Читать книгу Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) - Рәдиф Гаташ - Страница 48
II. Чулпан йолдыз калыкканда
«Ниндидер төпсез коеда калганмы…»
ОглавлениеНиндидер төпсез коеда калганмы
Яшьлек ядкярең – бәһасез балдагың?
Төштең, эзләп, нинди уй чоңгылына,
Алып чыгыйм сине, кереп анда мин?
Табылырмы җуйган балдагың кабат?
Йөзеңә көләч яз нуры кайтырмы?
Яшерен сереңә – күңелеңә тимичә,
Яратырга телимен син матурны.
Оныттырыйм – дәва булыйм яраңа,
Гашыйк җыры биеккә дәшсен сине.
Әйт, ничегрәк коткарыйм уй-упкыннан,
Кайтарыйм синең шат, гамьсез хисеңне?
Ниндидер тирән коеда калган күк
Әллә күңелең синең, әллә балдагың —
Табармынмы? Бүген мин ул упкында
Аздан гына үзем торып калмадым.
Яшьлегем яктысын күрдем анда мин!