Читать книгу Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) - Рәдиф Гаташ - Страница 63
II. Чулпан йолдыз калыкканда
«Ник җаныңа үталмый җан – аңладым…»
ОглавлениеОзак янып көйдем, әмма түздем,
Сөйдем! – хәзер миндә шундый җан:
Сыйган гүя аңа Илаһ үзе, —
Кар түбәле мәгърур тау сыйган!
Ч. 3.
Ник җаныңа үталмый җан – аңладым:
Текә тавың – менеп җитә алмадым…
Салкын биеклек – кыялар илаһы;
Ни аңа наз, йөрәк эндәше, аһы?!
Элек янартау булып, ут аткан да
Катып калган – шомлы ташлар ул тауда…
Кар аклыгы кисә гашыйклар күзен:
Биеклектә юк хәтта кошлар эзе.
Шулай икән, ник хыял анда оча? —
Сөю эзләпме боз тауны уй коча?!
Зәңгәр кыялар – язмышым, аңладым:
Җитә алмамдыр… һәм китә дә алмамын!