавы белән, атна-ун көн саен унуклар ыстанына китә һәм Мәңгүк хан өендә югала иде. Әнә шул Сафура бикәнең һәм үзенең, әлбәттә, тиле мәхәббәтенә ышанып, күңел киңәшчесе Көнбаш атакайны хәтта Бәһрам бәк ыстанына җибәрде.

7

Бәһрам бәк ыстанында Көнбаш атакай үз сәясәтен алып барды. Ул Бәһрам бәкне Тәңре диненә табынырга димләде, әмма Бәһрам бәк һәрчак, төрле сәбәпләр табып, бу хәлне кичектерә килде. Әмма Көнбаш атакай аны һәрдаим бу мәсьәләдә борчып, бимазалап торды. Көннәрдән бер көнне алар чатырда икәүдән-икәү генә калдылар.

– Яшермим, атакай, мин сезнең Тәңрегезне яратам, ихтирам итәм, тик бит мин утка табынам. Атам да, анам да утка табынганнар. Ахыр килеп, Ут алласы үз эченә күк-кояшны да, утны да, йолдызларны да ала. Димәк, сезнең Тәңре дә ут диненә керәдер. Миңа билгеле булганы шул, атакай, моның өстенә безнең диннең «Авеста» дигән китабы бар. Ә Тәңре диненең китабы безнең кулда юктыр. Борынгылар исә, китаплы халык— өметле халык, дигәннәр.

– Аллалар турында бәхәс алып бару безне чарасыз гына итәр, Бәһрам бәк. Чөнки мин сезнең ни өчен, ни сәбәпләр аркасында сарматлар кырына килүегезне бераз чамалыйм. Бәхәссез, теләгегез изгедә…

– Минем хәлемә керергә теләвегез өчен рәхмәт сезгә, атакай.

– Батырбәк Бәһрам, шаһзадә, кичә генә Сафура кулындагы адаш угланыңны илегезгә алып киттеләр. Сафура бикә бер сүз дә әйтмәде, чөнки аның кулында үз углыдай күргән Баламбир углан бар иде. Миңа мәгълүм булганы шулдыр: атаң Рим императорына теш кайрап ята. Атаңның нияте – ак төрекләр белән сарматларны кушып, сине аларга гаскәрбаш итү. Һәм шул гаскәр белән Рим тарафларына таба яу кузгалу. Моны, ни гаҗәп, ак төрекләр белән сарматлылар үзләре дә телиләр. Чөнки гомер-гомерләренә римлылар Германрих король кулыннан дала халыкларын сатып алдылар. Алар арасыннан елгыр вә мәргән егетләрне легионерлары иттеләр һәм аларны, тел-иманнарыннан яздырып, үз ата-бабалары, ягъни кан кардәшләре өстенә яу җибәрделәр. Атаң шаһиншаһ Ядигәр бик дөрес уйлый, колбиләүчелек исәбенә сорыкорттай яшәгән Рим империясенә ике яклап һөҗүм итәргә кирәк. Бары тик шул чакта гына гасырлар буена римлылар белән орышып яткан фарсылар уңышка ирешәчәк. Ләкин моның өчен сезгә, батырбәк Бәһрам, Тәңре диненә күчәргә туры килер, юкса сезне нә сарматлар, нә ак төрекләр кабул итмәсләр.

– Мин сезгә таң калып утырам, атакай, күрәзәме әллә сез? Күрәзә түгелсез, күрәм. Беләсегез килсә, атакай, мине акыллы грек мөгаллимнәре укыттылар. Сезне кем укытты? Күрәсез, атакай, хөрмәт йөзеннән мин синең белән сез дип сөйләшә башладым. Чөнки әңгәмә барышында шуңа төшендем, без икебез дә бер үк нәрсә турында уйлыйбыз икән. Мин, атакай, сезнең йөздә үземә фикердәш таптым, менә бүген, хәзер. Минем беренче чарам, беренче кылган чарам, атакай, ике зур кардәш кавемне кушу булыр, һәм мин сезнең ярдәм белән бу ике халыкны тиз арада кушармын. Кушармын да без бөтен көчебез белән Германрих корольгә ябырылырбыз, һәм сез, атакай, бу эштә минем киңәшчем булырсыз.

Көнбаш атакай Бәһрам бәкнең бу сүзләрен гаҗәпләнә калып тыңлап утырды, ахыр, торып, ишекле-түрле йөреп килде. Аннары шаһзадә Бәһрам каршына туктады да:

– Минем бер шартым бар сезгә, батырбәк Бәһрам, кушылган халыкларга Мәңгүк хан хан булыр. Сез исә яубаш. Шулай булганда гына, без барысына да ирешербез.

– Мин сезнең белән килешәмен, атакай! – диде шаһзадә Бәһрам.

Шаһзадә авызыннан шундый сүзләрне ишетүгә, Көнбаш атакай кояшчыгыш ягындагы ишек каршына тезләнде дә Тәңресенә дога кылды. Моны күреп, Бәһрам бәк тә аның кырына тезләнде һәм, үз алласыннан кыласы гамәлләре уң булсын дип, дога кылды. Ут алласыннан фатиха сорады. Сорады, әмма үзе уйланды: даланың ике зур кавеме кушылып, яубаш булып алгач, Бәһрам бәк үсәр, ә Сафура бикә тәгаен күләгәдә калыр. Аның халык алдында дәрәҗәсе төшмәс, чөнки ул яубаш булачак. Яудан кайткач, ә бәлки киткәнче үк, кулына төшергән Германрих кызына өйләнер. Әнә шулай барысы да үз эзенә төшәр.

Әмма үз-үзен шулай дип юатса да, Бәһрам бәк күңелендә йөрәген көйдереп торган гарьләнү хисе кайнады. Сарматхан кызы кияве иде ич ул! Ярты дала халкын кулында тоткан дәһшәтле Сармат хан кызына өйләнгән кеше иде. Хәзер исә әнә шул сылу бикә аңардан бөтенләй йөз чөерде, унуклар ыстаныннан кайтып та кергәне юк. Ахыр килеп, шаһзадә ич ул, киләчәктә Римны да кулга төшереп, ил-дөньяны биләгән империянең тәхетенә утырасы кеше. Хак, теге яктан да, бу яктан да аның турында халык авыз чайкар. Чайкасын. Аның каравы ул кулында дөнья халкын тотасы император булачак, ягъни шаһиншаһ. Аннары нигә әле ул хәтле уфтана: Мәңгүк ханга арысланнан калган җәйрән гына ич Сафура бикә. Ни борын чөерсә дә, унуклар ханы Мәңгүк аның калдыгына өйләнде. Хак, халык: «Бал искерми, кыз картаймый», – ди. Дисә соң! Бал искермидер, хак, ә менә кыз картая, моны гына яхшы белә иде Бәһрам бәк. Ул еш кына король кызы белән Сафура бикәнең йөз-кыяфәтен чагыштыра һәм һәрчак хәйран калып кинәнә иде. Ул отты, отты, оттырмады! Мәңгүк хан ни борын чөерсә дә, Сафура бикә Бәһрам бәкнең беренче хатыны булып калачак, ә аның – өченче хатыны.

Аларның һәркайсы бик озак үз дөньясына уйга чумып утырды, ахыр Көнбаш атакай аягүрә басты, Бәһрам бәккә кулын сузды:

– Тәңре безне үзе кавыштырды, – диде.

– Икебезгә дә фатихасын бирде, атакай, икебезгә дә.

Бәһрам бәк Көнбаш атакайны чатырыннан озата чыкты, күкрәгенә кулын куеп саубуллашты, һәм чатырына әйләнеп керүгә, ул чатырына хәрәм атакай Шахрайны чакыртып алды. Хәрәм атакай бик тиз килеп керде. Бәһрам бәк аңа янәшәсеннән урын күрсәтте. Дөресен әйтергә кирәк, Бәһрам бәк хәрәм атакайны яратып бетерми иде. Һәм бер хатын-кызлардан баш тартуы өчен генә түгел, ит ашамаганы өчен дә. Ул белә иде, Шахрай каһинне егет чакта ук хатын-кызны яратудан мәхрүм иткәннәр һәм, иң гаҗәбе, моңа ул үзе ризалык биргән, шул ук вакытта ошбу кеше авызына бер кисәк ит тә капмый иде, бары тик яшелчә һәм җиләк-җимеш ашап тора. Шуңамы күзләре тонык, йөзе саргылт. Иманы да сәер, хәрәм ата Шахрай караңгылык белән яктылыкны, игелек белән яманлыкны таный, кылган гамәле дә, имеш, караңгылыктан яктылыкка омтылу һәм яманлыктан качу, игелеккә йөз тоту.

Шаһиншаһ Шапур бабалары, ике елга арасындагы җирләрне үз канаты астына җыярга теләп, Рим империясенә сугыш игълан итә. Каты бәрелешләрдән соң римлыларны җиңә һәм император Валерианы, бөтен гаскәре белән дияргә була— әсир итә. Бәһрам бәккә соңгысы да мәгълүм, шаһиншаһ Шапур римлыларның бөтенесен, хәтта императорны да кол итә һәм алардан Иранда тиңе булмаган Бәнд-Кәйсәр дигән буа күтәрттерә, моның белән генә тынычланмый бабасы Шапур, Урта Азия җирләренә яу йөри һәм тураннарның Чәч (Ташкент) каласына кадәр барып җитә. Әнә шул чорда Иран империясенең ил чикләре ак төрекләрнең җәйләү-биләмәләренә кадәр барып терәлә. Ләкин мең еллар элек Иран шаһиншаһы Кир Туран ханбикәсе Таңана тарафыннан җиңелгән кебек, Шапур гаскәре дә бәхетсезлеккә очрый – тураннардан җиңелә, һәм куәтле санында йөргән шаһиншаһ үз җирләренә кадәр чигенергә мәҗбүр була. Ул гынамы, тураннарның атлы гаскәриләре куәтен татыган шаһиншаһ Шапур Туран илтабары белән солых төзи. Һәм шушы елдан Иран шаһиншаһлары әнә шул көчле вә куәтле халыкны үз ягына аудару сәясәте алып бара башлыйлар. Ары таба шаһиншаһ Ядигәрнең углы шаһзадә Бәһрамны сарматларга җибәрүен дә шушы сәясәтнең дәвамы итеп кабул иттеләр. Моны гына Бәһрам бәк яхшы аңлый иде һәм атасының сәясәтен хуплаган иде. Шул максат белән ул сарматларга килде, шул максат белән Сармат хан кызы Сафурага өйләнде. Ул гынамы, Сафура бикәдән нинди генә кимсетү тоймасын, ул сарматлар белән ак төрекләрне кушуга ирешәчәк. Моңа аның иманы камил иде. Сафура бикәне югалтуы шәхсән аны хафага салса да, сәяси яктан зур оту иде. «Әйе, оту!» – диде үзалдына Бәһрам бәк. Кушылган төрек кавемнәре белән иранлылар кушылып алгач, бу бердәм халык фарсылар империясен тиңе булмаган биеклеккә күтәрәчәкләр.

…Уйланырлык иде Бәһрам шаһзадәгә, уйланырлык иде. Ил-империяне исән-имин тоту өчен Рим тарихыннан гыйбрәт алырга кирәк иде атасына. Мөгаллиме грек аңа Рим империясенең төрле сәбәпләр аркасында икегә бүленүе хакында озаклап сөйләгән иде. Мөгаллиме сөйләве буенча, Рим эра башында бөтен дөнья халкына үрнәк булырдай ил-дәүләт була. Рим башкаласына тиң шәһәр бер илдә дә булмый. Андагы мәһабәт сарайлар, зиннәтле храмнар, бина-өйләрне күргән кеше булган хозурлыкка сокланып туя алмаган. Эра азагында һәм хәтта эра башында әле «Бөтен юллар Римга илтә» дигән гыйбарә-әйтем халык теленнән төшмәгән. Ә ул чынлап та шулай булган. Рим империясенә ялланып, коллар җыйган Германрих король кебек куштаннар дөнья башкаласына колларны ташып кына торганнар һәм, әлбәттә инде, бөтен юллар бары тик шул шәһәргә барып тоташкан була, шул исәптән дөнья халыкларының байлыгы да. Ни өчен, нинди сәбәпләр аркасында җимерелә башлый соң Рим империясе?..

Шул хакта сорагач, мөгаллиме Бәһрам шаһзадәгә болай дигән иде: «IV гасырда Рим императоры Константин башкаласын Византиягә күчерә һәм үзенә терәк итеп христиан динен ала. Хәер, Римны да ташлап бетерми император, тәүге традиция— коллар сатып алу – Римда дәвам итә. Әмма 333 елдан соң, бу ел император Константинның Византиягә күчеп киткән елы, Рим дөнья халыклары башкаласы булудан туктый. Кем моңа сәбәпче була соң?.. Тәмам йөгәнсезләнгән император Гай Калигула, яманаты дөнья халыкларына таралган Нерон Клавдий. Бу кешеләрнең, ягъни императорларның кылган әшәкелекләренә көч-куәт биреп торган гүзәл затлар Мессалина, Поппея кебек азгын «бикәләр» дә үз өлешләрен кертәләр. Әнә шул императорлар тәхеттә утырганда, куәтле Рим үзенең мәшһүрлеген югалта башлый. Тубыгыннан алып башына кадәр гөнаһка кереп баткан Рим империясе үзе казыган базга үзе төшә. Хак, дөнья куәтенә ия Рим тиз генә җимерелми, тиз генә куәте җуелмый. Кешелек дөньясына үзенең үсеш үрнәген дә, җимерелә башлау гыйбрәтен дә биреп бетергән була инде Рим. Әлбәттә инде, империянең Төньяк һәм Көнчыгыш империяләренә аерылуы да моңа сәбәпче була. Константин Византиягә күчеп киткәч, тәүге башкала бушап калган кебек була. Көнчыгыштагы Римга башта Рим дип йөрсәләр дә, Византия төбәгенә урнашкан Рим, күп тә үтми, тәүге Римны күләгәдә калдыра. Иң хәтәре, элек Рим империясе канаты астына көчләп җыелган халыклар мөстәкыйльлеккә йөз тота башлыйлар, күпләре империядән аерылып чыгалар, үз гаскәрләрен булдыралар, Римга буйсынмый башлыйлар. Нигездән чери башлаган Рим империясе, коллар исәбенә яшәгән дәүләт буларак, җылы сулы диңгезгә чыккан айсберг кебек эри, югала, таркала башлый».

Шуңа карамастан илдә коллар һәм пләбәйләр[7] баш күтәрсәләр дә, Рим империясе, суга бата башлаган кешедәй, саламга тотынып булса да яшәргә тели. Ахыр килеп, IV гасыр башында империянең якын-тирәсендәге халыкларны богауда тотарлык кына көче була әле. Менә нәкъ шул елларда империянең көнчыгыш тарафындагы илләрдә, төбәп әйткәндә, яһүдләр яшәгән Иерусалим каласында, христиан дине аякланып китә. Ахыр явыз император Диаклетиан чарасыз кала һәм 305 елда, империя тәхетен ике цезарена калдырып (Константин белән Лицәйгә), ялга китә, ягъни отставкага. Борынгы төркиләр, ике тәкә башы бер казанга сыймый, дигәннәр, хак булалар, күп тә үтми, ике цезарь арасыннан кара мәче уза. Алар икесе дә Милан каласына җыенга баралар һәм 313 елда «христиан динен тыймаска» дигән җыен чыгарган эдиктка кул куялар. Бу эдиктны, Римга кайткач, бар халыкка игълан итәләр. Моңа кадәр җәберләнгән, рәнҗетелгән христианнар тантана итәләр. Башкалага христиан диненә табынган руханилар агыла. Рим түрәләре, бигрәк тә Константин белән Лицәй пошаманга калалар. Рим һәм римлылар, бигрәк тә куштан түрәләр, элеккечә яшәргә һәм күңел ачарга теләсәләр дә барып чыкмый, аларга христианнар комачаулыйлар, шул хәлдән соң патрицийлар, легионерлар кала капкаларын ябалар, христианнарны башкалага кертми башлыйлар. Менә шунда катгый рәвештә әмер бирмәсә дә, Константин христианнарны яклап чыга, ә аның ише цезарь Лицәй куштаннарны яклый. Империя башында утырган ике түрә арасында җитди каршылык туа. Ул арада христиан динен Римга, Иерусалимга барып кабул иткән Константинның анасы Елена кайта һәм ике түрәгә дә мөрәҗәгать белән чыга – калада христиан храмы күтәрергә. Моңа мул итеп акча бирә. Шул хәбәр христианнарга ирешүгә, алар Константинга – мәдхия, ә аның ише Лицәйгә каһәр укый башлыйлар. Бу хәл шул чиккә барып җитә ки, цезарь Лицәй үзенең яраннары белән Балкан тарафларына күчеп китәргә мәҗбүр була. Ә Константин христианнар белән аны куа чыга, ул качкын цезарьны, ягъни ишен, империягә хыянәт итүдә гаепли. Ике бертугандай ахири Византия җирендә канга-кан килеп сугышалар. Лицәй ягында – орышларда чыныккан атаклы легионерлар, ә Константин ягында – җаннарын аллага корбан бирергә әзер торган христианнар. Константин байрагында – зур тәре символы, Лицәй байрагында – Рим империясенең каракош сурәте. Орышка каршы төндә Константин төш күрә. Төшендә христианнар кулында зур тәре сурәте абайлый һәм, шул тәрене байракка төшертеп, орышка кузгала, ягъни угланнарының кулларына тоттыра. Әнә шулай римлыларның төшенә дә кермәгән һәм моңа кадәр Рим империясе җирендә булмаган канлы сугыш була. Ике яктан да чиксез-чамасыз кеше кырыла. Әмма христианнар өстен чыгалар. Константин Лицәйне әсир итә һәм, тимер читлеккә утыртып, Римга озаттыра. Ә үзе Лицәйне җиңгән җирдә, борынгы греклар заманыннан ук Визант дип аталган төбәктә, башкала күтәртә башлый, һәм бу каланы моңа кадәр эзәрлекләнгән, тау куышларында, идән асларында аллага гыйбадәт кылган христианнар күтәрә. Шул елдан Ауропадагы христианнарга, тулы ук булмаса да, ирек бирелә.

Башкала салган Константин кала чиген үзе сызып бирә. Кала бик уңайлы урынга салына. Булачак каланың уңай ягын бик тиз күреп алган сәүдәгәрләр анда олау-олау товар китерә башлыйлар. Моны күреп, күп тә үтми, Константин үзе дә Византиягә күчеп килә һәм Босфор бугазындагы көне белән үсеп килгән шәһәрне башкаласы итеп игълан итә. Һәм бу кала, гәрчә Константин соңгы минутларына кадәр мәҗүси калса да, үләр алдыннан гына христиан динен кабул иткән булса да, бик тиз башкалага әверелә. Ә борынгы Рим һаман исә мәҗүсилеккә йөз тоткан, коллыкның соңгы терәге йөзендә дөнья тарихына кереп калган. Визант җире үзенең йомшак табигате, олы су юлы өстендә булуы белән тәмам дөнья сәүдә үзәгенә әверелә һәм, күп тә үтми, Көнчыгыш Рим – Византия империясенә нигез ташы салына. Бу чорларда Византия көне-төне белән үсә, ә Рим көне-төне белән түбән тәгәри. Мөгаллиме әйтүе хак булса, Лицәйне җиңгәннән соң, Константин сугышта шәһит киткән христианнар каны белән битен юа һәм шунда христианнарга үлгәнче тугры калырга ант итә.

Шаһзадә Бәһрамны да туган илендә шундыйрак язмыш көтмиме?

Шаһзадә Бәһрам бу хакта атакае Шахрайга әйтергә курыкса да, уйларга кыйды. Заманында явыз император Диаклетиан христианнарны эзәрлекләп зур хата кыла – ялгыша. Бүген аның атасы шаһиншаһ Ядигәр мөбәтләрне эзәрлекли. Ул да Диаклетиан император көненә калмасмы? Менә бүген аның каршында атасы эзәрлекләгән мөбәтләрнең берсе утыра – Шахрай каһин. Әйе, ил тәхетенә утырыр өчен, ул бүген ике юлның берсен сайларга тиеш.

– Атакай, – диде, ниһаять, шаһзадә Бәһрам. – Атакай, әйт әйтер сүзең. Атам сине бирегә нинди йөк белән юллады?

– Дөресен әйтим, шаһзадә, мине атаң юлламады. Илдә тынычлык китеп тора, ә атаң шаһиншаһ Ядигәр барысына да күзен йомып, мөбәтләрне эзәрлекли. Ил каһиннәре моңа риза түгел, шуңа күрә мине синең тарафка җибәрделәр.

Шаһзадә Бәһрам янә бер тапкыр каһин Шахрайны күздән кичерде. Каһин борынгы ак төрекләрчә чем-карадан киенгән, сакалы юк. Хәрәм атакайларның сакал-мыегы үсми, дигәннәр иде, хак икән. Төс-йөзе саргылт, бер колагында зур гына дуга сыман алка. Алтын алкада энҗеләр җемелди. Бар куанычы шулмы бу каһиннең? Кем бу кеше аңа? Дусмы, дошманмы? Дошман һәрчак, һәр чорда да дошман инде ул. Әгәр дә мәгәр синең аны җиңәр әмәлең юк икән, сәяси хәйләгә кереш. Борынгы кытайлылар ак төрекләрне шулай җиңгәннәр, диләр, дипломатик юллар белән, алдый-йолдый, әйләндерә-тулгандыра. Заманында Иран шаһиншаһы Шапур бабасы да кыпчаклар атындагы ак төрекләрне шул юл белән алдый. Ярым утрак, ярым күчмә олуг далада гомер иткән туран-төрки халыклары белән Бөек Искәндәр дә күзгә-күз очраша. Тегеләрне җиңә алмаудан чарасыз калгач, Туран илтабары кызына өйләнеп, төркиләр белән килешү төзи. Ахыр килеп, сасанидлар династиясе Иран тәхетен биләгәч, төрек-туран кавемнәренең илбашы Кошнаваз Иран шаһиншаһыннан ниндидер күләмдә ясак түләтә башлый. Ни чара кылмак кирәк, шаһзадә Бәһрам үзе шаһит, аталары бүген дә кыпчак төркиләренә ниндидер күләмдә ясак түләп ята. Кошнаваз илтабар Кытай сугышчылары белән орышта ятып кала, аның артыннан, күп тә үтми, Шимбай хан да Тәңресе янына китә. Ниһаять, таралды, сибелде кебек иде кыпчаклар йөзендәге ак төрекләр, юк, тагын сарматлар белән кушылып, янә куәткә ия була башладылар. Җитмәсә, шаһзадә Бәһрам үзе үк аларга ярдәмгә килде…

Шаһзадә Бәһрам, башын ике учына куеп, янә уйга калды.

Мөбәтләр хәрәкәтен җитәкләүче ил каһиннәре ниндидер сихри саннар уйлап тапканнар һәм, шул саннарга сихри бер мәгънә салып, кешенең башын катыралар. Шаһзадә Бәһрам ул саннарны яттан белә. Җиде аша дүрт һәм унике. Дүрт санына дүрт мәгънә салынган. Беренчесе – капма-каршылык, икенчесе – вакыт өстеннән хакимлек иткән хәтер, өченчесе— тигезлеккә һәм камиллеккә йөз тоткан акыл, дүртенчесе – хушлашу бәхетен тою. Җидегә исә гадәти тормыштагы хәлләр керә: хакимият, идарә, саклау, үтәү, уйлану, фикерләү, хезмәт итү. Мөбәтләр фикеренчә, яктылык һәм караңгылык мәңгелек сугышта торалар, туктаусыз хәрәкәт итәләр.

Шушы фәлсәфи караш аша каһиннәр халык акылына үтеп керәләр, кешеләрне юлларыннан яздыралар. Ни тырышса да, Бәһрам шаһзадә мөбәтләрнең бу фәлсәфәсенә төшенеп җитә алмады…

– Мин сиңа, атакай, үз фикеремне атамнан чираттагы чапкыным килгәч әйтермен, – диде ул, шаһзадәдән җавап көтеп, сөрәеп утырган хәрәм атага.

Теге исә, бер сүз әйтми, урыныннан купты һәм, башын игән килеш, чатырдан чыгып китте.

8

Гадәти көн түгел иде бу шаһиншаһ Ядигәр өчен. Дәүләтчелеккә береккән халык тормышы, гадәттә, бер теләккә, бер максатка юнәлтелгән була, шушы теләк-максатның юнәлеше аз гына үзгәрә икән – бу инде дәүләт җимерелүгә таба йөз тота дигән сүз. Рим империясе җимерелү алдында тора, куәтле дәүләт хәзер диңгезгә бата барган корабның җилкәннәренә генә тотынып торуын хәтерләтә. Шушы фаҗига Иран империясенә дә якынлашмыймы? Иртән иртүк тәхет ягына кереп утырган шаһиншаһ Ядигәр шул турыда уйлап куйды. Шуның өчен алдан ук чарасын күрергә кирәк дигән нияткә килде. Әйе, ул Рим императоры Диаклетиан көненә калмас, тик торганда христианнар алдында көчсезлеген күрсәтеп, тәхетен генә түгел, дәүләтен сукбайларга калдырмас. Аның тәхетен биләргә менә дигән ике углы бар. Хак, аның иң ышанычлысы сарматларда, ләкин вакыты җиткәч, ул аны бик тиз илгә кайтартыр.

Шаһиншаһ Ядигәр тәхет ягына вәзире Михрабны дәштереп алды. Өстенә кызыл төстәге чапан кигән, муенына кара шарф ураган, баш түбәсенә яһүдләр кебек чәпләшкә каплаган вәзире тәхет ягына керүгә, күкрәгенә кулын куеп, шаһиншаһка баш иде һәм Ядигәр күрсәткән урынга утырды. Бу вәзирнең гадәти урыны иде, ләкин шаһиншаһ «утыр» дип ишарә ясамыйча, вәзир беркайчан да утырмады, шаһиншаһын баскан килеш, аягүрә тыңлады.

– Ил чикләрендә иминлекме, вәзир? – дип сорады шаһиншаһ Ядигәр, вәзире йомшак кәнәфигә чумуга.

– Кыпчаклар дип аталган ак төрекләр Кавказ якларын яулап йөриләр, алар токымындагы сабирлар Ибер, Әрмән чикләренә җитеп җәйли башлаганнар. Империябез чикләрендә дә тынычлык китеп тора, галиҗәнаплары.

Шаһиншаһ Ядигәр бертын дәшми торды. Нәрсә әйтә ала ул, вәзире хаклы иде, чөнки сарматлардагы углы да шул хакта хәбәр итеп тора. Әллә нигә илдә тынычлык китеп тора. Моның өстенә сарай аксөякләре белән каһиннәр берләшеп алганнар дигән хәбәр йөри. Бөтен азатларын кузгатып, кырып саласы иде дә үзләрен, әллә ни чабудан тоткан. Ни икәнен шаһиншаһ үзе дә ачыклап җитә алмый. Әмма шиге бар, каһиннәрнең дехканнарны кузгатулары бар иде. Дехканнар баш күтәрсәләр, эшләр харап. Ни кылырга тиеш ул?.. Хәтта вәзиренә дә ышанмый башлады, ул да шаһиншаһыннан нидер яшерә кебек. Тик башка чара бармы сиңа, Ядигәр?

Бар ул, бар!

Углы Бәһрамны сарматлардан чакыртып алырга да, тәхетне аңа васыять итеп, баш күтәрергә җыенганнарны кылычтан уздырырга… Кемгә дә түгел, үзенә. Тик бу хакта ил-дәүләт серен саклый алмаган вәзиренә әйтергә тиешме ул? Юк! Ләкин бит, мөбәтләр кузгалсалар, соң булып куюы бар. Юк, вәзиренә әйтмичә булдыра алмый, белсен. Мөбәтләргә бу хәбәр ирешкән икән, димәк, вәзире тараткан булачак.

– Вәзирем, кайчандыр каһин Мани оештырып җибәргән мөбәтләр илне кулларына җыярга тырышалар. Заманында атам куенына сыенган христиан Абрам да үзен акламады.

– Шаһиншаһ, христиан дине кешене дөньялыкта ук җәфа чигәргә өнди, дөньялыкта ук газапка түзәргә куша, христиан диненең төп максаты – адәм баласындагы кешелек сыйфатын кимсетү, түрәләргә сүз катмау, карусыз буйсыну. Чарасыз калганда, монастырьларга китеп котылу чарасы бар барын, ләкин бездә аларның берсе дә юк әле. Һәм булмый да калды, сез аларны илдән куып дөрес эшләдегез.

– Син шулай дисең, вәзирем, ә бит Византиядә, тау куышларында яшеренеп, нә алла булып җитмәгән, нә адәми затлардан аерылган яһүдкә гыйбадәт кылып яткан христианнар бүген ил башында утыралар. Ул гынамы, император Константинны баш каһин дәрәҗәсенә күтәрделәр. Бүген христианнар Византиядә тиңе булмаган храм өстенә храм салып яталар.

– Мөбәтләрнең сасанидлар династиясе тәхетен какшатырга керешмәкчеләрме әллә, булмас ул?!

– Шуның өчен безгә алданрак чарасын күрергә кирәк булыр, шаһиншаһ.

– Мин мөбәтләр өндәгән тигезләүне беркайчан да кабул итмәячәкмен. Ишетәсеңме, вәзирем, беркайчан да! Илдәге адәмнәр генә түгел, адәм баласындагы кул бармакларын да тигез яратмаган Аллаһы.

– Хак әйтәсез, шаһиншаһ, хак әйтәсез. Тик бит Фәрүздә мөбәтләр баш күтәрә башлаганнар инде. Аларны тиз арада тыю кирәк иде.

– Иртәгә үк араларына ышанычлы шымчыларыңны җибәр, – диде Ядигәр шаһиншаһ вәзиренә һәм утырган урыныннан кубып йөреп килде.

– Мин барысын да сез дигәнчә башкарырмын, галиҗәнаплары.

– Бар, юлыңда бул, – диде дә шаһиншаһ ишек кырындагы сакчыга әйтте: – Миңа гаскәрбашны дәш!

Вәзир Михраб баш ия-ия чыгып китте. Ядигәр шаһиншаһ, барысын да яза барамы дип, бетекчесенә күз төшереп алды. Бетекче барысын да яза бара иде. Һәм шулай эшләргә тиеш тә. Иран шаһиншаһлары барысы да елъязмалар алып барганнар, шаһиншаһ авызыннан чыккан һәр сүз, һәр әмер, һәр боерык-фәрман бетекче кулыннан үткән. Ата-бабалары бетекчеләрне генә түгел, һәр сарай хезмәтчесен табибларга кат-кат күрсәтеп, карап-тикшереп хезмәткә алганнар, һәр сарай куштанын шаһиншаһ үзе сайлап алган. Гарип-горабаны сарай тирәсенә якын да җибәрмәгәннәр. Аз гына бөкресе чыгып торган әрмәннәр шаһы Валаршаны бабасы үзе җәзаларга боера. Фарсылар шаһиншаһы үзе дә тәнгә чиста, таза һәм сау-сәламәт була һәм балаларыннан да шуны таләп иткән. «Тән гариплеге акыл зәгыйфьлегенә китерә», – дип язганнар борынгы бабалары.

Шаһиншаһ Ядигәр сарай тәрәзәсеннән бакчага күз ташлады. Матур сынлы, бакыр-кара тәнле эфиоп бакча гөлләрен карый. Бакчачының беләкләрендәге сеңерләр уйнап тора. Шулчак бакчачы эфиоп янына пешекче кыз килде. Туран кешесе иде пешекче кыз, чынаяктай ап-ак тәнле, күзләре ачык һавадай зәп-зәңгәр. Пешекче кызны очраткан саен, шаһиншаһ Ядигәр аның әнә шул куе зәңгәр күзләренә карый. Ул күзләр аңа мөлдерәп торган күлләрне хәтерләтә иде. Кызны сарайга гаиләсе белән туран сәүдәгәрләре китергәннәр иде. Кызны күргәч тә ошаткан иде шаһиншаһ Ядигәр. Пешекче кыз гаиләсендә барчасы да тулы йөзлеләр, зәңгәр күзлеләр һәм кытай чынаягыдай ак тәнлеләр иде. Бер тапкыр пешекче кызны шаһиншаһ үз кырына дәштерде һәм бетекчегә ярдәм итәргә кушты. Пешекче кыз, аның белән килешмәвен сиздереп, башын чайкады. Сарайда шаһиншаһка каршы килү ярый торган нәрсә түгел иде, әмма Ядигәр шаһиншаһ кызга бер сүз дә әйтмәде. Әнә шуннан соң шаһиншаһ кызга һәрчак игътибар итә башлады. Туран кызы тора-бара кай ягы беләндер аның күңелен биләде. Бер тапкыр ул аны бакчада очратты һәм аңардан: «Атаң кайсы төрки кавеменнән?» – дип сорады. «Унуклар нәселеннән», – диде кыз. Бу кавемне яхшы белә иде инде Ядигәр шаһиншаһ, чөнки ак төрекләр турында углы Бәһрам хәбәр итеп тора иде. Әнә шул куәтле кавемне илгә кушарга йөри иде дә инде углы Бәһрам. Бу – шаһиншаһ Ядигәр теләге дә иде. Әгәр дә мәгәр шаһзадә Бәһрам бу эшне башкарып чыкса, шаһиншаһ Ядигәр, ике дә уйламый, тәхетен аңа васыять итәчәк…

Тәрәзәгә баеп барган кояш нурлары төшә, ул арада бакчачы да, чибәр һәм сылу туран кызы да күренмәс булды. Шаһиншаһ Ядигәр тәхетенә таба узды, терәк итеп арысланнар сыны ясалган, йомшак кытай ефәге белән тышланган урынга утырды. Ул арада тәхет ягына гаскәрбаш керде. Гадәт буенча, гаскәрбаш аның әмерен басып тыңлап торырга тиеш иде, һәм ул шулай итте дә, тәхеткә җитәр-җитмәс туктады, шаһиншаһка башиеп сәлам юллады, әмма бу юлы Ядигәр аңа утырырга урын күрсәтте, гадәттә, бу урында вәзире утырыр иде.

– Минем әмерем шул булыр сиңа, гаскәрбаш. Атна-ун көн дигәндә, кимендә ун мең атлы гаскәр җый. Аларга биш мең җәяүле һәм кирәк кадәр азык-төлек белән олау иярсен.

– Атлы гаскәр, фил куучылар, дөядә сугышучылар, олау һәм җәяүле яугирләр, атна дигәндә, сарай каршында булыр, галиҗәнаплары.

– Кыл боерганны, гаскәрбаш. Мин сиңа ышанам.

– Баш өсте, галиҗәнаплары, баш өсте.

Гаскәрбаш урыныннан купты, кабалана төшеп чыгып китте. Гаскәрбашның кабалана-кабалана чыгып китүен шаһиншаһ ошатмады, әмма аны туктатмады. Кузгалды һәм янә бакча ягына караган тәрәзә янына килде. Бакчада берәү дә юк иде инде. Вак таш сипкән сукмакта алгөл чәчкә ята. «Туран кызының йөрер юлына бакчачы эфиоп ташлаган», – дип уйлады шаһиншаһ һәм үзалдына көлемсерәп куйды. Гүзәл, чибәр туран кызы, шаһиншаһ булса да, гүзәллеккә сокланудан ул да мәхрүм түгел иде.

Кисәк ул борылды һәм кыю адымнар белән кораллар бүлмәсенә үтте. Монда ни генә юк иде: борынгы бабалары кулланган кораллардан башлап сакал кырырдай үткен һәм җиңел кылычлар, төркиләрдән алган сызгыра торган уклар, тоташ тимердән эшләнгән калканнар, төркиләрнең еракка ата торган озын керешле җәяләре, саплары зиннәтле ташлар белән бизәлгән хәнҗәрләре, һәр гасыр саен кеше үтерү өчен эшләнгән кораллар камилләшә барган. Киң грек ятаганнарын татар тимерчеләре ясаган җиңел кылычлар алыштырган. Күр әле, заманалар үтә барган саен, корычның катысын, коралның җиңелен һәм камилен төркиләр ясаганнар. Болгар тимерчеләре ясаган коралларны кытайлыларга гына түгел, иранлыларга да китереп сата башладылар. Тик бер нәрсә турында уйламыйлар кебек шаһиншаһ Ядигәргә төркиләр, тора-бара бу коралларның очлары төркиләрнең үзләренә таба борылуы бар ич. Һәм заманалар үткән саен, шулай булыр да. Әйе, татар тимерчеләре аша булса да, сугыш кораллары камилләшә, ә менә халыклар белән идарә итү нигәдер кыенлаша бара. Әйтик, халыклар белән идарә итү аның бабаларына бер дә кыен булмаган, һәрхәлдә, тарихчылар шулайрак язалар, ә менә шаһиншаһ Ядигәргә ил белән идарә итү елдан-ел кыенлаша бара. Ил белән идарә итүдә шаһиншаһ Ядигәр реформалар да уздырды, сарай куштаннарын да алыштыра торды, һәр өлкәгә үз кешеләрен куйды һәм аларны үз кырына дәштереп, ике-өч айга бер хисап алды, аларга яңадан-яңа бурычлар йөкләде, киңәшләр бирде, зарларын тыңлады, ярдәм кирәгенә ярдәм итте, ярдәм итеп тә аякланып китә алмаганнарын алып атты. Өлкә түрәләре аңа башкалада тураннар базарын ачарга үтенделәр. Имеш, чыдам вә гаскәри атларны тураннар гына саталар, корал турында әйтеп торасы да юк, дирбияләре дә иң югары камиллектә. Ләкин әрсез туран-төркиләр корал һәм атлар белән бергә базарларына коллар китереп тә сата башладылар. Алар сәүдәгәрләрендә кызыл йөзле аланнар, сипкелле готлар, сары тәнле җүҗаннар да, хәтта үз халыклары да булыр иде, бигрәк тә күпләп кызлар китерерләр иде. Кызлары чибәрләр, күз алмалы гүзәлләр булыр, фарсы байлары һәм куштаннары туран кызларын бик теләп алырлар иде, ә Туран иле сәүдәгәрләре үзләре исә кара чәчле, тутсыл йөзле фарсы кызларын сатып алып китәрләр иде.

Әнә шушындый уйлар белән шаһиншаһ Ядигәр баскычлардан түбән төште һәм тар сукмаклар аша ял бакчага чыкты. Кояш яңа гына баеган, җир өстенә эңгер иңеп килә. Һава җылы, ләкин күрер күзгә якты иде әле. Храм ягына таба рухани мөбәт атлый, озын киеме аягына урала. Мөбәт атакай, нидер сизенеп, әйләнеп шаһиншаһка карады, бермәл ни кылырга белми торды, ахыр юлын дәвам итте, туктамады, башкалар кебек, шаһиншаһка баш имәде. Яратмады шаһиншаһ Ядигәр руханиларны. Аның уенча, нәкъ менә алар котырталар иде халыкны. Храм ягыннан утка ташланган чүпрәк исе килә. Каһиннәр надан халыкларны әнә шулай чүпрәкне утта яндырып дәвалыйлар. Теге бичара чүпрәк төтене исенә түзә алмый йөткеренә, тончыга башлый. Ахыр, бичаракай, бу хәлдән котылу өчен, мин сәламәтләндем инде, дип чыгып китү җаен карый. Бер ише исә, шул чүпрәкне исни-исни, храмда ук җан тәслим кыла. Кая илтәләр ул бичараларның мәетләрен, шаһиншаһ Ядигәр кызыксынмады. Соңыннан бу хакта сорагач, вәзире җиткерде: мәетләрне идән астындагы арысланнарга ташлыйлар икән.

Бу хәлне белсә дә, шаһиншаһ Ядигәр вәзиренә бер сүз дә әйтмәде. Аның мөбәтләрне бер селтәнүдә юк итәсе килә иде. Шуның өчен ул руханилар күләгәсендә секталар оештырып йөрүче мөбәтләрнең әкәмәтләренә күз йома килде, вакытын көтте, һәм менә ул көн килеп җитеп ята. Шаһиншаһ Ядигәр кинәт борылды да храмга таба атлады. Шул чакта аның каршына туран кызы килеп чыкты. Шаһиншаһ булса да, кинәт булгангамы, Ядигәр каушап калды, ләкин үзен бик тиз кулга алды.

– Чәчкә мин, Чәчкә атлы мин, галиҗәнаплары, – диде кыз, чак кына чүгә төшеп. – Анам янына барам, ул сезгә моңа кадәр күрмәгән аш хәстәрли.

Ул аны туктатасы һәм, иңнәреннән алып, күзләренә карыйсы итте, тәүгечә. Аның моңа хакы да бар иде, шаһиншаһ ич ул! Сарайдагы җарияләр аның белән булыр өчен җаннарын кыярга әзерләр, ә бу кыяр-кыймас тора, җитмәсә, тулынкы, күперебрәк һәм дымланыбрак торган авызын каплады. Дөрес, яулык очы белән генә, әмма зәңгәр күзләре бу хәлдән тагын да төсләнебрәк китте сыман.

– Ач йөзең, Чәчкә, сиңа шаһиншаһың бага. Ач, минем синең гүзәл йөзең күрәсем килә.

Кызның битләре тагын да алсуланып китте, һәм ул әкрен генә йөзен ачты, керфекләрен түбән төшерде, соңрак хәтта, керфекләрен каккалап, шаһиншаһка багарга кыйды. Ул арада храм яклап берәү тамак кырды, ул да түгел, куаклар арасыннан бакчачы эфиоп килеп чыкты.

– Чәчкә, – диде бакчачы, шаһиншаһны күрмичә булса кирәк. – Чәчкә, сине анаң дәшә.

Шаһиншаһ Ядигәр бакчачыга әйләнеп карады, ә теге шаһиншаһны күрде дә кулы-йөзе белән җиргә капланды.

– Йә, тор, бар, юлыңда бул, – диде аңа шаһиншаһ Ядигәр, аның бүген кәефе әйбәт иде, киң күңеллелек күрсәтте.

Аны барысы да күзәтәләр иде. Ул моңа шаккатмады, аны барысы да яшеренеп саклыйлар иде һәм ул шулай булырга тиеш иде дә. Чөнки ул – шаһиншаһ. Тик бит шаһиншаһка күз-колак булырга вәзир азатларына кушкан булса, бакчачының моңа хакы юк иде. Кинәт кенә кызык булып китте шаһиншаһ Ядигәргә. Үз сараенда, үз бакчасында, әмма аны күз карасыдай саклыйлар.

Шулвакыт урам яклап азатлар җырлап җибәрделәр. Шаһиншаһ Ядигәр тураебрак басты, бөтен тәнен вә кальбен, барлык әгъзаларын чемердәтеп, күңелен горурлык хисе биләде. Җыр тантаналы төстә бер ерагайды, бер көчәеп китте, шаһиншаһ Ядигәрнең бала йоннары кузгалып киткәндәй итте. Ләкин шул мәлдә икенче бер тавыш колагына килеп орылды. Азатлары кинәт сорнай кычкырта башладылар. Бу азатларны йокыга дәшү быргысы иде. Азатларның торак урыннары шаһиншаһ сарае белән янәшә генә, һәм азатларның торагы урам яклап кеше менмәстәй дувал белән уратып алынган иде. Сарай алдына менгән һәр кеше сакчылар угына тап булачак иде. Моны бабасы шаһиншаһ Шапур шулай эшләткән, һәм шул тәртип әле булса дәвам итә.

Кыз китеп барды, шаһиншаһ Ядигәр храм баскычлары буйлап күтәрелә башлады, ахыр эчкәре үтте. Храм эченә ярым караңгылык иңгән. Мәңгелек ут янына каһин атакай баскан һәм каршында утырган иптәшкә нидер сөйли. Утка җитәр-җитмәс, шаһиншаһ туктады, ул каһин атакайның баштагы сүзләрен ишетмәсә дә, соңгыларына колак салды.

«Дөнья галәмендәге утка, суга, җир-туфракка бер генә адәми заты да ия була алмый. Шулаймы?.. Берәүләр бай, берәүләр ярлы – гаделлекме бу?! Ә бит кешелек бар тапкан малны да тигез итеп бүлгәндә генә адәм балалары барысы да җитешле яшәрләр иде!»

Ут сандалы тирәли утырган дәрвишләр каһин атакайның һәр сүзен йотлыгып тыңлыйлар һәм сихерче зәрдәшкә ышаналар иде бугай. Әйе, ихластан ышаналар. Моны шаһиншаһ Ядигәр тезләнеп утырган һәм кымшанырга да курыккан бәндәләрнең йөзләреннән үк күрде. Ләкин кирәкмәс, сабыр итәргә кирәк. Тиздән, бәлки, бер атнадан ук, барысы да бетәр. Шаһиншаһ белә иде, бер хакыйкать бар: Ходай Тәгалә һәр кешене үз язмышы белән яраткан. Кабул итсәң кабул ит язмышың, кабул итмәсәң, хет башың ташка ор, яисә мәңге ашмас хыял белән яшә, йә бу якты дөньяны ташлап кит. Телисең, утка ташлан, телисең – суга. Ашыкканнарга ук-кылыч кебек җиңелрәк үлем дә бар.

«Ук дигәннән, – дип уйлады шаһиншаһ Ядигәр. – Шаһзадә Бәһрамга атчабар җибәрергә кирәк. Кайтсын. Ә үзем азатларым белән баш күтәрергә җыенган Фәрүз каласына юнәлермен. Мин андагы бер генә мөбәтне дә, аңа каршы чыккан бер генә каһинне дә исән калдырмам. Берсен дә!»

Шаһиншаһ Ядигәр храмнан чыгып китте. Баскычлардан төшкәч, ул үзалдына сөйләнгәндәй: «Тагын ни дип әйтте соң әле бичара бәндәләргә бу каһин? Әйе, шаһ булса да, кол булса да, адәм баласын бер үк кабер көтә, диде бугай. Менә монысында син хаклы, каһин, хаклы. Безнең барыбызга да җиде аршын җир җитә, һәммә кешегә дә, бай булса да ул, ярлы булса да, эт сурәтендә кол булып йөрсә дә. Иртәгә булмаса, Фәрүздән кайткач, сине, шаһиншаһка каршы чыккан каһинне, җәһәннәмгә озатырлар. Ходай барысын да тигез яратып та, һәр кешегә үз язмышын бирүгә карамастан, син аларны тигезләр дип тәкрарлаган өчен, надан вә гыйбад адәмнәр күңеленә коткы салган өчен. Бәлки әле, мин сине, зәрдәш каһинен, идән астындагы арысланнарга ташлатырмын, адәм рәтендә җирли дә алмаслар үзеңне.

Йокларга юнәлергә тиеш булса да, сарайга кайтуга, багучысыннан вәзирен дәштерде һәм чапкынын чакыртты, ә бетекчесенә барысын да язып барырга кушты. Әмерен бетекчесе язгач, дөрес язганмы дип, Ядигәр төргәкне сүтеп, укып чыкты. Бетекче бер хәрефне дә төшереп калдырмаган иде. Углы Бәһрам бәкне чакырткан кәгазьгә кулын салды, мөһерен сукты һәм, төреп, чапкынына тапшырды. Чапкынына юлдаш итеп унуклардан килгән азатын бирде. Унук азаты саргылт чәчле, зәңгәр күзле, кирәкмәгән озын буйлы иде.

– Аякларың җиргә тимиме? – дип сорады шаһиншаһ, әзмәвердәй гәүдәгә игътибар итеп.

– Өзәңгеләрем озын минем, шаһиншаһ, – диде унук азаты.

Шаһиншаһ Ядигәр үзалдына елмаеп алды, чапкынына төргәкне бирде.

– Шаһзадәсез илгә кайтмыйсың. Ак юл сиңа! Исән-имин йөр!

Сакчылары чапкын һәм унук азаты артыннан ишекләрне яптылар, ә шаһиншаһ бермәл чапкыны чыгып киткән ишеккә карап торды.

Ике-өч ай дигәндә, шаһзадә илдә булыр һәм шунда барысы да хәл ителер, ә ул арада шаһиншаһ Ядигәр мөбәтләрдән арыныр. Башбирмәсләрен дар агачларына астырыр, зинданнарга ташлатыр, арысланнардан ботарлаттырыр. Күңеле белән ул моңа әзер иде инде – Иран шаһиншаһы Ядигәр.

9

Варварларның империягә хезмәткә күчә башлаулары.


I гасыр башында Көнчыгыш һәм Көнбатышимперияләре гаскәрләренә «федерат» йөзендә гот һәм гун кавемнәреннән чыккан халыкларны яллый башлыйлар. Аларның барысын да бары тик сугышчылар итеп кенә алалар. Империя полководецлары өстенлекне атлылардан торган гуннарга бирәләр, шул исәптән атлар белән генә сугышкан аланнарга, аварларга, болгарларга ташлама ясыйлар. Кара диңгез һәм Дунай буйларында көн күргән герман кавемнәре исә – готлар, геруллар, вандаллар, гепидлар һәм лангобардлар – сөңгеле атлы гаскәрдә хезмәт иткәннәр.

Бу чорда әле Византия империясендә җәяүле гаскәриләр күп була, алар, нигездә, готлардан, славяннардан, франклардан һәм бургундлардан торганнар.

Шуңа карамастан, күп тә үтми, Рим империясе егыла. Империянең егылуына, Ауропа тарихчылары язганча, бер дә варварлар сәбәпче булмый, ә империя эчтән чери башлаган була. Византия императоры Лев I һәм аның дәвамчысы император Зинон, варвар-федератларның гаскәриләренә ышанмыйча, империянең эчке төбәкләреннән гаскәриләр җыя башлый. Нигездә, исаврийлардан. Әнә шулай империянең үзеннән оештырылган гаскәриләр яллана, хезмәт иткәннәрне әкрен генә кысрыклап чыгара башлыйлар. Бу хәл ялланып хезмәт иткән варварларга бер дә ошамый. Император Юстиниан чорында инде ялланган гаскәриләр белән җирле халыктан җыйган гаскәриләр саны тигезләшә.

Фарсылар һәм юлбасар вандаллар белән сугышканда император Велизарий төп өч типтагы гаскәриләргә генә таяна һәм ышаныч белдерә: федератлыкка кергән җиңел укчы атлы гуннарга, авыр сөңгеле атлы готларга һәм җирле җәяүлеләргә.

Гуннар дошман белән маңгайга-маңгай килеп бик сирәк сугышалар, башта алар дошманны уктан алалар, уклары беткәч, арканга күчәләр һәм шул ысуллар белән еш кына үзләреннән көчле дошманны да җиңүгә ирешәләр.

«Двести лет прожили они в соседстве. И когда наступила пора дальних походов на Европу, двинулись не хунны и угры, а потомки и тех, и других – гунны. Хунны стали ядром его угры – скорлупой гуннов».

Маршал: «Правда, сказанная злобно, лжи отъявленной подобна».

История воин. 240 б.

* * *

Меңбаш Сакмар угорларның агач сынга, ә кайбер ыруларның аюларга табынуларын белә иде инде. Ул ике ел Куриш илтотар кырында угор яугирләрен атта йөрергә һәм атта сугышырга өйрәтте. Ә үзе Тәңре диненә тугры калды. Шуңа карамастан, угорларга бик яхшы таныш булса да, аны да янган учак аша сикерергә мәҗбүр иттеләр. Бу үзенә күрә бер йола иде, кешеләрне гөнаһларыннан арындыру. Имеш, угорларга килгән һәр кеше алар арасына ут аша сикереп, чистарынып керергә тиеш. Учак аша сикерү белән, Куриш илтотар аны колач җәеп каршы алды һәм, әлбәттә, каенишләре Рухил белән Рамулны да. Аннары илтотар тимерчеләр остасы Тугран белән Атилла оланны көтеп алды. Илтотар Куришның кырында ук Айгөл апасы. Барысы белән дә күрешкәч, ул учак аша иң соңыннан сикергән һәм бераз чәчләрен көйдергән Атилла энесен кочагына алды һәм шатлыгыннан елап ук җибәрде:

– Канатлы энем килгән минем, канатлы энем…

Аннары аларның барысын да илтотар Куриш агачтан салган сараена таба алып китте. Угорларның гадәте буенча, кунактан алда аның ризыгы йөрергә тиеш икән, сарай капкасына җитүгә, алар каршына зур-зур агач табакларга салып, кыздырылган казлар тотып, бер көтү кызлар чыкты. Алар башта казны Рухил белән Рамул угланнарга, аннары башкаларга бирделәр. Килгән кунаклар казның теләсә кайсы кисәген алды һәм ризыкны ашагач кына каерып ачылган капкадан керә алды. Килгән кунаклар барысы да сарай капкасыннан үткәч кенә, Куриш илтотар янәшәсендә торган хатынына әйтте:

– Рухил белән Рамул казларның канатларын ашадылар, алар тиздән илләренә кайтып китәрләр, ә Сакмар меңбаш белән тимерче һәм Атилла олан казларның күкрәк итен ашадылар, вакытлыча булса да алар бездә калырлар…

– Бик яхшы, мин энемне сагынган идем, – диде хатыны Айгөл.

Килгән кунакларны кыздырган казлар белән каршы алу – угорларның үзенә күрә гореф-гадәтләре иде, бу нәрсәгә унуклардан килен булып килгән Айгөл баштан ук җитди нәрсә итеп карамаган иде, хәзер дә ир-канаты белән шундук килеште.

Тәхет ягына үтүгә, Айгөл апасы Атилланы кочагына алды һәм, ир-канаты Куриш җизнәсенә карап:

– Күр әле моны, күр әле, җизнәсе, ничекләр үскән, бүген үк өйләндерер егет булган бит, – дия-дия, Атилланың аркасыннан сөеп алды.

Куриш илтотар гәрәбәдәй нараттан яңа сарай күтәрткән иде. Сарайның дивар бүрәнәләре тигез итеп шомартылган, тәрәзә тирәләре нәкышләнгән. Куриш илтотарның тәхете дә сырланып, матурлап ясалган иде – терәкләрендә аю сыннары. Агачтан уелып ясалган булсалар да, аюлар тере кыяфәтенә кертеп эшкәртелгәннәр һәм буялганнар иде. Атилла олан түзмәде, барып, аюларны тотып-тотып карады.

Куриш илтотар тәхеткә утыруга, килгән кунаклар уң һәм сул якларындагы түмәрләргә утырдылар. Атилланың апасы Айгөл илтотарның уң кулындагы чак кына калыша төшкән кечерәк тәхеткә чумды һәм Атилла оланны үз кырына алды. Шулчак алар кырына сары чәчле бер кыз килеп басты. Кыз чәчен зәңгәр тасма белән маңгае аша бәйләгән, күзләре зәңгәр, өстендә Кытай ефәгеннән тегелгән зәңгәрсу төстәге күлмәк, күлмәгенең якалары җофар тиресе белән каелган.

– Син кем? – дип сорады Атилла кыздан.

– Мин – илтотар кызы. Ә сине атам бездә калдырыр, чөнки син каз түшен ашадың, Сакмар меңбаш та калыр, – диде сары чәчле кыз җитди рәвештә, аңа таба карамый гына.

Гаҗәпкә калудан Атилла олан бер мәлгә ачкан авызын яба алмый торды, әйтер сүзен әйтер иде, кинәт кенә җавап бирмәле түгел, аннары ни хакы бар ниндидер бер кызның аны, Мәңгүк хан углын, угорларда калдырырга.

– Мин – унуклар ханы Мәңгүк углы Атилла, – диде ул, ниһаять.

– Минем исемем Күркәм, әтием илтотар Куриш миңа синең кырыңа басарга кушты. Әтием сезнең егетләргә кызларыбызны бирәчәк. Хәзер без аш ягына узабыз, мин синең белән янәшә утырачакмын. Синең апаң Айгөл – минем әнием.

– Димәк, без кардәшләр.

– Кардәшләр, – диде кыз, бер дә исе китмичә. – Анам да шулай диде.

Ниһаять, ике үсмернең сөйләшүләренә Айгөл дә колак салды. Балалар зурларны бөтенләй тыңламыйлар, үз дөньяларына кереп чумганнар иде. Хатын балалар сөйләшүендә ниндидер олылар сөйләшүендәге мәгънә күрде. Кызы Күркәм артыгы белән кыю сөйләшә кебек тоелды аңа, бу исә үсмер кызга килешми кебек тоелды анага. Шуңа күрә Айгөл апасы Атилла энесенең колагына иелә төште һәм:

– Күркәм минем кызым түгел, асрауга алдым мин аны, – диде.

Атилла олан аптырабрак кызның йөзенә бакты һәм ирен чите белән генә елмаеп куйды.

– Кем кызы соң ул? Нигә шулай кыю кылана? – дип сорады апасы Айгөлдән.

– Готлардан килгән хатыннан ул, анасы үлде, минем янда үсә. Матур кыз, кыю. Яратам мин аны, Атилла. Син дә ярат, ятим ул. Телисеңме, мин аны сиңа кияүгә бирәм, – диде Айгөл апасы, уенын-чынын бергә кушып елмая-көлә.

Атилла олан янә бер тапкыр кызга күз төшереп алды. Чибәр иде кыз, хәтта ул аңа артыгы белән ошый иде. Атилла апасы колагына сузылды:

– Миңа өйләнергә иртәрәк шул әле, апам, – диде.

Апасы аны кочагына алды һәм аркасыннан сөеп куйды:

– Егет инде син, җиткән егет, энем. Телисеңме, мин аны сиңа биреп җибәрәм?..

– Телим, – диде Атилла, әңгәмәне ихлас чынга алып.

Ул арада үзенең гөлдер тавышы белән Куриш илтотар сөйли башлады. Барысы да тын калдылар.

– Кардәшләрем, унуклар ханы Мәңгүк минем каенишем, ул үзенең асыл егетләрен безнең тарафка кызлар алырга җибәргән. Безнең бабаларыбыз борын заманнардан ук кызлар алышып яшәгәннәр, бу хәл ары таба да шулай булыр. Хәзер аш табынына узыйк, унукларның асыл егетләрен аш ягында кызлар көтә. Аш ягына рәхим итегез, кардәшләр.

Кунаклар күрше аш табыны ягына кузгалган арада, Атилла янәшәсендә басып торган кызның кулыннан эләктереп алды һәм Куриш җизнәсе янына үтте.

– Куриш җизнәй, Куриш җизнәй, мин дә өйләнәм, – диде, барысын да сагаерга мәҗбүр итеп.

– Син дә өйләнәсеңмени?! – дип гаҗәпкә калгандай сорады шаярта төшебрәк Куриш җизнәсе. – Айгөл апасы, әллә соң унукларның бу егетен дә бер җайдан өйләндерәбезме?..

– Мин аларга фатихам бирдем инде, Куриш.

Тәхетеннән торып, аягүрә баскан илтотар Куриш, чарасыз калуын аңлатып, кулларын җәйде һәм, хатынны үз янына дәшеп:

– Бу балаларны аерым табынга утырт, – диде.

Табын янында илтотар Куриш Рухил белән Рамул каенишләрен үз кырына утыртты. Ләкин егетләрнең күрше яктагы табында утыручы кызлар чырылдавына артык игътибар итүләрен күреп, каенишләренә яшьләр табынына күчеп утырырга кушты. Рухил белән Рамул каенишләре, көлә-елмая, яшьләр табынына күчеп утырдылар. Алар киткәч, Куриш илтотар хатыны Айгөлгә карап елмаеп куйды һәм бер сүз белән:

– Яшьлек бәласе, – диде.

Шунда Куриш илтотарга меңбаш Сакмар якыная төште һәм кыяр-кыймас кына:

– Хөрмәтле илтотар, элек килгәндә, минем сезнең бер чибәрегезгә күзем төшкән иде, кияүгә бирдегезме аны, әле булса…

– Әле булса сине көтә ул кыз, меңбаш, әле булса сине көтә,– диде илтотар урынына аларның сүзләрен ишетеп торган Айгөл кардәше.

– Әйе, ул чибәр кыз кияүгә чыкмады. Булмады түгел, булды андый хәл, үгетләп тә карадык, – диде илтотар Куриш һәм, җөпләп: – Ул чибәр сине көтте, сине көтте, меңбаш Сакмар. Бар, әнә ул яшьләр арасында утыра, әнә-әнә үзе дә синнән күзен дә алмый. Анасы, дим, дәш әле меңбаш Сакмар тансыклаган кызны. Дәш-дәш, минем аларны үзем кавыштырасым килә. Тик бер шарт белән, – дип, янә меңбаш Сакмарга таба борылды илтотар Куриш, – син аңа бүген үк өйләнәсең. Бүген өйләнмисең икән, мин аны башкага кияүгә бирәм…

– Мин сезгә шул чибәрне сагынып килдем, Куриш илтотар.

– Тукта, меңбаш, мин шартымны әйтеп бетермәдем. Өйләнәсең һәм бер-ике елга булса да бездә каласың.

– Мин кеше кешесе, илтотар, минем буйсынган ханым бар.

– Ханың белән мин үзем сөйләшермен. Иртәгә үк чапкыным җибәрермен һәм ханың минем белән килешер. Сез миңа бер көтү ат куып китердегез. Минем егетләрне атта орышырга өйрәтерсең. Сине генә түгел, тимерчегезне калдырам әле мин. Мәңгүк ханга гына түгел, миңа да ат дирбияләре, камил кораллар кирәк.

– Мәңгүк хан тимерчегә Атилла оланны да тапшырган иде, күз-колак булырсың, дигән иде, илтотар.

– Атилла олан да калыр, меңбаш, апасы янында калыр. Без аңа тамгалы уклар ясатырбыз, ул да егетләр арасында булыр.

Угорларның илтотары беренче карашка йомшак табигатьле кеше кебегрәк күренсә дә, каты куллы кеше иде. Унуклар ханы Шимбай хан кырына кызының кулын сорап килә.

– Менә, балакай, шул булыр синең киявең, – диде Куриш илтотар. – Без угорларда егетләрне өйләндерү, кызларны кияүгә бирү өчен артык мәшәкатьләнеп тормыйлар. Айгөл апагыз чәчләрегезне чәчкә бәйләр, ә мин үз фатихамны бирермен. Бер сүз белән, сез бүген кияү егет һәм кәләш. Барыгыз, үзегез теләгән урынга утырыгыз, ял итегез, соңыннан сезне Айгөл апагызның кызлары мәхәббәт өенә озатырлар.

Меңбаш Сакмар сөйгәне Айсылуның кулыннан алды һәм Айгөл якташы янына килде, ә теге исә яшьләрнең чәчләрен чәчкә бәйләгәндәй итте. Шуннан соң яшьләр күзгә-күз карашып алдылар да ишләре табынына таба кузгалдылар.

– Менә туй дигәнебез башланды да, – диде Куриш илтотар. – Синең белән миңа, Айгөлем, эш күп булыр бүген-иртәгә.

– Куанасы ит, Куриш, куанасы ит, көннән-көн унуклар белән угорлар татулаша, берләшә бара.

– Адәм балалары гына түгел, йолдызлар да берләшәләр, дигәннәр безнең бабаларыбыз, анасы, йолдызлар да. Син монда, анасы, табынны кара, минем тимерче белән сөйләшәсем бар. Тимерчеләр җитми миңа бүген, тимерчеләргә мохтаҗ мин. Ә бүген Ходай аны үзе миңа җибәргән.

Куриш илтотар ике чокырга мөлдерәмә әче бал тутырттырды да туп-туры тимерчеләр башы Тугран янына китте. Килде, аңа урын бирделәр, чокырларны түмәргә куйды да тимерче янәшәсенә утырды.

– Синең яныңа килдем, тимерчеләр башы.

Тимерчеләр башы урыныннан купты, күкрәгенә кулын куеп баш иде.

– Илбашына баш иям, Куриш илтотар.

– Утыр әле син, утыр. Тот менә бу Куриш илтотар биргән әче бал тулы чокырны, әүвәл берәрне эчеп куйыйк. Соңыннан сөйләшербез.

Икесе дә бергә чокырларын чәкештереп, күтәреп эчеп куйдылар, авызларын кул аркалары белән сөртеп, кыздырган аю итенә үрелделәр.

– Мин сине, оста, үземдә алып калырга булдым. Мин бу хакта Айгөлгә дә әйттем инде, Сакмар меңбашка да, – диде Куриш илтотар, әмма тимерченең нидер әйтергә ымсынуын күреп, кулын күтәрде: – Әүвәл мине тыңла. Каласың. Ә хан белән, ханың белән мин үзем сөйләшермен. Борчылма, ханың минем белән килешер.

– Бик озакка түгелдер бит, илтотар?

– Озак тотмам. Көне килгәч китәрсең. Ә хәзер тагын берәр чокыр эчәбез, – дип, Куриш илтотар әче бал салучыларына чокырын сузды. – Мин Мәңгүк ханның исәнлегенә эчәм.

– Мин сезнең исәнлеккә, илтотар.

Эчтеләр, угорлар гадәте буенча яңакларын яңакка куйдылар. Бу инде туганлашу билгесе иде.

– Телисең, тимерче, мин сиңа да хатын табам? Менә дигәнен…

Ни әйтә ала иде тимерче Тугран илтотар Куришка, бер уйлаганда, ул да хатынсыз иде, ул да буйдак, ул да орышта хатынын югалткан иде.

– Килешерме соң, илтотар?

– Килешер, килешер, оста. Сиңа хатынны Айгөл якташың табып бирер. Килештекме?..

Тимерче Тугран иңбашын сикертеп куйды һәм, килешеп, ияк какты.


Туй итүләр, яшьләрне кавыштырулар тугыз көнгә сузылды. Тугыз саны угорлар өчен изге сан икән. Унынчы көн туганда Рухил белән Рамул угланнар кырларындагы угорлардан өйләнгән егетләре белән кайтыр юлга чыктылар.

Куриш илтотар Кытай, Иран һәм Германрих король халыкларын куркытып, бөтен бер далага ия булып торган унуклар дип йөртелгән төрекләр исемен йөрткән төрекләрне яратаиде һәм аларга хатыны аша да хөрмәте зур иде. Шимбай ханкызына өйләнүе дә шуннан булды, бу ыруны яратуыннан. Ул әле дә, унукларны озатырга килгәч тә, биленә җиткән ак сакалын сыйпый-сыйпый, күзе-йөзе белән елмаеп карап тора һәм иленнән китеп барган ат менгән унук егетләре иярендә үз кулы белән биреп җибәргән аксыл чәчле кызларны күреп, атлы унукларга соклануын яшерми кинәнә иде. Куриш илтотарның яше бар иде инде, ул илтотар буларак белә иде, аңа озак яшәргә калмаган, ә ыруын ышанып тапшырырдай углы да, кардәше дә юк иде, бүген исә ул үз кырында кече каенише Атилланы калдырды.

10

Ак төрекләр белән сарматларның кушылу хәбәре шаһиншаһ Ядигәргә углы Бәһрам илгә кайтып җиткәнче үк ирешкән иде инде. Ошбу хәбәр ирешкәч, шаһиншаһ Ядигәр ике тойгы кичерде: берсе углан шаһзадәнең юлга чыгуы булса, икенчесе дала куәте булган ак төрекләрнең сарматлар белән кушылулары иде. Хәер, соңгысын да, тәүгесен дә ул үзе теләгән иде. Тик менә шаһзадәнең Сармат хан кызы Сафураны ташлап китүен генә ошатып җиткермәде. Шул ук вакытта, уйлана торгач, бу хәл белән дә килеште; нишләмәк кирәк, язганы шул булгандыр дип, үз-үзен юатты һәм ашыгыч төстә күпсанлы азатлары белән баш күтәрүчеләрне бастырырга Фәрүз каласына таба юнәлде. Углы кайтканчы, шаһиншаһ Ядигәрнең, ил башы булган илбашының, үзенә каршы чыккан мөбәтләрдән котыласы килә иде.

Ә Бәһрам шаһзадә бу вакытта, ни кылырга белми, дала уртасында ыстан туктап тора иде. Җәйләми дә, төп ыстанга таба да кузгалырга кыймый тора. Соңгы җәйге айларда ул, гомумән, төп ыстанга кайтмас булды, сәбәбе билгеле иде – яраткан бикәсе Мәңгүк ханны сайлады. Хак, Бәһрам бәк бу хәлгә аһ-уһ килеп уфтанмады, бер сүз белән, нәфесенең хәтта бер кылы да селкенмәде, чөнки аның кырында яшьләрнең яше, гүзәлләрнең гүзәле Германрих король кызы бар иде. Гәрчә ул аңа атасы фатихасыннан башка өйләнергә хакы булмаса да, кызыкайны үз кырыннан беркая да җибәрмәде. Баламбир оланны исә бөтенләй кызганмады, баш-аягы белән Сафура бикәгә калдырды. Тик менә аерылышулары гына әллә ничек сәеррәк килеп чыкты. Аерылышу турында алар гомумән сөйләшмәделәр, яуга киткәндә дә, Бәһрам бәк чираттагы юлына җыенгандай кыланды, әйтерсең лә бөтенләйгә аерылышмыйлар да иде.

Бәһрам бәк белми, аның бөтенләйгә, кайтмаска китүен сизгәнмедер, яубашы буларак аңлый иде – алар аерылышалар, озаккамы, ләкин аерылышулары хак, моны күңеле белән сизә иде Бәһрам бәк. Сафура бикә дә аңа бер кәлимә сүз дә катмады, барысын да гадәти хәл итеп кабул итте. Чөнки Бәһрам бәкнең беренче тапкыр гына ясак явына чыгып китүе түгел иде. Бу мәлдә алар ике арада туган бу халәттән тизрәк котылырга телиләр иде кебек, Бәһрам бәк үтә ачык күзаллый иде— Сафурасын ак төрекләр ханы Мәңгүк кулына калдыра. Ни белән бетәр бу калдыру – Бәһрам бәк белми иде. Һәлхәлдә, бу хәбәр аны чарасыз итмәде. Әмма соңгы мәлдә тойды, аркасы белән сизде, Сафура бикә аны ыстан читенә кадәр озата бармады, чатырыннан чыгуга, аягы җиргә ябышкандай туктап калды.

Бу хәлне күрмәс өчен, Бәһрам бәк тә артына әйләнеп карамады. Ә бит гадәт буенча, хатын-кыз ишләре булган сарматларны һәрчак кала читенә кадәр озата килерләр иде. Ул хәл бу юлы да кабатланды, бик күп хатын-кыз ир-канатларын озата килделәр, ә менә алар арасында сары чәчле Сармат хан кызы күренмәде. Ә бит икесе дә аңлыйлар, һәрхәлдә, беләләр иде – болай аерылышу ярый торган хәл түгел. Аларга әүвәл кануни төстә аерылышу кирәк иде. Бәлки, моны кылган да булырлар иде, көтмәгәндә Дәян атакай үлеп китте, аның урынына калган Көнбаш атакай исә, нигездә, «унукларга» йөз тота иде. Ни сәбәпледер Мәңгүк хан да Иделнең уң ягына чыгарга кыймый тора, дөресрәге, торды. Бәлки, ул Бәһрам бәкнең яуга чыгып китүен көткәндер. «Хак, яуга чыгып китүемне көткән», – дип уйлады Бәһрам бәк, илдән кузгалгач, авыр йөктән бушап калгандай.

Сафура бикә дә әнә шулай тәмам билгесезлек дөньясында калды. Әмма, үзе дә тәгаен генә белми, ни өчендер Мәңгүк хан кырына чапкынын җибәрергә дә кыенсынды. Хан кызы лабаса. Хак, Бәһрам үтенече белән бәләкәй Бәһрамны шаһиншаһ Ядигәр сараена укырга җибәрүгә каршы килә алмады, ә менә короле Германрихның углы Баламбирне чатырыннан да чыгармады. Дөрес, баланы Бәһрамнан калган карчык карауга эче пошты пошуын, әмма соңрак кул селтәде, карчык белемле, өч-дүрт телдә сөйләшә, баланы да шуңа өйрәтә, моның өстенә фарсы төркиләрнең руни язмаларына да өйрәтә иде. Аннары, бәк, далага чыгып китсә дә, яңадан ыстанга әйләнеп кайтмыйм дип кисеп кенә әйтмәде. Шуңа күрә булса кирәк, бикә дә ике якның берсен сайларга икеләнеп калган иде.

Бәхәссез, ул Мәңгүк ханны яратты, аның белән Каф таулары артына күчеп китәргә дә әзер, тик бит Бәһрам бәк тә ир янында ир иде әле, һәрхәлдә, ичмасам, бер тапкыр да аңа яман сүз әйтмәде һәм яу-барымталардан да коры кул белән кайтмады. Шул ук вакытта Сафура бикә белә иде – Бәһрам бәк кулында Германрих корольнең кызы. Хак, кызга яңа ундүрт яшь тулып килә, шуңа карамастан Бәһрам бәк кызны беркемгә дә бирмәс, бәлки әле, үзе белән иленә дә алып китәр. Менә бу хакта Сафура бикә уйлау түгел, фикер сөрергә дә курка иде. Сармат хан кызы буларак, аның Ядигәр шаһиншаһ белән араны бозасы килми иде. Чөнки шаһиншаһ төп дошманы итеп дала халыкларын түгел, Рим империясен күрә иде.

Елга буена җәйләү туктадылар. Чатырга шаулап торган су тавышы ишетелә. Бәһрамның артында кымызчысы басып тора, ул аны Сафура бикәдән алган иде. Кымызчыларны, Бәһрам бәк кая юл тотса да, үзе белән йөртте. Чатырына кем керсә дә, Бәһрам бәк кунагына кымыз салып бирергә кушты. Бүген аның каршында хәрәм атакай Шахрай утыра иде. Бәһрам бәк кымызчысына, ым кагып кына, атакайга кымыз салып бирергә кушты. Әмма хәрәм атакай кымыздан баш тартты, бары тик чишмә суы гына сорап алды һәм әкрен генә эчте. Бәһрам хәрәм атакайның кул бармакларындагы төрле ташлар куелган балдакларга, кулындагы алтын касәгә, буынланып каткан бармакларына игътибар итте. Һәм уйлады: «Ни җитми бу кешегә, хатын-кыздан мәхрүм, яшисен яшәгән, ә һаман дөнья кайгыртып йөри…»

Ул арада хәрәм атакай кымызны сорап алды, кымызны аңа көмеш касәгә салып бирделәр. Кымызны эчте дә хәрәм атакай, касәне уч төбенә куеп, түрдә утырган бәккә карады.

– Кыен хәлгә калдым мин, шаһзадә, – диде атакай Шахрай, үзалдына сөйләнгән кебек, касәгә чирткәләп алды. – Бердәнбер ил-халкымның ышанычы син калдың, шаһзадә. Синнән яшерә алмыйм, яшерергә дә җыенмыйм: атаң сине ашыгыч рәвештә илгә дәште.

– Мин бу хакта аз-маз хәбәрдар, атакай.

Хәрәм атакайның кырыс йөзендә елмаю кебек нәрсә хасил булды, һәм ул касәсен кымызчыга сузды.

– Шаһзадә аз-маз хәбәрдар?! – диде ул, утырган җирендә як-якка авыша төшеп. – Шаһзадә хәбәрдар?!

– Хәбәрдар, атакай, хәбәрдар, – дип кабатлады Бәһрам бәк.

– Ю-ук, юк, шаһзадә, син әле илдә булган күп нәрсәдән хәбәрдар түгел. Бу көннәрдә атаң Фәрүздә мөбәтләр белән сугышып ята, Фәрүз халкы мөбәтләр яклы, аксөякләре дә… Атаңның беренче генә кылган ялгышы түгел инде бу, шаһзадә. Ә син, илгә кайткач, мөбәтләргә һәм аксөякләргә таянырсың. Шул булыр минем сиңа киңәшем, шаһзадә… Ышан, ил тәхетенә сине мөбәтләр утыртсалар утыртырлар, мөбәтләр…

Бәһрам бәк артында басып торган кымызчысына кулын сузды, кымыз тулы касә кулына керүгә, бер йотуда диярлек эчеп куйды һәм бертын хәрәм атакайга карап торды. Ни әйтә ала иде ул бу кешегә? Һични. Ләкин ошбу Аллаһы каргаган кеше чынын сөйли иде. Элек чатырына керергә дә кыймый йөргән атакай ил-дәүләт хакында курыкмый-шикләнми үз фикерен әйтә. Һәм кемне – киләчәктә атасы урынына каласы кешене тәмам ышандырмакчы. «Әгәр дә мәгәр ул миңа «тәхет синеке булачак» дип әйтергә кыйган икән, димәк, бу кеше мөбәтләргә ышана, ышана гына түгел, Ядигәр шаһиншаһның ил-дәүләтенә кире әйләнеп кайтмасына тәмам инанган булып чыга. Димәк, аңа чынлап та илгә юл тотарга кирәк. Сасанидлар биләгән тәхеткә башка берәүнең менеп утыруы бар. Һичкем көтмәгән чит-ят кешенең…» – дип уйлады Бәһрам бәк.

– Бик ышанып сөйлисең, атама бер-бер нәрсә булмагандыр бит, атакай?

– Атаң изге юлдан язды, шаһзадә. Ул яңадан Иран тәхетенә әйләнеп кайтмаячак. Ә мөбәтләрнең өмете синдә, сарайда үскән туганыңда түгел. Мин сине исән-имин илгә алып кайтырга дип килдем, шаһзадә. Мине синең кырга шул максат белән җибәрделәр.

– Моңа ышануы мөмкинме, атакай?

– Мөбәтләр ил-империя язмышын кайгырталар, булмастай сүзне мөбәтләр сөйләмәс, булмастай гамәлгә мөбәтләр керешмәс, шаһзадә. Мин алдан китәрмен, син кайткалаганчы, халыкны әзерләп куярмын. Иран тәхете сине көтә, шаһзадә Бәһрам.

– Тәхеткә утырырдай, тәхетне биләрдәй минем энем бар ич, атакай.

– Мөбәтләр җыены сине сайлады, шаһзадә. Шул йөк белән мин монда, шул йөк мине монда алып килде, шаһзадә. Энеңә кемнәр өмет итәдер, мин белмим, әмма мөбәтләр сиңа өмет тота, шаһзадә, һәм шуларның берсе синең каршыңда. Аты – Шахрай.

Бәһрам бәк, ни әйтергә белми, урыныннан купты, кулларын җәйде. Чынында исә ул чарасыз иде, ләкин күңеленә тәхет өмете кереп оялаган иде инде. Ул өметне исә хәрам атакай Шахрай тагын да ныгыта төште. Менә шунда Бәһрәм бәк беренче тапкыр атакайга баш иде, рәхмәтен белдерде. Хәрәм атакайның әллә ике чокыр кымыз эчкәнгә, әллә шаһзадә аның тәкъдимнәре белән килешкәнгә, күзе-йөзе елмаюга җәелде, һәм ул кымызчыга янә касәсен сузды.

11

Тарих битләреннән: «Рим императоры Юлиан 363 елда Иран җирләренә басып керә, әмма беренче бәрелештә үк иранлылардан җиңелеп чигенергә мәҗбүр була». «371 елда Рим империясе белән Иран арасында янә сугыш башланып китә. Бу сугыш биш елга сузыла». «Иран империясендә кискен үзгәрешләр IV гасыр башларында башланып китә. Үтә кискен үзгәреш Иран тәхетендә сасанидлар династиясе утырганда була. Мәгълүм ки, 399 елдан алып 420 елга кадәр Иран империясе тәхетендә Бәһрам бәкнең атасы шаһиншаһ Ядигәр утыра. Сарматларга әманәт йөзендә җибәрелгән Бәһрам шаһзадәгә өмет тотып, мөбәтләр хәрәкәтендәге төркем Фәрүз каласына йөргән шаһиншаһ Ядигәрне үтерәләр. Шаһиншаһ Ядигәр үтерелгәннән соң, мөбәтләр хәрәкәте тарафдарлары арасында бәхәс туа. Кемне ил тәхетенә утыртырга?.. Мөбәтләр хәрәкәтендәге фирка адәмнәре, бик озак бәхәсләшкәннән соң, сарматларда көн күргән Ядигәр углы шаһзадә Бәһрамда тукталалар, һәм шул сәбәпле мөбәтләр ашыгыч рәвештә үзләренең ышанычлы кешеләре саналган хәрәм атакай Шахрайны сарматларга җибәрәләр. Ләкин мөбәтләрнең икенче тарафдарлары Иран тәхетенә Ядигәр шаһиншаһның икенче углын тәкъдим итәләр. Ахыр чиктә мөбәтләр Иран тәхетен арысланнарга хәл итәргә калдыралар.

421 елның язында шаһзадә Бәһрам туган иленә таба кузгала. Ә V гасыр башында унуклар дип аталган ыру, Кара Иделне кичеп, төрки халыкларның үзләре кебек үк куәтле сарматлар белән кушыла, һәм бердәм гуннар дәүләтен төзиләр. Ләкин хуннар-гуннар дәүләте, Ауропа һәм Русия тарихчылары язган кебек, тоташ күчмә халыклардан гына тормый, аларның күбесе инде, бигрәк тә болгарлар, утрак тормыш итә башлаган булалар, ягъни җәйләрен җәйләсәләр дә, кышкы айларда кала корып, авыл туктап көн күрә башлаган булалар. Гуннар арасындагы бер иш халыкларның утрак тормыш белән көн күргәннәрен шул чорның күп кенә тарихчылары биармия дип атыйлар. Нәкъ менә шул халыкны – күчмәләр белән гуннар йөзендә булган төркиләрне һәм угор-фин халыклары белән тәүге унуклар җитәкчелегендә Ауропага үтеп керәләр һәм Рим империясе өчен куркыныч көчкә әвереләләр. Иран-аланлы халыклар яшәгән төбәкләрдә угорлар күчмә халыкларга агачтан өйләр салырга, савыт-саба ясарга, кабык белән өй түбәләрен ябарга өйрәтсәләр, күчмә төркиләр, ягъни унуклар йөзендәге гуннар, аларны атта сугышырга, җир-туфрак эшкәртүдә аттан файдаланырга, иң мөһиме, арбаларга тәгәрмәч ясарга өйрәтәләр. Мәгълүм булганы шулдыр: угорлар, гуннар килгәнче, йөк-әйберләрен һәм тауарларын кышын вә җәен, үзләре җигелеп, чанада тартырга мәҗбүр булганнар. Чанага ат җигүне исә угорларга янә күчмә төркиләр өйрәтәләр. Әнә шул агач эшкәртү эшенә гаять дәрәҗәдә оста булган угорлар бу чорда тимерчелектә һәм ат дирбияләрен ясауда, гомумән тимер җитештерүгә һәвәс булган төркиләргә килеп кушылгач, ярты гасыр эчендә куәтле Хунстан-Гунстан дәүләтен, дөресрәге, Союзын төзүгә ирешәләр. Нәкъ менә Атилла углан белән кайткан угорлар һәм унуклар берләшкән халыкны Ауропа тарихчылары соңрак «болгарлар» дип яза башлыйлар да инде, гәрчә моңа кадәр дә угорлар белән төркиләр арасында шуңа охшаш кушылулар булгаласа да.

12

Ил чигенә җитәрәк, Бәһрам шаһзадә яугирләре янә бер кәрванны уздырып җибәрделәр. Йөзбаш Артак бер генә азатын да күздән яздырмады, шул ук вакытта кәрванны да күзеннән ычкындырмады. Кәрван Иранга он алып кайта. Менә өч ел инде фарсыларда корылык, корылык артыннан ачлык килде. Ә фарсылар, нигездә, он-икмәкне утрак көн күргән гуннардан алалар иде. Бәһрам шаһзадә кешеләренең азык-төлек ягыннан кайгылары юк, олауда юлга җитәрлек ризык – казылык, эремчек, әрмән чикләвеге, кипкән өрек-җимеш. Туктаган бер җирдә яугирләре коралларын барлыйлар, авызларына чак кына тозлаган эремчек кабып суыралар. Бәһрам шаһзадә Германрих король кызын җансакчыларына тапшырды. Юлчылар, ниһаять, тау кырыннан үткән юлга җиттеләр, сарматлар җаена барганда, ул шуннан узган иде. Таныш җир. Шушы җирдән соң аның иле башлана. Чынында исә ул сарматларга бер дә ашкынып бармады, гәрчә бару максатын бераз чамаласа да. Чөнки барысы да илчеләр тарафыннан Сармат хан белән сөйләшеп куелган иде инде. Шаһзадә Бәһрам Сармат ханның гүзәл кызы Сафура турында да хәбәрдар иде. Барды, күрде, гашыйк булды һәм, күп тә үтми, Сармат хан вафатыннан соң, гүзәл кызны үзенеке итте. Сармат хан кызына өйләнүгә үк, ул атасы шаһиншаһ Ядигәргә чапкынын җибәрде. Имеш, сарматлар безнеке. Әмма атасыннан сорамый хөкемдарлыкка тәрбия алган хатын аңа бер дә баш бирергә теләмәде, ул гынамы, гелән буйсынмады, Бәһрам ир-канатын тәмам санга сукмады, гүя кемнедер көтте, тагын нидер теләде. Соңрак барысы да ачыкланды: ул әнә кемне көткән икән— унуклар ханы Мәңгүкне. Ә бит Бәһрам шаһзадә дә аны ярата иде…

Юлчыларның ике дөясендә уннарча кызлар, фарсыларсарматлардан беркайчан да буш кул белән кайтмадылар, кәрваннарда һәрчак сары чәчле сармат кызлары белән бергә угор кызлары да булырлар иде, хәтта гот кызлары да. Бәһрам кулында – гот кызларының иң гүзәле. Сәүдәгәрләр ул кызларны Туран базарына чыгарып саталар. Сылу, зифа, яшел яисә зәңгәр күзле туран кызларын фарсылар бик теләп алалар. Бәһрам шаһзадә дөягә утырган кызлар арасындагы Германрих король кызына күз төшереп ала һәм үзалдына елмаеп куя. Тиздән ул аның хатыны булыр һәм төп сарайда яшәр.

Тау кырыннан сузылган тар юлны узуга, янә зур юлга төштеләр. Кәрван юлы, бормаланып, әле тау читенә сыена, әле тау елгасы буйлап үзәнлеккә таба сузыла, әле иңкүлеккә төшеп ята, әле, кырт борылып, чылтырап аккан чишмәне кичә, әле, һич көтмәстән, нинди дә булса авылга барып төртелә.

Алдан хәбәр йөртүчеләрнең сүзләре хак булса, аларны шушы юл өстендәге калаларның берсендә көтеп алырга тиешләр. Бәһрам шаһзадә үз туфрагына аяк басуга шөбһәләнә калды. Ул башта һәр күренгән калага юлдашы вә йөзбашы Артакны җибәрде, теге, әйләнеп килеп, шикләнергә урын юк, дигәч кенә, юлын дәвам итте. Йөзбаш та шаһзадәнең хәлен аңлый иде, әмма үз хәле дә хәл иде, ул шаһзадә өчен хәрәм атакай Шахрай алдында башы белән җавап бирәчәк, ә шаһзадә алдында – Германрих король кызы өчен. Шуның өчен булса кирәк, йөзбаш бик сак хәрәкәт итте, алга таба багучыларын гына җибәрмәде, үзе дә барып карады һәм, ул-бу юклыгына тәмам инангач кына, юлын дәвам итте.

Алда күренгән каланы багып кайткач һәм ошбу калада аны хәрәм атакай Шахрай көтүен белгәч, Бәһрам шаһзадә шатлыгыннан чак кына кычкырып җибәрмәде. Чөнки ул да кеше янында кеше иде.

– Димәк, кайтып җиттек, йөзбаш, кайтып җиттек! – диде ул, шатлыгын яшерергә теләп, тыела төшебрәк.

Әмма башкалага ерак иде әле.

Шунысы куанычлы булды, шаһзадә Бәһрамны әнә шул кече калада да хәрәм атакай колач җәеп каршы алды. Һәм, үз чатырына дәшеп, илдә булган бар хәлләрне дә тәфсилләп сөйләп бирде. Атасы тарафдарлары Фәрүз каласында әле булса сугышып яталар икән. Атасы тарафдарлары дехканнарга таяналар, ә халыкның күбесе мөбәтләр яклы икән.

Хәрәм атакай Шахрай авызыннан бу хакта ишетүгә, бер мәлгә ни куанырга, ни юанырга белми утырды. Беренчедән, авызларына ит азыгы кабарга, хатын-кыз янына якын килергә курыккан, бары тик җиләк-җимеш, яшелчә-үлән ашап торган мөбәтләргә ышанып җитми иде ул; икенчедән, бу халыктан бераз курка да иде. Әгәр дә мәгәр шаһзадә Бәһрам алар белән берләшүдән, алар кушканны эшләүдән баш тартса, бәхәссез, алар аның теләге белән исәпләшеп тормаслар. Моның янына башкалада Бәһрам шаһзадәнең бер анадан туган энесе Хәсрәү бар. Ул да тәхеткә өмет итәдер, сарайда да аны тәхеткә утыртырга теләүчеләр табылыр. Һәм, әлбәттә инде, аны бер йөзбашы гына коткара алмас, гәрчә йөзбаш кул астында шактый кыю һәм батыр яугирләр булсалар да.

Шушы уйлардан соң икенче көнне башкалага таба юл чыккач, берара китүгә, шаһзадә Бәһрам йөзбаш Артакны үз кырына дәшеп алды.

– Мин сезне тыңлыйм, шаһзадәм, – дип атын тыя төшеп, бер җайдан атын атлатып китте йөзбаш.

– Әнә күрәсеңме, йөзбашым, Иран дөньясының башкаласын. Күрәсеңме?! Гүя ил ханбикәсе җәйрәп ята.

– Хәйран зур кала, – диде йөзбаш.

– Син шунда чап, йөзбаш Артак, мөбәтләр каһиненә сөенче җиткер. Бәһрам шаһзадә тиздән сезнең хозурыгызда булачак, диген.

– Баш өсте, шаһзадәм, – диде йөзбаш һәм, атын җилле генә юырттырып, калага таба китеп барды.

Шул мәлдә шаһзадә Бәһрам күрде: каланың басу капкасыннан бер төркем җайдаклар чыкты һәм аларга таба килә башлады. Бу хәлне күрүгә, шаһзадә Бәһрамның аркасы өшеп куйгандай итте. Кемнәр? Аны каршы алалармы, әллә, булмаса, бер-бер яманлык кылыргамы исәпләре?..

Ләкин җайдаклар үзләре кырыннан аның йөзбашы Артакны тыныч кына уздырып җибәрделәр. Бәһрам шаһзадә тынычлана төште. Җайдаклар килеп җиткәч исә, барысы да ачыкланды— җайдакларны мөбәтләр каһине шаһзадә Бәһрамны каршы алырга җибәргән икән. Алдан килгән җайдак кулында байрак, ул:

– Юл бирегез, юл бирегез! – дип кычкыра-кычкыра, шаһзадә Бәһрам янына узды, атыннан төште һәм шаһзадәгә өч тапкыр баш иде, байракны аның кулына сузды.

– Шаһзадә Бәһрам, атаң шаһиншаһ Ядигәр үтерелде. Бу яман хәбәрне сиңа баш каһин җиткерергә боерды. Әйт, шаһзадә, туры сарайга кайтасыңмы, кире сарматларга борыласыңмы?

Көтелмәгән бу сораудан шаһзадә Бәһрам, ни кылырга белми, як-ягына каранды, ул күзләре белән хәрәм атакайны эзләде. Ниһаять, тапты, ә мөбәт аңа ияк какты, Бәһрам шаһзадә борылды да баш мөбәт илчесенә:

– Сарайга кайтам! – диде.

Байрак тотып килгән азат атына менде, һәм алар, ничек җилле генә килгән булсалар, шулай ук җилле генә атларын юыртып китеп бардылар. Хәрәм атакай Шахрай аты белән шаһзадә янына килде, кулыннан байракны алды һәм сарайга таба кузгалды. Бәһрам шаһзадә аңа иярде. Шунда, нәкъ менә шунда атын хәрәм атакай аты артыннан атлатып кузгалуга, атасының соңгы язган хатындагы сүзләр исенә төште: «Син, углан, башкалага кайта тор, ә мин Фәрүзгә мөбәтләрне бастырырга юнәләм». Бүген Бәһрам шаһзадә мөбәтләрнең үзен каршы алуларыннан ук аңлады – ил тәхете буш.

Каланың басу капкасын әкрен генә уздылар. Ике яклап шаһзадә Бәһрамга кул сузып дехканнар басканнар. Бәһрам шаһзадә билендәге янчыкны суырып алды һәм ике яклап баскан дехканнарга көмеш дирһәмнәрне сипте. Халык аңа дан укый иде, сибелгән көмеш дирһәмнәрне күрүгә үк җыярга ташландылар, ә ул арада юлчылар тар тыкрыкларны җилле генә узып киттеләр. Күп тә үтми, алар сарай капкасына җиттеләр. Бәһрам шаһзадә күрде: аның йөзбашы Артак капка янында тора. Шулчак аның кырына, чаптырып, хәрәм атакай Шахрай юнәлде, капкада торучы азатлар сөңгеләрен чалыштырдылар. Капкада олуг мөбәт пәйда булды, ул шаһзадә кешеләрен сарайга уздырырга боерды. Сарайга керүгә, атлардан төштеләр һәм Ут храмына таба киттеләр. Храм болдырында аларны олуг каһин Тахамтан көтеп тора иде. Барыр җайда хәрәм атакай Шахрай шаһзадә Бәһрамга карамый гына әйтте:

– Олуг каһиннең аягына төш.

Шаһзадә Бәһрам, нәкъ атакай Шахрай кушканча, олуг каһингә җитәрәк аягына төште. Олуг каһин аның иңбашына кагылып алды һәм аягына басарга кушты.

– Төкле аягың белән, шаһзадә! Без сине көткән идек, шаһзадә Бәһрам, – диде олуг каһин һәм Бәһрамның күзләренә карап алды. – Атаң шаһиншаһ Ядигәр Фәрүздә һәлак булды. Ил тәхете буш. Мөбәтләр өмете синдә, аксөякләрнең дә беришләре синең яклы. Ләкин мөбәтләрнең берише энең Хәсрәүне тартмакчылар. Без исә барысын да гадел рәвештә хәл итәргә булдык…

Шулай диде дә олуг каһин, борылып, храмга кереп китте. Мөбәт Шахрай белән шаһзадә аңа иярделәр. Храм уртасындагы сандалда ут яна, ут тирәли, боҗра хасил итеп, ак һәм кара төстәге чүпрәккә төренгән мөбәтләр утыра. Алар хәтта Бәһрам шаһзадәгә күтәрелеп тә карамадылар. Олуг каһин Тахамтан, аның артыннан атакай Шахрай, ахыр килеп, шаһзадә Бәһрам да ут каршына тезләнделәр. Алар бермәл, дәшми-тынмый гына, утка карап утырдылар. Бераздан олуг каһин әйтте:

– Фарсыларда бары тик Ут храмнары гына булырга тиеш!

– Хак, хак, хак! – диештеләр аңа җавап итеп мөбәтләр.

– Кылыч белән хакыйкать эзләмиләр, хакыйкать утта табыла. Кылыч белән хакыйкать эзләргә чыккан шаһиншаһ Ядигәр кылычтан башын салды. Без җиңдек! Хакыйкать җиңде! Без хәзер барыбыз да бертигез!

– Кылыч күтәргән кылычтан китте. Без җиңдек! Хакыйкать җиңде! – дип кабатладылар беравыздан ут тирәли утырган мөбәтләр.

Хәзер генә игътибар итте шаһзадә Бәһрам: мөбәтләрнең бер өлеше – карадан, икенче өлеше актан киенгәннәр икән.

– Инде ихлас сүзне кара як әйтсен, – диде олуг каһин.

Кара киемдәгеләр төркеменнән берәү торып басты:

– Мөхтәрәм олуг каһин, адәм баласын дөньялыкта өч хакыйкать саклый: яхшы Фикер, хак Сүз, кылган Гамәл. Яктылыкның асылы – Фикер! Нигә безгә храмда ут тотарга, ил тәхете буш булгач?!

Олуг каһин сорау бирүчегә сабыр гына җавап бирде:

– Без яктылыкка омтылабыз, безгә бүген ут кебек якты вә хакыйкый фикер җитми. Хакыйкый фикер йөрәгебезгәут булып кунсын өчен җыелдык без храмга. Без бүген гадел шаһиншаһка – яктылыкка мохтаҗ, – дип тавышын күтәрә төште олуг каһин. – Адәм балаларын гөнаһларыннан арындыру өчен изге якты ут кирәк. Ә хакыйкать безнең алда инде. Ул— шаһзадә Бәһрамдыр. Утка дан, дан, дан!

– Утка дан, утка дан, дан, дан! – дип кабатладылар мөбәтләр, олуг каһингә ияреп.

Олуг каһин яртысы алсу, яртысы көрән төстәге тукымадан тегелгән гәүдә япмасын ача төште.

– Безнең максат бер – шаһзадә Бәһрамны тәхеткә утырту. Һәм без моны кылырбыз.

Олуг каһин, кара киемлеләрдән карашын алып, ак киемдәге мөбәтләргә таба борылды.

– Сез ни әйтәсез, аклар?

– Табигать һәр адәм баласын да тигез яраткан, – диде торып баскан актан киенгән мөбәтләрнең берсе. – Ләкин адәмнәр арасында бае да, ярлысы да бар. Минем әйтер сүзем шул, олуг каһин, шаһиншаһ Ядигәрнең ике улы да исән һәм аларның икесе дә тәхеткә утыра алалар.

– Ләкин, мөбәт, табигать бар балага да тигез итеп акылны бирмәгән, – диде олуг каһин.

– Адәм баласының фикер сөреше камил булса һәм ул Хак Тәгаләгә йөз тотса, акылны табарга аңа утыбыз ярдәм итәр. Фикер белән җир сөреп булмый, олуг каһин.

– Ләкин фикер кешене әдәплелеккә өйрәтә, адәм баласы алдына килгән каршылыкларны гадел рәвештә хәл итәргә ярдәмгә килә.

– Баладагы әдәплелек кемнән, мөбәт?

– Ата-анадан, олуг каһин, ата-анадан һәм нәселдән.

– Мин әйтәм, адәм баласына әдәплелек хатын-кыздан килә. Хатын-кыз – мөбәтләр өчен хәрәм заттыр.

– Шуңа карамастан без аларны якларга тиешбез. Кешелек дәвамы хатын-кызда, ил-дәүләтләр дәвамы да.

– Кешелеккә тормыш бирүче – ут. Ут булмаса, барыбыз да бик тиз катып үләр идек, – диде олуг каһин һәм, җавабыннан канәгать калып, кемгәдер ишарә ясады.

– Безнең кулда шаһиншаһ Ядигәрнең ике улы, олуг каһин.

Олуг каһин, ялт итеп, әле булса аягүрә басып торган мөбәткә карады, янә кемгәдер кулы белән ишарә ясады. Ул арада ут тирәли тезләнеп утырган мөбәтләр – ак киемлеләре дә, кара киемдәгеләр дә аягүрә торып бастылар һәм барысы да олуг каһингә карап тынып калдылар. Атакай Шахрайның һәр хәрәкәтен кабатлап торган шаһзадә Бәһрам өчен үзе бер сихри дөнья иде бу. Бәһрам грек-гарәпләр арасында үсте. Бала чакта аны атасы Ядигәр әманәт йөзендә гарәпләргә бирә. Гарәпләр кара ташка табыналар иде, ләкин һәммә ыру үзенчә. Иллә анда бердәм утка табынган кавемнәрне күрмәде. Менә мондагыдай, йөрәк кысылырдай итеп тантаналар да уздырмадылар, бәхәсләр дә алып бармадылар, һәр кавемнең үз поты, үз алласы бар, берәү дә теге йә бу аллага көчләп тартып кертми. Мөбәтләр исә бердәм булырга тырышалар, нәкъ сармат һәм унуклар кебек утка табынмакчылар…

Кисәк кенә кыллы коралда уйный башладылар. Сихримоң бик тиз барысын да әсир итте, әмма моң вә музыка, ничек башланган булса, йөрәк өзгеч аваз салып тынып та калды. Шаһзадә храмда бернәрсәне аңлады – мөбәтләр аны ил тәхетенә утыртмакчылар. Ләкин барысы да бердәм фикергә килә алмадылар. Шаһиншаһ Ядигәрдән ике углан кала, икесе дә тәхеткә утырырга хокуклылар. Шаһзадә Бәһрам карашы белән мөбәтләр арасыннан энесе Хәсрәүне эзләде, ләкин күпме генә эзләсә дә, караса да таба алмады. Хәер, ул аны танып та бетермидер, чөнки аларны үсмер чакта ук аердылар. Тик бүгенге тантана нигә? Ике угланның берсен тәхеткә утырту өчен кем соңгы сүзне әйтергә тиеш? Олуг каһинме? Юк, бер ул гына түгел, ул да әнә икеләнә, шикләнә. Һәрхәлдә, ул бүген бернәрсәгә төшенде – аларның язмышларын менә шул ак һәм кара киемдәге мөбәтләр хәл итәчәк.

– Олуг каһин, – дип янә күтәрелде ак киемдәге мөбәт. – Шаһиншаһ Ядигәрнең икенче улы безнең кулда. Ул да тәхеткә лаек бала. Ул да сасанидлар нәселеннән… Димәк…

– Сабыр, сабыр ит, мөбәт. Иртәгә барысын да хәл итәрбез. Храмга иртәгә аксөякләр дә киләчәк, күрсеннәр, баксыннар – мөбәтләр бар нәрсәне дә гадел хәл итәләр.

Храмда шау-шу, ыгы-зыгы купмады, барысы да әкрен генә кузгалдылар. Урыныннан кубуга, атакай Шахрай шаһзадә Бәһрамның терсәгеннән алды һәм үзе белән ишеккә таба әйдәде. Аңлап җиткермәде шаһзадә Бәһрам мөбәтләрнең сәясәтен, төшенеп җитмәде – шул сәбәпле булса кирәк, храм баскычларыннан төшкәндә, аның йөрәге калтырана башлады. Шунда янә келт итеп хәтеренә Германрих король кызы төште һәм ул, сукмак юлга төшүгә, атакай Шахрайның кулына ябышты.

– Кыз бала кая, атакай, король кызы?

– Алар барысы да шаһиншаһ сараендагы җарияләр арасында инде, шаһзадә, бер дә борчылма, ул кыз тәхеткә утыру көнендә үк синең хозурыңда булыр.

Бераз тынычлана төште Бәһрам, ләкин Шахрай атакайга ышанып җитмәде, дәүләт иминлеген үз кулларына төшергән һәм атасын үтерүгә барган мөбәтләргә һәм алар уздырган илдәге сәясәткә тыштан риза булса да, күңеле белән аларның сәясәтен кабул итмәде. Шул ук вакытта аңлый иде, ул әлегә һични кыла алмаячак. Аңа әлегә бер чара кала – көтү, сабыр итү. Ул бераз чамалый иде, иртәгә храмда аның белән бергә энесе Хәсрәү дә булачак. Кемне тәхеткә тәкъдим итәрләр мөбәтләр, кемне ил белән идарә итәргә сайларлар? Бәһрам шаһзадә белми иде. Шуңа күрә атакайга ияреп бару җаенда: «Сарматлар әйтмешли, тапшырыйк Тәңрем сиңа», – дип, күк йөзенә карап алды.

Яшь һәм үтә чибәр туран кызы атасына берсе артыннан берсе ике малай таба. Шаһиншаһ Ядигәр баш малаен, үсеп-исәя башлагач, гарәп аксөякләренә тәрбиягә бирә, ә икенче улы Хәсрәүне ни сәбәпледер сараенда калдыра. Үсеп-исәя башлауга, аны илгә алып кайттылар, шул ук елны атасы аны сарматларга озатты. Менә аны яңадан илгә алып кайттылар, энесе Хәсрәү дә монда. Кем тәхеткә узар, мөбәтләр Иран тәхетенә кемне лаек дип табарлар?.. Шаһзадә Бәһрам белми иде. Йоклый алмаудан интегеп, шушы уйлар белән ул табын ягына чыкты. Хәрәм атакай сандал янына утырган да оеп киткән. Әллә йоклый, әллә уйга чумган. Әмма йокламый икән, шаһзадә сандал кырына килеп утыруга, ул башын күтәрде һәм, чит-ят берәүгә әйткән кебек:

7

Пләбәйләр – ялланып эшләүче халыклар

Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1

Подняться наверх