Читать книгу Кая бара бу дөнья? / Куда катится этот мир? - Наиль Шарифуллин - Страница 3
Ирекле мәҗбүри ясак, яки Рәхәт яшәү серләре
ОглавлениеБу дөньяның гаделсезлеген исбатлап тору урынсыздыр, миңа калса. Ул, ихтимал, беркайчан да гадел була алмас та. Бер акыл иясе: «Бу дөнья, без килгәндә, нинди гаделсез булса, без аны калдырып киткәндә дә ул нәкъ шундый булачак», – дип әйткән бит.
Нигә гаделсез? Күпчелек шул гаделсезлек белән килешкәнгә, гаделсез ул дөнья. Чөнки кемнәргәдер, билгеле инде, азчылыкка, гаделсезлек бик тә файдалы. Дөнья шулай корылган: шомарган азлар активлык һәм каршылык күрсәтергә иренгән яки күрсәтә белмәгән күпләр җилкәсендә утыра. Кемнәрдер, бик рәхәтләнеп, икенче берәүләр хисабына яшәп ята.
Барыбыз да белгән Америка дигән ил бар бит инде. Менә шул ил нигә бик яхшы яши дисезме? Яхшы эшләгәнгә генә түгел шул менә. Яртылаш бүтән илләр хисабына көн күргәнлектән, шул калган дөньяның артына тибеп яшиләр алар. Гадиләштереп аңлатканда, менә болайрак: бик очсызга һәм күп итеп төрледән-төрле чимал кертәләр дә шуңардан әзер продукт, ягъни җиһазлар ясап, киредән теге илләргә кыйммәткә сата торалар. Күләмнәр бик зур, җитештерүчәнлек югары булу аркасында, файда триллион сумнар китерә. Һәрдаим продукт җитештереп торыр, артта калмас өчен, фәнне, технологияләрне үстерергә дә онытмыйлар. Астыртын гына үзләре ясаганны башкалар җитештермәсен, калганнар гомерлек чималчы булсын өчен дә, барысын да эшләп, майтарып торалар. Һәм бу хәлләр хәтсездән килә. Шуның аркасында икътисад аларда ифрат та көчле, сәнәгать алга киткән. Акча күп, барысына да җитә килә. «Өченче дөнья»дагы илләрнең хөкүмәтләрен сатып алырга да, төрле «төсле» революцияләр оештырырга да, «тыңлаусызларны» бомбага тотарга да мөмкин. «Кем анда янкиларның рәхәт яшәвенә каршы? Кем комачауларга батырчылык итә? Китерегез әле шуны монда!» Күпләр шым… «Кредитлар кирәкме? Рәхим итегез! Процентларын гына түләгез». Ул процентлардан килгән табыш кына йөзләгән миллиардлар белән үлчәнә. Бик күп илләрне кредит бәйлелегендә тоталар алар. Савым сыерын бәйдә тоткан төсле. Ничек симермәскә, җырлап яшәмәскә кирәк андый хәлләрдән соң? Ярты дөньядан ясак җыеп торгач. Аларның доллардан төзелгән финанс пирамидасы янында Мавроди пирамидасы – кәрләләр кәрләсе. Үзләрен, билгеле инде, алар бик тә акыллы башларга чутлыйлар. Әмма акыллары шуның чаклы гына булгандырмы, карунлана торгач, уеннан уймак – кризис китереп чыгардылар.
Мәскәү дигән башкаланы да беләбез. Ни өчен андагы уртача хезмәт хакы бүтән регионнар белән чагыштырганда өч тапкыр артыграк дип уйлыйсыз? Калган Русия, калган барлык шәһәр, авыллар чутына яшәгәнгә. Хак булса, ил акчасының 80 проценты шунда, Мәскәүдә әйләнеп йөри, ди. Илгә – 20 процент. Ул 20 процентны калган 130 миллион халыкка бүлсәң күпме килеп чыга соң?
Өч-дүрт гасыр элек барысы да ачыктан-ачык булган, ичмасам. Булган колонияләр, булган метрополия. Колонияләр эшләгән, метрополия ашаган. Бүген башкалага барып Мәскәү – метрополия дип сөйләнеп кара син, күрсәтерләр күрмәгәнеңне. Алардан да цивилизацияле, алардан да прогрессив, алардан да ныграк үз көннәрен үзләре күрүче халык Русиядә, гомумән, юк. Алар мантыйгы буенча. Алар да, америкалылар үзләрен дөнья кендегенә санаган төсле, үзләрен бик тә акыллы башларга саныйлар бит. Санамыйча соң, без санатып торгач. Боеру һәм яшәргә өйрәтүләренә, үзгәртеп кору-җимерүләренә, бетмәс реформаларына, төрле авантюралар оештыруларына чыдап, түзеп торгач. Ә нигә алар һәрчак алай кыланалар дисезме? Чөнки аларның анда тамак тук, өс бөтен. Тамак туйгач, адәми затка ни кирәк? Дөрес уйлыйсыз, тамаша, кызык кирәк. Шуңа алар аны оештырып кына торалар. Билгеле инде, бөтен ил күләмендә. Мәчегә көлке, тычканга үлем диләрме әле?
Әле тагын джипларда гына йөри торган төрле сорт җитәкчеләр, бизнесменнар бар. Ни өчен алар француз коньягы эчә, ә аңарда эшләгән эшче кибеттә очсызлы аракы сайлый дисезме? Шул ук схема. Башкалар хисабына яшәгәнгә. Паразитлыкның өченче баскычы. Әллә сез ул эшчене аена ун мең генә эшли дисезме? Ул утызны да, кырык-иллене дә эшли. Тик кем бирә аңа иллене? Уны да бик җиткән. Ә калган кырыгы? Монысы инде Маркс язган «өстәмә кыйммәт», ягъни «прибавочная стоимость», сездән безләргә мәҗбүри бүләк, тагын да шул ясак була. Ленин бабай тикмәгә генә революция ясамаган шул.
Бик кызык сурәт килеп чыга. Без бөтен Русия, бүтән илләр белән бергә, шул мәңге туймас тамак Американы баетабыз. Америка алып бетермәгәнне Мәскәү ялмап ала. Урыннардагы эшкуарлар, директорлар, чиновниклар Мәскәү суырганнан калган канны суырып торалар. Катлы-катлы паразитлык, чыда гына. Икенче яктан, катлы-катлы күндәм үшәнлек, буйсынганлык. Без барыбыз да үшән, сүзсез донорлар, савым сыерлары һәм эш атлары шул.
Русия регионнарының исә үз кайгысы. Алар да кыбырсып алгаладылар. Суверенитетлар парады да гел милли төсмерләрдән генә тормады бит заманында. Свердловск өлкәсе губернаторы Россель төзергә җыенган Урал республикасын гына исегезгә төшерегез. Ә без, Татарстан, Мәскәү белән ассоциацияләшеп яткан вакытларда, бер каналлы налог системасы төзеп караган идек тә, әмма бик тиз «ясак түләүнең» элекке схемасына кайтардылар үзебезне. Аннан соң бөтенләй кыстылар. «Үзең турында уйлама, илең турында уйла» диделәр. Уйлыйбыз да салымнарның җитмеш-сиксән процентын Мәскәүгә озатып торабыз хәзер. Башкалар да шулай. Мәскәүдә исә җыелганны чутлап, бүлгәләп, үзләштереп торалар. Ясак «авторлары» саналучы Алтын Урда ханнары күпкә юмартрак булганнар – ун өлешнең бер өлешен генә алганнар, диләр. Мәскәү исә алай ваклашып тормый, бише белән җыя. Тик уны белән җыйсалар да, регионнар тарафыннан бүген бернинди дәгъва да, каршылык та күренми. Халык дип, ул әйбәт яшәсен дип, урындагы хакимиятләр ник михнәт чигәргә тиеш соң әле? Ахыр чиктә кан алардан түгел, халыктан алына ич.
Каршылык гаделсезлек чылбырының соңгы буынында булган гади эшче, хезмәткәрләр ягыннан да юк исәбендә. Мәскәүгә барып, шау-шу куптарганда, «ясак» түләмибез йә яртысын гына түлибез дигәндә, губернатор яки республика җитәкчесенең югалтыр әйберләре күп. Кәнәфиеннән башлап ирегенә кадәр. Хәтерләсәгез, теге буталчык елларда Хасбулатовның да безнең Президентыбызны тимер читлеккә ябып Мәскәүгә китерәсе килгән иде бит. Алла саклады. Ә менә «пролетарийлар»ның, кабат Ленин бабайны искә төшерсәк, «чылбырларыннан гайре югалтыр нәрсәләре юк». Кәнәфи дә, лимузин да, яхта да юк. Бар халыкны каталашкага да ябып куя алмыйлар. Шуңа карамастан чуваш атыдай һаман да юаш, карусыз без. Эштән башканы белмибез. Каршылык астан башланырга тиештер дә бит. Юк, кыскартсалар – «кыскарабыз», түләмәсәләр – сорамыйбыз, уң яңакка чапсалар – сулын куябыз. Русия шул бу. Крепостнойлыктан да бит биредә заманында халыкны «көчләп» патша үзе коткарган. Белүемчә, халык үзе кайбер урыннарда каршы да булган.
Аллага шөкер, безне бүген крепостной крестьяннарны саткан, алган, бүләк иткән, кәрткә оттырган кебек мәсхәрә кыла алмыйлар. Әмма авыздан тартып ала торалар. Биреп торгач ник алмасыннар? Дөресен әйтергә кирәк: Америка белән Көнбатыш Европа капиталистлары үз халыкларына ихтирам белән карыйлар. Теге «өстәмә кыйммәт» тә аларда минималь күләмдә. Шундый күләмдә, ниндидер изү, ясак турында сүз алып бармаска да була. Миллионерлар да анда, өч буын баш күтәрми тир түккәннән соң гына, миллионер була. Бездәге кебек биш-ун елда миллиардер түгел. Мэрлар да анда эшкә җәяү йөри, эш машинасында баласын мәктәпкә, хатынын бассейнга илттерми. Реформаларны да андагы халык сизми дә кала. Кайчан бездә дә шулай булачак соң?
Җавап бер һәм бик гади – халык андагы кебек булгач.
2009