Читать книгу Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) - Рәдиф Гаташ - Страница 50
II. Чулпан йолдыз калыкканда
«Гаебем синең алда зур: чал чәчем…»
ОглавлениеГаебем синең алда зур: чал чәчем —
Сөеп шактый яшәдем җирдә, яшим…
«Мәхәббәт җәмал[3] сорамый» дигәннәр,
Сорамыйдыр шулай ук йөрәк яшен?!
Сагышлымын ләкин: җанның бар моңы —
Табигый, бик татлы ул – яшь яр моңы!
Гаебем синең алда шул: олыгаю…
Кайсы урманга озатыйм «аю» ны?
Көләдер күк миннән Җир, күрәдер күк:
– Тиңме сиңа яшь йолдыз? – диядер күк…
Яшәргә ашкынган, сөяргә ашыккан
Гомер инде «ялгыш» ын сизәдер күк…
Гаебем шул: яшь матурны күргәнмен,
Чал башны игәнмен аңа – сөйгәнмен…
Бәс, иелә, хәтта тезләнә алгач,
Каткан карт агач та түгел икәнмен!
Әллә җанны юкка кыйныйм микән мин?!
3
Җәмал – матурлык, гүзәллек.