Читать книгу Таулар һаман ерак… - Рифа Рахман - Страница 2
Повестьлар
Таулар һаман ерак…
ОглавлениеСары Сәли Зиннуры
Зиннурның Мәскәүгә киткән җирендә үлү хәбәре килү бөтен авылны тетрәтте. Әле кайчан гына татарчага өйрәнәм, авылда торам, хатынны да мөселман ясыйм, ким дигәндә колхоз рәисе булам дип, Габәширгә кайткан егетнең суга төшеп югалуы белән бер иде бу. Бөтенләй көтелмәгән фаҗига.
Зиннур авылга ерак Үзбәкстан җиреннән, аның башкаласы Ташкенттан күченде. Илгә җиңел телдән генә Үзгәртеп кору еллары дип аталган заманнар килгәч, килмешәк татарга монда көн бетәр дип уйлады да, әле башкалар туган якларына агыла башлаганчы ук, чемоданнарга сыйганны алып, сыймаганны калдырып, балаларын, хатынын җитәкләп китте дә барды. Башта яшәгән урыны, аның ел әйләнә җылысы, җиләк-җимешкә бай базарлары, калдырып киткән туганнары, бергә эшләгән дус-ишләре сагындырган иде, соңрак ияләште. Алдан китүнең бер уңай ягы да булды. Шушы якларда туып үсүләренә карамастан, кайберәүләр гражданлык ала алмый тилмергәндә, ул яңа паспортлы булган һәм Рәсәйнең үз кешесенә әверелеп үк киткән иде.
Күпмедер ияләшсә дә, кырыс көзле-кышлы Нократ буйларының әле бу яктан, әле каршысыннан искән җилләре-салкыннарына да, шәһәр-авылларының күңеленә ят гадәтләренә дә, тормыш ритмына да җиңел генә күнә алмады ул. Колхозлар аны көтеп тормаган, таралган, авылда эш юк иде. Колхоз беткәч, рәиснең дә кирәге калмаган булып чыкты.
Яшьлекләрен читтә уздырганнан соң туган якларына сыенганнарга түгел, гомер бакый монда көн иткәннәргә дә авылда эш юк иде. Ипи пешерү комбинаты ябылган, шәл бәйләүчеләр фабрикасы таркалган, теш кабинетының креслоларын районга алып киткәннәр, бала таптыру йортының ишегендә бозау башы кадәр абзар йозагы…
Әллә кайдан, күрше Тәрәй авылыннан ук күренеп торган, якынлашкан саен диварларындагы сурәтләре ныграк ачыла барган балалар бакчасы да, бүлмәләрендә шат тавышлар тынганлыктан, моңаеп, саргаеп утырадыр кебек.
Авылга таба атлаган саен, күңелне моңсулык ныграк баса. Зиннурның бала чагында таңнан ук гөрләп торган трактор паркында ник бер адәм заты күренсен?! Колхоз идарәсенең агач йорты кыйшайган, авыл Советы бүлмәсенең тәрәзәләрендә генә гөлләр балкый, челтәр эленеп тора. Ашханәнең каралган тышлык такталары инде коела ук башлаган.
Шул идарә, ашханә һәм башка каралтыларны үз эченә алган трактор паркы капкасының өстенә кадаклап куелган тактадан укып кына, бу территориянең кайчандыр «Үрләр» колхозына кергәнлеген белеп була. Җирле рәссамның жәлләми сылаган кызыл буяулары уңып беткән зәңгәр җирлектә аңлашылырлык булып күренә әле.
Парк эче тулы – ватык техника. Шунда ук кемдер бозау арканлаган. Ишегалдын тутырып казлар йөри. Парк каршындагы күтәртмәдә дә электәге кебек техника рәтләүче күренми, кыйшайган бензин колонкалары янында да кычкырып сәлам биреп кала торган Рауза апасы юк инде.
Аның каравы зират матур… Чистартылган, каралган һәм бик нык киңәйгән. Юл өстеннән генә барганда, анда кем ятуын белү кыен. Габәширдә биек һәйкәлләр куймыйлар, картлар мәрмәр ташларга рәсем беркетелгәнне дә яратмый. Җәсәде шул зират туфрагында яткан әби-бабаңа сәлам биреп узыйм дисәң дә, инде каберләре күренми – еракта, эчтә калган, зур үскән агачлар арасында.
Бу зиратта Зиннурның яшьтәшләре, балачакта бергә уйнап йөргән иптәшләре дә җитәрлек: кайсы суга баткан, кайсы авариягә эләккән, кайсын яман чир алып киткән. Еллар дәвамында ашлама белән агуланган кырларны сугарган шифалы яңгырлар шул ашламаларны алар эчкән суларга, алар коенган елгаларга агызган… Авылда чирләмәгән кешесе дә юк аның дип аптыраша туганнары. Колхоз беткәнгә дә әллә кайчан, элекке кебек көне-төне авыр эштә дә йөрмибез, яшьләр инде күбрәк компьютер каршында утыра, ә барыбер чирли, моңа кадәр ишетмәгән-күрмәгән хасталыклар әле бер кешене, әле икенчесен алып китә…
Инде монда нишләмәкче буласың, ичмасам, төзелеш бригадалары да, колхозы да, аңа хезмәт иткән техникасы да юк, «шәһәр кешесе бит син» диючеләргә Зиннур «кул-аягыбыз исән-сау булса, эшне үзебез дә табарбыз әле» ди иде, тик табуы бик җиңел түгел икән шул.
Башта җимерелгән колхоз абзарларын сатып алырга да, шуларны төзәтеп, маллар үрчетергә уйлады. Район җитәкчелеге ризалык бирмәде – без Габәшир территориясен «Замин» га бирергә торабыз, ул кайда теләсә, шунда төзер. Эшлисең бик килә икән, шуңа ялланырсың, диделәр. Җир алырга маташып карады, анысына да каршы төшүчеләр табылды. Якындагы һәм яхшы туфраклы җирләр элекке колхоз җитәкчеләре, аларның туганнары арасында үзара бүленешеп беткән булып чыкты. Алай дисәң, ерактагыларын да бирергә ашыкмадылар, син бит бу авылныкы түгел, паең юк, диделәр. Әзәлдән бирле дигәндәй, шушы авылда көн иткән әби-бабалары, ахыр чиктә ул кайтып, нигезен торгызган Маһисара апасының җирләрендә аның хакы бардыр дип уйлаучы да табылмады. Тора-бара кешеләр үзләре дә җирләрсез калды, барысын да әлеге дә баягы «Замин» тартып алып бетерде һәм тиз арада ашсызландырып, чүпләндереп тә ташлады.
Кайчандыр Ашыт районын җитәкләгән, алга да чыгарган, ә хәзер «Замин» ның хуҗасы булып алган Зариф Синһаҗев турында әле баштарак, бәлки, җирләрне карар, юлларны төзекләндерер, мәктәпкә файдасы тияр, дип уйлаганнар иде. Аның авыр техникасы йөри торгач, булган юллар да ватылып бетте. «Сөтчеләр» фермаларны да торгызырга ашыкмады, булган-калган каралтыларны да сүтеп, ташын-кирпечен, тәрәзәсен башка якларга, ерактагы авылларга алып киттеләр һәм, шулай итеп, Габәширдә бер генә төрле эш тә калмады.
Зур комбайннар кырларны бер көн эчендә чәчә. Тик аларга утырган механизаторлар инде Габәширнеке түгел, башка авыллардан килгән кешеләр иде.
Шулай итеп, Зиннурга, су буена төшеп, бабасы кебек, балык каптырудан, Нократ аръягына чыгып, бабаларының бабасы Юмый кебек, күлгә юкә салудан, язларын, моторлы каегында югары күтәрелеп, суда сал агызудан башка бер эш тә табылмады. Тора-бара аларның да кирәге бетте. Нократ сулары, чакрымлап бүленеп, җитәкчеләргә, байларга сатылды – сулары саекты, шартлатып балык аулый торгач, кармакка тотарлыгы да калмады. Күбрәк Киров өлкәсе аша аккан Нократ буйларында татарларның нәрсә дә булса эшләвен, аның аръягыннан агач кисүен, җиләк-гөмбә җыюын инде шул тирәдә яшәгән урыслар да өнәми башлады.
Киң елга аръягындагы Габәшир болыннары сазлыкка әйләнә башлаган, чөнки агачлары урлап киселеп беткән, күлләре тазартылмый, аларга юкә төшерелми, шул юкәләрдән мунчала алынмый иде. Җәен су аркылы йөргән паромнар да туктатылгач, изелгә[1] чыгулар бөтенләй бетте. Печәннәр үскән җирендә череде, кара җиләкләр, мүк җиләкләре, бөрлегәннәр сабакларында калды. Шомырт агачлары ашалмаган кап-кара тәлгәшләреннән иелеп-иелеп утыра иде. Гөлҗимешләрне дару-фәләнгә дә җыймый башладылар. Кышларын алай-болай шул якларга барып чыксаң, миләшләрдәге, баланнардагы кып-кызыл җимешләргә карап, күплегеннән, өсләренә карлар явып узган агачларның шуның аркасындагы матурлыгыннан хәйраннар калып тора иде Зиннур.
Күлләрдә төнбоеклар күбәеп, чәчәкләрнең төрлесе ишәйсә дә, аны күрүче, матурлыкларына Зиннур кебек хозурланучылар әллә ни табылмады. Казан кебек ерак калалардан анда-санда ял итәргә кайтып төшкән яшьләргә аның гүзәллеге күренми дә иде. Аларга шашлык булсын да шашлык янына сыра, шәраб-аракы табылсын.
Гомер бакый су буенда яшәп тә, ярында ял итәсе урынга, коенып чыгуга ук өенә йөгергән, яңадан эшенә тотынган авыл халкы, урысы да, татары да алай да комлыклары киңәеп киткән Нократның үз як ярын онытмады. Монда хәзер көн дә казан асылды, самавыр куелды, учак ягылды, палаткалар корылды. Су буйлары пластик савытлар, башка төр нәҗес белән тулгач, ярга чүп-чар өелгәч, Зиннур ул ярларда ял итүдән дә үзенә бер ямь тапмады. Бакчасына умарта алып куеп, шулар белән маташа башлады.
Телләре ят, хатын-кызларга мөнәсәбәт үзгәрәк үзбәк арасында яшәүләрен өнәп бетермәгәнгәме, бар нәрсәләрен калдырып кайтып китәргә ризалыкны бик тиз биргәч, Каровинасын татар авылын яратыр, кешесе белән аралашып китәр дип уйлаган иде Зиннур. Татарлардан ул борын чөерде.
Күңелең эзләсә, сәбәбе дә табылып тора. Әле беренче көнне, авылга кайтып, кибет турысына туктаган автобустан, әйберләрен күтәрә-өстери, туп-туры Маһисара апаларының иске йортына төшкәч, Зиннур булып Зиннур берара югалып калды. Чәйлим дисәң, өстәлен көйлисе, савыт-сабасын юасы, утырыйм дисәң, урындыгын кагасы дигәндәй… Эшнең кай башына тотынырга белми аптыраган Каровина, урамга чыгып, капка төбендәге утыргычларга утырды. Бераздан аның янына Зиннур да чыкты. Әле кайтып килгәндә күзенә күренмәгән болын буе манзарасына таң калып карап тора иде ул.
Әтисенең әбисе гел шушында утырырга яраткан, имеш. Утыргыч аркасына терәлгән килеш кенә, урам башындагы ачыклыктан күренеп торган тауларга карап, һаман саен хыялланган. Их, шул тау башларына менсәм, бөтен дөнья шуннан уч төбендә кебек кенә күренер иде, ди икән.
Зиннурның бу хакта хатынына да сөйләгәне бар. Ул әллә ни исе китеп тыңламады. Ничек күренсен инде шундый киң дөнья Бөртамак тауларының башыннан гына, диде. Менә аларның, бигрәк тә Каровинаның, биек Карпатларга менгәне, аннан чаңгыларда җилдәй сызгырып аска төшкәне бар! Ул җылы яктагы Алатауларга да өскә күтәрелер өчен, күтәрелгәч, текәлек белән аска карар өчен җәяүләп менмәде. Карлы тау башларына ярсып чапкан атлар кебек аска томырылыр өчен яисә тау елгаларында көймәдә, ташлар белән көрәшә-көрәшә аска агар өчен, тимерчыбыкларга асылган кабиналарда күтәрелде.
Зиннур, үзе кебек, болын буйларын күзәткән Каровинасына карады. Ул бормаланып аккан Бөр, ярларындагы таллыклар турында бөтенләй башкача, үзенчә фикер йөртәдер. Диңгезләр күргән кешегә сумыни инде бу, Карпатларга менгәнгә таумыни инде бу, ә?! Бала-чагага ярый шунда! Әнә Гаррилары, Мишельләре рәхәтләнер кышын. Шул тауларның итәгендә җиләк тә күп була, ди. Кибет тулы ризык барында, нәрсәгә ул җиләк! Базардан алып ашый алганны, бил бөгеп җыяр заманнар узган.
Каровина шулай дип уйлады. Алай да матур иде таулар. Зиннур өчен матур иде. Ул утыргыч кырына – Каровина янына чүмәште.
– Иртәгә, шул якка чыгып, хозурланып кайтырбыз әле бер, яме! – дигән булды.
Каровина дәшмәде. Үзләренә таба килгән күрше хатынына карап тора иде.
Мәликә апалары, килеп җитәр-җитмәстән, чәйгә чакырды, якыннарын күргән кебек елмайды, аннан ике куллап күреште, үзе белән таныштырды, без сезнең белән ызан күршеләре – туган кебек яшисе, дигән булды. Каровина үзбәкләрнең яңакка яңак куеп, кочышып исәнләшүләрен дә яратмый иде, инде монысы ни дигән сүз тагын?!
Җавапка ул да исемен әйткән булды, әмма Мәликә апасының кушучлап сузган кулын алмады, исе китмәгәндәй, гап-гади генә исәнләште:
– Драсьте!
Күрше хатынның кулы һавада асылынып калган иде, аны тиз генә үзенең көрәк куллары белән Зиннур эләктерде:
– Ни, исәнме, Мәликә апа! Менә кайттык әле. Бу юлы хатынны да иярттем. Бөтенләйгә. Габәширдә яшәргә исәбебез!
– Әйбәт иткәнсез, нигезне буш тотканчы, – дип үсендерде Мәликә җиңгәчәләре. – Хатыныңның исемен ялгыш ишеттемме, әллә чынында да шулаймы? Кара син аны, Корова дип атаганнар. Безнең колакка гына ятышмыйдыр инде ул… Кайсы милләттән соң үзе?
– Аның милләтен белмәссең. Полягы да, урысы да, хохолы да, молдованы да – барысы бергә буташкан, катышкан.
– Алай икә-ә-ән, Корова икә-ә-ән, – дип сузды күрше хатыны.
– Корова түгел, Мәликә апа, Каровина! Ну ни, патша кызы Королина кебегрәк инде, исемдә калдыра алмыйм дисәң. Әнә үзеңнең исемең дә патшабикә дигәнне аңлата бит. Бу да бераз шуның шикеллерәк яңгырый, мәгънәсен аңламыйм аңлавын.
Мәликә апалары Зиннурның бу сүзләрен исенә дә алмады. Алай икән, гаҗәп икән, дип сөйләнгәләп, кире үз турыларына китеп барды. Ызан күршесе шул көнне үк Каровинаның төп дошманына әверелде, татарча аңламаса да, ире белән Мәликә апасының ни сөйләшкәнен ул якынча чамалаган иде.
Мәликә, кайтуга, телефоннан бар күршеләренә шалтыратып чыкты:
– Шәми төпчегенең малае Маһисара пуҗымына яшәргә дип кайткан, чат бабасының атасы инде менә. Сары Сәлине беләсез бит. Тач шул, тач шул! Сары Сәли Зиннуры дисәң дә үзенә ятышрак булыр, Шәми абзагыздан да, Сәрвәр түтиегездән дә берни юк анда!
Авылга бер дә төс түгел бер чибәркәй белән кайткан. Исеме дисәң, исеме исем түгел. Корова диме? Әллә тагын, ялгыш ишетмәгән булсам!
Шул көнне үк, әллә кайчан онытылган кебек, нәсел аты бик күпләрнең исенә төште. Шулай итеп, җылы якларда бөтенләй башка кушамат белән йөргән Зиннур монда Сары Сәли Зиннуры булды да куйды. Каровинага да исем табылды, аның чын исеме ачыклангач та, үзе ишетмәгәндә, Корова дип йөртә башладылар. Сыер кебек олы гәүдәле хатынга әлеге исем бик барса да, хатын-кызны ямьсез сүзләр белән кушаматлау гадәте юк иде Габәширдә, шул көннән башланды.
Авыл бетеп барса да, мәктәптә эш бетмәгән иде. Каровина шунда физкультура укытучысы булып урнашты, җәй узып та, татарчага өйрәнә алмаган балаларын күрше урыс авылы мәктәбенә илтте. Ике авыл арасында язларын су таралып, юллар өзелә иде. Шуны сәбәп итеп, ул аларны Яңа Бөртамакта фатирга урнаштырды. Ичмасам, үзләре теләгәнчә урысча гына сөйләшерләр, татарны тыңлап башларын катырмаслар, дип уйлады.
Теләсә дә укытты Каровина мәктәптә, теләмәсә дә. Ничек тә ашарга табарга кирәк иде. Аяклары сызлый башлаган Зиннуры ныклап эшкә ябыша алмады. Аңа итек басу да, балта эшенә йөрү дә авырга килде.
Тора-бара Зиннурга хәл керде, сызлаулары да бераз басылган кебек булды. Каровина шуны гына көтеп торган диярсең, бер тапкыр өстәл янында сүз арты сүз киткәч, әйдә, киттек бу авылдан, татарчаңны да өйрәнәсем килми, татарча да яшисем килми, дип елап ук җибәрде. Зиннур каршы да төшмәде, ризалык та бирмәде. Каровина аңа карап тормады, шул атнада ук мәктәбен ташлады да балалары янына, Яңа Бөртамакка күченде. Урыс мәктәбендә физкультура укыта башлады.
Күңел бер утырмаса утырмый. Кафеларда гына ашаган, карлы тау башларында гына ял иткән, җәйләрен диңгез буйларына еш барган Каровинаның күңеле ярым җимерек урыс авылында да тынгы тапмады. Башта клубка чыккалап йөргән булды, аннан соң клубында да аралашырлык кеше тапмагач, кичләрен Зиннуры балалары янәшәсендә диванда телевизор гына карап уздыра башлады.
Зиннурга авылда ошый иде. Колхоз рәисе итеп куймасалар да, сагыз исләре килеп торган нарат такталардан ясалган умарта кортлары янында ул үзен кечкенә генә булса да бер хуҗа итеп тоя. Балык тотудан да, туган-тумачага печән чабышудан да, өмәләргә барудан да ямь тапты Зиннур. Бер төнне урыс авылында кунса, икенче көнне Габәширенә кайта иде.
Габәширне яратса да, бала чагында җәйләрен уздырган авылны ул кабат танымады. Уйнар өчен урыннар беткән, кышларын елга өсләреннән кар арчылып, кәшәкәлек ясалмый, инеш бозлары тишелеп, сулар чыгарылмый – уеннар өчен буа өсләре шомартылмый.
Сабан туйларының да бер яме калмаган. Кич җитәрәк ике-өч көрәшченең мәйданда бил алышканын карыйлар да таралышалар. Атналар буе барган яулык җыюларның да кызыгы беткән. Көн эчендә берничә кеше, сөлге бәйләгән колга күтәреп, авылны әйләнәләр дә чыгалар. Аракы салып биргән җирдә биегән дә булалар, бирмәсәләр, озаклап тукталып та тормыйлар. Баштарак Зиннур, шуларны үзгәртермен дип, бишкуллап тотынган иде. Аның дәртләнүен башкалар аңламагач сүрелде, инде яулык җыюларга да йөрми башлады.
Маһисара апасы, нәнәсен искә алганда, таулар һаман ерак, ди торган иде. Таулар гына түгел, башкасы да кеше күңеленнән, кеше күзеннән ерагая бара иде бугай…
Күрше авылда яшәсә дә, әби-апасының йортын караган, төзекләндергән иде Зиннур. Ни Габәширдә, ни Бөртамакта яшәргә язмаган икән. Яңа төпләнгән урыннарында үз каралтыларын өлгертәсе булыр дип торганда гына, Каровинасы авыл җиреннән бөтенләйгә үк китте дә барды. Үзе генә китсә бер хәл, балаларын да иярткән, ире белән дә киңәшләшеп тормастан, Нократ Аланы шәһәрендәге бер мәктәпкә тагын да шул укытучы булып эшкә кергән. Зиннурның таулары тагын да ерагайды…
Гаиләң кайда, син шундадыр инде ул. Иген чәчәр җир сорап та ала алмаган авылда яшәп калуның мәгънәсе болай да юк иде. Җирне урыс ягыннан үзенең үк аласы килмәде. Зиннур бүген ата-баба җирендә яшәмәсәк тә, акылга килгәч әйләнеп кайтырбыз әле дигән уй белән хатыны артыннан чыгып китте.
Инде менә шул Зиннур, ахыр чиктә башка ир белән йөри башлаган хатыныннан аерылып, йортсыз-җирсез, күлмәк-ыштансыз калып, хәлен яхшыртырга дип, Мәскәүгә барып чыккан иде. Хәле яхшырса, яңадан татар кызына өйләнергә дә Габәширдә генә яшәп китәргә иде исәбе – язмаган икән.
Әле шифаханәгә ятар алдыннан, Интернет аша тумачие Әлфия апасының почтасына урысчалап кына хат язып салган иде Зиннур: «Ни хәлләрең бар, Әлфия апа? Эшләрең барамы? Мин менә хастаханәгә килеп эләктем. Ахыры ничек булып бетәр. Яхшыга язсын инде. Рәтләнсәм, кире Габәширгә китәм дә тормышны яңадан башлап карыйм. «Замин» да таркалырга тора, эше судта икән. Бәлки, ул булмагач, ничек тә, һич югы сатып, җир алып булмасмы?.. Шәһәр җирендә яшәргә барыбер җан тартмый. Инде дә мин кайта алмасам, әби-апа нигезен бетермә. Үзең булса да шунда урнаш. Өй шактый нык әле, синең гомереңә чыдарлык. Тагын бер кат карасаң, безнең балаларның балалары да тора ала әле анда…»
Әлфия хатны укыды да әллә нишләп китте. Кыз вакытларында Габәширгә кайтканнарын, күрше балалары белән җиләкләргә, танцы-мансыларга йөргәнен уйлады, аяклары имгәнгән булса да, клуб җыештырып көн иткән Маһисара апасын исенә төшерде. Йөрәгенең бик әрнегән вакыты иде, аннан кулына каләм алып, күңелендә йөрткән истәлекләреннән чыгып, нәсел тарихын язарга утырды…
Юкә башта ми сыек
Болын буендагы дүртпочмаклы өйнең тәрәзәләрендә бу төндә гел яктылык уйнады – мич кырындагы кыстырмага чыра арты чыра куелды – лампаларга салырга кәрәчин беткән иде. Ашарга аннан да иртәрәк бетте. Хәлсезләнгән балаларның ике тәүлек мич башыннан төшкәннәре юк. Сәли балаларны кызганды: утынны да үзе алып керде, мичкә дә үзе кабызды, мәтрүшкәсен-бөтнеген-гөлҗимешен салып, плитәдә утырган чәйнектә урман чәен дә кайнаткан булды. Хуш исле кайнатма янына кабарга бернәрсә дә булмагач, балалар аның өчен генә сәндерәдән төшеп тормадылар булса кирәк, әтиләреннән әледән-әле су сорап кына эчтеләр.
Малайларның ни төртешкәне, ни үртәшкәне ишетелми. Кайчан гына гөрләп торган умарта күче кебек йорт тынып, күңелсезләнеп калды. Ике атнадан язга таба китәсе. Шуңарчы ничек тә чыдарга кирәк иде. Әле ярый балаларның өсләре бөтен дә яткан урыннары җылы. Сәлигулланың утын ягы ярыйсы, бер дигән каен яркалары әллә ничә ел ягарлык. Кешеләрне күмер сорап та йөдәтәсе юк, запаска элек алып куелган шырпысы җитәрлек.
Сәлигуллалар базында берничә капчык бәрәңге бар. Утыртырга дигән бәрәңгенең яртысын алар кышын ук ашап бетерделәр. Хатыны Хөршидә, балаларны ачтан үтереп булмый, бер бәрәңге урынына чирекне утыртсаң да үсә ул, дигәч ризалашты, әмма калганын ничек тә тотмаска үз-үзенә сүз бирде. Язгача исән калсалар, шул бәрәңге аларны киләсе кышны ризыклы итәчәк иде.
Түр караватта – кабартылып җайланган түшәкләр өстендә – Хөршидә үлем белән көрәшә. Янында, сары кабыклы бишектә, әле дөньяга юньле-башлы авазын да салырга өлгермәгән төпчекләре ята. Ул инде елаудан туктаган. Тәпиләре, куллары белән чүпрәк-чапракларын тәмам чишеп бетергән. Шәфкать туташы, кызчыкның температурасы күтәрелсә, артык төрмәгез, дигән иде, Сәлигулла абзый шулай эшләде дә.
Нарасыйны, бишеккә салып, аяк бавы белән генә тирбәтеп ятса да буласы иде. Әти кеше йоклап китүдән, яңадан уянмаудан курыкты. Болай сабый хакы дип йомылган керфекләреңне дә күтәрергә тырышасың. Таң атканда, инде соңгысы дип яндырылган чыра белән мичне кабызып җибәргәч, тагын урынына барып яткан иде, Хөршидәсе үз янына эндәште:
– Сәлием, калхузга гына барып кайт, булмаса. Балаларны күрә торып ачтан үтерәсеңмени, әниләре үлем түшәгендә ята дип, минем өчен бераз онмы, ашлыкмы сора. Эшче кешенең кадерле чагы җитеп килә, бирерләр, бирми калмаслар.
Кантурга барырга аягы тартмаса да, Сәлигулла килеште. Кызын кияүләп кергән үзбәк калдырган сырманы өстеннән кушак белән буып, кәлүшле итеген киеп, алдан ук чанасын да алып, туп-туры кәнсәләргә китте. Рәиснең урынында чагы иде. Күзләре батып беткән, чанасын көчкә өстерәп, түбән очтан менеп килгән Сәлигулланы тәрәзәдән үк күреп алды ул. Лотфулла, эшнең нәрсәдә икәнлеген төшенсә дә, кочак җәеп каршыларга ашыкмады. Кулындагы тәмәкесен тәмләп суырып торганнан соң, башын кыңгырайтып, күзләрен кыса төшеп сорады:
– Ни булды, Сәлигулла?
– Ни булды дип… Менә үлеп яткан җирдән торып килдем әле. Хөршидәнең баладан рәтләнмәвен ишеткәнсеңдер… Ничек рәтләнсен… Авызына ничә көн
бер тәгам капмагач… Балаларның мич башыннан төшәрлек тә хәлләре юк. Коткарсаң, син генә коткарасың, кордаш.
– Хәзер барыбызда да шул хәл инде, – диде Лотфулла. – Берәвенә бирсәң, икенчесен ач үлем эләктерергә генә тора. Үзем дә ике баланы кабергә илтеп салган
кеше…
– Бар кешедә дә бертөсле дип… Сабый хакы бар. Шул сабыйны тапкан ана хакы… Аларны башкалар белән тиңләп булмый торгандыр. Үлгән нарасыйларыңның рухына дога булып барыр…
– Әллә дога, әллә бәддога. Әйтәм ич, ярты халык ачлыктан шешенеп ята. Калхузны барыгыз да бай ындыры дип беләсез. Күпме арышың бар дип сораганга сәвитнеке белән йөз арба дип җавап бирсәң генә инде. Абзыйлар, байлар юк, бар да – сәвитнеке, әмма сәвитнеке минеке дигән сүз түгел, Сәлигулла!
– Шулаен шулай да…
– Сәлигулла, олылар әйткән тагын бер акыллы сүз бар. Кеше үрдәген ашаганда, үз казыңны ныклап тот. Кеше үрдәкләрен күбрәк ашамадың микән, Сәли туган?!
Тапкан төрттерер вакыт, дип уйлады эченнән Сәли. Алай карасаң, калхуз байлыгы да шул ук кешедән талап җыйган хәрәм мал була түгелме?! Сәлигулла, бар ачуын төкерегенә җыеп, кантурның буялмаган идәненә лачкылдатып төкермәкче иде, ачлыктан корыша башлаган тамагына тамчы да төкерек килмәде.
Икесе дә эндәшмичә генә тордылар. Лотфулла ни эшләргә белмәгәннән уйга батса, Сәлигулла аның йөрәгенә кадап әйткән сүзләреннән нәфрәтле иде. Бераздан ул суынды. Суынмый нишлисең, Лотфый сүзләрендә хаклык бар: кеше малына кызыгып, үзендә булганнан коры калган бер мәгънәсез булып чыкты ул.
Сүзсез тору озакка китте. Кирегә атлавың яхшырак, эшем пешмәде, ахрысы, дип, Сәлигулла ишеккә таба борылган иде, Лотфулланың ягымлырак тавышын ишетеп тукталды:
– Син алай да ашыкмале, кордаш. Сүзнең турысы туганыңа да ярамый аның. Җаныңа үтсен дип әйтүем түгел, җаныма үткәннән әйтүем. Без болай итик… уйлашыйк әле, булмаса… Кичәгенәк кәнсәләрнең беренче каты астында баз булганлык ачыкланды. Җир идәндә кеше күзенә чалынмаслык, беленмәслек яшерелгән. Сәвитнеке белән йөз арба арышыңнан берни дә ала алмассың, бай абзыеңның исәпкә алынмаган малын, кеше-кара сизгәнче, әллә юк кына итәргә инде?! – Лотфулла, әйткәнемне ничек кабул итәр дигән сыман, туп-туры ишек катында терәлеп каткан Сәлигуллага карады. Аның эндәшмәвен күргәч, тел төбен чишеп бетеримме-юкмы дигәндәй, тамагын кыргалап, әйтеләсе сүзне бераз көттереп торды. Аннан, беткән баш беткән, әйтсәм әйтим инде дигәндәй, тагын дәвам итте: – Кичә иртәнчәк бераз тирәнгә казып төшеп, идән җәйик мәллә дип, малайдан бер-ике көрәк балчыгын алдырткан идем, баз капкачына килеп юлыкмасынмы?! Гарифҗан кешегә әйтмәгән, ишеген бикләгән дә шунда ук минем янга йөгергән. Кизүче дә, ул килгәч, кеше бар инде дип, өенә кайтып киткән икән, шунлыктан белештерми калган.
Базны ачып, икәүләп төшеп карадык: түреннән ике кыршаулы мичкәгә шыплап тутырылган бодай килеп чыкмасынмы?! Малай әйтә, башта байның көмешкәсеме, башкасымы әллә дип торам, ди – шуның сыман киштәгә куелып бөкеләнгән. Селкетеп карауга ук аңлашылды – бал да, көмешкә дә түгел. Ачсак, чыннан да, учыңда тәгәрәп ятарлык сап-сары эре бөртекле ашлык.
Сәлигулла ни дип әйтергә дә белмәде. Аның авызында сүз тора да торуын, әле Лотфулла ни тәкъдим итәр?.. Аның бит арбаңа җигел дә, шуны глубинкага илтеп кил дип әйтүе дә бар.
Лотфулла, күрше бүлмәдәге хисапчы ишетмәсен дигәндәй, бармагын кысылган иреннәренә китерде, шуның аша гына сөйләвен дәвам итте:
– Әле менә нишләтим, кемгә хәбәр итим дә кая куйыйм микән дип тора идем… Юктан бар булганны ишетсәләр… Нәрсәне генә яшерсәң дә, ничек тә бер тишелә… Үз сәвитеңнән яшерүе дә җиңел түгел… Сиңа биргәнне башкалар белеп алса, бу урында бер көн дә утыртмаслар… Чәчү ашлыгы да җитмәс кебек берчакта…
– Халык бала тапкан анадан кызганмас, – диде Сәлигулла, йөрәксенеп.
– Анысын син әйтәсең бит аның. Һәркемнең гомере бер генә… Үлем арты үлем килгән бер заманда… Булмаса, болай итик, төнгә кизүгә олы малаең белән сине куярмын. Аның үзен генә калдырып, бер ярты капчыгын өегезгә илтеп кайтырсың. Берүк, кеше сизәрлек булмасын! Ашлык табылганны халыкка шуннан соң гына җиткерербез.
Гомер буе каты күңелле, каты куллы данын йөрткән Лотфулланың уйламаган бервакытта йомшаруы, хәтта җинаятькә баруы бер дә көтелмәгән хәл иде. Сәлигулла аптырады, ни дияргә дә белмәде, ныклап рәхмәт тә әйтә алмады, авыз эченнән генә мыгырданды. Чанасын мич артына яшереп калдырды да кире түбән очка төшеп китте. Ишек ябылганда, Лотфулла пышылдап диярлек өстәде:
– Кара аны, кемгә дә әйтәсе булма, хатыныңны да киләсе хезмәт хакыннан амбарчыдан бурычка яздырдым дип алдарсың. Алай да аның да авызына йозак биклә.
Лотфулланың юмартлануы бер дә юктан түгел иде. Ул бу авылга ерак Кизләүдән рәис итеп билгеләнде. Сәлигулланың хатыны Хөршидә дә, шул авылныкы булып, яшь чагында Лотфулла күз төшереп йөргән бер кыз иде. Рәис аның гыйбрәтле язмышында үзен дә гаепле санады, кыюлыгы җитеп, бай кулыннан тартып ала алмавына гомере буе эченнән битәрләнде. Башка берәүгә өйләнеп, гаиләсе ишәйгәч тә, яшьлек ярасы күңеленнән һич кенә дә китмәде, шарт-сәбәбе чыккан саен, йөрәген әчеттереп-әчеттереп ала иде.
Сәлигулла хатыны Хөршидә белән Лотфулла арасында ни дә булса булгандыр дип уйламады да, аларның бер-берсенә ихтирамлы мөнәсәбәтен элек-электән якташлыкларына кайтарып калдырды. Әле кардәш-ыру ук түгелләр микән дип тә фаразлый иде, тик бу хакта хатыныннан сорарга җае гына чыкмады.
Сәлигулла кайтып кергәнне Хөршидә дүрт күз белән көтте. Аның бөтен өмете хәсрәт утларында яшәткән, күңел түреннән ничек тә чыгарып ата алмаган Лотфулласында иде. Башкалар каты күңелле дип санаса да, хатын белә: рәис – эчтән янучан, тышка чыгармаучан кеше. Авыр заманнарда илгә әнә шундый, бер карасаң йомшак та, икенче карасаң нык куллы да хуҗалар кирәк. Аның шундый булып күренүе яхшырак та, дип уйлады ул. Алай да… яшьлегендә йомшаклык күрсәтте Лотфулла. Артыграк йомшаклык күрсәтте…
Хатын торырга дип ымсынып караган иде, хәлсезлектән урынына кире ишелеп төште. Бишектә яткан сабыйның бер дә еламавы аны тәмам гаҗизләтте. Сәлие бер-ике телем ипи тотып кайтса, аны имезлеккә салып каптырып, үзе үләргә дә ризалашкан иде Хөршидә. Бу хакта беренче хатынын да бала тапканда югалткан иренә әйтергә генә кыймады. Үлеп котылсаң, аякка басмаган, әлегә исән тугыз баланы ул тартасы лабаса…
Сәлигулла, ике хатын алып, унбер бала атасы булса да, өчесен сугышта югалту хәсрәтен кичерсә дә, еш кына җиңел акыллылык күрсәтә иде. Хөршидәнең бу авылга килен булып төшүендә, яшәп калуында да аның холкы, яман гадәтләре сәбәпче булды.
Бер караганда, ач үлемнең нәкъ менә алар ишегенә шакуына да Сәлигулла үзе гаепле. Кем кем, Сары Сәли гаебен таный торган кеше түгел! Алай да Хөршидә үлем түшәгенә егылгач, олыгаеп барган ир уйга калды. Инде бу хатынын да югалтса, тагын да яшьрәкне алса, анысы да бала арты бала тапса, аларны да үстерергә кирәк булачак иде аңа. Хатын-кыз, бала үз бәхете белән туа ул, ди дә җил иссә дә авырга узарга гына тора, шул арада итәгенә салган бәбиен синең кулыңа китереп тә тоттыра.
Сәлигулланы бала яратмый дип булмый. Ярату – бер нәрсә, кеше итү – икенче, ди Хөршидәсе, син әле үзең – олы сабый. Аның сүзләрендә хаклык бар. Кулына көч керсә дә, юкә миенә акыл утырмады Сәлинең: кайда нинди кызык бар дип ишетсә, шуны карарга йөгерде, кайда нинди яман гадәт чыкса, ул да эшләп карарга, тәмен татырга тиеш дип санады. Әле әтисе, догачы картка әйләнгән Сары Сәлимулла инде сиңа да бер утырырга, намазга басарга вакыт дигәч тә, кул гына селтәде. Дөрес, сәвит килгәч, намазның беркемгә кирәге калмады. Намаз укырга өлгермәвенә Сәли үкенмәсә дә, тәмәке пыскытуына, яшьтән карта сугуына үкенгән чаклары аз түгел.
Хөршидәне алганда, Сәлигулла алга таба тормышы җиңеләер дип уйлый иде. Чыннан да, юкә башта сыек ми… Ул берне уйлый, тормыш, нәкъ уендагы кебек, алдыңа карталарның көтелмәгәнен чыгара да куя, чыгара да куя…
Сәлигулла, үзен ни акыллы, ни башлы санаса да, мең уеннан җиңеп чыкса да, язмыш белән бил алышта һәрчак биреште. Әнә бит Хөршидәне дә баеннан аерылыр, үз баласы булгач, ике төрле янына өченчеләрен дә алып кайтмас дип фаразлаган иде, ялгышкан булып чыкты. Каенбабасы Гыйззәтулла Миңлекәй байдан туган малаен алып калганнан соң, инде болары чын-чынлап үзебезнеке генә була, яңадан аерыласым юк дигәндәй, көмәнгә узган һәр баласын таба торгач, Хөршидә дә алты үги янына яңадан биш җан иясен өстәде. Берләре үсә, китә торды, икенчеләре туа торды дигәндәй.
Әле дә мич башы тулы бала булса да, хатынның бу арада гаме аларда түгел, үзе кебек ач үлем белән тартышкан нарасыенда. Кул арбасыннан ник бер ым, кыштырдаган тавыш ишетелсен…
Хөршидә инде ничәнче тәүлек йокылы-саташулы ята. Шул көннәр, төннәр эчендә бөтен узганын күздән кичергәндәй булды ул. Яшьлеген, абыстайда укып йөргәннәрен исенә төшерде, су буендагы уенлыкларда Ярулла белән очрашканнарын уйлады. Вәгъдә алышу көннәрен, шул вәгъдәнең чуар тавык астыннан җыеп бирелгән йомыркаларын, чигүле тәмәке янчыкларын, өрфия яулыкларны исенә төшерде. Аннан соңгы озакка аерылышуларны, көтүләрне, кабат очрашуларны, ераклардан алып кайткан хуш исле сабыннарны хәтерендә яңартып, күңелен ничә мәртәбә йомшартты, күз төпләрен ничәнче кат яшьләде. Хөршидә боларның берсен дә Сәлигуллага сиздерергә тырышмады, йокларга ятса да, саташып серне чишмәсәм иде дип, догасын укып битен сыпырды, уйга батканда, күзләремне күреп аптырамасын дип, аңа аркасын куярга күнекте.
Хөршидә җиңел тормышлы йортта үсмәде, алай да үзенең дә, туганнарының да өсләре бөтен, тамаклары тук, торырга өйләре җитеш иде. Көзләрен ул башка кызлар белән уракка йөрде, язын сабанга чыкты, җәйләрен печәнгә төште. Ирләрдән ким эшләмәсәләр дә, әтиләре өйдә егетләр юклыктан һаман уфтана, җае чыкканда, гел шуны колакларына салырга тырыша иде.
Хөршидәгә авылда күз төшерүче егетләр күп булса да, ул араларыннан хәлфә малае Лотфулланы үз итте. Киеме дә, сөйләшүе дә башкаларныкына охшамаган иде егетнең. Чибәрлеге, укымышлылыгы белән аерылып торган Лотфулла да эшкә уңган Хөршидәне бер күрүдә яратты. Ике арада хатлар да йөреп, уенлыкларда, эшләрдә очраштыргалый да торгач, алышу-барышу турында сүзләр дә сөйләнде, вәгъдәләр дә бирешелде. Лотфулла тагын бер көз-кышны мәдрәсәдә ятасы да кайтып башлы-күзле буласы иде…
Яшьти кызлары белән көзге ындыр эшләренә бай ындырына чакыртылган Хөршидәнең язмышы бөтенләй уйламаган юлдан тәгәрәде дә китте. Иптәшләренең – келәттә мәш килгән, ә Хөршидәнең лапаста җир себереп йөргән чагы иде. Лапасның бакча ягындагы ишеге ачылып китте дә, аннан бай абзыйсы кайтып керде.
Хөршидәнең байны икенче мәртәбә генә күрүе иде әле. Язын сабанга төшкәндә ашлык тутырырга дип килгән кызның уңганлыгына таң калып карап торган иде ул. Хөршидә ул чагында моны сизде, әмма колак очларына кадәр янып чыкса да сынатмаска салышты. Инде менә… әллә лапас эшен аңа юри калдырганнар иде?.. Бай, ишек янында тукталып карап торганнан соң, аны-моны эшләр дип уйламаган кызның себерке сабыннан килеп тотты. Тотты да, майлы күзләрен елтыратып, колак тирәсенә иелә төшеп:
– Мин сиңа бүген үк яучылар җибәртәм, – дип пышылдады.
Хөршидә ни әйтергә дә белмәде. Себеркесен ныклык белән тартып алды да, тагын да җилләбрәк, җир идәнне себерергә кереште.
Миңлекәй бай Хөршидәгә матурлыгына ут йотып кына өйләнергә уйламаган иде, билгеле. Аның түрендә утырган олы хатынына да әле күз кызмаслык түгел, тик мулла кызының ни кулыннан эш килми, ни теленә чыдарлыгың юк. Кайчан кайтып керсә, чәй өстәле артында, гайбәт-мазар сөйләшеп, гел ахириләре белән вакыт уздыруда. Хөршидәгә өйләнсә, асрауларның берсен булса да җибәрер. Ахыр чиктә кызның яшьлеге, матурлыгы ир дәртен кузгатмаслыкмыни?!
Хөршидә җавап-мазар бирмәгәч, себеркесен тартып алып, эшен дәвам иткәч, Миңлекәй бераз югалыбрак та калды. Кыз исә, бай күз ялтыратуларына илтифат итмәвен күрер дә бу сөйләшүне үзе дә онытырга тырышыр, атасына сүз катып тормас дип уйлаган иде, алай булып чыкмады. Көзге эшләр бетүгә, Миңлекәй Гыйззәтулла картка Асылбикә карчыкны яучы итеп җибәрде.
Мәһәргә бүләкләр ярыйсы гына вәгъдә ителде: Гыйззәтуллага яхшы кәләпүш-чапан да, хатыны Саниябануга мамык шәл, ефәк күлмәк тә, Хөршидәгә көмеш алка-беләзекләр дә бар иде бүләкләр исемлегендә. Гыйззәтулланы иң дә сөендергәне яучы карчыгыннан алда йортына атлап кергән башмак тана булды. Бай, монысы исәпкә керми дип, алдан ук җибәргән булса да, асылда, вәгъдәнең ныклыгын, үтәләчәген белдереп тора иде ул башмак. Шунысы яхшы: кызың калса да, кайтса да, кире кайтарасы мал түгел!
Шулай итеп, әти-әни, Хөршидәнең ай-вайларына да карамыйча, Лотфулланы яратам дип такмазалавын да тыңламыйча, Миңлекәй байга бирергә дигән карарга килде дә сүзләрен кире алмады. Үзе кияүгә ябышып чыккан Саниябану хәленә керер дип уйлаган иде Хөршидә – ялгышты, инде затлы күлмәкләргә дә ия булгач, анысы чәриләп үк Миңлекәйне сөйли, Миңлекәйне мактый башлады.
Ай буе Гыйззәтуллалар өендә байларча тормыш, байларча яшәү, байларга катышу, байлар рәтенә басу турында гына сөйләштеләр. Инде Миңлекәй дигән исем ятланып, гомер бакый алар белән керешкән бер кеше кебек тоела башлагач, Хөршидә дә тешен кысып ризалашты. Без күрәсен кем күрер дип, никахны да үз ягында укытырга ризалашкан байның җибәргән шөлдерле тарантасына – әти-әниләре янәшәсенә чыгып утырды.
Гомеренә тарантаска түгел, яңа арбага да тиенмәгән Гыйззәтулла, үз уенча, чыннан да, кеше арасына керде – Кизләүнең иң зур баеның кодасы булып китте, тик бу тойгы озак бармады, туйлар үтеп, кыз балага узганчы ук, аның кода икәнлеге онытылды.
Бай комсыз булса да, каладагы марҗаларга, кәртә уенына, борын йә тел асты тәмәкесе ише нәрсәләргә акчаны бер дә кызганмый иде. Ул бигрәк тә Мәкәрҗә ярминкәсен көтеп ала, шунда товарын да сатып, ярты акчасын да бетереп кайта иде.
Хәер, кәрт уйныйм дисәң, Мәкәрҗә, Казан да кирәкми – Малмыж шәһәре турыдан егерме чакрым чамасы гына. Миңлекәй Китәк базарына чыгып китсә, шунда сугылмый калмады. Бу тирәдә байларның артык акчасы юк, Мәчкәрәсенең, Эсмәиленең дә җыен юньлерәк бае шунда китеп оялаган. Малмыжда Габәширләр дә юк түгел. Миңлекәй бигрәк тә шулар белән кәрт сугарга гадәтләнде.
Габәшир – итекчеләр ягы. Ул як халкында акча күп. Анда кибет кенә дә ике-өч, анда мәхәллә дә берничә. Габәширнең байлары да килде-китте бай ише генә түгел – урыс алпавытларыннан көнләшеп, марилар белән ярышып, мал туплаган алар. Андыйларны кара бай диләр бу якта. Бу сүздә укымышсызлыкның бер катышы да юк, чын бай дигәнне аңлата ул. Урысчасын да яхшы беләләр, чирмешчәсен дә сукалый габәширлеләр. Сабантуйда да беренчелекне чит авылларга бирмиләр, авылга кылыч белән килгәнне түмәр белән куып җибәрәләр. Гаярь, батыр булганга, берүзләре урыс авыллары арасында яшәп кала алганнар да.
Малмыжга Габәширдән килеп кәрт уйнаучыларның берсе нәкъ менә Сары Сәли иде. Шәп уйный егет. Аны Салавыч шомалары да, Бөрбаш шүлирләре дә утырта алмый: барысын күрә, тегеннән дә, моннан да этлекне көтеп кенә тора, иллә-мәгәр үзе чиста уйный.
Сәлинең хәтер ягы бер дигән – байда берничә ел читават булып торган ул. Әлеге дә баягы Сәли Миңлекәйнең соңгы баруында тәмам чишендерде. Инде өстендәге җиләннәре дә салынып, кәләпүшсез дә калгач, урыслар тәмам гололобый булдың, голозадый булганчы чыгып шыл моннан дисәләр дә китмәде – гарьләнде. Өен, кибетен үк вәгъдә итә алмый иде, әйдә, минем яшь хатынны уртага салабыз, дип ычкындырды.
Миңлекәй кызлар белән йөреп яманаты да чыкмаган, марҗалар артыннан да чапмаган Сәлине ризалашыр дип һич кенә дә уйламаган иде – хатынсызлыгына ияләшеп килгән иргә бу кызык тоелды, байның әлеге сүзенә тәмам ябышты. Егет сүзе бер була дип төрткәли-үртәли торгач, әле яңарак кына сүзен шаяруга борып маташкан Миңлекәй килеште, эченнән ялгышлык җибәргәнен аңласа да, тышыннан сер бирмәде:
– Ә нигә уйнамаска?! Минем бөтен байлыгыма тора Хөршидәм! Үзе чибәр, үзе уңган, кулында ут уйната! Ә син менә шуның каршысына миннән откан бар акчаны кире куй! – дип, инде Сәли алдында яткан түбәтәен алды да уен өстәленә китереп бәрде.
Уеннан уймак чыкты. Хөршидә кадәр Хөршидәне Ходай Тәгалә кызганыр, кәртә уенында оттырмас, дип уйлаган иде Миңлекәй, алай булып чыкмады, шайтан уеннарына аның тыгыласы килмәвенә бер дә аптырыйсы юк.
Сәлинең баладан хатыны үлгән чак иде. Кызлар белән йөрмәве шуны онытмаудан да, бала-чага мәшәкатеннән арынмаудан да иде. Әбисе, атаң юкәче булмаса да, бала чагында берәр әшәкелек өстендә тотылгач, юкә баш синдә, улым, дип орыша иде үзен. Хак булып чыкты: өендә күзенә карап торган өч бала хакын да уйламыйча, хатыны үлгәч тә, кәрт сугуын дәвам итте, башка яман гадәтләрен дә ташламады.
Сәлинең ялгыз яшәвенең төрле сәбәпләре бар иде. Бердән, өйләнә нитә калса, авылдашлары күзен дә ачырмаслар, хатыны үлгәнне дә көтмәгән, алдан ук бичәне әзерләп куйган бу диячәкләр. Алай да булмасын ди. Ир кеше гомер бакый ялгыз тора алмый лабаса! Чынында күп бала өстенә беркем дә килмәс дип уйлый иде ул.
Уеннан уймак чыкты дигәннән, Сәли Хөршидәне отам дип үзе дә уйламаган иде, бер шаярырлар да бетәр кебек башланган бәхәснең ахыры һичкем дә көтмәгәнчәрәк тәмамланды. Хөршидәнең язмышы өстәл өстенә өелгән акчалар, билбаулар, түбәтәйләр өстенә ыргытылды. Ыргытылды да шул өем белән бергә Сары Сәлинең кулына килеп эләкте.
Оту-оттыру бер нәрсә, аны хатынга җиткерәсе бар бит әле. Сары Сәли белән бергәләп эчкән мари көмешкәсе дә Хөршидә янында телен чиштерә алмады аның. Бай бик озак әйтә алмыйча йөргәч, бу хәлләр онытыла да башлады кебек. Миңлекәй үзе дә бераз уңайга үзгәрде, Хөршидәсенә чырайның ачыгын күрсәтте, киемнең затлырагын кидерә башлады, кул арасына керер дип, яшьрәк асрау да алып, җиңгәсенә булышчы итеп, аш-су бүлмәсенә куйдырды.
Миңлекәйнең кинәттән үзгәреп китүен, олы хатынына да ягымлырак, балаларына да йомшаграк булуын һәркем үзенчә аңлады, үзенчә гөманлады. Бай яхшырды, карта уйнаудан да туктады дип, бурычны сызып атмыйлар икән. Инде тынычланып калгач кына, көннәрнең берендә Кизләүгә Сәлидән атлар килеп төшмәсенме?!
Капка алкаларына үз сбруйлары белән бизәлгән ат килеп бәйләнгәч, түр тәрәзә буенда басып торган Миңлекәйнең хәле киткәндәй, йөрәге туктап калгандай булды. Капканы алка белән кагучыга да, ишегалдына узып, тәрәзәгә камчы сабы белән төртүчегә дә игътибар бирмәде ул – терәлде дә катты. Йортка кешеләрне хатыны Хөршидә дәште, аннан ире Миңлекәйне дә, ишетми калды, ахрысы, дип, асрау кыз көйли башлаган аш өстәле янына чакырды.
Ат Сәлинеке булса да, җигүчесе ул түгел иде. Ул әле соңрак, сүзләр сөйләнеп, бәхәсләр чишелеп беткәч, Хөршидәнең яңа хуҗасы шикелле генә түгел, бу йортның да башлыгы сыман, аякларын зур атлап, өйгә килеп керде.
Үзенең кәрткә башка берәүгә отылганын ишеткәч, хатын иренә чәриләп ябышкан, чәчен йолкып еларга тотынган иде, елтыр күзле, тамак төбенә җыерылган муенлы карт бай янында, яше барса да, егетләр күк төз гәүдәле калган Сәлигулланы күргәч, көтмәгәненчә тынычланды. Хатынының сабырсызлыгыннан, үзенә каршы сүз әйтергә батырчылык итүеннән кинәт ачуы кузгалган Миңлекәй исә бу вакытка өч мәртәбә талак дип кычкырып җибәргән иде. Шуның белән эш бетте. Китсә китә, китмәсә, ул инде барыбер бай абзасыныкы да түгел. Хатын үзе дә, Миңлекәй дә шулай уйлады.
Яңадан Хөршидә белән торыйм дисәң дә, никах яңартасы, ә моның өчен талакланган хатыны белән башка берәүнең торып алуы кирәк.
Сүзләр артык иде. Нәүмизләнеп калган Хөршидә, мин дә бит адәм баласы дигәндәй, Гыйззәтулла йортына кайтып китүдән башка юл юклыгын уйлап, ишек каты элгечендәге казакиенә, шәльяулыгына үрелде. Ашыкмыйча гына киенде, төенчекләрен төйни башлады. Савыт-саба алгалап, шкафтан муенса-бауларын җыйгалап йөргән Хөршидәне Миңлекәй, батырлыгы җитеп, терсәгеннән эләктерде:
– Синең ни уйлаганың билгесез миңа, кызый, алай да атаң йортына дип каударланма! Гыйззәтулла картка элек кирәгең булмаганны бүген булыр дисеңме?.. Башта яхшылап уйлап бетер. Мин синең каршыңда да, балабыз каршында да гаепле, әмма эш узган, берни хәл итәрлегем юк… Киңәшемне булса да бирим: кайтма анда! Ни хәлдә дә! Сиңа миндә атаң йортыннан яманрак булгандыр дип уйламыйм, тамагың тук, өстең бөтен генә түгел, киемнәрең затлы, аралашканың кеше исәбеннән иде. Рәнҗеп китмә! Яратып алдым, нәфрәт белән караганыңны күрсәм дә яратып тордым!
Бу сүзләр урынлы булдымы-юкмы, Миңлекәй үзе дә белмәде. Кәрт уенында отышка ыргыткансың икән, монда ярату турында сөйләү бер ахмаклык кебек күренергә тиеш иде. Ул алдамады, ялкау карт хатын өстенә алып кайткан уңган яшь Хөршидәне, чыннан да, яратты. Шунысы бар: мулла кызыннан да өстен куя алмады – ул бабасы ягыннан терәге нык, таянырлыгы бар иде.
Хөршидә боларны белде, барысын да күреп, аңлап яшәде. Чыннан да, Гыйззәтулла йортында кирәксезгә туган бер кыз кебек көн итсә, эшле Миңлекәй йортында аның кадере дә, бәһасе дә югарырак. Байның карт хатыннан туган балалары да аны чит итмәде, үзенеке дә кыерсытылмады.
Хөршидә, юлымнан кит дигән сыман, терсәген тартып алып, ачулы итеп Миңлекәйнең касыгына төртсә дә, уйламый түгел иде, уйлады, ахырда башына элгән шәльяулыгын сыпырып төшереп кулына алды да мич буена терәп куелган аркалы урындыкка килеп утырды.
Хөршидә үзе кырыкмаса-кырык акшарлаган мичләрне, ялтыратып юган тәрәзә пыялаларын, көлләп-комлап чистарткан самавырларны, кытай ташаяклары белән тулы шкафларны күз алдыннан кичерде. Болар барысы да үз, инде аныкы да булып киткән иде, әмма алда ни көтәчәген беркем дә белми. Бер сынык икмәккә аптырап утыруың да, балда-майда йөзүең дә бар. Бер имансыздан икенче имансызга китеп барыргамы, әллә каты күңелле, комсызлыгы, байлыкка кызыгуы аркасында кызларын теләгән кешеләренә дә бирмичә, шуның өчен җан газабы да кичермичә яшәп яткан атасы йортына кайтып егылыргамы? Моның кайсы да аның өчен яхшы буласы түгел шикелле.
Шулчак моңа кадәр Хөршидәгә сүз катмаган, болай да артыгын сөйләшмәгән Сәли телгә килде:
– Кем… Ни, Хөршидә… Чынлап та, уйлап бетер. Мин сүземдә торып килдем, әмма, кызгансам, кире дә китәрмен. Бай абзаң өеннән куып чыгаргач, синең кемгә кирәгең калыр?! Өемдә әнисез калган өч бала сине көтеп утыра. Өчесе инде күзле-башлы. Балаларга якты чырай күрсәтсәң, үзең дә ким-хур булмассың, яннарыңа синең малай да сыяр.
Шушы сүз Хөршидәне айнытты, уйларын бер рәткә салды. Ул Сары Сәли исемле яңа хуҗасына – ишек катында басып торган, кияүләп йөрүчеләрчә яхшыдан киенгән адәмгә ияреп китәргә, язмышына буйсынырга карар кылды. Моңа кадәр бер күреп тә карамаган ятимнәр аның күңелен әллә нишләтеп җибәрде, чөнки ул үзе дә моннан соң типкегә калачак малаен уйлый иде.
Сары Сәли:
– Никахны үзебездә, өйгә мулла чакыртып, карендәшләребездән ике-өч кеше белән генә укытырбыз, – дип өстәде. – Син шуңа ризадыр бит?
Хөршидә җавап бирмәде. Аннан, инде баласын киендерергә дә тарантаска чыгып утырырга ниятләп, түргә керә башлаган иде, каршысына Миңлекәй килеп басты. Ул бу юлы, тагын да йомшаграк итеп, бар әле, башта үзең урнаш, Касыймны сиңа җибәрү кайчан да соң түгел, диде.
Шулай дисә дә, бай бу юлы сүзендә тормады, баланы Хөршидәнең әтисе Гыйззәтулла йортына җибәрде. Гомер буе малай дип аңгырайган бабага шул гына кирәк тә иде. Инде кызлар кайсы кая таралган, үзе дә картаеп килә, йорт тирәсендә маташырга авыр булмаса да, кырга чыгулары бер дә җиңел түгел иде. Ул оныгын бишкуллап каршы алды. Касыймны Саниябану да, Гыйззәтулла да өрмәгән җиргә утыртмадылар, үз балалары кебек тәрбия итеп, бергәләп яшәп тә киттеләр.
Хөршидә, кәртәгә отылганын белгәч, Сәлигә баруга каршы торырга, атасы йортына кире кайтырга дип уйлаган сыман булса да, чынлыкта нәкъ менә шуннан бик курка, эчендә үзен көчләп сакаллары агара башлаган картка биргәне өчен, әтисе Гыйззәтуллага гына түгел, аның ягына баскан әнисе Саниябануга да бик үпкәле иде. Вакытлар узгач, Касыймны сагынуы да бераз басылгач, бай адәмнәргә өч кыз биреп шактый гына хәлләнгән бабасында малайга кырын караш булмас, үги атадан кыерсытылганчы, үз бабасының каты кулыннан кыйналуы да яхшырак, дип уйлады да бәбкәен туган йортыннан барып алып тормады.
Бу вакытка хәрәм уеннар уйнап тормышын көйләгән Сары Сәли йортында Хөршидәгә бай өеннән начаррак булмады – шул ук эш, шул ук аш иде. Инде үги балаларның олылары үзен «апа» дип йөртсә дә, кече кыз «әни» дип эндәшергә күнекте. Олы кыз өй эшендә булышса, малай абзар тирәсен, малларны карашты.
Сәлинең үзен дә начар дип булмый иде – ормаган-сукмаган, әшәке сүз әйтмәгән, акчасын тапкан ир начар була димени?! Авыл җирендә ирнең ниндие дә терәк инде ул, тормышның тоткасы. Хөршидә шулай дип санады, авыл халкы, бигрәк тә күршеләр, туган-тумача Сәлинең дә, ятимнәрнең дә бәхете бар икән дип куанды. Хөршидә күршеләрнең ашыннан калдырылмады, туганнарының мәҗлесләрендә урыны түрдән булды.
Сәли тәмле телле, юмарт холыклы булса да, кул көче белән, аркасыннан тир агызып көн итәргә өйрәнмәгән иде. Элек тә бар авыр эшне беренче хатыныннан туган олы балалары эшләде, Хөршидә килгәч тә шулай булды – инде уртанчылары кул арасына керә башлаган иде. Алай да яшь хатын яшь хатын инде – аларның кулларына да бераз җиңеллек килде.
Аш-сулар тәмләнгәч, өйләр ямьләнгәч, чөкердәшеп яшисе дә яшисе генә иде дә бит, елларның берендә Сәлинең мөселман кешесенә тыелган уеннарда хәлләре хөртиләнеп китте. Отыш арты отышка ияләнгән, шуны гына яшәүнең төп чыганагы дип санаган ир һичнәрсә аңламады. Гомер бакый хәрәмләшүне бар дип тә белмәгән Сәлине, берләшеп, хәрәм белән тәмам чишендерделәр…
Кешеләр арасында сүз китте. Имеш, Миңлекәй бай рәнҗегән, хатынын бик яраткан булган икән, имеш, уенчылар күрәзәче-сихерчегә барган да отышны көйләгән икән. Имеш, кеше үрдәген ашаган Сәлигә дә үз казын бирергә чират җиткән… Ни сөйләсәләр дә, Сәлигулланың исе китмәде, әмма ләкин гомер бакый тупланган байлыкның җил кебек сызгырып йорттан шуа баруы йөрәген ашапмы-ашый иде.
Оттырган саен, яңадан күтәрелергә, барысын кире кайтарырга өметләнгән Сәли, соңгы тапкыр калага баргач, ахыргы эре малны – мүкләк сыерларын да югалтты. Шул кичне таныш мари картына кереп, бурычка дип сорап, лыкынганчы эчеп, яшьләрен җиңенә сөртеп, селәгәй агызып утырды. Ир барыбер өенә кайтырга кирәклеген белә, әмма хатыны белән балалары күзенә ничек күренергә икәнлеген генә белми иде. Гомер бакый бер стаканнан исергән Сәли, теләсә дә, бу көнне исермәде, ахырда, беткән баш беткән дип, ап-аек акыл белән өенә кайтып китте.
Сәлинең сыер оттырганлыгы, үзе кайтканчы ук, базарчылар аркылы килеп ирешкән иде инде. Берәү булса, өй тулы бала үстергән атаның сыер кадәр сыер оттыруына ышанмас иде, Хөршидә ышанды. Ышанмаска, үзе дә шул сыер урынында булган – кәрт өстәленең уртасына куелып, никахлы иреннән башка берәү йортына киткән иде…
Сәли, капкадан керүгә үк, каршысына бала күтәреп чыккан Хөршидәгә ныклап әйтте:
– Сыерны сорап килерләр, эндәшмәссең, илдә чыпчык үлми, үлмәбез әле.
Хөршидә иренең сүзен тыңлады. Сыерны абзардан үзе үк чыгарып, арканын килүчеләрнең кулына тоттырмаса да эндәшмәде, алар киткәнче, шунда гына торыйм дип, бәрәңге бакчасына чыкты да, инеш буйларына карап, туйганчы елады. Кычкырып еламады, аның никадәр әрнегәнен дерелдәгән җилкәләреннән, мөлдерәп аккан яшьләреннән аңларга булыр иде.
Илгә революция сөреме таралганда, Сәли бер яктан да торып катнашмады, иллә-мәгәр гражданнар сугышында өч баласын югалтты. Сыер югалту бу балаларны югалту янында чүп иде. Яңа карыныннан өзелеп төшкән сабыен калдырып, салкын кабергә кереп яткан Зөлкагъдәсен югалту янында сыер югалту шулай ук бернигә тормый икән. Ярый әле, баланы, яшь тәне сөт имеп ныгысын дип, үзе дә ир бала алып кайткан сеңлесе йортына илттеләр. Яшь тулганда, Хөршидә килгәч, имидән аерып, кире Сәли йортына алып кайттылар. Хөршидә күтәреп чыккан ташбаш әнә шул иде.
Хөршидә соңгы баласыннан өзлеккән елны, Сәлинең олы кызы Кәримәгә егерме ике яшь иде. Аны алдагы елны Харәзем якларыннан килгән бер үзбәккә хатынлыкка алып киттеләр. Бирсә дә бирде ризалыкны Сәли, бирмәсә дә бирде. Ашарыбызга таманча, мин каршы түгел, кызым, инде син үзең кара, диде. Кәримә ачлы-туклы гомер итүдән тәмам туйган иде, теләсә дә барды, теләмәсә дә дигәндәй. Көтмәгәндә-уйламаганда, тагын да шул кыз сайларга килгән үзбәкләргә ияреп, ул атасы йортына кайтып төште.
Авыртмаган башка тимер таяк, күп авызлы йортка артык кашык иде Кәримә. Ул моны тиз аңлады. Алып кайткан күчтәнәчләре бетүгә, әтисенә анда иренең башка хатыны барлыгын да әйтеп тормады, шул ук үзбәкләргә ияреп китеп тә барды. Тормышы авыр булса да, тамагы тук иде шул кояшы тән кисеп җылыткан, җан яндырган чит якларда.
Хөршидә, үлем түшәгендә ятканда, Кәримәне дә уйлады, үзен аның урынына куеп карады, язмышларын бер тапты… Ярдәм итә алмаса да, ул аны да эченнән кызгана, аның өчен дә үз баласы кебек өзгәләнә иде.
Сыер дигәннән, сыерны оттырудан артык зыян күрделәр дип тә булмый, башта тормышлары бик таралмаган иде, соңрак кешеләрнең бар булган малын барыбер колхозга җыеп бетерделәр.
Сары Сәли, юкә башымда сыек ми, дип сөйләнергә яратса да, уй-гамьдә яши торганнардан иде. Колхозына да беренчеләрдән керде, хатынын да шуңа мәҗбүр итте. Ул күмәк эшләрдә артык бил бөкмәде, күбрәк оештырып, кеше өйрәтеп йөрүне хуп күрде, әмма дә ләкин Хөршидә хезмәтнең ниндиендә дә иң алдынгылардан иде.
Хөршидәнең сәламәтлеген шул колхоз дигәннәре бетерде дә бугай инде. Бала арты бала табып кына торган хатынны беркем дә эштән азат итәргә теләмәде. Соңгысын тапканнан соң, өч көнлек баласын калдырып кырга китсә дә, хәлсезлектән кишәрлеген артка калып бетергәч, ташбака рәсеме төшкән флаг күтәреп кайтты ул.
Хөршидә флагны тоттырган бригадирга да, ташбакалы әләмне күтәреп кайтуын көлеп күзәткән авылдашларына да рәнҗеде. Гарьләнүеннән, күңел төшенкелегеннән тагын да ныграк авырый башлады, сулды, сүрелде. Син еллар буе калхуз-калхуз дип тырышасың, гел алдынгылар рәтендә барасың, иркенләп тотарлык ашлыгын да ала алмыйсың, үз тормышыңны да көйләргә җаең юк, ихатаң аннан ишелә, моннан… Инде бер тапкыр гына сабанда-уракта артка каласың, калган барлык көннәрең дә онытыла икән, дип уйлады ул.
Тик яткан кешенең башка эше юк – ул үз тормышын, бер тәртипкә салгандай, яңадан кичереп ята икән. Хөршидә дә шулай эшләде. Анысын бер якка куеп карады, монысын… Ачык чырай күрсәтмәделәр, ризыгымны ашасалар да, юлга бер уч чикләвек тә тыга алмадылар дип үпкәләп китеп барган Кәримә каршысында да үзен гаепле саный иде Хөршидә. Үгилегеннән күргәндер инде, үз кызым булса да, бер хәл эшли алмассың дип өзгәләнде. Ана күңеле, имезеп үстермәсә дә, шул китүдән соң Кәримәнең яңадан әйләнеп кайтмаслыгын сизенә иде.
Сәлинең кәнсәләргә Лотфулла янына киткәч тә, төнен ашлык алып кайтканын көткәндә дә Хөршидә тормышындагы һәр эреле-ваклы вакыйганы кат-кат күз алдыннан кичерде. Башка берчак булса, ул тагын яшьләргә батар иде, әмма инде әллә яше кипкән, әллә еларлык та хәле юк.
Ашлык кайтып, төелеп, онга әйләндерелеп, суга болгатылып эчкәндә дә Хөршидә исән калу сөенеченнән еламады, чөнки сөтсез күкрәкне имгән бишектәге баласы инде тынсыз иде.
Сары Сәли, ләхет алганда да, баланы кабергә төшергәндә дә, күзеннән яшь чыгармады. Ул эченнән, ичмасам, балаларның калганнары исән, әнкәләре исән, алга таба ничек тә чыдарбыз, дип, бераз үз-үзен тынычландырырга тырышты. Зират буйлап юкәләр үсә иде. Гомер буе үзен юкә баш дип тиргәгән, моның өчен нигәдер күлгә юкә салган атасының бабасына кадәр гаепле иткән Сары Сәли шуларның берсеннән тишелгән яшь үсентене казып алып, кабер өстенә утыртып китте. Әле аның туфрагы иңәчәген, аны рәткә китерәсе барлыгын, аннан гына чардуган куясы икәнлеген белсә дә, нигәдер шулай эшләде. Аныңча, икенче килгәнче, язлар чын-чынлап җитеп, шул үсенте тамыр җибәрер дә күңеленә бер нур өстәр шикелле иде.
Пешкән алмага кизәнсәң
Хөршидәләрнең Сәли белән яшәгән өйләре авылга болын буеннан кергәндә – икенче. Ул инде картайды. Кичләрен капка төбенә чыгып, утыргычтан гына урамны, болын буйларын күзәтә. Кәефе килгәндә, таягына таянып, буа тирәсендә йөреп кайта, чирәмлеккә төшерелгән бәбкәләрне ашата. Капка төбенә кайтарылган комда уйнаган оныкларына сөенеп утыра. Шул утыргычта әтисе Гыйззәтулланы, Миңлекәй байны, ире Сәлине уйлый. Бу ел уртанчы улы Шәмигулла шушы ук урамның урта тирәсендә, тыкрык буенда өй җиткерде. Бу йортны сатасылар, тиздән шунда күченәселәр.
Хәер, Хөршидә үзе дә ире белән гомер уздырган нигездә инде күптән яшәми. Ул кияүгә чыкмый калган Маһи исемле кызы белән урамның шушы ягында, югарырак салынган икенче бер хуҗалыкта көн итә. Маһи клуб җыештырырга киткәндә, элек яшәгән өй турына төшеп утырырга ярата. Монда болынга якын. Су һавасы. Яшеллек күзеңне рәхәтләндерә. Моннан офык, таулар күренә.
Каршы яктагы таучыкларга гомер буе менәргә хыялланды Хөршидә. Шуңа да вакыт таба алмады. Хәзер яшьрәкләр шул якка җиләк җыярга йөри. Иллә-мәгәр күп диләр, чиләкләп күтәреп ташучылар да, җыйганнарын мотоцикл, йә булмаса, трактор арбаларына тутырып алып кайтучылары да бар.
Хөршидә алдына да, җиләк пешкән чакта, чынаяк тәлинкәләренә салып, учы белән җиләк куялар. Бер-икене авыз итә дә кире этәрә. Әллә ни көтеп алса да, аннан артыгын каба алмый. Ул туып үскән Кизләүдә мондагы җиләклекләр юк иде. Бу якларга карап аккан Бөргә кушылган инеш суларында бала-чага да коенмый иде. Буасын да буалар иде югыйсә.
Кеше күңеле зур сулар көтәдер шул ул, үзе күрмәгәнгә сусыйдыр. Габәширлеләр дә, Хөршидә өчен йөзеп чыкмаслык күренгән Бөре суларында гына коенуны әллә нигә санамыйча, ял итәргә Нократ ярларына йөри. Анда инде җиләкләр тагын да күбрәк, диләр. Ярларның буеннан-буена җиләклек, имеш.
Хөршидәнең Нократ буйларында да йөргәне юк. Сәгать алтыны белдертеп, каты итеп кычкырткач, Иске Бөртамакның пристаненнан кузгалып киткән пароходларга да утырганы юк аның. Бар күргәне-белгәне Кизләү белән Габәшир. Алай дисәң, бер киткән Кизләвенә дә әти-әнисен күмәргә менгәне, ире Сәли белән берничә мәртәбә Сабантуйга барганнары гына бар. Анда да элекке үпкәләр онытылгач, Касыйм күзгә күренә башлагач кына.
Үзе үсмәгән, кешеләрен белмәгән Габәширне Касыйм да якын итмәде. Кизләвендә, бабасы йортында яшәп калды. Алай да кышларын изелдән печән ташыганда, агач тарттырганда, бер кермәсә, бер керә. Күчтәнәчен, чәен-шикәрен калдыра, хәлен белешә-сораша.
Шикәр дигәннән, Хөршидә карчык кесә төбендә шикәрне һаман да йөртә. Ачлык еллары гадәтеме, балалар күрсә, нигә дә булса өметләнәләрдер дип санап, шул шикәрне тешләп, бүлеп булса да тоттыра үзләренә. Балаларның капканнары күренми, рәхмәт әйтәләр дә кесәләренә салып куялар.
Бозылды балалар, бозылды. Элек булсамы?.. Шикәр күрсәләрме? Ипигә тиенмәгән бер чакта. Кызы Маһиның, әни, кибеттән кәнфит-перәнник өзелми бит, синең кесә төбеңдә әвәләнгән шикәрең кемгә кирәк, дип ничәмә-ничә әйткәне бар. Әйткәндә аңлаган кебек була да оныта, урамга чыга башладымы, шкаф эчендәге көмеш савытка салынып куелган шикәрне үрелеп алмый калмый.
Хәтер менә һәркемдә дә кыска икән. Ачлык тырнагыннан көчкә саклап алып калган балалары да, сөйләшә китсәң, инде ул көннәрне юньләп хәтерләми. Әйтерсең тамаклары тук, өсләре һәрвакыт бөтен генә булган. И-и, аларның яманны хәтерләмәүләре яхшырактыр да әле ул. Нигә узган көннәр белән генә яшәргә?! Нигә әле яңа планнар кормаска, хыялланмаска?!
Әйе, каршы яктагы таучыкларга менәргә гомер буе хыялланды Хөршидә. Анда менсә, бөтен дөнья уч төбендә кебек күренер иде. Оныклары да шулай ди. Тарым тауларыннан ук карасаң, синең Кизләвең дә күренәдер әле ул, әби, дигән булалар.
Нишләп күренсен?! Кизләү еракта. Хөршидәнең яшьлеген, ул печән чапкан болыннарны таулар да күрсәтми. Инде ишелеп, җимерелеп ташлаган Миңлекәй бай ындырлары да юк анда. Ташпулатларының да эзе юк, кибете генә бер якка чалышаеп, янтаеп утыра бирә. Алай да шул тауларга менәрсең дә барысын күз алдыннан тагын бер кат кичерерсең шикелле.
Хөршидә, тауларга менмәсә дә, узганын бик яхшы хәтеренә китерә. Әле кайчан гына яшь түктергән яшьлектән дә матурлыклар таба. Абыстайга йөргән чакларын, Сабантуйга яулык җыйган көннәрне уйлый. Килен тастымалларын, ашъяулыкларны суккан, чиккән вакытларын исенә төшерә. Элеккесенә карап үкенми, бүгенгесенә карап шөкер итә.
Үзен көчләп кияүгә биргән әтисе Гыйззәтулла белән әнисе Саниябануны догасыннан бер дә калдырмый Хөршидә. Зират буена утырып, белгәннәрен укыганда, ташлап бәхетсез иткән Лотфулласын да искә ала. Каберләре Сәлиенеке белән янәшә, диләр. Хөршидә моны ишетеп кенә белә. Аның зират эченә кергәне юк. Габәширдә дин көчле. Монда хатын-кыз зиратка йөрми, монда ташка рәсем уймыйлар. Кәримә, Харәземнән кайтып, әнисе каберлеген күреп килгәч, карарга рәсеме дә юк икән дип көрсенгән иде. Шулаен шулай ул, рәсем белән нишлисең?! Кешенең сурәтен күңелеңдә саклавың яхшы. Аның синнән соңгыларга кирәге дә калмый торгандыр. Әти-әнисе каберенә барып та, әби-бабасыныкыларны бар дип тә белмәгәннәр юкмыни?!
Сәлигулланың Зөлкагъдәдән туган кечесенең кайда китеп югалуы да билгесез. Рәсемнәре дә бар барын. Ул рәсемнәрне көн дә карап утырасыңмыни?! Зират ташына да атна саен килеп баш ормыйсың. Күңелдә булсын ул, күңелдә булсын якын кешеләрнең җанга якын сурәте.
Хөршидә доганы каберлек кырындагы утыргычларда кыла. Күрше карт бервакыт, инде син олы, яшь хатын-кыз түгел, эчкә узсаң да була, дигән иде диюен, алай да батырчылык итмәде. Каберлекләр янына килеп кычкырып елаудан курыкты, сыкрап дога кылудан шикләнде.
Зиратка кермәсә дә, шаулап утырган агач тавышларында, киңәйтелгән зиратны тагын чорнап алган сары чәчәкле юкәләр шыбырдавында ул Сәлинең дә, Лотфулланың да, Миңлекәй байның да тавышларын ишеткәндәй була. Алар белән сөйләшеп тә утырган шикелле итенә. Бигрәк тә балаларын ач үлемнән тартып алган Лотфуллага рәхмәтләрнең зурысын укый.
Лотфулла дигәннән, онытылмаса онытылмый икән яшьлек мәхәббәтең. Аның күңелендә Хөршидә бу якты дөньяда кем булып калды? Хатыны, балалары, колхозчылар гамен кайгырткан йөрәгендә аңа дип калдырган тамчылык урын булса да бар иде микән?! Хөршидәнекендә менә бар иде. Тауларга менсә дә, ул бергәләп кичке уеннарга чыккан җирләрне карар, аны Лотфулладан алып киткән, соңыннан кабат очраштырган басу юлларын бер күз алдыннан кичерер кебек иде.
Шулай бервакыт улы Шәмигә:
– Каршы як тауларга менеп, югарыдан дөньяга карасаң икән ул, – дигән иде, малае көлде генә.
– Аннан да шул Кизләвеңне, зиратны эзләрсең син, нәнә, – диде.
Хөршидәнең, йөзенә чыгармаса да, хәтере бик калды. Су аркылы күтәреп тә алып чыгам мин сине, тауларга мотоциклда булса да алып менәм, дип әйтүен көткән иде ул баласының. Сәли булсамы, Сәли булса… Ул алып менәр иде! Ул хыялый, ул гаярь иде. Ул Хөршидәне ярата иде.
Лотфулла да, Миңлекәй дә Хөршидәне ярата иде. Менә әтисе генә… Әгәр үз балалары да аның турында шулай уйласа?.. Юк, Гыйззәтулла белән Саниябану да яратканнардыр газизләрен, тамак туклыгы яратудан кайвакыт алдарак йөри шул. Әле генә ярата иде дип сөйләп торган Миңлекәе дә җибәрде дә куйды лабаса үзен ятларга!
Габәширгә төшкәндә, Сәли белән алар никадәр авыл яныннан уздылар. Гел таулар икән бу якта дип уйлаган иде Хөршидә. Әллә шулчакта ук тауларга менәсе килеп калды микән?! Тауларга менәргә дә кош кебек очып кына китәргә иде, китәргә!..
Кызы Маһиның да, әтисе кебек, бер сүзне гел кабатлап тору гадәте бар. Сәли «юкә мие» белән аңгырайтты, монысы пешкән алмага кизәнсәң, яшеле төшә аның дияргә ярата. Чыннан да, тауларга менәргә хыялланасың, үз турыңнан, үз кырыңнан да ерак китә алмыйсың. Таулар алар Габәширнең үз ягында да бар. Ул таулар, иген чәчелгән булгангамы, кеп-кечкенә бер калкулык кебек тоела. Аларда эшләгәндә дә, урагын бер кырга куеп, тукталып, каршы яктагы, урыс җирендәге тауларга карап торырга ярата иде Хөршидә.
Алай дисәң, басу өстеннән караганда, алары да аның тәбәнәкләнеп кала, ерагая, төссезләнә. Тауларга менгәч, инде тауларга түгел, Нократ аръягында үскән, ерактан зәңгәрсуланып торган нарат урманнарына, аккан мул сулы елгага карап торасы килә башлый. Бу як таулардан Кизләү юллары күренми…
Үз кырларыңны аркылыга-буйлыга узып һәм кай нәрсәнең кайда үскәнлеген белеп тә Бөр елгасы аша да чыгып карама инде, ә?! Каршы тау башына кул арасы гына кебек югыйсә! Шул кул арасы хыяллар яшәтте дә инде Хөршидәне. Башта балалар үссен диде, аннан алар кеше булсын дип тырышты, аннан әти-әнисен ахирәткә озатты, аннан авыру Сәлине тәрбияләде. Бөр аркылы гына чыгып менәсе таулар һаман да буй җитмәгән бер хыял булып кала бирде.
Пешкән алмага үрелсәң, яшеле коела дигәннән, шул үрелү харап итте дә инде балакаен. Маһи, кыз бала булгангамы, атасына тарткан, гамәле уеннан алда йөри. Аягы авырткан, ире кебек моңлы җырлаган, ташбаш бу кызы бигрәк тә якын Хөршидәгә. Әле кечкенә чагында, күршеләренә алма басарга кергәч, койма башыннан сикергәндә, табанына пыяла кадалган иде. Ни юмалап, ни орышып, ни тегесен-монысын биреп, пыяланы тартып чыгара алмадылар. Башта, шул авырттырмасын дип, кыз тәпиләренең кыры белән йөрергә гадәтләнде, инде бераз вакытлар узып, пыяланы алгач та, аягым авырта дип, пыяла кергән турысына басмады. Шулай итеп, бер аякка чатан калды. Алай да үз көнен үзе күрерлек иде кыз – өен дә җиткерде, эшенә дә керде, әнисен дә үз янына алды.
Маһиның тормышын бөтен иткән эш – шәл бәйләү. Шәлне Габәширдә олысы да, кечесе дә бәйли. Телевизор караганда да, ашаганда да, китап укыганда да бәйлиләр. Кыз бала аягына басуга ук, әнисе аның кулына энә-җеп тоттыра.
Шәл бәйләүләре үзе бер күңелле. Капка төбеңнән кеше өзелми. Эш арасында анысы сөйләнелә, монысы… Җырлап та алына. Маһи апаларының тавышына һичкемнеке җитми. Бигрәк тә күршеләр капка төбенә җыелганчы, ялгызы гына бәйләгәндә, моңланып, үзалдына гына җыр башларга ярата ул:
Агыйделдә сал агызам,
Агачын бәйләп кенә шул,
Агачын бәйләп кенә.
Бу дөньяда яшәп булмый
Шикәрләп, чәйләп кенә.
Агыйделнең аръягында
Бер энәгә бер сыер шул,
Бер энәгә бер сыер, –
дип башлаган соңгы куплетын:
Барып карасаң,
Анысы да ю-у-ук, –
дип сузып бетерә Маһисара.
Үзалдына гына җырлаган кебек булса да, бөтен күршеләренең ишегалларына, тәрәзәләре ачылып куелган өйләргә үтә аның моңлы, нечкә бормалы авазы.
Маһисара әле эштә. Клубны кеше-кара аягы басмаганда, көндезен җыештыра. Кызы кайтканчы дип кенә, Хөршидә Шәмигуллалар турысына төшеп утырды. Иртәгә китәселәр… Гомер иткән йортларың күп булса да авыр икән, кайсын да калдырып китүе авыр… шулай дип уйлавы булды, Хөршидәнең йөрәк турысыннан нидер эләктереп тә алды. Эләктереп алды, әмма җибәрде. Карчыкның моңа кадәр сиздертмәгән йөрәгенең беренче тапкыр гына тотуы иде әле бу.
Болын буйлары, таллыклар-таулар күренеп торгач, түбән очның бу турысыннан күз иңләгән күренешләр гаҗәеп гүзәл. Хөршидә яшәгән йорт тирәсе дә бик матур югыйсә. Аннан тавы да, болыннары да күренә. Мал тотмагач, каз җибәрмәгәч, капка төпләре чирәмлек кенә.
Урамның урта тирәсенәрәк салынган үз йортлары турысында да утыра карчык. Күрше балаларының уенын карап көн уздырырга гадәтләнде. Эшлисен эшләгән, ашыйсын ашаган инде ул. Хәзер генә намаз укуда да, кайгы-хәсрәтләр чылбырында да аккан су кебек кенә үтеп киткән гомерен уйлап, дөнья күзәтүдә.
Көндезен күршеләре эштә: кайсы бакчасында маташа, кайсы фермага төшеп китә, кайсысы бүлеп бирелгән кишәрлегендә чөгендер төбен йомшарта. Капка төпләрендә кечерәк бала-чага да карт-коры, эшкә йөрмәгән, шәл бәйләргә чыккан мәктәп кызлары гына утыра.
Баланы чага дип әйтсәләр дә, аларсыз дөнья кызыксыз. Шаярулары да, орышып-тәпәләшеп алулары да бер кызык кына үзләренең. Кайчакта, тарткалаша-сугыша башласалар, Хөршидә җиңгәләре, барысын аптырашта калдырып, туктагыз, уен-муеннан әллә ниләр чыга, кәрткә оттыра-оттырыла күрмәгез, дип әйтеп куюына үзе дә сискәнеп китә. Инде ничәмә-ничә тапкыр уйлап куйганы бар, барлы-юклы сүзләр әйтмәскә дип. Килә дә чыга ул, иң кирәкмәгән чагында килә дә чыга.
Хөршидә балаларның төрлесен күрде. Бер ояда үссәләр дә, һәркайсының үз холкы, үз яраткан шөгыле иде, әмма берсе дә азып-тузып йөри торган булмады, йорт эшләрендә дә ярдәмләштеләр, дусларын да таптылар, уенның да кирәген бирделәр.
Аеруча Маһисарасы ташбаш та ташбаш иде инде. Малайлардан бер дә ким җире юк. Агач башында кем утыра дисәң дә – ул, кем су буйларын шаулатып көлә дисәң дә – Маһие, кышын бозда кәшәкә уйнаучыларның остасы да шул булыр.
Маһисара кыз булса да, бөтен нәсел-нәсәпне үз тирәсенә туплап яши әле дә. Авылга кем кайтып төшсә дә, туган нигезгә сәдака биреп чыга да аңа килеп урнаша. Үз баласы булмаса да, идән себереп, клуб белән кантур идәнен юып, абыйлары Нигый балаларын да үстереште ул, башкаларныкын да карашты.
Карашмый нишлисең. Авырлык күреп үскәч, авырга тарганны аңлый белә Маһисара. Сәлинекеләр, бер тернәкләнгәч, ярыйсы гына яшәп киткән иделәр китүен. Олы хатынның баласы кырыгынчы елны милициягә эшкә кергәч, аталарын тәмам чарасыз итте. Әттәсенең кырын эшләреннән туйган, ялынып та карта уеныннан баш тарттыра алмаган Абдул әле бала вакытында ук тәртип сакчысы булырга ниятләде. Алдылар. Сары Сәли малаеннан эш бер дигән кеше ясады. Йолдыз арты йолдыз алган Абдулны сугыш алдыннан ни өчендер Карелия дип аталган ерак бер җиргә күчерделәр. Ни сорап та, Абдул моның серен әйтмәде. Ул турыда сүз чыга-нитә калганда:
– Сәясәт, әттә, сәясәт, нәнә, сезгә аңлатып торуның мәгънәсе юк, сез палитически неграмытный, – диде дә бетерде.
Хөршидә игътибарга алмаса да, Сәлигә бу сүз ошамый иде, әмма ул да:
– Кемнән туганнар да ничек адәм яхшысы булганнар, – дип мыгырданып алудан узмады. – Инде үзләрен үстергән әтиләре, әниләре палитически неграмытный булган, имеш. Атагыз Сәли – калхузга да беренчеләрдән язылган кеше ул! Сәвиткә өч ул үстереп, каннарын гражданнар сугышында агызганнарыннан соң да, шул сәвиттән йөз чөермәгән, илем, дип яшәгән кеше!
Абдул бу сүзләрне кырыкмаса-кырык ишеткән, шуңа да бер колагыннан кертә, икенчесеннән чыгара. Мыгырдый икән, мыгырдый бирсен, беләсе килергә хакы бар! Тик менә Абдул гына эшнең нәрсәдә икәнлеген сөйләп бирә алмый.
Карелиягә ничек көтмәгәндә гаиләсе белән илтеп ыргытсалар, шулай тиз арада Абдулны, сугыш башлангач, хатыны-баласы белән туган якларына кайтардылар. Гаиләсе монда калсын өчен генәдер инде, дип уйлаган иде Сәлигулла – ялгышмаган: уллары ай эчендә сугышка китте дә барды. Шул китүеннән әйләнеп кайтмады, озак та тормый үлгән хәбәре килде аның.
Моңа кадәр сәвиткә өч ул бирдем дип күкрәк каккан Сәлинең шул көннән, алар турында сүз чыкса, күз төпләре яшьләнеп китәргә генә тора иде. Инде дә ул тиз арада өзелмәсә, сүзгә кушыласы урынга, таптыгыз сөйләшер нәрсә дигәндәй, кулын селтәп китеп бара торганга әйләнде.
Дүртенче улны сугыш башында ук, әле яшьтәшләре авылдан да китеп бетмәгәндә югалтуга чыдарлык түгел дә түгел иде. Башкаларның кабере кайдалыгын да белмәгән ата, Абдулныкының кайдалыгын белсә дә, барып күрә алмады. Сугышлар тәмамланып, көннәр тынычланып калгач та, бер барып күрергә алгысынмады. Аңа, күрмичә дә, бик авыр иде. Йөз солдат арасында яткан малаең каберенә бардың ни дә бармадың ни, дип уйлады. Барам дисә дә картайган, таушалган, бер бөртек кара чәче, сакалы калмаган аксакал карт булган иде инде ул.
Хөршидә белән Сәлинең алай да бар сөенгәне шул: Абдулның балалары тормыш төбенә төшеп, кеше арасында ким-хур булып, югалып калмады. Икесе дә укытучылыкка укып, малае районда танылган директор иде, кызы күрше авыл мәктәбендә гомер буе завучлыкта эшләде. Бабаларының да каберләрен карап, рәткә китереп тоталар.
Хөршидәнең үз улы Нигъмәтулла да гомерлеләрдән булмады. Анысы бигрәк тә матур, Сәлиенә охшап матур иде. Аның кебек уен-көлке яратты, аның кебек җырга-гармун уйнауга хирыс булды. Концерт куйсалар да, алдан башлап йөрер, кыр эшләрендә агитбригадасын да җитәкләр.
Нигъмәтулласы, купецлар токымыннан чыккан кызга гашыйк булып, ашыгычлык күрсәтеп, унсигез яшендә үк өйләнде. Әтисе Сәли:
– Ашыгасың, улым, ялгышмагаең, – дип караса да, уеннан кире кайтмады.
Бар нәрсәне инде үзе хәл итәргә тиешлеген колакларына ныгыткандай:
– Әттә, син беркемгә дә карамагансың әле, үз юлыңда йөргәнсең, инде минекенә аркылы төшмә! – дип кенә әйтте дә шуның белән вәссәлам!
Нурҗиһан күрер күзгә күркәм, хәтта чибәр дип әйтерлек бер кыз иде. Киемнең затлысын кияр, туфлинең үкчәлесендә генә йөрер, чәчләре һәрвакыт ясалган булыр. Нигый аның шул тышкы матурлыгына кызыкты да бугай. Алай да өйләнүнең бер файдасы тиде, кызның әтиләрен халык дошманы дип төрмәгә алып киткәндә, ярлы ябагайга әйләнгән Сары Сәли өенә төшеп утырган Нурҗиһанга җил-мазар кагылмады.
Нурҗиһан шәһәр мәктәбендә укыган, белемле кыз иде. Яшь булса да, аны авылдан ун-унике чакрым ераклыктагы бер мәктәпкә югары сыйныфларга урыс теле укытучысы итеп билгеләделәр. Шул билгеләнү Нигъмәтуллалар гаиләсен харап итте дә бугай. Мәктәп бусагасын атлап керүгә ел да узмады, яшь хатынның олы сыйныф укучылары белән йөри икән дигән даны да таралды.
Бик матурга күз салма, йортыңа киленгә алма, дигәннәре хак икән. Нигъмәтулла, әттәсе сүзен тыңламыйча, чыннан да, ялгышты. Чирле булгач, сугышка бармыйча калган иде, шунда барып үлеп кенә калуың да яхшырак икән, дип үрсәләнде. Ичмасам, башкаларныкы кебек даның әйләнеп кайтыр иде, ә болай… йөрисең, мөгез кашып…
Сабырның да сабыры икән Нигъмәтулла: сүзенә дә түзде, хатынын да ормады-сукмады, өйдәгеләрдән дә кактырмады, тиз генә аерылмады да. Нигый бар көчен җыеп түзде, хатыны басылыр, сүзе дә әллә дөрес, әллә юк, дип уйлады. Ахырдан сабырлыгы төкәнде, илленче елны, ике яшьлек баласы белән хатынын Сәли йортында калдырып, авылдан чыгып китте. Китте дә ерак бер авылда көтүче булып ялланды.
Ирле килеш ирсез, каенатасының кырын күзен тойган Нурҗиһан да үз авылында кала алмый иде, баласын өстерәп, Нигъмәтулла яшәп яткан Иске Бүкән авылына китеп барды. Анда да мәктәпкә укытучы кирәк булып чыкты, тотты да шунда эшкә урнашты. Урнашты, әмма эшләп калмады, берничек тә Нигъмәтулланы үзенә йомшата алмаган хатын, Финатын ире төшкән нигез өстенә утыртып, Урта Азиягә, туган апайлары Кәримә яшәгән якларга чыгып югалды.
Нигъмәтулла Салихага фатирга гына дип тукталган иде, йортка ук керүче сыйфатында яшәп китте – малаен кая куярга, кемнән каратырга белмәгән ир хуҗа хатынга өйләнде. Салиха, күрер күзгә артык чибәр булмаса да, болай ипле генә, тормыш итәргә бер дигән хатын булып чыкты. Ата-анасыннан калган йорт-җире, каралтысы да тазадан, үзе – клуб мөдире. Нигъмәтулланың гармунда уйнаганын, җырлаганын белгәч, аны да, район җитәкчелегеннән сорап, клубка эшкә алдырды.
Озакламый Нигый белән Салиханың уртак кызлары туып, аңа Әлфия исеме куштылар. Халыкның җырга-моңга сусаган чагы иде. Нигъмәтулла үз тирәсенә бер төркем иптәшләр туплады да авыл саен концертлар куеп йөри башлады. Бәла аяк астында ята, дигәннәр. Салихага килгән бәла шулай булып чыкты. Яңгырлы көннәрнең берендә, пычракка әйләнгән трактор арбасы астында калып, ире якты дөньядан китте дә барды.
Ире үлмәсә, Салиханың Габәширне бер барып күрәсе юк иде. Авыл, район аралары да ерак, юллары да юк, күңеле-аягы да тартмады. Нигъмәтулла авылына кайткалаганда, яшь баланы тилмертеп йөртмик инде, дип, өендә калырга тырышкан Салиха ирен, үзе капланган трактор арбасына салып, Габәширгә алып китте.
Габәшир дигәннәре тач тау арасында икән. Арба өстендә ташлы юллардан тыкырдап, сазлыкларны чыпырдатып бардылар да бардылар. Мәңге дә бетмәс кебек иде бу көзге пычрак юл. Бетте – туп-туры зиратка китерде. Авыл Советына телефоннан хәбәр ителгән иде. Урыннар алынып, кабер казылып куелган булып чыкты.
Салиха, арбадан сикереп төшүгә үк, иңбашта ике ягыннан ике кеше тотып торган Хөршидәне күрде. Әнкә кешенең эндәшерлек түгел, аяк атларлык та хәле калмаган. Аның зиратка кермәсен белгәч, мәетне баскан турысына гына китерделәр дә үзенә, бик якыннарына гына йөзен ачып күрсәттеләр. Моңа кадәр телен-тешен кысып түзгән Хөршидә карчык шунда гына:
– Бигрәкләр дә әрәмнәр булдың, балакаем, – дип үксеп елап җибәрде. – Бәбкәчемне, Финаткаемны инде кемнәр карап үстерер?!
– Аның миннән артыгы юк, – диде Салиха. – Анысына борчылмагыз, Финатның миннән артыгы юк! Инде кул арасына кереп бара. Өйгә дә берзаман ир кеше кирәк булыр.
Малай Маһисараның үзеннән дә артырлык түгел иде. Әле тудырган әнисе исән икәнлеген белсә дә, вакытлар узгач, ул аны Иске Бүкәннән үзләренә алып кайтты. Өстен-башын да карады, мәктәбенә дә йөртте, укырга да җибәрде.
Финат үзенең болай да ике әниле икәнлеген белә иде, Маһи апасына «нәнә» дип эндәшә алмады. Финатны «нәнә» димәсә дә ярытты, бик яратты Маһисара. Эшкә карусыз иде ул. Укуы да яхшы гына барды, иллә дә мәгәр һаман да Урта Азия якларына китеп югалган үз әнкәсен сагынды. Мәктәпне бетереп, укытучылыкка укып, кулына дипломын да алгач түзмәде, җыенып, Харәземгә китеп барды. Анда-санда килгән хатларында гел шул якны мактады, гел эзләп тапкан әнисе турында язды…
Хөршидә шул оныгын бигрәкләр дә сагына иде. Атасы рухына дога кылганда, аның исәнлегенә сүз әйтми калмады. Инде менә Шәмигуллалар турысында ял итеп утырганда, почтальон кыз кулына кәнвирт тә тоттырып киткәч, шунда ук «Финат бәбкәемнән» дип тәгаенләде. Хөршидә урыс язуын укый белми иде, хатын шикәрләре яткан кесәсе төбенә бөгәрләп тыкты да үз турларына таба кузгалмакчы булды. Инде Маһисарасы да кайткандыр. Ашап та алырга кирәк, дип уйлады.
Гомер иткән йортларың күп булса да авыр икән, кайсын да калдырып китүе авыр… Сары Сәликәе белән алар менә шушы йортта никадәр бала үстерделәр, барысына белем бирделәр, кеше иттеләр. Исәннәренең үз тормышы, үз хуҗалыгы, үз борчуы дигәндәй. Әнкәләрен әллә уйлый алар, әллә юк. Уйласалар да, уйлап нишләсеннәр – һәрберсе торган җирләрендә хөкүмәт эшендә. Үзләре әйтмешли, иртән чыгып китәләр, кич кайтып керәләр. Ашап-эчеп, йоклап алганчы, икенче таң да ата, тагын эшкә җыенып китәсе дигәндәй.
Утыргычтан торганда, Хөршидә тагын бер мәртәбә тауларга күтәрелеп карады. Таулар һаман да биек, һаман да ерак иде. Яшьлеге, җанына кадерле кешеләре шул таулардан да ераграк.
Таулар яннарына якынрак килгән саен ерагая, имеш. Шулайдыр, капка төбеннән калкулык сымаграк күренгән таулар, чыннан да, болынга таба атлаган саен биегәя бара бит. Әллә кайдагы кар башлы тауларның очына менүчеләр дә бар диләр. Аннан инде Габәшир дә, Кизләү дә күренми торгандыр. Бәлки, аннан Кәримәләр, Нурҗиһаннар, Финатлар яшәгән таулар манзарасы ачыладыр? Их, ул калын мамыклы, йә булмаса, сылу һәм биек торыклы кыр кәҗәләре йөгереп йөргән кар башлы тауларга түгел, су аркылы гына сине көтеп утырган, киребеткән сарыгыңа, балаларыңны сөт белән сыйласын өчен, йорт кәҗәңә чәчәкле үләннәрен ашаткан якындагы тауларга менеп, бер генә тапкыр булса да дөньяга өстән баксаң икән ул!
Хөршидә кайтыр якка борылган иде, кулыннан таягы төшеп китте. Көч-хәл белән иелеп алды, әмма тотар җаен тапмады. Әле яңа гына тап-таман итеп капка төбендәге каен ботагыннан кисеп ясалган таяк инде аның өчен биегәеп, уңайсызланып калган. Хөршидә аны башка вакыттагыча аркылы җиреннән тотмады, астанрак кына учлады да әкрен генә атлады.
Картайды Хөршидә, картайды. Күршеләрнең усал казлары да инде аннан курыкмый, юл бирми.
– Көшегез, бар, көш-көш! – диде карчык. – Үз юлыгызда, үз турыгызда булыгыз. Көш-көш!
Казлар, чемченә-чемченә, аның алдыннан баруларында иде. Өернең ата казы юк икән. Әйтәм җирле, барысы бердәй үсеп килсәләр дә, ни бәбкә казлар, ни әнкәләре карчыкка ташланмады, муеннарын сузып, ысылдап та ябырылмады. Ирсез хатын тормышы да шуның шикеллерәк, дип уйлады Хөршидә. Ничек кенә кешечә яшәргә теләсәң дә, кикригеңне тиз шиңдерәләр, артыгын ысылдый алмыйсың… Балаларыңны итәк астыңа җыеп, үзалдыңа гына карап көн итәсең.
Карчыкның казларны әйләнеп узарлык хәле юк иде. Үзләре белеп бер читкә чыгар әле дигән сыман, капка турларына кадәр әкрен генә алар артыннан атлады. Җәйге такыр юлда таш-мазар очраса, башкалар абынып сөртенмәсен дип, таяк очы белән генә юл кыры буйлап казылган канауга төшереп җибәргәләгән булды.
Капка киң итеп ачып куелган иде. Димәк, Маһисара кайткан. Аш куя, чәйнек утыртылган плитә астына ут элдерә торгандыр.
– Инде көшегез, көш! Безнең чирәмлеккә таба бармакчы буласызмы? Тизәкләрегезне үз турыгызда калдырыгыз! Көшегез, көш, – диде карчык, усалрак тавыш чыгарырга тырышып. Казлар пырхыладылар да, кызурак атлап, югары очка таба киттеләр.
Хөршидә, капка ачык булса да, кереп китәргә ашыкмады. Терәкле утыргычка килеп утыргач, кулындагы таягы белән өй каршындагы коймаларга шакыды – мин кайттым, янәсе. Маһисара ишеткән, ахрысы, шул арада әнисе янына чыкты.
Көннең эссе, әлсерәткән чагы иде. Кулындагы чүмеченә салган суны эчә-эчә, чатанлап, әнисе янына килеп утырды:
– Көнең ничек узды, нәнәм?
– Ничек узды дип… Утырдым инде, тауларга карап! Барыгызны уйлап!
– Алай икән…
– Карале, кызым, укып бак әле, почтальон кыз кулыма хат тоттырып китте. Финаттан-мазар булмагае, пичәте иллә дә мәгәр шул якларныкына охшаган.
Маһисара көлемсерәде. Урыс язуын танымаган нәнәсе пичәтне танымый да танымый инде анысы, әмма хатны гел шул яктан көтүе хак.
Конверт Харәземнән иде. Адрес сырлаган кулъязу таныш та, таныш та түгел шикелле. Дерелдәп язылган хат икәнлеге тышыннан ук күренеп тора, дип уйлады Маһисара, юньлегә генә булсачы.
Конвертны ачты, бөкләп салынган хатны җәеп җибәрде.
– Тыңла, нәнә, укыйм.
Хөршидә хат тыңларга бик тә ярата. Үзе укый алмагач, гарәп язуында хатлар да килүдән туктагач, дөнья хәлен ишетәсе, хатлардагы сүзләрне бөртекләп истә калдырасы килә аның.
– Тыңла, нәнә, укыйм, йокыга китәр сыман утырасың, – диде Маһисара, аның эсселек хәлсезлегеннән йомылып-йомылып алган керфекләренә карап.
«Гыйззәтле вә хөрмәтле әбием Хөршидә, апам Маһи, – дип башланган иде әлеге хат. – Ни эшләр бетереп ятасыз? Акчаларыгыз җитәме? Авырмыйсызмы? Җәйләр эссеме, суыкмы? Шәми абыйларның казлары бәбкә чыгардымы? Азмы, күпме? Сыерлары бозауларга тора иде, бозаулагандыр инде. Үз тормышыбыздан да берничә кәлимә сүз әйтеп үтим.
Безнең хәлләр шәптән түгел. Авыр булса да язам. Мин моннан кире туган якларга кайтып төшмәгәем. Улыбыз Фоат без дәрестә вакытта, мәктәп ишегалдында уйнаганда, әрдәнә кырына килеп утырган да, шул ишелеп төшеп, утыннан басылып үлгән…
Икебез дә безне Фоатсыз калдырган мәктәпне ташладык. Хатыным, шунда яшәп тә, балабызны карашмаган нәнәгә дә үпкәле. Китик без моннан, бер көн дә тормыйк, лутчы үз авылыбызга кайтыйк, ди. Нишләргә дә белгән юк…» – Маһисара шушы урында хатын укудан туктады. Аннан:
– Калганын өйгә кергәч укып бетерербез, төп сүзне ишеттең инде, – диде.
Шушындый авыр хәбәрдән соң ничек мондый тыныч сүз дип гаҗәпләнгән иде, ана кеше шунда гына кызының күзләреннән яшь тәгәрәгәнне күрде. Үз баласы кебек үстергән Маһисарасына Фоатның үлеме үз оныгын югалту белән бер иде.
Хөршидә хатны зур бер сабырлык белән тыңлады. Ни дип әйтергә дә белмәде. Шушындый авыр бер вакытта теленә догадан артык бер нәрсә дә килмәде:
– Аллаһүммәҗгалһү фәратән үә зухран лиүәлидәйһи үә шәфиган мүҗәбән. Аллаһүммә сәккыйл биһи мәүәзинәһүмә үә әгъзыйм биһи үҗүраһүмә үә әлхикъһү бисалихил мү’минин, вәҗгалһү фи кәфәләти Ибраһимә үә кыйһи бирәхмәтикә газәбәл җәхим, үә әбдилһү дәран хәйран мин дәриһи үә әһлән хәйран мин әһлиһи. Аллаһүммәгъфир ли ’әсләфинә үә әфратыйнә үә мән сәбәканә бил мән[2].
– Урыны җәннәттә булсын, – дип куйды бу кадәр дә авыр вакытта шуннан башка сүз тапмаган Маһисара да.
– Әйе, кызым, Аллаһ синең дә әҗереңне зурайтсын, күркәм юаныч бирсен һәм вафат булган кешебезне – минем оныгымны, синең үзеңнеке кебек үстергән бәгырь кисәгеңнең баласын ярлыкасын!
– Өйгә кереп, бер тын алабыз мәллә соң, нәнә?
– Керербез, кызым, керербез… Иннә лилләһи мә әхазә үә ләһү мә әггьта әү күллү шәй’ин гыйндәһү би әҗәлин мүсәммә… фәлтәсъбир үәлтәхтәсиб[3]. Сабыр итик, кызым, сабыр итик.
– Сабырлар итә-итә үтеп бара бугай инде бу дөньялары да, нәнә! – Маһисараның шулай дип әйтүе булды, Хөршидәнең йөрәк турысыннан нидер эләктереп тә алды. Аның кинәттән, күкрәген тотып, утыргыч аркасы буйлап шуа башлавын күреп алган Маһисара чәриләп кычкырып җибәрде: – Нәнә-ә!
Хөршидә җавап бирмәде. Әнисенең күкрәк турысына колагын куеп тыңласа да, күзләрен ачып караса да, тәнендә җаны барлыкны аңлатырлык бер төсмер таба алмады Маһисара. Аптырагач, тагын бер кат, өзгәләнеп:
– Нәнә-ә! – диде. – Инде син дә, минем ялгызымны калдырып, бу якты дөньялардан китеп бардыңмыни соң?! Лә иләһә иллә Аллаһ, Мөхәммәд Рәсүлүллаһ![4]
Маһисараны әле әнисе хәлсезләнеп кенә торадыр дигән уй ташламаган иде, иман кәлимәсен дә ул үзе артыннан кабатламасмы дигән өмет белән әйтте. Хөршидә карчыкның бөтенләй селкенмәвенә, тын да алмавына ышангач, Маһисара йомшак кына итеп тагын бер кат күзләрен сыпырды һәм аларны йомдырганнан соң укыла торган доганы мең газап белән исенә төшерде:
– Аллаһүммәгъфир ли Хөршидә үәрфәгъ дәрәҗәтәһү фил-мәһдийин, үәхълүфһү фи гакыйбиһи фил габирин, үәгъфир ләнә үә ләһү йә раббәл галәмин, үәфсәх ләһү фи кабриһи үә нәүүир ләһү фиһ![5]
…Шәмигулланың да төшке ашка кайткан чагы булырга тиеш иде. Әнисен иңенә терәде дә Маһи урамның каршы ягында комлыкларда уйнап утырган Илнурга дәште. Аны түбән очка – абыйларына йөгертте. Инде суламаган, авыртудан кашлары җыерылган, күзләре йомылган карчыкны күршеләре белән бергәләп түр караватка кертеп салдылар.
Шулай итеп, Сары Сәли белән Хөршидә тарихы тәмамланды. Бу авылга килгәч, Сәли карчыгы дип йөртелгән Хөршидә ул тарихны үзе белән алып китте. Шәмиләр, Самирлар, башкалары Юкәче Юмыйның инде күрмәгән-белмәгән, башка кушамат йөрткән оныклары иде. Сары Сәлидән килгән кушамат та нибарысы Абдулга гына ябышып калды. Алай да, сүз ара сүз киткәндә, алар турында Сары Сәли малайлары дип әйтү бар иде, иллә дә мәгәр Сары Шәми дип әйтүче булмады.
Әниләрен кабер куенына салган көнне, Шәмигуллалар яңа йортка күченделәр. Сары Сәлинең Юкәче Юмый заманнарыннан ук килгән пуҗымына башка токым күчеп утырды.
Балык кап, балык кап
Сәлинекеләр башка чыгып таралса да, түбән очтан еракка китмәде. Бу урам һәрберсенең күңеленә якын иде. Кибете дә, клубы да, мәктәбе дә, кәнсәләре дә, җиләк-җимеш бакчасы да, кәрәчин мичкәсе дә – шушы урамда, нәрсә кирәк булса да, ерак барасы юк. Иң мөһиме, түбән очтан болын матур күренә. Әнисе Хөршидә гомер бакый тауларга карап хыялланып утыра иде, инде бу гадәт кызы Маһисарага күчте. Ул инде Агыйдел турында җырлаудан бизде, башкарак көйләрне үз итте. Алай да кайвакыт әлеге дә баягы тәмамлый торган соңгы куплетны шулай дип үзгәртеп җырлап куйгалый иде:
Бөр елгасы аръягында
Бер инәгә бер сыер шул,
Бер инәгә бер сыер,
Тау башына менә идем,
Аякларым бик гарип шул,
Балтырларым бик сыек.
Әтиләре Сәли дә җырларга ярата иде. Хөршидә җырламады. Ул кырыс ата кул астында, әнисе янәшәсендә дога-намаз укып, «Бүз егет», «Таһир – Зөһрә» дастаннарын көйләп үсте, тик авыз күтәреп урам җырларын сузарга базмады. Уенлыкларда да, кеше җырлаганда, авыз селкетеп кенә торды ул. Маһи боларны аның үз сөйләвеннән белә иде.
Җыр, уен-көлке ягыннан карасаң, алар барысы да әтиләре Сәлигуллага тарттылар. Абыйсы Шәминең әкиятче дип даны бөтен тирә-якка таралган. Ерактан, Казаннан әкият, мәзәк, җыр эзләп кем килсә дә, иң элек аларга җибәрәләр, ул – Галигә, Гали – Кәлигә, Кәли тагын Сәлигә куа. Әкият сөйли торгач, мең кат язылгандыр инде, тик һаман аптыратучысы табыла. Андый чакта Шәми абзасы үзе генә чыгара да сөйли, бик борынгыдан килгән бу, язып куй, дип шаярта.
Шәминең иң яратып сөйләгәне – балык тотуга бәйле мәзәкләр. Мәзәкнең күбесе аның үзе турында. Күңеле көр чакларда, урамдагы бүрәнәдә кеше көлдереп, кызык сөйләп утырырга яратса да, балык тотканда, авызына су каба Шәми абзагыз. Балыкның иң шәп тотыла торган урынына үзе утырыр да янына һичкемне җибәрмәс. Инде дә берәү, болынга аннан алда төшеп, теге урынны алган булса, кармак таягы белән төртә-төртә куар.
Читләрне җибәрмәсә дә, әле яшьрәк чакларында балыкка хатыны белән йөри иде Шәми. Күрше-күлән ирләрдән, энекәшләреннән көнләшеп өендә калдырмый дигәннәре, бәлки, дөреслеккә туры да килмәгәндер, тик матур иде Сәрвәр, мур кыргыры! Зәңгәр күзләре өстендә калын кара керфекләре, чигәләрен ямьләндереп җибәргән көрәнсу-саргылтымрак бөдрәләре, кып-кызыл тулы иреннәре… Килешмәгән җирен табам димә!
Сәрвәр Казаннан булып, Габәширгә артистлар белән концерт куярга килгәч калган иде, шул калуыннан китмәде, гомерлеккә Сары Сәлиләр йортында төпләнде.
Шәһәр хатынына Сәли өендә булып Сәлидә мөнәсәбәт башкача булды. Уллары Шәмигулла аны көн дә эшенә озатып куйды, көн дә каршысына барып алды. Эш дигәннән, берничә өй аркылы байлар йортына урнашкан балалар бакчасының тәрбиячесе иде ул. Аннан бакчаны яптылар, Сәрвәргә дә эш бетте.
Казан кызыннан көнләшерлеге дә бар иде Шәмигулланың. Кибеткә барамы, иренен буямый урамга чыкмас, ияреп балыкка төшсә дә, үкчәле туфлиләрен кияр, кулына крокодил тиресеннән тегелгән ридикюлен алыр.
Сәрвәре белән бергәләп әллә ничә бала үстергәч тә, көнләшүеннән туктамады Шәми. Һаман да ялгызын капка төбенә дә чыгармады, аш өстәле янында да үз янәшәсенә генә утыртты. Инде дә клубка берәр тамаша килә калса, иң матур, иң ялтыравык күлмәкләрен генә кияргә кушыр, менә минем хатынны күрдегезме дигән сыман. Култыклап, клубның иң беренчә рәтенә, укытучылар, авыл Советы эшчеләре арасына алып кереп утыртыр иде.
Сары Сәлинең кечкенәләре абыйларының көнләшүеннән бик шүрләделәр, читтә кеше булырбыз дип, мәктәп-институт бетерү белән, авылдан бөтенләйгә китеп бардылар. Төпчеге Хәбирулла Украинада – Херсон якларында төпләнде, армиядә хезмәт итеп, майор дәрәҗәсендә шуннан пенсиягә чыкты. Пенсиягә чыккач та, авылга әйләнеп кайтмады, гаиләсе белән яшәп калды. Нәнәләре үлгәннән соң кайтуын сирәкләтсә дә, Габәширне онытып бетермәде – Сабантуйлар вакытында аны бер әйләнә, җир җимертеп бии, авыл яңгыратып җырлый торган иде.
Шәфикъ та югалып калмады. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, район үзәгендә РТС директоры булып китте. Ул күктән төшкәнне дә, балык кебек судан капканны да көтеп ята торганнардан түгел иде. Кунакка килгәндә, абыйсы чакырганга да карамады, ни болынына төшмәде, ни балык каптырырга бармады – бер-ике сәгать чәйләп-сөйләшеп утырыр да китеп барыр иде.
Шәфикъ, авылдан китсә дә, барыбер туган нигезен сагына, картайгач, яңадан шунда әйләнеп кайтырга өметләнә иде, тик барып кына чыкмады. Механиклыкка укытсам, «Үрләр» гә инженер итеп куйдырам дип, малаен авыл хуҗалыгы институтына биргән иде, анысы ярты ел дигәндә ташлап кайтты. Җыен рәис, начальник балалары укып йөри, гади кеше баласына калдырдым урынны, дигән була. Чыннан да, төркемнәрендә өстәмә урынга гына алынып, бер малай укып йөргән икән, Раиле урынына шуны гына алганнар да куйганнар, китмә дип ялынып тормаганнар булып чыкты.
Институтта укымаса да, бик яхшы механик иде ул, әмма дә ләкин колхозга китеп эшләргә теләмәде, гаилә тирәсендә генә төпләнде. Кукмарада да таулар бар иде, ул шул тауларны яратарак төште. Әнә шуңа Кукмара тауларының иң биек җирендә өй өлгертте, кояшка йөз белән карап торган тәрәзәләреннән бөтен бистә уч төбендәгедәй генә күренә иде.
* * *
Әлфия хатны укыды да, әйе, әллә нишләп китте. Маһисара апасын гына түгел, үзен, бәбкәчемләп сөйгән картәбисен, аның сөйләгәннәрен, шул хикәятләр аша бер тапкыр күрмәгән килеш тә үзенеке икәнлеге аңлашылган, кандаш һәм карендәш булып җанына узган туганнарын исенә төшерде. Әбисе белән капка төбендәге утыргычтан гына болын буйларын, якындагы Бөртамак калкулыкларын карап утырганнарын күз алдына китерде. Ул яшәгән авылда да шундый ук таулар бар, тик, аларга менсәң, кай якларга гына сузылып карасаң да, Кизләү, Габәшир юллары түгел, Нократ елгасы, аның ярлары, үзәннәре дә күренми. Ул юллар, ул таулар нигә соң торган саен барысыннан да ерагая бара?! Әллә үзенә генә кайтып, моңарчы яшәп тә карамаган авылда төпләнергә инде?! Ире дә вафат. Габәширдә яшьлегендә аралашкан никадәр егет өйләнмәгән, имеш… Кем белә, бәлки, алар да тауга карап хыялланалардыр, үзләрен атлатып йөргән, тамакларына аш биргән җиргә карап, шөкер итәләрдер?.. Бер уйласаң, берсе дә – елга-болыннары да, кешеләре дә – әллә ни ерак та түгел шикелле. Таулар гына менә… якынайган саен, ерагая, якынайган саен, биегәя…
2013
1
Изел – язын зур су баса торган иңкүлек урыннар.
2
Әй Аллаһ аны җәннәткәәти-әниләреннән алдан узучы, аларга саклык-хәстәрче һәм шәфәгате кабул булган шәфәгатьче ит! Әй Аллаһ, аның сәбәпле әти-әниләренең мизаннарын авырайт, аның сәбәпле аларның әҗерләрен арттыр, аны изге мөэминнәр белән бергә кыл, аны Ибраһим хәстәрлегендә кыл, Үзеңнең рәхмәтең илә аны җәһәннәм газабыннан сакла, аңа үзеңнекеннән яхшырак йорт бир һәм аңа үзеңнекеннән яхшырак гаилә бир! Әй Аллаһ, безнең ата-бабаларыбызны, балаларыбызны һәм бездән алдарак иман китергән кемсәләрне гафу ит!
3
Хакыйкатьтә Аллаһ Тәгаләнең алганы да, биргәне дә – Аныкы, һәм һәрнәрсәгә Ул әҗәл вакытын билгеләде… шулай булгач, сабырлык күрсәт һәм Аллаһтан әҗер-савап өмет ит!
4
Аллаһтан башка Илаһ юк, Мөхәммәд – аның илчесе!
5
Әй Аллаһ, Хөршидәне ярлыка һәм аның дәрәҗәсен һидәятлеләр арасында күтәр, аннан соң калганнарга аны икенче белән алыштыр, әй галәмнәрнең Раббысы, безне һәм аны гафу ит, аның каберен киң кыл һәм аңа аны нурландыр!