Читать книгу Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) - Рәдиф Гаташ - Страница 47
II. Чулпан йолдыз калыкканда
«Сәламнәрем сезгә – өч кыз туганга!..»
ОглавлениеСәламнәрем сезгә – өч кыз туганга!
Сандугач чакырып, таңнар туганда,
Кайсыгыз йокысыз моңая анда?
Кайсыгыз тәрәзә ачкан дөньяга? —
Сәламнәрем сезгә – өч кыз туганга!
Сандугач уяткан таң сызылганда
Яз сулышын тоясыздыр дөньяда.
Бакчагызда нинди яктылык анда? —
Туй күлмәге киеп, алмагачлар да
Тәрәзәгезгә киләме таңнарда?
Кайсыгыз йокысыз моңая анда?
Яшьлек күзләре язларда уяу ла.
Күзләрдән күчә җаннарга сорау да,
Җавабы табылыр, бәлки, бу айда —
Гөлгә охшап, җан ачылган язларда.
Кайсыгыз тәрәзә ачты дөньяга?
Керә матурлык – гүяки нур ага.
Миндә дә, ниһаять, илһам уяна! —
Чакыру авазы ишетәм юлларда,
Миндә дә бит бар тәрәзә дөньяга!
Бу – рәхмәтем минем өч кыз туганга,
Юлым беркөнне сезгә тап булганга.
Шул бәхеттән исереп айнымаганга,
Гаташ тагын гашыйк булды дөньяга,
Ә хисләре сезгә – өч кыз туганга!