Читать книгу Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) - Рәдиф Гаташ - Страница 54
II. Чулпан йолдыз калыкканда
Синең бүләгең – Ләйлә сурәтенә
ОглавлениеЛәйлә сурәтен бар кылды яр кулы! —
Шуның белән фәкыйрь җанны хан кылды:
Рәсемдә тиңе юк гүзәл… Ходаем!
Ни әйтәсең, яр, син Ләйлә аркылы?
Алдында гөлләр, җан өргән кем тыны?
Кулында саз – алтынмы аның кылы? —
Сихри көеннән тын калган табигать;
Кайда дәшәсең, яр, шул моң аркылы?
Кичке кояш алсулый сахра-кырны,
Чиксезлек бу – юк башы һәм ахыры…
– Дөнья, яшәү, сөю – бөек, илаһи! —
Дисеңме, яр, миңа сурәт аркылы?
Мәңгелеккә юл суздыңмы, яр кулы?!