Читать книгу Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) - Рәдиф Гаташ - Страница 49
II. Чулпан йолдыз калыкканда
«Яшь яр, миңа нигә ишегең бикле?..»
ОглавлениеЯшь яр, миңа нигә ишегең бикле?
Ачылмасмы – көтсәм дә таңга тикле?
Әллә бәхетемнең киче дә җиттеме?
Күңел көнем әллә үтеп тә китте?
Яшьлекнеңме ишеге җанга бикле?
Ялынырга, бәлки? Кайчанга тикле?
…Хисләр язы, ул син идең түгелме? —
Җәем үтеп, әллә көзләр дә җитте?
Яшәүгә дә ишек бер булыр бикле:
Сиздермичә куярлар авыр бикне.
Бәхет хисең җуйсаң, гомер дә үтәр,
Бәхет – нәкъ синең сөю… ник тиз бетте?
Ишегең, дөнья, китсәк без, гел бикле:
Ачылмас ул мәхшәр көненә тикле.
Җанына кертми елатсын бүген яр, —
Яшәү – бәхет! Үкенеч: гомер чикле.
Әйтче син, яр! Ни фал: ишегең бикле?!