Читать книгу Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) - Рәдиф Гаташ - Страница 66

III. Газәлләр диваныннан

Оглавление

Безне нык үзгәрткән дөнья,

Башка син уеңда да…

Кабатлыйм: димәк, язмыш шул…

Әбәлки, язмыш түгел?!


Беләм: мәңге күңелемдә

Көләч сурәтеңяшәр…

Соңлап килсәдәярату,

Ул – бәхет, ялгыш түгел…


«Кайда ул ил? Илтә нинди юл? – Туран…»

Кайда ул ил? Илтә нинди юл? – Туран…

Баглымы шул илгә исмең, Гөлтуран?


Төрки ватан, Ана йорт – изге җирнең

Эзен күммәгән бит вакыт – ком, буран?


Тарих итеп бактым синең Күзләргә, —

Мәңгенең рух язуын кем укыган?


Чүлләр илен, гөлсәхра, җил хәтерен

Уятсын диптер, Хак сине бар кылган?!


Синең аша җанкавемнәр эндәшә:

Төркиләр! Сибелгән чәчәк-гөл сыман…


Чин-дивардан Әдрәнгәчә уйнаклый

Бабайлар даны, тузаны – үз томан!


Айнымас Иран шөһрәтле Туранның

Горур ярлар калдырган илһамыннан.


Төрки гөлләр исен онытмас Гаташ:

Милли дөнья исмеңдә үк: Гөл… Туран!


Каләмгә газәл

Сүзем сиңа, гаүвасым, әй, җитез каләм,

Тагын сине кара «диңгезе» нә салам.


Сулыш ал да озын итеп, чум төпкәрәк;

Анда бер-бер кыйтга, бәлки, – күндер сәлам.


Савыт тирән, иркенләп йөз, озаклап йөр,

Нәрсә тапсаң, ләкин уртак булыр, фәлән…


Гәүһәр эзлә түзем белән, әнкәй сүзе:

«Энә белән кое казу авыр, балам…»


Мин җибәрдем бу дөньяга, кыен юлга,

Мин җаваплы, һәлак булсаң шунда, каләм!


Мәҗнүн-ХХ

Моны язды фәкать сезнең фәкыйрегез,

Сезгә мөкиббән ки күптән әсирегез.


Сезгә тик бер якты булсын юлыгызда

Фәкыйрь җанын факел иткән шагыйрегез.


Өрегез дә сүндерегез ул факелны:

Билгесезлектән тик мине коткарыгыз.


Янсын әйдә җир өстендә балкып бары

Һичкем буе җитмәс бәхет утларыгыз.


…Моны әйтә күптән мәгълүм фәкыйрегез —

Сезне күргәч «теле ачылган» шагыйрегез!


1913 елның җәе. Зәйтүнә Тукай каберендә

1

Халкың уяна… Сиңа соң

ул каян иңгән йокы?!

Шагыйрь, тор, кабрең янында

кем әнә Коръән укый?!


Исемен мактаган китабы —

чын Кәлямулла кулда;

Күз салмый аңа – яттан ла

ялкынлы сүрә укый!


«Васыят» еңне дәфенеңдә

яңгыратты муллалар.

Ул, кушып күк аятьләрен,

кыз хисен бергә – укый!


…Яд итәр гомере буена:

диварда рәсмең торыр!

Хаҗ юлын багышлар сиңа —

бел, Мәккәләрдә укый!


2

…Киләчәк әле күрәчәк:

табыныр чын кәгъбә – син,

Бу шуннан хәбәр – күр:

әнкәң яшедәй саф җан укый!


«Мәхәббәт сакчысы» киткән:

бу – Мәңгелекнең йорты,

Тузан күк гөнаһы юктыр —

керсез пакь иман! – укый!


Җирдә әллә Гайсәнеме

юган хатыннар өне?!

Татар кызы ул – кабреңә

фәрештәң килгән! – укый!


Инде, Тукай, нәкъ мамык күк

җиңелдер кабрең ташы?! —

Баш очыңда… әнә ярың —

Зәйтүнәң – Коръән укый!


Зәйтүнә Мәүлүдова-Рәсүлевага газәл-хат

Зәйтүнә ханым! Сезгә бу,

сезгә, Зәйтүнә ханым.

Гасыр ахырыннан хат барсын —

тагын мәдхия яздым.


Тукайга сез биргән илһам

чаткысы төште безгә —

Кабындым, сезне яд итеп,

ихластан уйный сазым!


Гүзәллеккә табынмаган кайчан, йә,

кайсы шагыйрь?

Сезне данларга телемдә энҗе-сүз

әллә аз? дим…


Байрон, Пушкиннар яр сөйсә —

шул хакта күпме роман!

Сезнең хакта да, ахрысы,

бер матур әсәр лазем?!


Сөенерме рухыгыз тик —

борчыйсыз димәссез бит?

Мин горур: татарча хисем,

Тукайча газәл яздым!


Халкым күңелендә бергә сез —

Тукай һәм аның яры…

Моннан да зур милли тәхет

бармы, Зәйтүнә ханым?!


Бабичка бер вариация-газәл

Тетрәп калды мәгълүмегез – хис колы:

Мандолинда… җанда уйный – Кыз кулы!


Нурланды бүлмәм, яп-якты өстәлем —

Моңарчы тарау яткан кәгазь тулы.


Җанланды зәгыйфь сурәт – ут алынды! —

Җәбраилнеңме канаты кагылды?


Ачыкланды гомер алда: максатка

Гүя кинәттән туры юл табылды!


Җырлады җан, уй-фикерләрем ташты,

Рәсүлемә вәхи килгәндәй булды!


Арынды гөнаһ уеннан яшь хисем, —

Гүя җаннан әнкәм догасы узды!


…Миңлебай, әллә Әхмәтме? Абзыйлар?

«Алиһәм!» дим киндер күлмәкле кызны…


«Аңладым, ниһаять! Сез күз бугансыз…»

Аңладым, ниһаять! Сез күз бугансыз,

Кара китаптан дәрес укыгансыз!


Югыйсә акыл җуйдырган сихерне —

Шундый сүзләрне каян Сез алгансыз?!


Аһ ул җырлар! Чын булмагач наз, уты —

Икейөзлелектән Сез көч тапкансыз!


Фәрештә канаты белән сыйпагач,

Күз дә йоммый, чын иблискә саткансыз!


Эссе хис кочагында йоклатып,

Тантана итеп, упкынга аткансыз!


Ни максат белән дип, юләр, баш ватам:

Тагын бер җанны гөнаһка тарткансыз!


Каян дисәм чын мәхәббәткә нәфрәт,

Ярата белгән өчен үч алгансыз!


Шул көе әле үзегез җырда Сез,

Янәсе, сөттән – ак, судан пакь калгансыз!


Ничек акланырга белми ихлас Хис,

Ник көчле ул шулай Чыннан – ялган сүз?


…Ә ник үзем башны алып качалмыйм?!

Ник кирәк мин – җибәрмисез һаман сез?!


Синең газәл

– Болытлар, юлыгыз кая,

Казангамы, әйтегез?

Туган якларыма җиткәч,

сагынганым әйтегез!


Болытлар, кадерлем нишли,

күрерсез, бәлки, аны?

Һәр хәбәрен көтеп алам, —

табынганым әйтегез!


Ул рухымны күтәрәчәк,

чын сөюнең сакчысы!

Мин генәме, дуслары күп

монда аның, әйтегез!


…Тик һаман да шундый калсын,

заман дип үзгәрмәсен:

Ак хыялларда балкытсын

ихлас җанын, әйтегез!


Шау-шулы металл музыка,

«рок» лардан Моңны яклап,

«Биек тауга менәмсең» дип,

еш җырласын, әйтегез!


Дөньясы шундый: күп бүген

хиссезләр, эшкуарлар…

Биектә калсын – юлыннан

тайпылмасын, әйтегез!


…Болытлар, аны, дусымны,

тиз көндә күрерсезме?

Уралда матур ядкяре

сакланасын әйтегез!


«Дидең: Ышанам ки, тагын…»

Дидең: «Ышанам ки, тагын

синең йөрәк буш түгел.

Гаҗәпмени? Буш икән ул синдә —

димәк, хуш түгел!


Мөсәл дә раслый икән ич:

күр, Елан елы быел!

Шундый сөюсез, янусыз —

сиңа, дим, тормыш түгел!


Әйт, шулай бит? Буш түгел бит

йөрәгең, чуар җаның?

Ә икебез бер аңлашу —

ул безгә булмыш түгел!


Син кайчандыр шашып яндың,

яшь идең, беркатлы, саф…

Аһ, ник гел шундый калмадың,

ә мин – шул яшь кыз түгел?!


Безне нык үзгәрткән дөнья:

башка син уеңда да…

Кабатлыйм: димәк, язмыш шул…

Ә бәлки, язмыш түгел?!


Беләм: мәңге күңелемдә

көләч сурәтең яшәр…

Соңлап килсә дә ярату,

ул – бәхет, ялгыш түгел!»


…Үпкәләргәме Рәдифкә:

хисләр илендә кол ул;

Кайсы гашыйк күңеле – күктә

һәрдаим биһуш түгел?


«Ташлармынмы? Җыр ни ди: «Таш ярылсын…»

Ташлармынмы? Җыр ни ди: «Таш ярылсын…

Түгел, – ди, – һичкайчан ташлар ярым син!..»


Миннән күпкә акыллырак әйбәтем,

Түземлерәгем – нәкъ көткән парым – син!


Куркам: үзең, дим, беркөнне ташласаң,

Кирәксез санасаң мине, җаным, син?!


Әле без бербөтен: бергә тоташкан,

Мактый Гаташ та җанының яртысын;


Тәмам юләр түгел, аңлый шагыйрең:

Синсез мин – җирдә нәрсәгә ярыйм соң?!


«Тау ярылсын, таш ватылсын – ташламам…» —

Газәлдә дә шулай җырла, ярым, син!


«Әй, йолдызчы! Сиңа минем…»

Әй, йолдызчы! Сиңа минем

бар зур үпкәм. «Ник» димсең?

Пар түгел, имеш, Кучкарга —

миңа – ярның билгесе…


Йолдызнамәң нигә безгә,

кавышуны кызганса?

Күкләрме безне аңламый,

санламый ялкын-хисне?


Ялгыша барсы да, беләм!

без күптән ул яр белән

Аерылгысыз – бәйли җирдә

игезәктәй җан көче…


Моңсу бер уй яр йөзеннән

узды, син юраганга.

Ул вакытлы: аяз көндә

күләгә төшкән төсле.


…Әй, йолдызчы! Безгә дип син

махсус йолдызнамә яз,


Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке)

Подняться наверх