Читать книгу Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) - Рәдиф Гаташ - Страница 58
II. Чулпан йолдыз калыкканда
«Кызлар, быел һәммәгез ут чәчлеме?..»
ОглавлениеКызлар, быел һәммәгез ут чәчлеме?
Сары көнбагыш сез – Кояш чәчтеме
Йөз-чәһрәгез тирәли ул төсләрне?
Яшьлек алтынымы назлый күзләрне?
Ничәгезне мин, тик Аңа охшатып,
Күбәләктәй, якын бардым, җан атып. —
Ничә күлмәк иясен (аллы-гөлле!)
«Танып», утка очып килдем мин – тиле…
Ялгыштым шул! Кызлар, тере ялкын сез,
Гүя игезәктәй охшаш-матурсыз…
Алдансам да, ярыма әйтер сүзне —
Серне чишмәдем, – саклады Хак үзе…
Әмма бу яз хистә төсләр буталды.
Шуны беләм: Казанымны ут алды.
Гүя ялкын эченнән эзлим сине —
Алтын балкышны, көнбагыш төслемне.