Читать книгу Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) - Рәдиф Гаташ - Страница 65

II. Чулпан йолдыз калыкканда
Кайт, Ләйлә!
(Цикл)

Оглавление

«Гүя лалә йөзендә тап-миңеңне…»

Гүя лалә йөзендә тап-миңеңне

«Сөю мөһере» итеп Ходай бирдеме? —

Ташкын чәчләр япкан ап-ак муеныңны —

Хаува тәне дә шундый пакь идеме?!


Лаләгә тиң йөзеңдә йолдыз-миңне

Күреп, күккә ашкан – шашкан тик минме?

Күпме яшь Адәм чын сурәт-Сүз эзләп,

Кичте дөньядан – тапмаган өченме?!


Яшь лалә-яр сере – табышмак тап-миң!

Уза гомерем… мин дә бер җавап тапмыйм…

Эзләүләрдә элгәрләрдән уздырдым:

Миңъяр дип, ник алмыйм тәхәллүс-ат мин?


Шуңа, бәлки, моң бар миңле йөзеңдә!

Якты моң катыш чал Гаташ сүзе дә:

Лалә йөзең, миңең, күзләрең үптем;

Гөл исле җырлар калсайде эземдә!


«Тигезсез без! Үз-үземнән оялам…»

Тигезсез без! Үз-үземнән оялам:

Җырда да мин, ахры, тиңең булалмам! —


Сиңа ошармы ул? Нидер җитми күк,

Сизәм, сурәтләр ачылып бетми күк.

Төзәтерсең күреп бер көн хатасын:

Бүген мактаганнан ялгыш табарсың!


…Аксакалга бу шөбһә-шик ятмы соң,

Яшь гүзәлдә күрсә үз илһамчысын?


Ул – шагыйрә һәм, шиксез, өстен булса?

Гаҗәпмени каршылыклы хис туса?


…Ләйлә шигырь язганмы? Чүлләр дәшми,

Ул Мәҗнүне газәлләрендә яши.


Булган бездә, кем, яр-шагыйрәләр дә:

Төркиләрдә тиңсез Надирәләр дә!


Шулар янында дип синең урының,

Алдан күрүе бу, бәлки, җырымның?! —


Киләчәгең белгәнгә ул оялган…

Бөек бул, яме?!


Мин инде булалмам…


«Куркытмыймы алда имтиханың, Яр?..»

Куркытмыймы алда имтиханың, Яр?

(Очрашуны көттерү ихтималың бар!)


Тапшырырсың: мин ышанам акылыңа,

Сөйләрсең төрки дәүләтләр хакында.


Яд итәрсең олуг зат – хәкимнәрне,

Якларсың мәхәббәт колы – ирләрне.


Кыйммәтле дип алтыннан, сөю хисен

Олыларсың, – гүя пәйгамбәр исмен.


Мисал итеп халкыбыз сүз сәнгатен,

Мактарсың, беләм, шагыйрьләр өммәтен!


Ә сөйләсәң шунда син минем хакта? —

Багышлау укып үзеңнең китаптан?


Шагыйрьлеккә хәлфәң дә дәгъва итсә?

Юри сиңа гел кыен сорау бирсә?


Бармы чынлап «батыру» ихтималы?

…Без хисләрдә бирдек зур имтиханны!


Шуңа да уртак горурлык хакына

Бергә җавап тотыйк Ходай каршында!


«Күпме хат-хитап бар гүзәл җенескә…»

Күпме хат-хитап бар гүзәл җенескә —

Алданмаска өндәп… байлык-нәҗескә:


Түрә, тәхеткә кызыкмау, алтынга

Табынып, иблискә җан сатмау хакында.


Нигә күзне сезнең акча кыздыра —

Ефәккә төреп, тән… җанны аздыра?


Үз итә ник сафлык купшы ялганны?

Бәлки әле, теләп үк алданганы?


Аһ, хатын-кыз! Язмышыгыз… Хаүвадан,

Гөнаһ-нәфсегез… гади бер алмадан!


Ә син, тиңсез яр дигәнем, Кыз бала,

Кузгалса рухың, кая ул юл ала?


Җенесеңнән үзгә, өстен калырга

Көчең бармы бүген, горур шагыйрә?!


Әллә, мең-мең әбекәңне кабатлап, син

Тән-рух тапталган юлгамы атларсың?!


Гүзәллек, син байлык колымы һаман? —

Сине йолу әмәлен табыйм каян? —


Шагыйрьдә иблис кояшы – алтын юк;

Җыр язам – дәшми калырга хакым юк!


«Ил табынына ярармы сыем – бу?..»

Ил табынына ярармы сыем – бу?

Фәкыйрь, бәлки… Әмма ихлас уем бу!


Кайсыны, кем, садәләр авыз итәр,

Чын гашыйклар зәүкы – һушына китәр.


Янганнар җанына булыр сулыш, аш;

Сусын бирер нык сусаганга Гаташ.


Беләм бәям, чамам мин – чын тураган.

Ашаганга?.. Халкыңа бул яраган!


Атым – Рәдиф, тәнем зәгыйфь, күңелем саф,

Ахыргача бирсәйде Ходам инсаф!


Элгәрләрнең өйрәндем мин мирасын,

Аңладым төрки бабамнар колачын.


Омтылышта – шул мәктәпнең талибе,

Мәхәббәт моңында, кем, чүлләр гарибе! —


Әйтә алдыммы шуны бу китабымда —

Шагыйрәгә – яшь Ярга хитабымда?


Аңа хатлар, илгә ләкин – сыем бу,

Әһле гашыйклар! Нәкъ сезгә серем бу!


«Һаман язсам – ул Сине сагынганга…»

Һаман язсам – ул Сине сагынганга,

Илаһ санап, бер Сиңа табынганга.

Ә очрашкач… Әйткән, ди, шулай Мәҗнүн,

Назлап, яры чәченә кагылганда:


– Кит, Ләйлә: Ләйләмне уйларга ирек бир!

Мәҗнүндә ташкан җырларга хөрлек бир.

Кит, Ләйлә… тик җанымда кал, уемда:

Очышына рухымның җиңеллек бир, —

Гашыйк җаным гарешкә бер ирешер!


Янсам мин дә – үз җанымда дәвамы,

Язсам – ядымда Син-җанаш авазы…

Тән Җир булса, Рух – Күк… Күпме арасы?

Мәңгелекне үтепмени барасы?


– Кит, Ләйләм, Сине уйларга ирек бир,

Мәҗнүнең рухына иркенлек бир!

…Кайт, Ләйлә… Тик җырымда бул, җанымда, —

Хыял газабыннан соң җиңеллек бир.

Шагыйрең җаны Хакка бер ирешер!


«Күнегә алмам сәер бу Җиһанга…»

Күнегә алмам сәер бу Җиһанга:

Йә, ни генә үзгәрмәс бүген анда?!


Ай тотыла… планеталар парады,

Нишләр мескен иске бу Җир корабы?


Кешедә мәңгелек гөнаһ! – сизелә:

Көн саен сугыш, һәлакәт, зилзилә…


Ачулымы Кояш? Нуры агулы…

Якынаямы – шул дөнья ахыры?


…Ни уйларга, кадерлем, белмәгәнгә,

Әйттем: – Болар – мин Сине көнләгәнгә.


Ярамыйдыр нахак сүз пакь җаныңа?

Җәзадыр шул хаксыз елатканыма?!


Йә җавап бу, Яр, Син горур булганга?

…Бик еш, сизми дә, җанымны кыйганга?


Гаҗәпмени булса?! Чиксез Җиһан ла!


Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке)

Подняться наверх